Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән. Ул Азатлыкка шушы проектның үзенчәлекләре турында сөйләде.
❤9👍1
Бу Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы татар мәктәбе укучылары.
Узган ялларда алар Мәскәүдә яшәүче иҗатчылар катнашында концерт куйды.
Мәктәптә утыздан артык милләт баласы укый. Былтыр мәктәп ачылуга 25 ел тулды.
Фотолар Мәскәү, нихәл телеграм каналыннан.
@azatliqradiosi

👍12❤10🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇵🇱Көн язмасы: Польшада татарлар ничек яши Польша белән Беларус чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган бер урында Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше чамасы. Әмма елына бер тапкыр Крушиняны…
Бүгенге көндә Германия, Польша, Литва һәм башка Европа илләре архивларында татар тарихына караган меңләгән тикшерелмәгән материал саклана.
Моннан берничә ел элек Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Европа белән татар бәйләнеше тарихын тасвирлаучы уникаль күргәзмә узган иде. Шул чарада тарихчыларның сөйләгәне бүген дә актуаль. Укып чыгыгыз әле.

Азатлык Радиосы
"Европага татарлар берничә гасыр элек килгән"
Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Европа белән татар бәйләнеше тарихын тасвирлаучы уникаль күргәзмә ачылды.
❤11👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 25 декабрь, дүшәмбе. 2023 елның соңгы атнасына кердек. Әлегә булган яңалыклар мондый.
📌Кичә кич Белградта парламент сайлаулары нәтиҗәләрен юкка чыгаруны таләп иткән протестчылар шәһәр хакимияте бинасы эченә узмакчы булды. Тәртипсезлекләр башланды. 40лап кеше тоткарланды. Рәсми мәгълүматлар күрә, сайлауда хакимияттәге Александр Вучичның "Сербия прогрессив партиясе" җиңде. "Сербия золымга каршы" оппозиция блогы тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын әйтә.
📌Украинага тагын өч баланы кайтарганнар. Элегрәк Русия хакимияте аларны басып алган җирләрдән үзләренә алып чыккан булган. Бу хакта Save Ukraine хәйрия фонды хәбәр итте.
📌Инициатив төркем ФСБның запастагы полковнигы, Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе Игорь Стрелковны (Гиркин) Русия президенты сайлавына намзәт итеп чыгарды. Очрашу кичә узды. Имзаларны раслау өчен килергә тиеш булган нотариус килмәде. Стрелков экстремизмга чакыруда гаепләнеп тикшерү изоляторында утыра.
📌Русия тарафыннан басып алынган Горловкада төнлә шартлаулар булган. Телеграм каналлар чыгарган видеолардан күренгәнчә, «Галактика» (элекке «Эпицентр») сәүдә үзәге яна. Шулай ук "Строитель" районы утсыз калган.
📌Бурыч аркасында 5 миллионга якын русияле чит илгә чыга алмаячак. Бу хакта мәхкәмә приставлары хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

👍4✍1🥰1
Башкортостанның Баймак шәһәрендә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап узган чарадан соң, полиция активистларның өйләренә килеп кануни булмаган чараларда катнашырга ярамау турында кисәтүләр ясый башлаган.
Ишморза авылындагы шундый очрак турындагы видеоны Алсынов үзенең Вконтакте битендә урнаштырган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🤬4👍2
Инде бу атнада Азатлыкта татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе билгеле булачак.
Тагын берничә генә көн калды.
Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аласыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин. Шулай ук монда да тавыш биреп була.
@azatliqradiosi
Тагын берничә генә көн калды.
Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аласыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин. Шулай ук монда да тавыш биреп була.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез!
2023 ел да азагына якынлаша. Быел татар-башкорт дөньясында исеме иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес дип кемне атар идегез? Сезне тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз, үз тәкъдимнәрегезне дә көтәбез.
❤2🔥2🤡1
Тел активистлары популяр Duolingo кушымтасына татар телен дә өстәүне сорап петиция булдырган.
Ярты көн эчендә мөрәҗәгать астында меңнән артык имза барлыкка килде.
Хат авторлары “сезнең кушымта безгә татар телендә сөйләшүчеләр санын киметү проблемына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, алай гына да түгел, бу мәсьәләне хәл итәргә, Duolingo кулланучыларның зур даирәсенә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк”, дип яза. Алар Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең саны соңгы ике җанисәп арасындагы 11 елда чиреккә, яки 1 миллионнан артык кешегә кимегәнен искә ала.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Ярты көн эчендә мөрәҗәгать астында меңнән артык имза барлыкка килде.
Хат авторлары “сезнең кушымта безгә татар телендә сөйләшүчеләр санын киметү проблемына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, алай гына да түгел, бу мәсьәләне хәл итәргә, Duolingo кулланучыларның зур даирәсенә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк”, дип яза. Алар Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең саны соңгы ике җанисәп арасындагы 11 елда чиреккә, яки 1 миллионнан артык кешегә кимегәнен искә ала.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Тел активистлары популяр Duolingo кушымтасына татар телен дә өстәүне сорап петиция булдырды

❤17🔥4🌚1