Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген "Башкорт теле көне!" 14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә. Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт…
Башкорт теле көнендә Хәбиров "Һомай" акыллы колонкасын тәкъдим итте
Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бүген "Һомай" биш кенә экземплярда чыгарылган. Алар башкорт телле балалар бакчаларына җибәреләчәк. Мәктәпләр өчен тагын 200 колонка ясарга җыеналар. Шулай ук сатуга да чыгармакчылар.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"Ул башкорт һәм урыс телләрен аңлый, бер телдән икенчесенә тәрҗемә итә ала, сорауларга җавап бирә, музыка һәм әкиятләр куя, башкорт ашларын әзерләү рецептларын таба. Аның белән зурлар да, балалар да башкорт телен өйрәнә ала", дип язды ул Вконтактеда.
Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бүген "Һомай" биш кенә экземплярда чыгарылган. Алар башкорт телле балалар бакчаларына җибәреләчәк. Мәктәпләр өчен тагын 200 колонка ясарга җыеналар. Шулай ук сатуга да чыгармакчылар.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4🌚1
Галим Айдар Хәйретдинов бүгенге татар телен "абзар теле" дип атады
Тарих институты хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов бүгенге татар телен "абзар теле" дип атады. Бу хакта ул бүген "Татар-информ"да яңа дини китаплар чыгу уңаеннан узган матбугат очрашуында әйтте.
Галим "абзар теле" төшенчәсенә аңлатма бирде.
Хәйретдинов сүзләренчә, татар теле 1917 ел инкыйлабыннан соң үзгәргән: ике әлифба алыштырган, 17 мең фәлсәфи мәгънәле сүзләрне югалткан, урыс теле тәэсире белән мәктәпләрдә бик күп ят сүзләр килеп кергән. Шуның нәтиҗәсендә бүген татарлар төрек телен аңламый.
❓Галим фикере белән килешәсезме?
#Татарстан

"Хәзерге телебезне "абзар теле" дип әйтер идем. Татар халкының аңын безнең Риза хәзрәтләр, Муса Бигиевлар язган телне аңлау дәрәҗәсенә күтәрү ул бер хыял кебек кенә булып тора. Әмма хыялланмаган юлны да башламый. Иншалла, юлы да башланыр", диде ул.
Галим "абзар теле" төшенчәсенә аңлатма бирде.
"Абзар теле — ул урамда сөйләшә торган тел. Бик сай, примитив, анда 2 мең сүз җыеламы, юкмы — белмим", диде ул.
Хәйретдинов сүзләренчә, татар теле 1917 ел инкыйлабыннан соң үзгәргән: ике әлифба алыштырган, 17 мең фәлсәфи мәгънәле сүзләрне югалткан, урыс теле тәэсире белән мәктәпләрдә бик күп ят сүзләр килеп кергән. Шуның нәтиҗәсендә бүген татарлар төрек телен аңламый.
❓Галим фикере белән килешәсезме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢10🔥3❤2
RSF: Русия изоляторлары һәм колонияләрендә 28 журналист утыра
Дөньяда журналистика өлкәсендә эшләүләре өчен 521 кеше төрмәләрдә утыра диелә "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) оешмасының еллык хисабында.
Иң күбе — Кытайда (121), Мьянмада (68) һәм Беларуста (39).
Русиядә тикшерү изоляторларында һәм төрмәләрдә 28 журналист тотыла. Алар арасында Азатлык журналисты Алсу Кормашева да бар.
Быел барлыгы 45 журналист үтерелгән.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬3
🎙Азатлык архивыннан яңа язма тыңлагыз: Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак? — 1981 ел 🔥
Галимҗан Ибраһимовның бу хезмәте турында заманында тыелган әсәрләр исемлегендә була. Гариф Солтан башка китапка гомуми бәяләмә биреп, шуннан соң аннан өзекләр укый.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

👍12❤5🔥1
⚡️Европа шурасы Украина һәм Молдованы Европа берлегенә алу турында сөйләшүләр башларга карар иткән
Бу хакта бүгенге утырыштан соң Европа шурасы башлыгы Шарл Мишел хәбәр итте.
Европа шурасы шулай ук Грузиягә Европа Берлеге әгъзалыгына намзәт статусы бирергә карар иткән.

👏6🔥2✍1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Япония Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстанның 5 оешмасына карата санкцияләр кертте.
🔹АКШ Сенаты кышкы каникулларын кичектереп торырга булган: сенаторлар Украинага өстәмә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итәр өчен 18 декабрьдә җыелачак.
🔹АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мәттью Миллер РФ хакимиятләрен Русиядә тоткарланган америка ватандашлары Эван Гершкович һәм Пол Уиланны азат итү тәкъдимнәрен карарга чакырды. Миллер сүзләренчә, әлегә Мәскәү Вашингтонга гел юк дип җавап биреп килә.
🔹Кояшта соңгы 6 елдагы иң зур шартлау теркәлгән. Шул сәбәпле Җирдә иртәгә, 16 декабрьдә, гаять көчле магнит давылы көтелә, диләр.
🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍1👍1
Мәскәүнең Украинага һөҗүме сәбәпле, Япония Ләйлә Фазлыевага (Татарстан вице-премьеры), Ринат Садыйковка (ТР яшьләр эшләре министры) һәм Татарстанның биш оешмасына чикләүләр кертте.
Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, "ЭНИКС" оешмасы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводына экспорт чикләүләре кертелгән. Ул 22 декабрьдән башлана.
Яшел Үзән проект-кондуктор бюросы һәм Татарстанның ике түрәсенә исә шәхси чикләүләр кертелгән, бу мөлкәтне туңдыруны күз уңында тота.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍8😁3✍1👏1
Кичәге туры элемтә вакытында Путин Миңнехановны "президент" дип атадымы?
Әллә юри генә котыртып әйттеме? Сез ничек уйлыйсыз?
Безнең кыска видеоны карагыз да үз фикерләрегезне языгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Әллә юри генә котыртып әйттеме? Сез ничек уйлыйсыз?
Безнең кыска видеоны карагыз да үз фикерләрегезне языгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Путин Миңнехановны "президент" дип атадымы? Әллә юкмы?
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз: https://t.me/azatliqradiosi
#shorts #Путин #Минниханов
Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без…

😁5🤡3
Миграция һәм урыслашу. Татарстанда урыслар саны нәрсә хисабына арта?
Азатлык Радиосы шуны тикшерде.
Рәхим итеп без әзерләгән рәсемнәрдән укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы шуны тикшерде.
Рәхим итеп без әзерләгән рәсемнәрдән укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6👍1🔥1🌚1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

👍4🔥1😁1🤬1
Татарстан прокуратурасы Илназ Галәвиевтән 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум акча түләттерүне сорый.
Бу акчаларны Галәвиевтан 2021 елның 11 маенда һөҗүм иткән чакта мәктәпкә китергән зыяны өчен таләп итәләр. Ул чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу акчаларны Галәвиевтан 2021 елның 11 маенда һөҗүм иткән чакта мәктәпкә китергән зыяны өчен таләп итәләр. Ул чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡2👍1
Газзәдә балаларга ашарга җитми.
Социаль челтәрләрдә ризыкка мохтаҗ Фәләстин гаиләләренең ничек итеп ашарга эзләүләрен төшергән видеолар тарала. Бу видеоларда балалар да бар.
Ашарга алырга дип чиратта торган бер ир-балага (фотода) ризык җитмәгәч, аның белән башка сабыйлар бүлешә. Бу видеоны "әл-Җәзирә" телеканалы уртаклашкан.
БМОның Дөнья ризык програмы белдерүенчә, Израил һөҗүме аркасында Газзә сызыгындагы 2,3 млн кеше ачлыктан интегә.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 18,7 мең кеше һәлак булган, шуларның 7 меңләбе — балалар. Тагын 51 меңгә якын кеше яраланган.

💔11🤷♂2😢2😭2🫡2👍1