Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прагадагы атышны 24 яшьлек студент Давид Козак оештырган, диелә. Башта ул Прагадан 30 км ераклыктагы Кладно шәһәрендә бер ир-атны үтергән, соңыннан Прагага килеп университеттагы кешеләргә ата башлаган. Үзе фәлсәфә факультетында укыган. Ул бу гамәлләрне…
Кайбер медиалар Прагада атыш оештырган ир-егет Илназ Галәвиев гамәлләреннән илһамланган дип яза.

Бүген Прагада 15 кешене атып үтергән ир-ат янәсе урыс телендә Telegram-канал алып барган: ул бу каналда 2021 елда Казандагы гимназиядә атыш оештырып 9 кешене үтергән Илназ Галәвиев һәм 2023 елда Брянскидагы мәктәпкә һөҗүм иткән Алина Афанаскинадан илһам алам дип язган.

Каналның чынмы, түгелме икәне расланмый. Давид Козак урыс телен кайдан белгән — монысы да билгеле түгел.

Чехия полициясе башлыгы Мартин Вондрашек бүгенге атышны оештырган Козак "күптән түгел Русиядә булган шушындый һөҗүмнән" илһам алган, дип белдерде.

@azatliqradiosi
🤔8😁3❤1👍1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ хакимиятләре Русиянең туңдырылган активларын Украинага тапшыру әлегә иртәрәк дип белдерде. The New York Times газеты чыганакларына сылтанып Вашингтон үзенең партнерлары белән Мәскәү активларын Киевка ярдәмгә җибәрү турында сөйләшүләр башлаган дип язып чыккан иде.

🔹Прага үзәгендәге кичәге атыш аркасында Чехиядә 23 декабрь матәм көне дип игълан ителгән. Атыш кичә көндез булган.

🔹Актанышта 612 йортлык өр-яңа микрорайон төзеләчәк.

🔹Төнлә Русия гаскәрләре пилотсыз очкычлар белән Киевка һөҗүм иткән, дип белдерә Украина ягы. Бер күп катлы йортка зыян килгән, ике кеше яраланган, ди шәһәр мэры Виталий Кличко. РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 667нче көне.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥3✍1👍1🎉1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Кайбыч районыннан Руслан Биканачев һәлак булган.

Ул сугышка узган елның 22 октябрендә мобилизация аркасында киткән. Бу атнада аны Олы Кайбыч зиратында җирләгәннәр.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 845 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 9ы — Кайбыч районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 667нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4👍3💔2👏1🤮1🕊1
Башкорт активисты Рамилә Сәетова 5 ел төрмәгә хөкем ителде.

Ул гомуми тәртипле колониядә утырачак.

Уфаның Киров район мәхкәмәсе Сәетованы яздырган видеосы өчен хөкем итте. Әлеге видеода ул мобилизациягә эләккән ир-атларны Украинага кеше үтерергә бармыйча өйләренә кайтырга өндәгән иде.

Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢16🤬7🤷‍♂1
Искәндәр Сираҗига тентү вакытында алынган телефон һәм компьютерларын кайтарганнар.

Әмма Алсу Кормаш эшендә минем статус һаман билгеле түгел, ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9❤5🔥2🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тикшерүчеләр Ринат Ханбиковны ике айга кулга алуны таләп итә. Ул акча үзләштерүдә шикләнелә. Тикшерү Ринат Ханбиков "Аммоний" АҖ булдырган "Менделеевсказот" ҖЧҖнең топ-менеджерлары Фирдис Абдрахманов һәм Гүзәл Сәлимгәрәева белән берлектә җинаятьчел төркем…
Мәскәүдәге мәхкәмә "Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны 2 айга изоляторга җибәрде.

Ул СИЗОда кимендә 19 февральгә кадәр утырачак.

Сүз уңаеннан, Финляндиядә яшәүче татар Раиф Низаметдин Азатлыкның Ханбиков турындагы хәбәренә менә мондый фикер калдырган иде:

"Бу кеше урлаучы түгел! Ул — тугры, принципиаль һәм намуслы кеше. Ул Татарстанда "Аммоний" заводын төзеде. Олигархлар заводны аның кулыннан тартып алды. Ринат Ханбиков каршы чыккач, аңарга каршы тикшерүләр башланды. Әгәр дә Ханбиков шулкадәр акча урлаган булса, нигә ул башкалар кебек акчалары белән чит илгә күчмәде?"

Мондый фикер турында ни уйлыйсыз?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔6🔥2
Газзәдәге хәлләр турында.

Газзә сызыгындагы 576 меңнән артык кешегә — анда яшәүче халыкның дүрттән бер өлешенә — коточкыч ачлык яный. Ул хакта БМО белдерә.

Шул ук вакытта Израил Газзәгә һөҗүмнәрен дәвам итә: шул исәптән качаклар яши торган Нусәйрат лагерена да һөҗүм оештырылган.

Израилнең фәләстиннәргә каршы башлаган сугыш гамәлләре аркасында инде кимендә 20 меңләп кеше үтерелгән.

Бу атнада Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ассамблеясе Фәләстин халкының үзбилгеләнүенә хокукы бармы дигән сорауны тавышка куйган иде. Дөньяның 172 дәүләте фәләстиннәрнең мондый хокукы бар дип тавыш бирде. 4 дәүләт мондый хокуклары юк дип саный: алар — Израил, АКШ, Науру һәм Микронезия. Тагын 10 дәүләт тавыш бирүдән баш тартты: алар — Камерун, Гватемала, Кирибати, Палау, Папуа Яңа Гвинея, Парагвай, Көньяк Судан, Того, Тонга һәм Тувалу.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 20 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1140 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
😢6💔3🤮1
❗️Исегезгә төшерәбез, Азатлык радиосы татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый

Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченчедә — башкорт активисты Фаил Алсынов.

Тавышыгызны монда бирә аласыз.

@azatliqradiosi
❤5🤮1
Рәсми: Татарстан сырхауханәләрендә хәл киеренке

Татарстан сырхауханәләре артыгыннан күбрәк эшләргә мәҗбүр. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

"Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системында ОРВИ сәбәпле киеренке хәл күзәтелә. Сырхауханә һәм хастаханәләргә мөрәҗәгать итү, ашыгыч ярдәм чакыру бермә-бер артты. Хәзер сырхауханәләр артыгыннан күбрәк эшли. Без аерым районнарда сырхауханәләрнең эш вакытын арттырабыз", диде ул.


Әмма кайсы районнарда хәл катлаулы булуы әйтелмәде.

Шулай ук түрә 37 дәрәҗә температура белән авырган вакытта өйгә табиб чакырмаска чакырды.

▪️Роспотребназорның Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, cентябрь башыннан республикада грипп йоктыручылар саны 3 631 кешегә җиткән.

▪️Хәзерге вакытта авыручыларның күпчелеге грипп "А" белән авырый. Яңа елдан соң грипп "В" таралыр дип көтелә.

▪️Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 28 меңнән артып киткән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢3👍2😁1
Украина татарлары: Сугыш шартларына җайлашу елы булды

2023 ел тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Узып баручы елга йомгак ясар вакыт та җитте. Гадәттәгечә, без аны сезнең белән бергә ясыйбыз, хөрмәтле укучылар.

Украинада яшәүче татарлар өчен бу ел нинди булды, Путин башлаган сугыш шартларында яшәргә мәҗбүр милләттәшләребез ничек көн күрә?

Азатлык ел дәвамында һәм аеруча соңгы көннәрдә шактый һөҗүмнәргә дучар булган Одесса һәм Киевтагы татарлар белән сөйләште.

35 яшьлек IT белгече Рөстәм Әхмәтов гаиләсе белән Одессада яши. Алар хатыны белән дүрт бала үстерә. Украинага Русиядән 2016 елда килеп төпләнгәннәр. Тумышы белән Татарстанның Әлмәт шәһәреннән.

Даими сугыш хәле, әмма, кешеләр шул шартларда да яшәргә ияләнде, үзен тотарга өйрәнде, халыкның күңеле җиңүгә төбәлгән, ди ул.

— Бу сугышта Татарстанның позициясенә аптырыйм. Татарстан халкы үзе дә басып алынган халык. Татарстан халкы империячел Русия режимының канлы казанышларында катнашмаска тиеш, ди ул.


Киевта яшәүче Зөлфирә Бойко 2023 ел бераз тынычрак ел булды дип бәяли.

— Украина ягыннан һәлак булучылар өчен дә борчылам, шулай ук Татарстаннан да татар егетләре үлә. Мине гел бер сорау борчый: татарлар шул сугышка бармас өчен берәр җаен таба алмый микән? Алар сугышырга килмәсен иде. Гаиләләре ятим калмас иде. Кеше үтереп алган акчаның барыбыер бәрәкәте булмый, дип уфтана Зөлфирә ханым.


Язманы тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#2023_нәтиҗәләре
@azatliqradiosi
❤7👍1🌚1
Русиядә тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрәләр. Нәтиҗәдә авыр җинаятьләр кылган дистәләрчә кеше хәзер иректә йөри. Кайберләре сугыштан кайтып яңа җинаятьләр кыла.

Шушы хәлләр турында күптән түгел Азатлыкта бер язма чыккан иде. Укымаган булсагыз, бүген шул язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.

Язманы тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5💊1
❗️2023 елда Русия Украинадагы сугышта узган елга караганда 1,5 тапкыр күбрәк хәрбиен югалткан

Бу хакта "Би-би-си" хәбәр итә, ул "Медиазона" һәм волонтерлар төркеме белән берлектә ачык чыганаклардан һәлак булганнарның исемлеген барлый.

Декабрь ахырына журналистлар Украинадагы сугышта һәлак булган 40 010 Русия хәрбиенең исемен ачыклаган. Шулардан 15 520 кеше — узган ел, ә кимендә 24 100 кеше — быел һәлак булган.

▪️"Би-би-си" үлүчеләрнең чын саны кимендә ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый, ягъни 80 меңнән артык кеше.

▪️"ЛНР" һәм "ДНР" төбәкләрендә һәлак булган 23 меңгә якын хәрбине кушып санаганда, Русия ягында үлүчеләрнең гомум саны 103 меңнән артык булырга мөмкин.

▪️Журналистлар бер үлүчегә ике яраланучы туры килүен ачыклаган. Шулай итеп, яралану сәбәпле сафтан чыгучылар саны 200 меңгә якын булырга мөмкин.

▪️Нәтиҗәдә, Русиянең гомум югалтулар саны 309 меңгә якын кеше тәшкил итәргә мөмкин диелә.

▪️Иң күп кешесен югалтка төбәкләр арасында Краснодар крае, Свердлау өлкәсе, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе.

Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2128 кеше һәлак булган. Шул исәптән, Татарстаннан — 845, Башкортстаннан — 1283. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләрнең чын санын яшерә.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6👍2❤1
📚Бүген — җомга, димәк, Азатлык сүзлегендә — яңа сүз!

Бүген ул — каза сүзе.

🌨 Бу көннәрдә, һава торышы сәбәпле, юлларда казалар күп, игътибарлы булыгыз, ипләп йөрегез. Ялларыгыз, бәйрәмнәрегез бәла-казасыз узсын!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍6❤2🙏1💘1