Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгәннәрне алыштыруны "максатка ярашсыз" дип саный
Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгән хәрбиләрнең хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүдән баш тарткан һәм аларның сугыш тәмамланганчы хезмәттә булачагын белдергән. Бу хакта министрлыкның Петербур депутаты Борис Вишневскийга биргән җавабында әйтелә.
Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Вишневскийга мөрәҗәгать иткәннән соң, ул саклану министры Сергей Шойгу исеменә рәсми хат юллаган. Хатыннар канунга үзгәрешләр кертүне һәм мобилизация нигезендә хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүне сораган.
Министрлык "мобилизациягә чакырылган хәрбиләрнең хезмәт итү вакыты президент фәрманы нигезендә өлешчә мобилизация беткәннән соң тәмамлана"дигән җавап кайтарган.
▪️Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның сентябрендә башланды. Октябрь ахырында президент Путин аны тәмамлау турында белдерде, әмма мобилизацияне туктату турында фәрманга кул куймады, бу кирәк түгел дип белдерде.
▪️Хокук яклаучылар фәрманның булмавы хакимиятләргә мобилизацияләнгәннәрне хәрби хезмәттән җибәрмәскә мөмкинлек бирә дип саный.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгәннәрне алыштыруны "максатка ярашсыз" дип саный
Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең хезмәт итү вакытын бер ел белән чикләүне аларның туганнары таләп итә.
🤬4👍2🖕1
⚡️Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә ике катлы йортта газ шартлаган
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, дүрт кеше зыян күргән, берсе авыр хәлдә.
"Бизнес Online" басмасы шаһитларга таянып хәбәр итүенчә, җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин.
Шартлау Үзәк урамдагы 7нче йортта булган. Килгән сурәтләргә караганда, шартлау йортның икенче катында булган. Кимендә өч-дүрт фатирга зыян килгән диелә.
#Татарстан

Telegram
На видео видно
В поселке Осиново в Зеленодольском районе произошел взрыв в многоквартирном доме – под завалами могут быть люди, сообщают очевидцы.
Предварительно, речь идет об улице Центральная, 7. Судя по кадрам, взрыв произошел на последнем этаже дома. Повреждены как…

😢9
Русиянең салым хезмәте (ФСН) русияләрнең икенче ватандашлыгы турында мәгълүмат җыя башлаган
Бу хакта юристларга һәм салым киңәшчеләренә сылтанып "Ведомости" басмасы хәбәр итә. Аларның клиентлары күптән түгел 2022 ел өчен мәгълүмат бирүне сорап ФНС анкеталары алган.
Яңа анкеталарында гадәттәгедән киңрәк мәгълүмат сорала. Чит ил ватандашлыгы һәм ВНЖ турында мәгълүмат белән салым хезмәтләре элек кызыксынмый иде, дип яза басма.
Белгечләр фикеренчә, мондый мәгълүмат Федераль салым хезмәтенә декларацияләнмәгән чит ил хисапларын ачыкларга ярдәм итә ала.
ФНС инспекторлары чит ил паспортының барлык битләренең күчермәләрен, башка ил ватандашлыгы яки ВНЖ булуын раслаучы документларның күчермәләрен, чит ил банкларыннан белешмә һәм башка документлар бирүне сорый.
❓Сезгә дә мондый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булмадымы әле?

🤬5👍1
Горурлыкмы, хурлыкмы? Украина сугышы татар тарихына ничек язылыр
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип атады. Бу хакта ул 20 декабрь Дөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында әйтте.
Тарихчылар һәм сәясәтчеләр моның белән килешми. Алар бу сугышны хурлык дип бәяли.
❓Сезгә кайсысы якынрак — Шәйхразиев фикереме, тарихчылар фикереме?
👉Төп сайт
👉Көзге сайт

— Русиянең Украинага каршы сугышында беркемгә бернинди файда һәм татарларга горурланыр өчен сәбәп күрмим. Татарстандагы түрәләр сугышны мактарга мәҗбүр. Мин моны аңлыйм, әмма моның белән горурлана алмыйм. Бу бик ялгыш позиция, — ди тарихчы Юлай Шамилоглы.
— Татарларга бу гаделсез сугышта катнашу бернинди дан китермәячәк, киресенчә, хурлык кына булачак. Без болай да изелгән халык, телебез бетеп бара, дәүләтчелегебез юк дәрәҗәсендә, генофонд кырыла, сугыштан кайтканнары психологик яктан зәгыйфь. Алар үз иле өчен түгел, урыс һәм Путин империясе өчен гомерен бирә. Бу сугыш татар тарихында кара сәхифә булып кереп калачак, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин.
❓Сезгә кайсысы якынрак — Шәйхразиев фикереме, тарихчылар фикереме?
👉Төп сайт
👉Көзге сайт
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Горурлыкмы, хурлыкмы? Украина сугышы татар тарихына ничек язылыр
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип атады. Бу хакта ул 20 декабрь Дөнья татар конгрессында узган еллык матбугат очрашуында әйтте. Тарихчылар һәм сәясәтчеләр моның белән…
👎14🔥4👍2🌚1🍌1💊1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган
Путин режимы башлаган сугышта Кукмара егете Илназ Гайфиев һәлак булган.
Сугышка узган елның 27 сентябрендә мобилизациягә эләгеп киткән. Танк дивизиясендә хезмәт иткән. Быел октябрьдә Купянски тирәсендә һәлак булган.
Илназга нибары 26 яшь булган.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 843 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 19ы — Кукмара районыннан. Cаннар зуррак та була ала, хакимият үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 21 декабрь, сугышның 666нчы көне.

"Абыйсы Ильяс белән бик дуслар иде, хуҗалыкта гел ярдәмче булдылар, Илназ баянда уйный, абыйсы бии иде" дип искә ала әниләре Гөлнур ханым.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 843 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 19ы — Кукмара районыннан. Cаннар зуррак та була ала, хакимият үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 21 декабрь, сугышның 666нчы көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🕊6🤬3👍1💔1
Путин русияләрне хәрби комиссариатка чакырмый гына исәпкә алырга кушты
Русия президенты Владимир Путин Саклану министрлыгына 2024 елның көзге чакырылышын электрон реестр кулланып уздырырга кушты.
Элегрәк хакимиятләр электрон реестр 2025 елсыз тулы күләмдә эшли башламас дип белдергән иде.
Саклану министрлыгы русияләрне хәрби исәпкә алу яки аннан төшерүне комиссариатка чакырмый гына башкарырга тиеш булачак. Моннан тыш, повесткалар электрон формада җибәрелергә, ә гражданнар реестрда шәхси кабинетка керү мөмкинлеген алырга тиеш булачак.
▪️14 апрельдә Путин армиягә чакыру һәм хәрби исәп системын үзгәртүче канунга кул куйды. Канун нигезендә, повестка заказлы хаты белән, электрон рәвештә "Госуслуги" порталы аша "һәм МФЦ үзәкләре аша килергә мөмкин.
▪️Повестканың электрон күчермәсе "Госуслуги" порталында шәхси кабинетта урнаштырылганнан соң, ул тапшырылган саналачак. Бу очракта кешегә хәрби комиссариатка килеп күренмичә илдән чыгу тыелган булачак.

🤬5
Казан белән Мәскәү арасындагы М-12 юлы ачык дип игълан ителде.
Хәзер Татарстан белән Русия башкалалары арасында юлны 6,5 сәгатьтә узарга мөмкин.
Мәскәүдән Казанга кадәр әлеге яңа юлдан бару бәясе — 4481 сум, ә Түбән Новгородка кадәр 1600 сум тәшкил итә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзер Татарстан белән Русия башкалалары арасында юлны 6,5 сәгатьтә узарга мөмкин.
Мәскәүдән Казанга кадәр әлеге яңа юлдан бару бәясе — 4481 сум, ә Түбән Новгородка кадәр 1600 сум тәшкил итә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
❤6👍3✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны ФСБ акча туздырган өчен кулга алган, диелә. Янәсе эш Менделеевскида "Аммоний" заводы төзелеше белән бәйле. Сүз йөзләрчә миллион доллар турында бара. Ринат Ханбиковка 65 яшь. 1998 елда ул "Газпром…
Тикшерүчеләр Ринат Ханбиковны ике айга кулга алуны таләп итә.
Ул акча үзләштерүдә шикләнелә. Тикшерү Ринат Ханбиков "Аммоний" АҖ булдырган "Менделеевсказот" ҖЧҖнең топ-менеджерлары Фирдис Абдрахманов һәм Гүзәл Сәлимгәрәева белән берлектә җинаятьчел төркем төзегән дип саный. Төркемгә шулай ук Зөһрә Зыятдинова һәм Алла Куцакова кергән, диелә.
Тикшерү фикеренчә, 2013-2018 елларда бу кешеләр 246,4 млн сум урлаган.

🤔3
Газзәдәге хәлләр турында.
Газзә сызыгында хәзерге вакытта 36 сәламәтлек саклау оешмасының 9ы гына эшли. Алары да өлешчә генә. Ул хакта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерде.
Эшли торган хастаханәләрнең барысы да сызыкның көньягында урнашкан.
Газзә сызыгының төньягында урнашкан һәм моңарчы эшләп килгән әл-Әһли Гарәп хастаханәсе яңа пациентларны кабул итүне туктаткан.
Израил Газзәгә оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 20 меңгә җитеп килә. Аларның 7 меңләбе — балалар.

Фотоларда: Газзә сызыгыннан бүгенге күренешләр [Jack Guez / AFP фотолары]
@azatliqradiosi
🤬7😭1💊1
Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үскән.
Киләсе елларда финанслар тагын да артыр дип көтелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Киләсе елларда финанслар тагын да артыр дип көтелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5🤔1
⚡️Прага үзәгендә — атыш.
Карл университетының сәнгать факультеты бинасында атыш булган. Полиция һәлак булган һәм яраланган кешеләр бар, ди.
Журналистлар студентлар уку бүлмәләрендә бикләнеп утыра дип хәбәр итә. Эвакуацияләнергә мөмкинлеге булган студентларны коткарырга тырышалар, диелә.

😱6😢3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Прага үзәгендә — атыш. Карл университетының сәнгать факультеты бинасында атыш булган. Полиция һәлак булган һәм яраланган кешеләр бар, ди. Журналистлар студентлар уку бүлмәләрендә бикләнеп утыра дип хәбәр итә. Эвакуацияләнергә мөмкинлеге булган студентларны…
🇨🇿 Чехия полициясе атышны оештырган кеше юк ителде дип хәбәр итте.
Атыш булган җирдә берничә кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган, диләр.
@azatliqradiosi
Атыш булган җирдә берничә кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган, диләр.
@azatliqradiosi
😢3🕊3👍1👏1🫡1
Татарстан мөфтие 2024 елны хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итте.
Шулай ук мөфтият Украина сугышында катнашучыларга ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшне көчәйтергә җыена.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шулай ук мөфтият Украина сугышында катнашучыларга ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшне көчәйтергә җыена.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮9😁7👍3❤1💩1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇨🇿 Чехия полициясе атышны оештырган кеше юк ителде дип хәбәр итте. Атыш булган җирдә берничә кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган, диләр. @azatliqradiosi
Прагадагы атыш нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган.
Атышны оештырган ир-ат үтерелгән, дип хәбәр итә коткару хезмәте.
@azatliqradiosi
Атышны оештырган ир-ат үтерелгән, дип хәбәр итә коткару хезмәте.
@azatliqradiosi
😱4👍1🤬1
👍🏼 Азатлык Радиосының WhatsApp каналына рәхим итегез! Хәзер иң мөһим һәм иң кызыклы хәбәрләрне, видеоларны, аудиоларны WhatsAppтан да күзәтеп бара аласыз. Безгә кушылыгыз!
Менә туры сылтама: https://whatsapp.com/channel/0029VaBD0kgLdQedmUY2BA2M
P.S. Русиядә WhatsApp каналлары эшләми. WhatsAppтагы каналга Русия номерына теркәлмәгән WhatsAppта гына кушылырга мөмкин. ☝🏼

WhatsApp.com
Азатлык Радиосы
WhatsApp Channel Invite
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прагадагы атыш нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган. Атышны оештырган ир-ат үтерелгән, дип хәбәр итә коткару хезмәте. @azatliqradiosi
Прагадагы атыш нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны — 15.
Ул хакта Чехия полициясе башлыгы хәбәр итте.
@azatliqradiosi
Ул хакта Чехия полициясе башлыгы хәбәр итте.
@azatliqradiosi
😢7
Мәскәүдәге мәхкәмә Михаил Абызовны 12 елга хөкем итте.
"Ачык хөкүмәт" өчен җаваплы булган элекке министр кырыс тәртипле колониядә утырачак. Ул җинаятьчел төркем белән бергә акча урлауда гаепле дип танылды.
2012-2018 елларда Абызов Русия хөкүмәтендә "Ачык хөкүмәт" эшен координацияләү өчен җаваплы булды.
ФСБ аны 2019 елда Внуково һава аланында тоткарлады. Абызов ул вакытта инде чит илдә яши иде, Русиягә туган көненә дип кайткан иде.

👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прагадагы атыш нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны — 15. Ул хакта Чехия полициясе башлыгы хәбәр итте. @azatliqradiosi
Прагадагы атышны 24 яшьлек студент Давид Козак оештырган, диелә.
Башта ул Прагадан 30 км ераклыктагы Кладно шәһәрендә бер ир-атны үтергән, соңыннан Прагага килеп университеттагы кешеләргә ата башлаган. Үзе фәлсәфә факультетында укыган.
Ул бу гамәлләрне ни өчен кылган — ул хакта әлегә бернинди мәгълүмат юк.
Атыш аркасында 15 кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган.

🤬8