Генерал Сырский: Русия Бахмут янындагы Часов Яр шәһәренә аеруча актив һөҗүм итә.
Украина генералы Александр Сырский вазгыять катлаулы ди. "Безгә дошман корал ягыннан да, хәрбиләр саны ягыннан да өстенрәк булган шартларда сугышырга туры килә". Шул ук вакытта ул Русия гаскәрләренең зур югалтуларга дучар булуын искәртә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

✍2👍2🤬2
61 яшендә озакка сузылган авырудан соң Татарстан Дәүләт шурасының матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева вафат булган.
1991 елдан алып 2004 елга кадәр ул төрле мәгълүмат чараларында эшләгән, 2004 елның августыннан ТР Дәүләт шурасының матбугат хезмәтен җитәкләгән.
#Татарстан

😢18❤1👍1
Казан халыкара һава аланы тарихта беренче тапкыр бер ел эчендә 5 млн юлчыны кабул иткән.
5 000 000нче юлчы кичә Казан - Минеральные Воды рейсында теркәлгән.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласыннан Русия шәһәрләренә генә түгел, күп кенә чит илләргә дә очып китергә мөмкин. Халыкара рейслар географиясе ягыннан KZN — Русия һава аланнары арасында иң алдынгыларның берсе.
2025 елда Казан аэропортының яңа терминалын төзи башларга җыеналар.

👍7❤1✍1🔥1
Путин киләсе президент сайлауларында катнашам, диде. Татарстанда аның бу адымын хуплаучылар шундук табылды: мәсәлән, президент Миңнеханов, җырчы Салават һ.б.
Ә бит нәкъ менә Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты: әйтик, республикада җыелган салымнарның күбесе Мәскәүгә китә, ТР Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде, ә моңарчы һәркем укыган һәм дәүләт теле булып саналган татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды.
Видеоны карагыз да бу сорауга җавап бирегез әле: нишләп бу кешеләр Путинны яклый?

YouTube
Татарстаннан Путинны кемнәр яклап чыкты?
Путин киләсе президент сайлауларында катнашам, диде. Татарстанда аның бу адымын хуплаучылар шундук табылды: мәсәлән, президент Миңнеханов, җырчы Салават һ.б. Ә бит нәкъ менә Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының…
🤮5✍1🤬1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченче урында — башкорт активисты Фаил Алсынов.
Монда тавыш бирергә мөмкин.

Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

👍5👎2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Татарстанда "Газпром межрегионгаз Казан" җәгыятенең элекке җитәкчесе Ринат Ханбиков ФСБ тарафыннан тоткарланган. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып "Бизнес-онлайн" басмасы хәбәр итә: Ханбиковны Мәскәүгә алып киткәннәр, диелә.
🔹АКШ Сенатындагы Демократлар лидеры Чак Шумер конгрессменнар Украинага ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә гыйнварга кадәр уртак фикергә килә алмаячак дип белдерде.
🔹Колорадо штатының Югары мәхкәмәсе АКШның элекке президенты Дональд Трампка бу штатта президентлыкка дәгъва кылуны тыйды. Әлеге карар үз көченә керсә, Трамп исеме Колорадоның сайлау бюллетеньнәренә кертелә алмаячак.
🔹Кичә кич Украина президенты Владимир Зеленский ел нәтиҗәләренә багышланган ике сәгатьлек матбугат конференциясен үткәрде. Ул АКШ Украинаны хәрби ярдәменнән ташламас, Русия белән сугышның кайчан бетәчәген белмим, диде. Аның фикеренчә, Украина җиңелми, ә Русиянең бу сугышта бер генә зур җиңүе дә юк. РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 665нче көне.
🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3😭3✍1🔥1
Путин Мәскәүнең Кызыл мәйданында кабат спорт парадлары үткәрә башларга кушкан, бу чаралар Сталин заманында уздырылган.
Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була.
Кызыл мәйдандагы соңгы парад 1945 елның августында үтә.
Путинның бу тәкъдименә ничек карыйсыз?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була.
Кызыл мәйдандагы соңгы парад 1945 елның августында үтә.
Путинның бу тәкъдименә ничек карыйсыз?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😁10🤡6🤬1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Татарстанда "Газпром межрегионгаз Казан" җәгыятенең элекке җитәкчесе Ринат Ханбиков ФСБ тарафыннан тоткарланган. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып…
"Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны ФСБ акча туздырган өчен кулга алган, диелә.
Янәсе эш Менделеевскида "Аммоний" заводы төзелеше белән бәйле. Сүз йөзләрчә миллион доллар турында бара.
Ринат Ханбиковка 65 яшь. 1998 елда ул "Газпром межрегионгаз Казан" җәмгыятен җитәкли башлаган һәм бу эштә 2020 елга кадәр эшләгән. 2014-19 елларда ТР Дәүләт шурасы депутаты да булган.
Ханбиков 2015 елда эшли башлаган "Аммоний" АҖнең мөдирләр шурасы рәисе булган. Заводның төзелешенә ВЭБ дәүләт корпорациясе акча биргән: проект $1,4 млрд долларга төшкән дип санала.
Ханбиков ВЭБка булган бурычлар аркасында эшеннән китергә мәҗбүр булган.
"Бизнес-онлайн" басмасы ФСБ Ханбиковны Казаннан Мәскәүгә махсус очкычта алып киткән дип яза.

👍3✍2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🐓Һәм янә күкәй йомырка яңалыкларына әйләнеп кайтсак, Татарстанда йомырка кирәгеннән 13%ка күбрәк җитештерелә икән. Ул хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде. Түрәләр сүзләренчә, ТРда йомырка җитәрлек күләмдә җитештерелә — республика халкы…
🥚Әфганстандагы татарлар Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерде.
Аларның исәпләүләренә күрә, ун данәсенә бәя 80 сумнан да артмаячак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аларның исәпләүләренә күрә, ун данәсенә бәя 80 сумнан да артмаячак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤣15👍2✍1👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Фаил Алсыновка — ирек!" Баймакта 200ләп кеше Куштауны яклаган активистка теләктәшлек белдереп район мәхкәмәсе бинасы янында җыелган.
Бүген Алсыновның икенче мәхкәмә утырышы уза. Аңа карата җинаять эшен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң ачканнар. Ул Алсыновны "милләтара низаг чыгару"да, "дәүләткә каршы оештырылган чыгышларда катнашуга өндәү"дә, "экстремист гамәлләр кылу"да һәм "РФ хәрби көчләрен дискредитацияләү"дә гаепли һәм аны җаваплылыкка тартырга кирәк, ди.
Алсынов үзе Хәбировның шушы гамәлләрен "әләкләү" дип атады һәм барлык гаепләүләрен кире кагып килә.
Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.
#Башкортстан

Видео: "Куштау-бәйрәм" Telegram-каналы
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👏10🔥4🙏2
Газзәгә бәйле яңалыклар.
🇲🇾Малайзия бүгеннән башлап Израилнең йөк корабларына үзенең портларына керүне тыя.
Бу адымга Куала-Лумпур Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүме аркасында барырга булган: Малайзия Израилне халыкара кануннарны бозуда гаепли, Израил фәләстиннәрне "вәхшиләрчә юк итә" ди.
🇿🇦Көньяк Африка Республикасы исә Израилне Халыкара Җинаять Мәхкәмәсенә бирер өчен барлык документларны әзерләп бетергән. Әлеге дәүләтнең президенты Матамела Сирил Рамафоса Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышын геноцид дип атады.
Израилнең Газзә сызыгына ясаган һөҗүмнәре аркасында ике айда якынча 19,6 мең кеше үтерелгән.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 19,6 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
👍13😢3💩1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Лениногорски районыннан Илсур Хәсәншин һәлак булган.
Ул сугышка быел 23 августта контракт төзеп киткән. 23 ноябрьдә һәлак булган. Аны туган авылы Сугышлыда җирләгәннәр.
Илсурга 36 яшь булган.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 823 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 13е — Лениногорски районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 665нче көне.

🕊8👍4👎1
Кемерово өлкәсендә террорчылыкка чакыруда гаепләп 60 яшьлек Ленард Вәлиевны 360 мең сум штрафка тартканнар
Ул мобилизацияләнүчеләрне үзләренә бирелгән коралны "хакимиятне бәреп төшерү" өчен кулланырга чакырып социаль челтәрдә берничә пост язган булган.
Вәлиев элек Навальный штаблары тарафыннан оештырылган каршылык акцияләрендә дә катнашкан.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🤬13
Быел Казанда Яңа ел төнендә салют булмаячак
Салютны Казанның бары дүрт урынында кешеләр үз ихтыяры белән ясый алачак.
Шул ук вакытта быел "Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел тамашасы үткәрүгә бюджеттан 2,8 миллион сум тотачаклар.

Азатлык Радиосы
Быел Казанда Яңа ел төнендә салют булмаячак
Моңа кадәр Казан мэры шәһәр бизәлеше өчен зур сатып-алулар булмаячак дип белдергән иде.
👍15😱2
Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның Коръән китабын тартып алган. Хамроев төрмәгә бу көннәрдә китерелгән.
Быел майда хөкем ителгән Хамроев 14 елның өч елын – төрмәдә, ә калган өлешен кырыс шартлы колониядә үткәрергә тиеш булачак.
@azatliqradiosi
Быел майда хөкем ителгән Хамроев 14 елның өч елын – төрмәдә, ә калган өлешен кырыс шартлы колониядә үткәрергә тиеш булачак.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Хокук яклаучы Бахром Хамроевның төрмәдә Коръән китабын тартып алганнар
Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның Коръән китабын тартып алган. Хамров төрмәгә бу көннәрдә китерелгән.
🤬12🙏1
Көн язмасы: Русиянең Украинадагы сугышында кырымтатарлар ике яклап кырыла
Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар халкына зур зыян сала.
▪️2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация башлангач, оккупацияләнгән Кырымда дистәләрчә мең кешенең мобилизацияләнгәне турында Украина президентының Кырым Автономияле Республикасындагы вәкиле Тамила Ташева сөйләде. Ул Кырымнан ир-атларны мобилизацияләү турында статистиканың "ябык мәгълүмат" булуын ассызыклады. Без контракт һәм мобилизация нигезендә хәрби хезмәтне аерым карыйбыз ди ул. Аның сүзләренчә, 2014 елдан бирле Кырымнан 40 меңгә якын ир-ат мобилизацияләнгән.
👉Төп сайтта
👉Көзге сәхифә

Русиянең Украинадагы сугышында кырымтатарлар ике яклап кырыла
Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар…
🤬11👍3❤2🔥1😱1
Германия баш прокуратурасы 720 миллион евродан артык туңдырылган Русия байлыкларын конфискацияләү өчен Майндагы Франкфурт югары мәхкәмәсенә шикаять тапшырды. Сүз Мәскәү фонд биржасының кечерәк бүлегенең милеге турында бара.
Әгәр дәгъва канәгатьләндерелсә, акча федераль бюджетка җибәреләчәк.
Июнь аенда Европа берлеге туңдырылган Русия активларын кануни рәвештә конфискацияләү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясады.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Әгәр дәгъва канәгатьләндерелсә, акча федераль бюджетка җибәреләчәк.
Июнь аенда Европа берлеге туңдырылган Русия активларын кануни рәвештә конфискацияләү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясады.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤡1
Самардагы үзәк хәрби бүлге мәхкәмәсе Казан активисты Андрей Бояршиновны сак астында калдыруны 2024 елның 27 мартына кадәр озайтты.
Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист.
2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.
Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."
Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый. Хәзер аңа карата мәхкәмә бара.
"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

🤬10💔2👍1🎉1🙏1