Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Хөрмәтле укучыларбыз! 2023 ел да тәмамланып килә. Сезнең өчен нинди ел булды ул? Нинди шатлыклы вакыйгалар белән истә кала ел, ниләр белән көендерде? Ниятләгәннәрегез тормышка аштымы?

Тиздән Азатлык елга йомгак ясый башлаячак. Без төрле кешеләрне сораштырдык, алар арасында танылганнар да, гади кешеләр дә бар. Сезнең хакта да бер мәкалә язар идек.

Тарихларны ничек җибәреп була:

📌Шушы пост астында комментарий

📌@azatliqradio аккаунтына хат

📌azatliq@rferl.org почтасына хат

Теләсәгез - үз исемегез, теләмәсәгез - аноним итеп чыгарырбыз.
👍6🫡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Украина ягы Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм ителгән дип белдерә. 50ләп кеше яраланган, диелә. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 658нче көне.

🔹АКШ президенты Дҗо Байден Украина президенты Владимир Зеленский белән Ак йортта булган очрашуында Украинага тагын $200 млн долларлык ярдәм бүлеп бирәчәген әйтте.

🔹КПРФ 2024 елда узачак президент сайлавына намзәт итеп Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү комитеты башлыгы Николай Харитоновны тәкъдим итмәкче, ә "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасе исә Алексей Нечаевны тәкъдим итергә җыена. Бу хакта "Ведомости" басмасы яза. Президент сайлавы 15-17 мартта узачак.

🔹Казанның Киров районындагы төзелеш мәйданчыгында XVIII гасырга караган Иске Аракчино авылы әйберләренә тап булганнар.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3🔥2✍1
Израил хәрбиләре Газзә сызыгында яраланганнарны тоткарлау сәбәпле пациентларның берсе һәлак булган.

Ул хакта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итте. Оешма вәкилләре Газзә сызыгының төньягыннан авыр яраланган кешеләрне чыгарырга тырышкан, Израил хәрбиләре аларны тоткарлау сәбәпле 19 пациентның берсе һәлак булган, диелә.

Оешма башлыгы Тедрос Адханом Гебрейесус язганча, медиклар Газзә сызыгының төньягында урнашкан соңгы эшләүче хастаханәдән яраланган кешеләрне эвакуацияли башлаган, әмма аларны ике тапкыр блокпостларда туктатканнар. Колоннаны берничә сәгать дәвамында тотып торганнан соң, Израил хәрбиләре Кызыл ярымай оешмасының бер вәкилен тотып калган. Алар аны чишендәргән, кыйнаган, ә берничә сәгатьтән соң кулларын богаулаган һәм чишендерелгән килеш җибәргәннәр.

Газзә сызыгына барган табибларны моңарчы да тоткарлаганнар иде. 18 ноябрьдә Израилләр "әш-Шифа" хастаханәсеннән пациентларны чыгарырга тырышкан 6 медикны тоткарлаган иде: Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, аларның дүртесе әле һаман да сак астында.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 18,4 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
🤬7
Башкортстанда укытучыны Украинадагы сугышка мобилизацияләүдән соң мәктәптә физкультура дәресләре беткән.

Әбҗәлил районында физкультура укыткан Илнур Вәлиевне былтыр сентябрьдә сугышка алганнар, һәм хәзер мәктәптә физкультура дәресләре үтми. Ата-аналар 17 мең сум хезмәт хакына беркем килергә ризалашмый ди. Алар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан укытучыны сугыштан кайтарттыруны сорый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍5😱3😢3🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил хәрбиләре Газзә сызыгында яраланганнарны тоткарлау сәбәпле пациентларның берсе һәлак булган. Ул хакта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итте. Оешма вәкилләре Газзә сызыгының төньягыннан авыр яраланган кешеләрне чыгарырга тырышкан, Израил хәрбиләре…
Сүз уңаеннан, бу — ир-атларны чишендерүләренең беренче очрагы түгел.

Узган атнада Газзә сызыгында шәрә килеш урамнарга чыгарылган ир-ат фотолары таралды. Би-Би-Си бу фотоларның чын икәнен раслады.

Израил ягы без ХӘМӘС террорчыларын эзлибез дип белдерде. Журналистлар исә бу ир-атлар арасында гади кешеләр дә, хәтта медиада эшләүчеләр дә бар дип язып чыкты.

Кайберәүләр Газзә сызыгындагы ир-атларны чишендереп, кулларын богаулап урамга чыгаруларын Икенче дөнья сугышындагы нациларның кылган гамәлләренә тиңләде.

@azatliqradiosi
🤬19👍2
Татарстанда бер елда янгыннарда үлүчеләр саны арткан.

Кыш башлануга янгыннар да арткан. Быел декабрьдә республикада 108 янгын чыккан. "Беренче чиратта бу температураның төшүе белән бәйле, халык җылыту җиһазларын күбрәк куллана башлый", ди гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе вәкиле.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3
Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгындагы тоннельләргә диңгез суы кудыра башлаган.

Әлеге җир асты юлларын АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС фәләстин төркеме куллана. Бу хакта Wall Street Journal җиткерә. Басма язуынча, Израил моның турында АКШны кисәткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7👍3🤔1
🥚Ә хәзер күкәй йомырка яңалыклары.

Русия хөкүмәте читтән кертелгән йомыркага пошлина алмый башларга ниятли. Бу хакта Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәләрендә катнаша торган чыганагына таянып, "Известия" җиткерә. Беренче вице-премьер Андрей Белоусов идарәсендә дә бу мәгълүматны раслаганнар.

Басма чыганагы сүзләренчә, Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен тырыша.

Росстат мәгълүматынча, ноябрьдә йомырка 15,1 процентка кыйбатланган, ә ел башыннан — 35,5 процентка. РБК белгечләре фикеренчә, йомыркага бәянең артуы — тәкъдимнәргә караганда ихтыяҗның артыграк булуы белән бәйле.

Икътисади үсеш министрлыгында "Известия"га әйтүләренчә, чит илдән кертелгән йомырка өчен пошлинаны 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр алмаячаклар. Хәзерге вакытта бу салым продукция бәясенең 15 процентын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында исә басмага "дус булган" илләрдән йомырка алуны арттыру турында сөйләшүләр башлауларын сөйләгәннәр. Министрлыкта әйтүләренчә, бу чаралар бәяләрне тотрыклы итәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2👏1
👍🏼 Азатлык Радиосының WhatsApp каналына рәхим итегез! Хәзер иң мөһим һәм иң кызыклы хәбәрләрне, видеоларны, аудиоларны WhatsAppтан да күзәтеп бара аласыз. Безгә кушылыгыз!

Менә туры сылтама: https://whatsapp.com/channel/0029VaBD0kgLdQedmUY2BA2M

P.S. Русиядә WhatsApp каналлары эшләми. WhatsAppтагы каналга Русия номерына теркәлмәгән WhatsAppта гына кушылырга мөмкин. ☝🏼
❤4👍1
Русиядә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда процент ягыннан саны иң нык арткан милләт булып урыслар санала.

2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, аларның саны 73 405 кешегә күбәйгән. Бу 5 процент үсеш дигән сүз. Мисал өчен, татарлар саны 4 процентка гына арткан. Башка асаба милләт вәкилләренең саны бермә-бер кимегән. Ни өчен? Азатлык Татарстан районнарында урыс милләте вәкилләренең артуына күзәтү ясады һәм сәбәпләрен аңларга тырышты.

Татарстанда халык саны арту демографиягә бәйле түгел. 2020 елдан башлап республикада табигый кимү дәвам итә. Шуңа да халык саны артуының, шул исәптән урысларның күбәюенең төп сәбәбе булып Русиядә барган төбәкара һәм Татарстан эчендәге миграция санала.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6✍1
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белгечләрнең "Егет сүзе. Асфальтта кан" ("Слово пацана. Кровь на асфальте") сериалында җинаятьчел төркемнәр ронматизацияләнә дигән фикере белән килешмәвен әйткән.

Ул "Казан феномены" дигәнне башкачарак аңлавын белдергән.

Министр сериалны каравын сөйләгән һәм анда күрсәтелгәннәрне "безнең чынбарлыкның кара сәхифәсе" дип атаган.

@azatliqradiosi
👍4👏1
9 декабрьдә Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәтенә 70 ел тулды.

Шул уңайдан без радиобыз турында истәлекләрен уртаклашкан төрле шәхесләрнең сөйләгәннәрен җиткерәбез. Бу язмада шагыйрь, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев сөйли. Ул быел 76 яшендә вафат булды.

#Азатлыкка70

@azatliqradiosi
❤6👍3
Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә каралачак "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Фаил Алсыновның җинаять эше җәмәгатьчелек өчен ябык булачак.

Бу хакта аның адвокаты Илнур Суюндюков хәбәр итте.

“Бүген узган беренчел утырышта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Экстремизмга каршы көрәш үзәге җитәкчесенең хаты җиткерелде. Әлеге хатта мәхкәмә процессында "провокацияләр булырга мөмкин", катнашучыларга янаулар булуы ихтимал һәм башкалар әйтелгән. Шул сәбәпле мәхкәмә барлык утырышларны ябык итәргә карар кылды", диде адвокат.

Ул бүгенге утырышта Фаил Алсынов һәм аның яклаучылары лингвистик экспертиза нәтиҗәләрен дәлилләрдән алуны һәм шуның нигезендә эшне прокурорга кире кайтаруны сораган.

"Хөкемдар мәхкәмәдә тикшерелмәгән килеш, бу мөрәҗәгатьне раслау әле иртәрәк дип әйтте” диде Суюндюков.

Эшне карау Баймак районы мәхкәмәсендә 20 декабрьдә башланачак.

@azatliqradiosi
🤬9
Екатеринбурның Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Уфада яшәгән 18 яшьлек кызга террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру, террорчылыкны аклау һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу белән бәйле хөкем карары чыгарган

Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материалларына күрә, кыз элекке сыйныфташларын нәфрәт иткән һәм мәктәпкә корал белән һөҗүм итү планын әзерләгән. Ул элегрәк Русиядә белем бирү оешмаларына кораллы һөҗүм ясаган кешеләрдән үрнәк алган диелә.

Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1
13 декабрь Романиядә рәсми рәвештә кырымтатар милли көне билгеләнә.

Анда яшәүче кырымтатарлар өчен бу көн рәсми ял көне. Романиянең төрле урыннарында яшәгән татарлар, аерым алганда Көстәнҗә, Бухарест шәһәрләрендә, шулай ук авылларда төрле чаралар оештыра.

1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия татарлары бу көнне милли бәйрәм буларак билгели.

@azatliqradiosi
👍10❤6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген пәнҗешәмбе, 14 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия Одесса өлкәсенә "Шахед"лар ташлаган. Нәтиҗәдә 11 кеше яраланган. Украина көчләре белдерүенчә, кимендә 39 дрон җибәрелгән.

🔸Русия саклану министрлы хәбәр итүенчә, Калуга һәм Мәскәү өлкәләре күгендә барлыгы 9 дрон бәреп төшерелгән.

🔸АКШ Конгрессындагы Вәкилләр пулаты республиканнары президент Джо Байден импичменты максатыннан тикшерү эшләре башлауны хуплап тавыш биргән. Әмма, Reuters язуынча, Сенатта күпчелекне демократлар тәшкил иткәнлектән, Байденны президентлыктан алу мөмкин эш түгел.

🔸АКШ Федераль резерв системы (ФРС) төп ставканы үзгәртмәгән, ул 5,25-5,5% дәрәҗәсендә кала.

🔸Кытай һәм АКШ ике ил арасында хәрби элемтәләрне торгызу турында фикер алыша. Бу хакта Financial Times яза.
✍1🔥1
"Кешеләр иске машиналарын төзәтеп йөрү ягын карый башлады". Татарстанда машина бәяләре арта

Бер ел эчендә Русиядә машиналарның уртача бәясе 1,5 тапкырга үскән. Хәзер машинаның уртача бәясе 1,57 млн сум чамасы.

— Хәзер халык ике катламга бүленә. Бер катламы — 1 млн сумга машина карый. Бу нигездә иске Kia Rio, Hyundai Solaris, Volkswagen Polo автомобильләре. 1 млн сумга 150-200 мең км йөргән 2012-2014 елгы машиналар алып була. Алар бер ел эчендә 200-300 мең сумга артты. Яңа машиналардан иң нык сатылганы — Lada Granta.

Икенче катлам 3,5 млн сумнан башланган машиналар карый. Бу Geely Monjaro кебек премиаль кытай брендлары. Хәзер кытай машиналары бик әйбәт сатыла. Бүген машина базарының 30 процентын кытай машиналары алып тора, - дип сөйләде алыпсатар Ирек.

Татарстанда машиналарга бәя күпмегә үскән? 2024 елда алар күпмегә кыйбатланыр? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

👉Төп сылтама.
👉Көзге сылтама VPN-сыз ачыла.
👍2👀2✍1😢1
"Соңрак гафу үтенергә әзрәк туры килер"

Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин хатынын иреккә җибәрүне таләп итә.

"Путин Русиядә тулы канлы репрессияләр кабатланырга тиеш түгел диде күптән түгел. Кирилл атакай русияләр хәзер "чынлап та азат илдә яши" диде. Шул ук вакытта төрле саннарга караганда, 1000ләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Алсуны азат итегез һәм балалары янына җибәрегез. Соңрак әзрәк гафу үтенергә туры килер", дип язды Буторин.

Кичә Алсуга өченче җинаять эше ачылуы рәсми билгеле булды. Аны Русия Җинаять кодексының Русия армиясе турында "фейклар" тарату мәддәсе (207.3 маддәнең 2нче бүлеге) нигезендә гаепләргә тырышалар. Эш Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә.

Тулырак 👉Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.
🤬13❤2🙏1💔1
Бүген "Башкорт теле көне!"

14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә.

Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт телен өйрәнәм” спектакле күрсәтеләчәк.

"Йәйғор" сүзе татарча ничек тәрҗемә ителә?
❤20🥱1