Бу Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы татар мәктәбе укучылары.
Узган ялларда алар Мәскәүдә яшәүче иҗатчылар катнашында концерт куйды.
Мәктәптә утыздан артык милләт баласы укый. Былтыр мәктәп ачылуга 25 ел тулды.
Фотолар Мәскәү, нихәл телеграм каналыннан.
@azatliqradiosi

👍12❤10🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇵🇱Көн язмасы: Польшада татарлар ничек яши Польша белән Беларус чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган бер урында Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше чамасы. Әмма елына бер тапкыр Крушиняны…
Бүгенге көндә Германия, Польша, Литва һәм башка Европа илләре архивларында татар тарихына караган меңләгән тикшерелмәгән материал саклана.
Моннан берничә ел элек Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Европа белән татар бәйләнеше тарихын тасвирлаучы уникаль күргәзмә узган иде. Шул чарада тарихчыларның сөйләгәне бүген дә актуаль. Укып чыгыгыз әле.

Азатлык Радиосы
"Европага татарлар берничә гасыр элек килгән"
Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Европа белән татар бәйләнеше тарихын тасвирлаучы уникаль күргәзмә ачылды.
❤11👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 25 декабрь, дүшәмбе. 2023 елның соңгы атнасына кердек. Әлегә булган яңалыклар мондый.
📌Кичә кич Белградта парламент сайлаулары нәтиҗәләрен юкка чыгаруны таләп иткән протестчылар шәһәр хакимияте бинасы эченә узмакчы булды. Тәртипсезлекләр башланды. 40лап кеше тоткарланды. Рәсми мәгълүматлар күрә, сайлауда хакимияттәге Александр Вучичның "Сербия прогрессив партиясе" җиңде. "Сербия золымга каршы" оппозиция блогы тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын әйтә.
📌Украинага тагын өч баланы кайтарганнар. Элегрәк Русия хакимияте аларны басып алган җирләрдән үзләренә алып чыккан булган. Бу хакта Save Ukraine хәйрия фонды хәбәр итте.
📌Инициатив төркем ФСБның запастагы полковнигы, Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе Игорь Стрелковны (Гиркин) Русия президенты сайлавына намзәт итеп чыгарды. Очрашу кичә узды. Имзаларны раслау өчен килергә тиеш булган нотариус килмәде. Стрелков экстремизмга чакыруда гаепләнеп тикшерү изоляторында утыра.
📌Русия тарафыннан басып алынган Горловкада төнлә шартлаулар булган. Телеграм каналлар чыгарган видеолардан күренгәнчә, «Галактика» (элекке «Эпицентр») сәүдә үзәге яна. Шулай ук "Строитель" районы утсыз калган.
📌Бурыч аркасында 5 миллионга якын русияле чит илгә чыга алмаячак. Бу хакта мәхкәмә приставлары хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

👍4✍1🥰1
Башкортостанның Баймак шәһәрендә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап узган чарадан соң, полиция активистларның өйләренә килеп кануни булмаган чараларда катнашырга ярамау турында кисәтүләр ясый башлаган.
Ишморза авылындагы шундый очрак турындагы видеоны Алсынов үзенең Вконтакте битендә урнаштырган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🤬4👍2
Инде бу атнада Азатлыкта татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе билгеле булачак.
Тагын берничә генә көн калды.
Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аласыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин. Шулай ук монда да тавыш биреп була.
@azatliqradiosi
Тагын берничә генә көн калды.
Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аласыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин. Шулай ук монда да тавыш биреп була.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез!
2023 ел да азагына якынлаша. Быел татар-башкорт дөньясында исеме иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес дип кемне атар идегез? Сезне тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз, үз тәкъдимнәрегезне дә көтәбез.
❤2🔥2🤡1
Тел активистлары популяр Duolingo кушымтасына татар телен дә өстәүне сорап петиция булдырган.
Ярты көн эчендә мөрәҗәгать астында меңнән артык имза барлыкка килде.
Хат авторлары “сезнең кушымта безгә татар телендә сөйләшүчеләр санын киметү проблемына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, алай гына да түгел, бу мәсьәләне хәл итәргә, Duolingo кулланучыларның зур даирәсенә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк”, дип яза. Алар Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең саны соңгы ике җанисәп арасындагы 11 елда чиреккә, яки 1 миллионнан артык кешегә кимегәнен искә ала.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Ярты көн эчендә мөрәҗәгать астында меңнән артык имза барлыкка килде.
Хат авторлары “сезнең кушымта безгә татар телендә сөйләшүчеләр санын киметү проблемына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, алай гына да түгел, бу мәсьәләне хәл итәргә, Duolingo кулланучыларның зур даирәсенә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк”, дип яза. Алар Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең саны соңгы ике җанисәп арасындагы 11 елда чиреккә, яки 1 миллионнан артык кешегә кимегәнен искә ала.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Тел активистлары популяр Duolingo кушымтасына татар телен дә өстәүне сорап петиция булдырды
Ярты көн эчендә мөрәҗәгать астында меңнән артык имза барлыкка килде.
❤17🔥4🌚1
Украин балаларын елгада “батырырга” яки тереләй “яндырырга” кирәк дигән RT телеканалы урысча тапшыруларының элекке мөдире Антон Красовский хастаханәгә эләккән.
Kyiv Post үз чыганакларына таянып язуынча, аны агулаганнар.
Красовский хәбәр итүенчә, атна башында аның кинәт эче авырта башлаган һәм ул аңын югалткан. Хәзер инде хәле яхшырып килә.
▪️Узган ел 20 октябрьдә RT-дагы "Антонимы" исемле үз тапшыруында Красовский язучы Сергей Лукьяненко белән әңгәмә корды. Ул Украина җирләре Русия оккупациясендә дип санаучы украин балаларын елгада "батырырга" яки тереләй "яндырырга" кирәк дип белдерде. Шулай ук украиннарны атып үтерергә чакырды.
Russia Today телеканалы, украин балалары турындагы сүзләреннән соң, Красовский белән "хезмәттәшлекне туктатты".

😁6🤔2💩2
♦️Газзә белән Израил сугышы: яңа саннар.
▪️Израилнең Газз үзәгендәге Әл-Магази качаклар лагерена һөҗүмендә 70 кеше һәлак булган. Бу иң күп корбан китергән һөҗүмнәрнең берсе.
▪️Барлыгы 7нче октябрь башланган кораллы низаг нәтиҗәсендә, Газзә Сызыгында ким дигәндә 20424 кеше үлгән. Бу хакта ХАМАС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
▪️Шулай ук министрлык китергән мәгълүматларга күрә, 24 декабрьдә Газзә сызыгының көньягындагы Хан-Юниста ким дигәндә сигез кеше үтерелгән, алар арасында Фәләстиннең Кызыл Хач хастаханәсендә качып яткан 13 яшьлек бала да бар.
▪️Израил хәрбиләре хәбәр итүенчә, алар Газзә Сызыгында биш тотыкның мәетен тапкан. Кем булулары турында мәгълүмат китерелми.
▪️Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) белдерүенчә, Газзә Сызыгында сугыш башланганнан бирле барлыгы 156 Израил хәрбие һәлак булган.

💔5👍1
2024 елга Татарстанда һәм Башкортстанда яшәү минимумы арта.
Татарстанда ул бер кеше башына 13 мең 135 сум булачак.
Башкортстанда яңа елдан яшәү минимумы - 13 мең 753 сумны тәшкил итәчәк.
Сез бу акчага бер ай буе яши аласызмы?
Ә Мәскәүдә яшәү минимумы күпме икәнне беләсезме?

😁4👏2🤡2👍1
Көн язмасы: Сугышның икенче елы. Үлүчеләр саны арта. Сугыш яшәү рәвешенә әйләнде
Сугышның икенче елы ахырына якынлаша. Каршы тарафлар нәрсәгә иреште? Югалтулар күпме? Үлүчеләргә алмаш ничек туплана? Яңа мобилизация булачакмы? Пропаганда ничек эшли? Халык сугышка ничек ярдәм итә?
Сугыш кырында соңгы арада җитди үзгәрешләр турында хәбәр ителми. Белгечләр килеп туган вазгыятьне бер сүз белән сурәтли — көрчек. Бер яктан, украин көчләре Русия гаскәре тарафыннан басып алынган җирләрнең яртысын кире кайтаруын белдерә. Икенче яктан, ел ахырына Кырымга җитү ниятләре тормышка ашмады.
Украин хәрбиләре моны Көнбатыштан җитәрлек корал бирелмәү белән аңлата. Шул ук вакытта Русия гаскәренең дә мактанырлык әйбере юк. Дөньяның икенче гаскәре саналган армия саклануга күчте. Фронтта алга китеш юк, тарафлар көне-төне атышып бер-берсен кыру белән мәшгуль. Югалтулар ике якта да көннән-көн арта.
Азатлык сугышның икенче ел нәтиҗәләрен барлый.
👉Азатлыкның төп сайтында
👉Көзге сайтта

Сугышның икенче елы. Үлүчеләр саны арта. Сугыш яшәү рәвешенә әйләнде
Сугышның икенче елы ахырына якынлаша. Каршы тарафлар нәрсәгә иреште? Югалтулар күпме? Үлүчеләргә алмаш ничек туплана? Яңа мобилизация булачакмы? Пропаганда ничек эшли? Халык сугышка ничек ярдәм итә? Азатлык сугышның икенче ел нәтиҗәләрен барлый.
😢9👍2
Кар сәбәпле "Казан" һава аланында рейслар тоткарлана
Кичә 23:55тә очарга тиеш булган Arabia Air һава ширкәтенең Шарджага рейсы бүген 16:00 сәгатькә күчерелгән. FlyDubai-ның Дубайга очышы биш сәгатькә кичектерелгән. Истанбулга очыш вакыты да күчерелгән.
"Казан" һава аланы матбугат хезмәте белдерүенчә, юлчылар белән һава ширкәтләре вәкилләре элемтәдә тора, кичектерү дәвамлылыган карап, аларга эчемлекләр, ризык, кунар урын бирелә.

😢3😱2
Башкортстан хезмәт һәм социаль яклау министры халыкның вахта белән эшләвен акчасызлыкка бәйле түгел дип аңлатты
Ленара Иванова үзенең абыйсы вахта юлы белән эшләве турында "Коммерсант"ка сөйләгән. Аныңча, кешеләрнең читкә барып эшләве республикада хезмәт хакы аз булуга бәйле түгел. Ул халыкның шундый гадәте барлыкка килде дип белдергән.
"Аңлагыз, вахта яшәү рәвеше алып барырга гадәтләнгән кешеләр бар — бер ай вахтада, бер ай өйдә. Минем абый да вахтадан ял вакытында өй салып чыкты", дигән ул.
2021 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров меңләгән яшь егетләрнең вахта ысулы белән эшләвен хезмәт хакына бәйләп аңлатты. "Без аларга андый акча түли алмыйбыз", дигән иде ул.
Ник икесе ике төрле сөйли дип уйлыйсыз? Кемгә күбрәк ышанасыз?

Башкортстан хезмәт министры халыкның вахта белән эшләвен акчасызлыкка бәйле түгел дип аңлатты
Моңарчы читкә китеп эшләүчеләр Башкортстанда хезмәт хакы аз булуга зарланган иде.
🤡8👍2😁2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальныйны махсус тәртипле колониягә алып баралар. Аның белән элемтә юк — ФСИН Бу хакта Владимирдагы мәхкәмәнең белдерүендә әйтелә, дип хәбәр итә SOTAvision. Хөкемдар Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) төбәк бүлегеннән 12 декабрьдә бирелгән белешмәне…
Русия оппозиционеры Алексей Навальный Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колониядә табылган
Оппозиционерны Харп авылындагы "Полярный волк" колониясенә китергәннәр. Бу хакта аның сүзчесе Кира Ярмыш хәбәр итте.
Навальный белән элемтә 6 декабрьдән юк иде. Моңарчы ул Владимир өлкәсендәге кырыс тәртипле колониядә утырды.
Аны быел 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе чыгарган хөкем карары кануни көченә кергәнгә күчерәләр. Ул чакта мәхкәмә Навальныйны экстремист оешма төзү һәм аны финанслауда гаепләп 19 елга махсус тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

🤯3🤬2❤1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык Фәтхулла Исхаков язмышы турында язган иде. 1959 елда аны өч авылдашын үтерергә маташу турында ялган шәһадәтнамә нигезендә 15 ел төрмәгә хөкем иткәннәр. Төрмәдә утырып чыкканнан соң ул 40 елдан артык җитештерү тармагында эшләгән, яңа гаилә корган…
Башкортстан Югары мәхкәмәсе 13 елга нахакка төрмәгә утыртылган Исхаковка компенсация бәясен 15 тапкыр киметкән
1959 елда үтерү нияте белән һөҗүм итүдә нахакка гаепләнеп 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка рухи зыян күләмен нибары 2 миллион сумга калдырганнар. Бу хакта юрист Виталий Буркин хәбәр итте.
Үзе ул 450 миллион сум сораган иде, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтү карары чыгарды. Пенсионер моны әз дип санады һәм шикаять итте.
"Быел майда без гаепләү карары чыгып 65 ел узганнан соң Исхаковны аклауга ирештек. 13 ел - сөргендә, аннары гомере буена - хаклык эзләүдә. Беренче инстанция мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтергә кушты. Кешенең күргән газапларына караганда, бу бик әз. Ләкин бездә газапланулар шулай бәяләнә инде. Компенсацияне дә Русия Югары мәхкәмсе аша юлларга туры килә", дигән Буркин
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬6👍3
Татарстанда шагыйрь Кол Галинең 850 еллыгын бәйрәм итү турында фәрман чыкты
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урта гасыр шагыйре Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү турындагы фәрман имзалаган.
Чаралар 2033 елда узачак.
Кол Галинең туган елы итеп шартлы рәвештә 1183 ел алына. Аның тормышы хакында чыганаклар юк дәрәҗәсендә.
Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Ул аны 1212 елда яза башлап 1233 елда тәмамлаган дип фаразлыйлар.
Башкорт галимнәре Кол Галине башкортларның әйле ыруыннан дип саный.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍9👏4❤3✍1