Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылган
Фотоларда түбәндәге кешеләрнең исемнәре күренә: Ильгиз Латыпов, Андрей Стрелков, Радик Хафизов, Айрат Хуснутдинов, Ильшат Зиялтдинов, Андрей Какаулин
Фото: Челны Вкурсе
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 852 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 668нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Бүген зиратка кердем һәм шаккаттым! Тагын 6 яңа кабер санадым. Мобилизацияләнгәннәр һәм хәрбиләр күмелгән урында. Куркыныч... Кәеф шундук төште, хәзер күңелдә чыршы да, Кыш бабай да түгел, ә бушлык" дип язалар Чаллы паблигында.
Фотоларда түбәндәге кешеләрнең исемнәре күренә: Ильгиз Латыпов, Андрей Стрелков, Радик Хафизов, Айрат Хуснутдинов, Ильшат Зиялтдинов, Андрей Какаулин
Фото: Челны Вкурсе
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 852 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 668нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2🔥2😢2🤮2🕊1
🇵🇱Көн язмасы: Польшада татарлар ничек яши
Польша белән Беларус чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган бер урында Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши.
Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше чамасы. Әмма елына бер тапкыр Крушиняны бөтен Польшаның игътибар үзәгендә була.
Биредә илдәге бердәнбер Сабантуе үтә, анда поляклар гына түгел, Эстония, Латвия, Литвада яшәүче татарлар да эләгергә тырыша.
Бу Сабантуе Идел буе татарларының "сабан бәйрәменнән" аерылып тора. Гадәттә аны җәйнең икенче яртысында үткәрәләр һәм бу очракта чәчү эшләренең бетү-бетмәве бернинди дә роль уйнамый.
Бүген сезне Польша татарлары белән якыннан таныштырырга булдык. Ял көнне иркенләп укыр өчен махсус репортаж тәкъдим итәбез.
👉 Төп сайт
👉 Көзге сайт

Азатлык Радиосы
Дөнья читендә. Польшада татарлар ничек яши
Польшаның Беларус белән чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше генә. Тик елына кимендә бер тапкыр (гадәттә июль ахырында) Крушиняны бөтен Польшаның игътибар…
👍9❤4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇵🇱Көн язмасы: Польшада татарлар ничек яши Польша белән Беларус чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган бер урында Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше чамасы. Әмма елына бер тапкыр Крушиняны…
📷 Польша татарлары тормышыннан матур фотолар да карап узыйк!
Күбрәк фото безнең сайтта. Сезгә махсус галереялар әзерләдек:
📷 Польша татарлары [көзге сайт]
📷 Крушиняны авылы [көзге сайт]
📷 Крушиняны мәчете [көзге сайт]
📷 Польша Сабантуе [көзге сайт]
📷 Тарихи реконструкция [көзге сайт]
📷 Мизар: Польша татарлары зираты [көзге сайт]
Крушиняны авылыннан махсус репортаж [көзге сайт]

🔥8❤3👍3👏1
Күптән түгел инициатив төркем тарафыннан Русия президент сайлауларына тәкъдим ителгән Екатерина Дунцовага аяк чалалар.
Бүген Русия үзәк сайлау аны киләсе елга узачак президент сайлауларында катнаштырмаска булды.
Дунцова командасы биргән документларда 100дән артык хата бар дигәннәр. Дунцова командасы барлык документларның да кануни нигездә бирелүен әйтә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
Ничек уйлыйсыз, Дунцова сайлауда җиңә алыр идеме?

Русия үзәк сайлау комиссиясе Екатерина Дунцованы 2024нче елда узачак президент сайлауларына намзәт буларак теркәмәгән
Русия үзәк сайлау комиссиясе Екатерина Дунцова командасы биргән документларда 100дән артык хата тапканын хәбәр итте.
😁8🤔4👍2🤷♂1🌚1
Мәскәү мөфтие Анар Рамазанов «Российский общенародный союз» (РОС) партиясенннән Русия президентлыгына намзәтләр исемлегенә кертелде.
Бу хакта партия лидеры Сергей Бабуринга сылтама белән RTVI телеканалы хәбәр итә.
Рамазанов -"Кәүсәр" исемле Чертаново районы мөселманнарының дини оешмасы башлыгы.
Русиядә мөселманны президент итеп сайларга мөмкиннәрме?

😁8🤔2🤡1🌚1
Русиядә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда процент ягыннан саны иң нык арткан милләт булып урыслар санала.
2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, аларның саны 73 405 кешегә күбәйгән.
Башка милләт вәкилләренең саны имегән.
Ни өчен дип уйлыйсыз?

🤷♂2👎2🔥1💩1
Кичен сезгә фильм карарга тәкъдим итәбез.
Бүген Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров "Исәнмесез?" фильмын YouTube-ка чыгарды. Моны ул Русиянең киң прокатына чыга алмау белән аңлатты.
"Мин бу картинама бик дулкынланып карыйм, мөгаен, ул шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Никадәр генә сөйләшүләр алып барылса да, без фильмны Русиянең киң прокатына чыгара алмадык, югыйсә ул күрсәтелгән күп шәһәрләрдә уңышлы үтте. Буш заллар юк иде һәм фильмны караганнан соң битараф калучылар булмады", дип язды ул үзенең Вконтакте челтәрендәге битендә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍5❤2🙏2
Кичә куәт оешмалары вәкилләре Екатеринбур мәчетендә чираттагы рейд уздырган. Алар җомга намазына килгән мөселманнарның документларын тикшергән. Бу хакта Islamnews яза.
Әле бер ай элек кенә куәт оешмалары вәкилләре шулай ук мәчеткә җомга намазы вакытында килеп тикшергән иде.
Күптән түгел Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырды. Аныңча, мондый рейдлар Русиянең ислам дөньясы белән якынаюына комачаулый. Тикшерү вакытында төшерелгән видеолар социаль челтәрләр аша тарала һәм Якын Көнчыгыш медиаларында да күрсәтелә. Кайбер очракларда бу Русиянең дәүләт сәясәте буларак бәяләнә, диде ул.

🤬15👍3🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 24 декабрь, якшәмбе. Әлегә булган яңалыклар мондый.
🔺Шимбә көнне, Херсонга ракетлар һөҗүме нәтиҗәсендә торак биналарга, газ челтәрләренә һәм медицина келәтләренә зыян килгән. Барлыгы җиде кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән бер бала. Бу хакта Херсон шәһәр хәрби хакимият башлыгы Роман Мрочко үз телеграм каналында язды. Өч кеше хастаханәгә салынган.
🔺"Яблоко" фиркасе Екатерина Дунцованы президентлыкка намзәт итеп күрсәтмәячәк. Бу хакта партия рәисе урынбасары Максим Круглов әйтте. Тверь өлкәсеннән Дунцова 23 декабрьдә президентлыкка намзәт булып теркәлә алмагач, "Яблоко"дан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.
🔺"Ватандашлар инициативасы" партиясе бертавыштан 60 яшьлек сәясәтче, элекке депутат Борис Надеждинны Русия президентлыгына намзәт итеп тәкъдим итте. Надеждин Украинада барган сугышка каршы чыга.
🔺Ригада билгесез кеше Би-Би-Си-ның урыс хезмәте журналистлары кичәсендә укуда кулланыла торган RGD-5кә охшаган граната ташлаган. Бу хакта “Осторожно, новости” яза. Кичә җирле барларның берсендә узган. Анда Би-Би-Си һәм Русиядән киткән кайбер башка медиа журналистлары да катнашкан. Төн уртасына якынлашканда билгесез кеше ишекне ачып кунакларның аякларына граната ыргыткан һәм качкан. Зыян күрүчеләр юк диелә.
🔺Русиягә Азәрбайҗаннан 306 мең данә (18 тонна) йомырка китерелгән. Бу хакта Россельхознадзор хәбәр итә. Моңа кадәр, 19 декабрьдә, инде Бакудан 600 меңнән артык йомырка кертелгән иде.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

👍4✍1🔥1
GAUGA музыкаль төркеме быел ун еллыгын билгеләде.
Ун ел эчендә төркем татарча альтернатив музыка фестивальләренең көтеп алынган кунагына әверелде.
Юбилей уңаеннан GAUGA җитәкчесе Оскар Юнысов белән ун ел эчендәге казанышлар, җанатарлар һәм хейтерлар хакында сөйләштек.
, диде ул.
Төп сайтта
Көзге сайтта

"Артка карасаң, ун ел элек булган хәлләрне генә түгел, биш ел элек булган хәлләргә дә икенче тормышта булган вакыйгалар дип карыйсың. Кайчак әз эш булдырылган дип уйлап куям, чөнки күп вакытым ялкаулыктан эшкә тапшырылмый калды. Уйлап карасаң, күп булдырганбыз кебек тоела. Дүрт альбом чыкты, бишенчесен маташтырабыз. Соңгысы "Афиша Daily" рейтингында 2023 елның беренче яртыеллыгында Русиянең иң яхшы рок альбомы исеменә лаек булды. Күп клиплар төшерелде. Соло концертлар уйналды төрле шәһәрләрдә. Оркестр белән дә концерт уздырдык"
, диде ул.
Төп сайтта
Көзге сайтта
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Булган хейтерлар да юкка чыкты". GAUGA төркеменә — 10 ел
GAUGA музыкаль төркеме быел ун еллыгын билгеләде. Ун ел эчендә төркем татарча альтернатив музыка фестивальләренең көтеп алынган кунагына әверелде. Юбилей уңаеннан GAUGA җитәкчесе Оскар Юнысов белән ун елдагы казанышлар, җанатарлар һәм хейтерлар хакында сөйләштек.
❤6🔥3👍1