Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Татарстанда "Газпром межрегионгаз Казан" җәгыятенең элекке җитәкчесе Ринат Ханбиков ФСБ тарафыннан тоткарланган. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып "Бизнес-онлайн" басмасы хәбәр итә: Ханбиковны Мәскәүгә алып киткәннәр, диелә.

🔹АКШ Сенатындагы Демократлар лидеры Чак Шумер конгрессменнар Украинага ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә гыйнварга кадәр уртак фикергә килә алмаячак дип белдерде.

🔹Колорадо штатының Югары мәхкәмәсе АКШның элекке президенты Дональд Трампка бу штатта президентлыкка дәгъва кылуны тыйды. Әлеге карар үз көченә керсә, Трамп исеме Колорадоның сайлау бюллетеньнәренә кертелә алмаячак.

🔹Кичә кич Украина президенты Владимир Зеленский ел нәтиҗәләренә багышланган ике сәгатьлек матбугат конференциясен үткәрде. Ул АКШ Украинаны хәрби ярдәменнән ташламас, Русия белән сугышның кайчан бетәчәген белмим, диде. Аның фикеренчә, Украина җиңелми, ә Русиянең бу сугышта бер генә зур җиңүе дә юк. РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 665нче көне.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3😭3✍1🔥1
Путин Мәскәүнең Кызыл мәйданында кабат спорт парадлары үткәрә башларга кушкан, бу чаралар Сталин заманында уздырылган.

Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була.

Кызыл мәйдандагы соңгы парад 1945 елның августында үтә.

Путинның бу тәкъдименә ничек карыйсыз?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁10🤡6🤬1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Татарстанда "Газпром межрегионгаз Казан" җәгыятенең элекке җитәкчесе Ринат Ханбиков ФСБ тарафыннан тоткарланган. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып…
"Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны ФСБ акча туздырган өчен кулга алган, диелә.

Янәсе эш Менделеевскида "Аммоний" заводы төзелеше белән бәйле. Сүз йөзләрчә миллион доллар турында бара.

Ринат Ханбиковка 65 яшь. 1998 елда ул "Газпром межрегионгаз Казан" җәмгыятен җитәкли башлаган һәм бу эштә 2020 елга кадәр эшләгән. 2014-19 елларда ТР Дәүләт шурасы депутаты да булган.

Ханбиков 2015 елда эшли башлаган "Аммоний" АҖнең мөдирләр шурасы рәисе булган. Заводның төзелешенә ВЭБ дәүләт корпорациясе акча биргән: проект $1,4 млрд долларга төшкән дип санала.

Ханбиков ВЭБка булган бурычлар аркасында эшеннән китергә мәҗбүр булган.

"Бизнес-онлайн" басмасы ФСБ Ханбиковны Казаннан Мәскәүгә махсус очкычта алып киткән дип яза.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3✍2🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Фаил Алсыновка — ирек!" Баймакта 200ләп кеше Куштауны яклаган активистка теләктәшлек белдереп район мәхкәмәсе бинасы янында җыелган.

Бүген Алсыновның икенче мәхкәмә утырышы уза. Аңа карата җинаять эшен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң ачканнар. Ул Алсыновны "милләтара низаг чыгару"да, "дәүләткә каршы оештырылган чыгышларда катнашуга өндәү"дә, "экстремист гамәлләр кылу"да һәм "РФ хәрби көчләрен дискредитацияләү"дә гаепли һәм аны җаваплылыкка тартырга кирәк, ди.

Алсынов үзе Хәбировның шушы гамәлләрен "әләкләү" дип атады һәм барлык гаепләүләрен кире кагып килә.

Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.

Видео: "Куштау-бәйрәм" Telegram-каналы

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👏10🔥4🙏2
Газзәгә бәйле яңалыклар.

🇲🇾Малайзия бүгеннән башлап Израилнең йөк корабларына үзенең портларына керүне тыя.

Бу адымга Куала-Лумпур Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүме аркасында барырга булган: Малайзия Израилне халыкара кануннарны бозуда гаепли, Израил фәләстиннәрне "вәхшиләрчә юк итә" ди.

🇿🇦Көньяк Африка Республикасы исә Израилне Халыкара Җинаять Мәхкәмәсенә бирер өчен барлык документларны әзерләп бетергән. Әлеге дәүләтнең президенты Матамела Сирил Рамафоса Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышын геноцид дип атады.

Израилнең Газзә сызыгына ясаган һөҗүмнәре аркасында ике айда якынча 19,6 мең кеше үтерелгән.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 19,6 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
👍13😢3💩1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Лениногорски районыннан Илсур Хәсәншин һәлак булган.

Ул сугышка быел 23 августта контракт төзеп киткән. 23 ноябрьдә һәлак булган. Аны туган авылы Сугышлыда җирләгәннәр.

Илсурга 36 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 823 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 13е — Лениногорски районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 665нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🕊8👍4👎1
Кемерово өлкәсендә террорчылыкка чакыруда гаепләп 60 яшьлек Ленард Вәлиевны 360 мең сум штрафка тартканнар

Ул мобилизацияләнүчеләрне үзләренә бирелгән коралны "хакимиятне бәреп төшерү" өчен кулланырга чакырып социаль челтәрдә берничә пост язган булган.

Вәлиев элек Навальный штаблары тарафыннан оештырылган каршылык акцияләрендә дә катнашкан.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13
Быел Казанда Яңа ел төнендә салют булмаячак

Салютны Казанның бары дүрт урынында кешеләр үз ихтыяры белән ясый алачак.

Шул ук вакытта быел "Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел тамашасы үткәрүгә бюджеттан 2,8 миллион сум тотачаклар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍15😱2
Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның Коръән китабын тартып алган. Хамроев төрмәгә бу көннәрдә китерелгән.

Быел майда хөкем ителгән Хамроев 14 елның өч елын – төрмәдә, ә калган өлешен кырыс шартлы колониядә үткәрергә тиеш булачак.

@azatliqradiosi
🤬12🙏1
Көн язмасы: Русиянең Украинадагы сугышында кырымтатарлар ике яклап кырыла

Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар халкына зур зыян сала.

▪️2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация башлангач, оккупацияләнгән Кырымда дистәләрчә мең кешенең мобилизацияләнгәне турында Украина президентының Кырым Автономияле Республикасындагы вәкиле Тамила Ташева сөйләде. Ул Кырымнан ир-атларны мобилизацияләү турында статистиканың "ябык мәгълүмат" булуын ассызыклады. Без контракт һәм мобилизация нигезендә хәрби хезмәтне аерым карыйбыз ди ул. Аның сүзләренчә, 2014 елдан бирле Кырымнан 40 меңгә якын ир-ат мобилизацияләнгән.

👉Төп сайтта
👉Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
🤬11👍3❤2🔥1😱1
Германия баш прокуратурасы 720 миллион евродан артык туңдырылган Русия байлыкларын конфискацияләү өчен Майндагы Франкфурт югары мәхкәмәсенә шикаять тапшырды. Сүз Мәскәү фонд биржасының кечерәк бүлегенең милеге турында бара.

Әгәр дәгъва канәгатьләндерелсә, акча федераль бюджетка җибәреләчәк.

Июнь аенда Европа берлеге туңдырылган Русия активларын кануни рәвештә конфискацияләү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясады.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡1
Самардагы үзәк хәрби бүлге мәхкәмәсе Казан активисты Андрей Бояршиновны сак астында калдыруны 2024 елның 27 мартына кадәр озайтты.

Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист.

2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый. Хәзер аңа карата мәхкәмә бара.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
🤬10💔2👍1🎉1🙏1
🔖 Азатлык архивыннан Нури Арыслан иҗаты турында тапшыру тыңлыйк ⤵️

1981
елда совет режимы тарафыннан Кырымнан кырымтатарларын сөреп чыгарылуына 37 ел булган. Бу уңайдан Азатлык мөдире Гариф Солтан татар шагыйре Нури Арысланның "Диңгез ярында" дип аталган шигырен тәкъдим итә. Аның сәнгатьчә фикере кырымтатар язмышын чагылдыра кебек, ди ул.

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
👍6❤2🔥2
Башкортстанда Фаил Алсыновка теләктәшлек белдереп мәхкәмәгә килүчеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды

Алар республика башлыгы Радий Хәбировтан зарланды һәм активистны эзәрлекләүне туктатуны таләп итте.

Бүгенге мәхкәмә утырышында Алсынов адвокаты эшне караучы хөкемдар Элина Таһирова һәм бөтен хөкемдарлар корпусын хөкем процессыннан алу турында мөрәҗәгать тапшырды, шулай ук әлеге эшне карар өчен башка төбәк мәхкәмәсен билгеләүне сорады, адвокат активист өстеннән әләк язган төбәк башлыгы Хәбиров Башкортстан хөкемдарларына басым ясарга мөмкин дип саный. Ләкин барлык мөрәҗәгатьләр кире кагылды.

@azatliqradiosi
😁8😢3👍2🤡2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген — 21 декабрь. Сугышның 666нчы көне. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

❶ Украин хакерлары "Росводоканал"ның компьютер системын ватып, эчке документ әйләнешен юк иткән, дип белдерә "Украинская правда" чыганаклары. Урланган мәгълүмат базасы хәзер Украина иминлек хезмәте (СБУ) кулында диелә. Басма моны Украинаның иң эре мобиль операторы "Киевстар"га күптән түгел булган хакер һөҗүме өчен үч алу дип атый.

❷ Русия армиясендә хәрбиләр саны контрактчылар хисабына 1,5 млн кешегә кадәр артачак, ди Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов. Аның сүзләренчә, өстәмә 350 мең кешене җыю өчен мобилизация кирәк булмаячак. 

❸ Русиянең Федераль салым хезмәте (ФНС) халыктан икенче паспортлары һәм чит илдә яшәү рөхсәтләре турында сораша башлаган. Салым киңәшчеләре "Ведомости" басмасына әйтүенчә, аларның клиентларыннан шулай ук Русиядән читтә уздырылган көннәр саны һәм дә чит ил банкларындагы валюта операцияләре турында мәгълүмат сораганнар.

❹ КПРФ президентлыкка Дума депутаты Николай Харитоновны тәкъдим итәргә булган, дип хәбәр итә РИА Новости һәм РБК. 23 декабрь фирканең корылтаенда бу хакта рәсми игълан ителәчәк диелә. 2004 елгы президент сайлауда Харитонов 14% чамасы тавыш җыйган иде.

❺ ХӘМӘС төркеме Газә сызыгында бер атнага ут туктату барәбәренә 40 тотыкны азат итүдән баш тарткан. Wall Street Journal мәгълүматына күрә, Катарда үткән сөйләшүләрдә сугышчыларның җитәкчеләре Мисыр арадашчыларына башта Израил анклавтан гаскәрен чыгарырга һәм барлык Фәләстин тотыкларын азат итәргә тиеш дип белдергән.

❻ Бүген М12 юлының Мәскәү-Казан өлешендә хәрәкәт ачыла. Рәсми тантанада Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматны Мәскәү Кремле һәм Татарстан президентының матбугат хезмәте раслады.

Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән булыгыз! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган хәбәрләр җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5✍1❤1🔥1
Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгәннәрне алыштыруны "максатка ярашсыз" дип саный

Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгән хәрбиләрнең хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүдән баш тарткан һәм аларның сугыш тәмамланганчы хезмәттә булачагын белдергән. Бу хакта министрлыкның Петербур депутаты Борис Вишневскийга биргән җавабында әйтелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Вишневскийга мөрәҗәгать иткәннән соң, ул саклану министры Сергей Шойгу исеменә рәсми хат юллаган. Хатыннар канунга үзгәрешләр кертүне һәм мобилизация нигезендә хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүне сораган.

Министрлык "мобилизациягә чакырылган хәрбиләрнең хезмәт итү вакыты президент фәрманы нигезендә өлешчә мобилизация беткәннән соң тәмамлана"дигән җавап кайтарган.

▪️Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның сентябрендә башланды. Октябрь ахырында президент Путин аны тәмамлау турында белдерде, әмма мобилизацияне туктату турында фәрманга кул куймады, бу кирәк түгел дип белдерде.

▪️Хокук яклаучылар фәрманның булмавы хакимиятләргә мобилизацияләнгәннәрне хәрби хезмәттән җибәрмәскә мөмкинлек бирә дип саный.

@azatliqradiosi
🤬4👍2🖕1