Ә сез пластик пакетларыгызны җуасызмы? Әллә юасызмы? 🥴
Ә бәлки, бөтенләй юмыйсыздыр?
Казан мэры Илсур Метшин менә юарга кирәк, ди. Аның белән килешәсезме?
#Татарстан
@azatliqradiosi

YouTube
Метшин пластик пакетларны юарга тәкъдим итте
Ә сез пластик пакетларыгызны җуасызмы? Әллә юасызмы? :-) Ә бәлки, бөтенләй юмыйсыздыр? Казан мэры Илсур Метшин менә юарга кирәк, ди. Аның белән килешәсезме?
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://…

😁10❤2👍1
Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәтенә 9 декабрьдә 70 ел тулды.
Без архивыбызда саклана торган аудиоязмаларны, фотосурәтләрне үзебезнең социаль челтәрләрдә уртаклашабыз. 70 ел дәвамында тупланган мирасыбызны сез дә тыңлый/карый аласыз.
Рәхим итегез, дуслар! Архивны 👉 монда тыңларга мөмкин.
#Азатлыкка70

Азатлык Радиосына — 70 ел. Безнең архивны тыңлагыз!
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз: https://t.me/azatliqradiosi
#Азатлыкка70 #АзатлыкРадиосы #татарча
Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз!…

👍11🔥3❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 18нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Сербиянең парламент сайлавында хәзерге президент Александр Вучич коалициясе җиңеп бара. Вучич ил белән 2017 елдан бирле җитәкчелек итә.
🔹АКШ президенты Дҗо Байден кортежена автомобиль килеп бәрелгән. Байден үзе дә, аның тормыш иптәше Дҗилл да зыян күрмәгән, диелә.
🔹 Июльдән Татарстан халкының дүрттән бер өлеше коммуналь хезмәтләр өчен 15,7%ка күбрәк түли башлаячак. Бу хакта указны президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
🔹2022 елның 24 февраленнән соң Русиядән китәбез дип белдергән көнбатыш ширкәтләре 103 млрд долларлык зыян күргән. Ул хакта финанс мәгълүматларын анализлап чыккан New York Times газеты яза.
🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3✍1😨1
Мәгарифне күзәтүче Федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев РФ мәктәпләрендә гарәп теле дә укытылырга мөмкин диде.
Аның сүзләренчә, әлеге телдән хәтта Бердәм дәүләт имтиханын да тапшырырга мөмкинлек тудырыла ала.
"Без Кытай өчен генә түгел, Шәрыкка да ачык" дип китерә Музаев сүзләрен "Коммерсант" басмасы.
Русия мөселманнары Диния нәзарәтендә гарәп теле дәресләре мөселман республикаларында гына түгел, мегаполисларда да популяр булачак дип саныйлар.
Ә менә Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов гарәп телен популярлаштыру милләтара низагларны арттырачак һәм экстремизмны таратачак дип уйлый.
Лингвистларның исә үз фикере: алар гарәп телен дөньяви мәктәпләрдә укыту яшүсмерләрне дини экстремизмнан, киресенчә, саклап торачак, ди.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Балагызны гарәп теле дәресенә йөртер идегезме?

👍15❤3🤣2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Путин президент сайлавында теге яки бу фиркадән түгел, ә үз намзәтен үзе тәкъдим итеп катнашырга җыена. Бу хакта РИА "Новости" агентлыгы яза. Әлеге басманың чыганагы Путин шушы ниятен бүген игълан итәчәк дип белдерә. "Известия" басмасы исә инде "Путин такымы"на…
ТР Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Владимир Путин намзәтен хуплаячак.
Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасы утырышы ачылышында белдерде.
“Сайлау кампаниясенә әзерләнәчәкбез. Без Владимир Путин намзәтен дустанә төстә хупларбыз дип уйлыйм. Миндә шик юк. Бу эшне көчсезләндерергә ярамый”, диде ул.
Соңрак ул “заманнар җиңел түгел” дип өстәде һәм Путинның 5нче мөддәткә баруын “дөрес карар” диде.
Киләсе президент сайлавы Русиядә 15-17 мартта узачак. Сайланса, Путин бу юлы 5нче тапкыр президент булачак. Ул хакимияттә инде 1999 елдан бирле утыра.
Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты: мәсәлән, республикада җыелган салымнарның күбесе Мәскәүгә китә, ТР Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде, ә моңарчы һәркем укыган һәм дәүләт теле булып саналган татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды.

💊7🤮5👍3😁2💩2🤔1
Уфа янында мәктәп автобусы юл һәлакәтенә юлыккан.
6 бала зыян күргән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
6 бала зыян күргән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢7
Татарстан бюджетының дефициты 40 млрд сумга җитте.
Бу хакта бүген республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Депутатлар әлеге үзгәрешләргә хуплап тавыш бирде.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта бүген республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Депутатлар әлеге үзгәрешләргә хуплап тавыш бирде.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔6🤬2🤷♂1😁1
Бүген, 18 декабрьдә, дөньяда Халыкара мөһаҗирләр (мигрантлар) көне билгеләнә.
БМО санаганча, хәзерге вакытта дөньяда 300 миллионлап кеше яшәгән йортларын, илләрен ташлап, башка җиргә күченеп китәргә мәҗбүр. Һәр сигезенче мигрант — бала.
Бу кешеләр, бу гаиләләр имин, яхшырак тормыш табу өмете белән юлга чыгып киткән. Алар дөньядагы халыкның 3,6%ын тәшкил итә.
Татарстан егете "Илдар" да узган елны мобилизациядән качып, туган ягыннан Төркиягә күченеп киткән. Ул да — мөһаҗир, мигрант. Хәзер ул Искешәһәрдә яши һәм (әлегә) кире кайтырга җыенмый.
#MigrantsDay #Migrants

Сугыш үзгәрткән язмыш | Иске мөһаҗирләрнең яңаларына ярдәме
"Илдар" 2022 елда мобилизациядән качып Татарстаннан Төркиягә күченеп киткән. Төркиядә аңа татарлар ярдәм иткән. Хәзер ул Искешәһәрдә яши һәм (әлегә) кире кайтырга җыенмый...
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз:…

❤4👍3😢1🍌1
Татарстанда Русия президентын сайлау электрон тавыш бирү юлы белән узмаячак
Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
Аныңча, электрон сайлауны җәмәгатьчелектә бу мәсьәләдә уртак фикер оешкач кына үткәрергә була.
Депутатларны сайлауны берничә көн үткәрү тәртибе дә борчый.
"Бу технологиянең камилләшүеме, әллә хакимияткә кабат ковид булыштымы?" дип сорады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Кондратьев өч көнлек тавыш бирү Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары белән оештырыла диде. Ә менә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауның ничә көн узачагын республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәл итәчәк диде ул.
❓Ә сез электрон тавыш бирү юлын хуплыйсызмы?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
Аныңча, электрон сайлауны җәмәгатьчелектә бу мәсьәләдә уртак фикер оешкач кына үткәрергә була.
"Кызганыч, җәмәгатьчелектә бу мәсьәләдә уртак фикер юк. Иҗтимагый оешмаларда да, сәяси фиркаләрдә дә консенсус юк. Минемчә, дистанцион электрон тавыш бирүне уртак фикер булганнан соң гына практик эш дип карарга кирәк", диде ул.
Депутатларны сайлауны берничә көн үткәрү тәртибе дә борчый.
"Бу технологиянең камилләшүеме, әллә хакимияткә кабат ковид булыштымы?" дип сорады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Кондратьев өч көнлек тавыш бирү Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары белән оештырыла диде. Ә менә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауның ничә көн узачагын республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәл итәчәк диде ул.
❓Ә сез электрон тавыш бирү юлын хуплыйсызмы?
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3😁3❤1✍1
Сәлам,син кайда_ЛА
Быел Азатлык радиосы "Татарча подкаст"ның яңа чыгарылышларын да мөһаҗирлек темасына багышлады
Без төрле сәбәпләр аркасында Идел-Урал төбәгеннән чит илләргә күченеп китәргә булган башкорт һәм татарлар белән аларның яңа тормышы турында сөйләштек. "Сәләм, син кайда" подкастларын тыңламаган булсагыз, рәхим итеп бүген — Халыкара мөһаҗирләр көнендә тыңлагыз!
#MigrantsDay #Migrants #ТатарчаПодкаст

👍13🔥2
Уфада мәхкәмә авыру активист Рөстәм Мөлековны җәзадан азат итү үтенечен кире какты
Бүген, 18 декабрьдә, Уфаның Ленин район мәхкәмәсе хөкем ителгән активист Рөстәм Мөлековны авыр авыруы сәбәпле җәзасын үтәүдән азат итүдән баш тартты. Бу хакта активистның адвокаты Радик Латыйпов хәбәр итте.
13 ноябрьдә адвокат мәхкәмәгә Мөлековны җәзаны үтәүдән кичекмәстән азат итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. Мөлековның хәле авыр булу сәбәпле ул мөрәҗәгатьне шундук карарга сорады. Әмма мәхкәмә прокурорны тыңлап утырышны 18 декабрьгә кичектерде.
Бүгенге утырышта прокуратура вәкиле Мөлековны азат итүгә каршы яңа дәгъвалар китергән. Янәсе, Мөлековның авыруы күптәнге (2017 елдан бирле килә), сак астында тоту вакытында барлыкка килмәгән, шуңа күрә сәбәп буларак карала алмый дигән. Нәтиҗәдә, мәхкәмә адвокат үтенечен кире каккан.
▪️Рөстәм Мөлеков — Лилия Чанышева көрәштәше, I төркем инвалид. 2023 елның 14 июнендә мәхкәмә аны "Экстремистик оешмада катнашу"да гаепләп 2,5 елга колониягә хөкем итте.

Азатлык Радиосы
Уфада мәхкәмә авыру активист Рөстәм Мөлековны җәзадан азат итү үтенечен кире какты
Ул һаман да УФСИН карамагындагы хастаханәдә ята.
🤬7😢5
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган
Путин режимы башлаган сугышта Әбҗәлил районыннан Юнир Хаҗиәхмәтов һәлак булган.
Ул әфган сугышында да катнашкан булган. Аның һәлак булганы турында район башлыгы Илдар Нәфыйков хәбәр итте.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1276 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 29ы — Әбҗәлил районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 663нче көне.

👍2🕊2🔥1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2094 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1276, Татарстаннан кимендә 818 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 18 декабрь, сугышның 663нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1276, Татарстаннан кимендә 818 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 18 декабрь, сугышның 663нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢7🤮2
"Бүген Русиядә деколонизация турында сөйләшү — куркыныч"
Соңгы берничә елда милли хәрәкәттә Русия деколонизациясе турында дискурс көчәя бара. Украинадагы сугыштан соң ил нинди булачак, ул бердәм ил булып сакланачакмы, федерация сакланса, төбәкләр нинди хокукларга ия булачак — шушы һәм башка темалар еш күтәрелә. Деколонизация темасына Русиядәге милләт вәкилләре катнашында төрле чаралар, конференцияләр һәм форумнар үткәрелә.
"Деколонизация" төшенчәсен ничек аңлап була? Бу мәсьәлә нигә соңгы елларда аеруча актив күтәрелә башлады? Русия эчендә бу темага сөйләшү мөмкинме? Бу һәм башка сорауларны социолог, хәзерге вакытта Берлинның Ирекле университетында эшләүче Гүзәл Йосыповага бирдек.
— Русиянең күптөрлелеге турында сөйләшү — куркыныч нәрсә. Бу сөйләшүләргә нигезләнеп, илдә репрессияләр легитимлаша. "Дошман Русиянең таркалуын тели", "Илдә сепаратизм арта" кебек тезисларны ныгыту өчен кайчак нәкъ Русия күптөрлелеге һәм милләтләр хокуклары турында сөйләшүләрнең булуы кулланыла. Бу тема куркыныч, шуңа күрә аны Русия эчендә алып бару кыен, ди галимә.
Әңгәмәне тулыснча Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

Ссоциолог Гүзәл Йосыпова белән әңгәмә
👍5😢1🥱1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый
Бүген сезне намзәтләр белән якыннанрак таныштыра башлыйбыз.
Әлегә тавыш бирүдә Башкортстаннан сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченче урында — башкорт активисты Фаил Алсынов.
Тавышыгызны монда бирә аласыз.

❤9🤬1