❤9👍4
Нәзифә Кәримова: "Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында тора"
Салкын сугыш еллары тәмамланып "тимер пәрдә" җимерелгәч, Азатлык радиосы яңача эшли башлады. 90нчы еллар башыннан тапшыруларны әзерләүдә Татарстан, Башкортстан, шулай ук Ерак Көнчыгыштан алып Петербурга, Әстерханнан алып Үзбәкстан, Ижау, Омскига кадәр профессионал хәбәрчеләр катнаша башлады.
Шуларның берсе — язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мәскәү яңалыкларын 25 ел сөйләп торды. Бүген ул хатирәләре белән уртаклаша.
"Безнең Азатлык радиосында эшләгән еллар үзгәртеп кору заманына туры килде. Без (хәбәрчеләр) Азатлык радиосында гына эшләп калмадык, без азатлык һавасын да суладык. Азатлык безне язарга, чын журналист булырга өйрәтте. Үзенең һөнәри кодексы белән таныштырды. Без тимер капкаларның ишелгәнен күрдек, һәм 25 елдан - бер караганда, бик кыска вакыт эчендә аларның янә шакылдап ябылуына, шартлатып бикләнүенә дә шаһит булдык", дип яза ул.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Нәзифә Кәримова: "Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында тора"
90нчы еллар башыннан Азатлык тапшыруларын әзерләүдә татарлар яшәгән төбәкләрдәге профессионал хәбәрчеләр катнаша башлады. Шуларның берсе — язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мәскәү яңалыкларын 25 ел сөйләп торды. Бүген ул хатирәләре белән уртаклаша.
❤18👍8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 10 декабрь, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:
🔺Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 17,7 меңгә җиткән, 48,7 мең кеше яраланган. Бу хакта Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Әшраф Әл-Кудра хәбәр итте.
🔺Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Мәскәүдә Кремль янында чара үткәргән. Алар Украинадагы сугышта үлгәннәр истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салган. Катнашучыларның берсе "Важные истории"га сөйләвенчә, барлыгы биш кеше катнашкан, чөнки бер көн алдан башкалар янына куәт оешмалары вәкилләре килеп кисәтү ясаган. Тоткарлаулар булмаган.
🔺Петербурдагы мәхкәмә Георгий тасмалары турындагы ике язмасы өчен Русия һәм АКШ ватандашы Юрий Малевны тоткарлаган.
🔺Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе Фаил Алсыновка карата мәхкәмә эше 13 декабрь көнне Баймак районы мәхкәмәсендә башланачак. Бу хакта Алсынов үз телеграм каналында язды.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍6✍1🤔1
Иран хакимияте Махса Әмини гаиләсенә Европа парламентының Андрей Сахаров исемендәге бүләген алу өчен Франциягә очарга рөхсәт итмәгән.
"Фикер иреге" премиясе Әминига үлгәннән соң бирелде. Аны алырга Әмининең әти-әнисе һәм абыйсы чакырылган иде. Ләкин, виза булуга карамастан, Тәһран чик хезмәте аларга очкычка утырырга рөхсәт бирмәгән һәм паспортларын алган.
Бүләкләү тантанасында туганнар урынына гаилә адвокаты катнашачак, дип хәбәр итә Deutsche Welle.
▪️Узган ел сентябрь уртасында Иранда Махса Әмини үлеменнән соң, каршылык чаралары башланган иде.
▪️Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
▪️Бу хәлдән соң меңләгән кеше протест белдерергә чыкты, илдә тоткарлаулар башланды.
▪️Бер ел элек, 8 декабрьдә, Иран хакимиятләре протест чараларында катнашкан беренче кешене җәзалап үтерде, 12 декабрьдә тагын бер кешегә үлем җәзасы бирелде.
▪️Март аенда Иран эчке эшләр министрлыгы хиҗап кию кануны үзгәртелмәячәген хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгының белдерүендә хиҗап "Иран милләтенең цивилизация нигезләренең берсе" дип аталган.

🤬2👍1😢1
Көн язмасы: Уфада татар җыены: татар тарихы милли үзаңга ничек тәэсир итә?
Бу атнаны Уфада зур татар җыены узды. Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә кысылышы юк, татарлар үзара җыелышып финанс ягын күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар телле мохитенең киңәюенә этәргеч булачак дип ышана оештыручылар.
Бу дискуссияләрдә Уфа татарлары да, Казаннан килгән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, сәнгатькәрләр дә катнашты, бәхәсләште. Моннан тыш аерым лекцияләр дә оештырылды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

— Безгә бу чараны Уфада уздыру мөһим иде, беренче чиратта Уфадагы яшьләр өчен кызык булсын дип тырыштык. Чынында татарның чаралары җыелышып чәй эчүгә, Сабантуйларда күңел ачып кайтуга гына кайтып калу сизелә, ә яшьләргә ул кызык түгел, өлкәннәрне генә татарлык кызыксындыра дигән хис кала. Бәлки, яңача, башка форматта җыелышу вазгыятьне үзгәртер, ачыктан-ачык милләт турында сөйләшү бер урында таптанудан китәргә ярдәм итәр дидек, — дип аңлата Нәфисә Акчурина.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Уфада татар җыены: татар тарихы милли үзаңга ничек тәэсир итә?
Бу атнаны Уфада зур татар җыены узды. Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә кысылышы юк, татарлар үзара җыелышып финанс ягын күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар телле мохитенең киңәюенә этәргеч булачак…
❤10👍1
Казанның Тинчурин паркында абортларны тыюга каршы пикет уза.
Аны "Оппозиция Казань" активистлары оештыра.
▪️Русиянең кимендә 13 төбәгендә йөклелекне өзүгә каршы көрәш белән бәйле чаралар кабул ителде. Аерым алганда алар хосусый клиникаларда аборт ясауны тыя һәм аборт ясатырга үгетләгән өчен штрафлар салуны күз уңында тота.
Фотолар: Sota

❤10👍4👎2🙏1
Бүген Казанда "Оппозиция Казань" активистлары журналистларга карата җинаятьләр кылуга каршы тагын бер пикет уздыра.
Алар "Алсу Курмашева — журналистка, а не преступница" ("Алсу Кормашева җинаятьче түгел, ә журналист", "Никто не должен умирать за право говорить правду"("Дөресен әйтү өчен беркем дә үләргә тиеш түгел"), "Не преследуйте журналистов"("Журналистларны эзәрлекләмәгез") дигән шигарләр тотып торды.
▪️Бер айдан артык хезмәттәшебез, Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева Казанның 2нче тикшерү изоляторында сак астында кала. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
▪️1 декабрьдә мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.
▪️30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.
📷Sota

❤27👍2🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Казанда "Оппозиция Казань" активистлары журналистларга карата җинаятьләр кылуга каршы тагын бер пикет уздыра. Алар "Алсу Курмашева — журналистка, а не преступница" ("Алсу Кормашева җинаятьче түгел, ә журналист", "Никто не должен умирать за право говорить…
Казандагы куәт оешмалары вәкилләре пикетта журналист Алсу Кормашева белән бәйле ике плакатны алып куярга мәҗбүр иткән.
SOTA язуынча, алар "митинг темасына туры килми" дип саналган.
"Без сез җавапка тартылмасын өчен тырышабыз", дигән хезмәткәрләр.
Шулай ук куәт оешмалары хезмәткәрләре шигарләрдә язылган исән журналистларның исемнәрен сөртергә тәкъдим иткән.

Telegram
SOTA
Силовики в Казани заставили убрать плакаты двух участников пикета за свободу журналистики. А именно, внимание привлекли плакаты, на которых упоминалась журналистка Алсу Курмашева – их посчитали «не соответствующими тематике митинга».
«Мы же для вас стараемся…
«Мы же для вас стараемся…
🔥4🙏2👍1🤡1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын мәетләр кайтарылган.
▪️Евгений Федоров - Мәләүздән. 1984 елгы, узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән.
▪️Руслан Әхмәтхуҗин - Баймак районы Иске Сибай авылыннан. Мотоукчылар батальонында медицина взводы командиры булган. Сугышка быел октябрьдә контракт төзеп киткән.
▪️Салават Гаитов - Ишембайдан, 1986 елны туган. 2023 елның 13 октябрендә һәлак булган.
▪️Владимир Андреев - Салават районы Урыс Илчекәе вылыннан.
▪️Тимерхан Акчулпанов - Стәрлетамак районы Күчәрбай авылыннан
▪️Сергей Перевозник - Кырмыскалы районы Константиновка авылында җирләнде. Тумышы белән Казакъстаннан булган, узган елның октябрендә мобилизацияләнгән. Быел октябрьдә үлгән.
▪️Сәүбән Хәйруллин - Благовещен шәһәрендә җирләнде. Чечня сугышында да катнашкан. Снайпер булган.
▪️Фәнил Бикташев - Гафури районыннан, 37 яшь. 7 декабрьдә җирләнгән.
▪️Олег Матвеев - Авыргазы районы Ташлыкүл авылыннан. 7 декабрьдә җирләнгән.
▪️Николай Власов - Салаваттан, кече сержант булган. 8 декабрьдә җирләнгән.
▪️Григорий Кадошников - Учалыдан, 40 яшь. 20 сентябрьдә контракт имзалаган булган, 25 октябрьдә үлгән. 9 декабрьдә җирләнгән.
▪️Денис Мозаффаров - Нуриман районыннан. 9 декабрьдә җирләнгән.
▪️Илшат Кадыймов. 1981 елгы, Стәрлебаш авылыннан.
Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 1229 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.
Бүген сугышның 655нче көне.
#Башкортстан

😭4😢2👍1🔥1😱1
Бүген башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе, тюрколог, фәлсәфә докторы Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди туган көне.
"Зәки Вәлидине төрки халыкларның тарихын җентекләп өйрәнеп, үзеннән соң бай мирас калдыручы фән иясе дип саныйм. Аның хезмәтләре ихтирамга лаек. Ибн Фадлан турындагы хезмәте – төпле фәнни эш. Бу хезмәте өчен генә аны күккә чөеп була, әле моннан тыш та шулкадәр күп эш башкарып калдырган. Ул гомуми төрки халыкларының иске кульязмаларын табучы да, күп телләр белгән. Киң карашлы шәхес булган. Ататөрек тә аны ихтирам иткән дип беләм. Ул төркиләр тарихы өлкәсендә – төп белгеч. Төркия аны шулай кабул итә, төрки дөнья аны шулай зурлый һәм бу мактауга Вәлиди лаек.
Әйе, сәясәткә дә кагылышы булган, мин аны уңышсыз сәясәтче дип саныйм. Большевиклар белән берләшеп, аларга ышанып, татарлар да, башкортлар өчен дә фаҗигага китерә. Ул каршылыклы шәхес, әмма бу – башка тарих" дип сөйләгән иде Азатлыкка профессор Юлай Шамилоглы.
Зәки Вәлиди турында күбрәк Азатлыкта Википедия сәхифәсендә укый аласыз.

Зәки Вәлиди (1890-1970)
Зәки Әхмәтша улы Вәлиди – башкорт милли хәрәкәте лидеры, галим, тюрколог, фәлсәфә докторы.
❤10👍5🤬1