Каһирәдә КФУ филиалы эшли башлаган
Филиалда өч юнәлештә белем алып була: дәвалау эше, стоматология һәм фармация. Әлеге вакытта анда 384 студент укый диелә.
"Каһирә безгә шунысы белән кызык, ул бер яктан, Африка континентында урнашкан, икенче яктан - гарәп дөньясының иң зур үзәкләренең берсе. Без студентларны Мисырдан гына түгел, Якын Көнчыгыш һәм Африканың башка илләреннән дә көтәбез", дигән проректор Тимерхан Алишев.
КФУның чит илдә тагын бер филиалы бар. Ул былтыр Үзбәкстанның Жизах шәһәрендә ачылды.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍3🫡2❤1🤔1
Газзә хакимиятләре Израилне мәетләрдән эчке әгъзаларны урлауда гаепли.
Сишәмбе Израил Газзә сызыгына 80ләп мәетне кайтарган, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Бу кешеләр Израил Газзәгә каршы оештырылган һөҗүмнәр аркасында һәлак булган. Газзәнең җирле хакимиятләре мәетләр исемсез кайтарылган, күп кенә мәетләрдән бавыр, бөер һәм хәтта күз өлешләре кебек мөһим әгъзалар чыгарылган дип белдерә. Израилнең бу гамәлләрен халыкара дәрәҗәдә тикшерергә кирәк ди, дип яза Төркиянең "Анадолу" агентлыгы.
Израил бу хакта әлегә берни дәшмәде.
Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүмнәре аркасында инде 21 меңләп кеше үтерелгән.
@azatliqradiosi

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 21 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1140 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
😱7🤯3👍2❤1😁1
Азатлык Радиосы ел ахырында Татарстандагы сәяси тоткыннар, эзәрлекләнүче активистларның эшчәнлеген искә ала һәм иң яңгыравыклы вакыйгаларны барлый.
Басым астында калган, тотык хәлендә булучылар узып баручы ел турында фикерләре белән уртаклашты.
Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова:
Сәяси активист Юлия Фәйзрахманова:
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин:
Язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан #2023нәтиҗәләре

"Аны аяктан еккан хәл — ул аның өстеннән әләк язган кеше һәм аның сүзләре. Ул җинаять эшен укыган. Азат өстеннән әләкне камерада бергә озак утырган, улым аны дусты буларак санаган Евгений исемле егет язган булып чыкты. Азат белән очрашканда ул гел Женя дип сөйләде, дустым дип аңлата иде. "Әни, Җеняның язганнары, сөйләгәннәре коточкыч ялган һәм берничә җинаять эшен ачарлык. Ышана алмадым күзләремә. Женяга басым ясаганнармы икән, кыйнаганнармы икән әллә?" дип аны акларга тырыша. Әнә нинди хыянәт белән очрашты улым."
Сәяси активист Юлия Фәйзрахманова:
"Очны очка ялгап яшәдем, ә миндә ике балигъ булмаган кыз-бала. Мин Казанга да кайтып китәр идем, әмма мине анда төрмә көтә. Балаларымның әтиләре юк. Мине утыртсалар, аларны ятимнәр йорты көтә. Кайтуның мәгънәсе юк. Узган көрәш, иза чигүләр, басымны кичерүләр юкка булачакмы? Юк."
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин:
"Безнең гаиләнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел. Безнең үзебезнең гадәтләр бар иде, еллар дәвамында алар үзгәрешсез булды. Әмма быел беренче тапкыр без бәйрәмне аерым каршы алабыз."
Язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан #2023нәтиҗәләре
@azatliqradiosi
💔2
Мәскәү мөфтие һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Аляутдинов мигрантлар бер-ике буыннан Русия мәдәниятенә кушылачак дип саный.
Бу хакта ул үзбәк диаспорасы җыенында белдергән.
Аның сүзләренчә, Русияне демографик упкыннан мөселманнар, шул исәптән, мигрантлар коткарачак. Ул БДБ илләреннән килүчеләр белән мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә чакырды.
Аляутдинов фикеренчә, тора-бара мигрантлар Русия мәдәниятенең бер өлеше булачак. Ул аны татарлар мисалында сөйләде.
диде ул.
Илдар әфәнде белән килешәсезме?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

"Миграция проблемнарны бар. Без алар хакында еш ишетәбез. Чынлыкта күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Мин үзем татар халкы вәкиле. Без Мәскәүгә Түбән Новгород өлкәсеннән килгәнбез. Миңа дин сабаклары биргән әбием урысча берничә сүз генә белә иде. Ул күбрәк татарча белгән кешеләр белән аралашты. Кавказ халыклары да бер-берсе белән төрле телләрдә сөйләшә. Әмма киләсе буын Мәскәү һәм Русия мәдәниятен үзенә йота башлый һәм әлеге бөек җәмгыятьнең бер өлешенә әверелә. Моның өчен күпмедер вакыт кирәк. Тиздән дөньяда һәм безнең илдә картина тамырдан үзгәрәчәк"
диде ул.
Илдар әфәнде белән килешәсезме?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤔3👍1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Кырмыскалы районыннан 40 яшьлек Радик Хөснетдинов һәлак булган.
Ул сугышка контракт хезмәте нигезендә киткән, диелә. Аны кичә туган ягында җирләделәр.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1291 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 23е — Кырмыскалы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 673нче көне.
#Башкортстан

👍3🕊2😭2❤1
❗️Исегезгә төшерәбез, Азатлык Pадиосы татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченчедә — башкорт активисты Фаил Алсынов. Дүртенче урында — режиссер Байбулат Батулла.
Тавышыгызны монда бирә аласыз.

Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

👍2🔥2🤬2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Украина премьер-министры Денис Шмыгаль гыйнварда кичекмәстән халыкара донорлар очрашуын үткәрүне сораган. Ул хакта Bloomberg хәбәр итә. Агентлык язганча, Киев үзенең бюджетына кагылышлы "үтә дә зур билгесезлек"не хәл итергә тели.
🔹РФ саклану министрлыгы Курски өлкәсендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, ди. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар юк. Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 674нче көне.
🔹АКШтагы Мэн штатының дәүләт сәркатибе элекке президент Дональд Трампка штатта 2024 елда узачак праймеризда катнашуны тыйган.
🔹Казакъстан "Талибан"ны илдә тыелган оешмалар исемлегеннән алып ташлаган. Ул хакта тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Айбәк Ысмадияров белдерде. Русиядә "Талибан" террорчы оешма булып санала.
🔹Яңа ел төнендә Казанда бераз гына кар явачак, температура 3 градус салкын булачак дип фаразлана. Гыйнвар башыннан исә Татарстанда суытачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2✍1
Русия гаскәре бүген янә Украинага һөҗүм иткән дип хәбәр итә Украинаның кораллы көчләре.
Конотоп шәһәренә булган һөҗүм аркасында 3 кеше яраланган. Күпфатирлы йортка һәм машиналарга техник ярдәм күрсәтү станциясенә зыян килгән, янгын килеп чыккан.
Харьковка русияләр С-300 һәм Х-22 ракетлары белән аткан дип белдерә шәһәр мэры Игорь Терехов. Аның сүзләренчә, төнлә һәм иртән шәһәргә кимендә 12 ракет килеп төшкән.
Львовка 10 пилотсыз очкыч һөҗүм иткән, ди шәһәр мэры Андрей Садовый. Корбаннар турында мәгълүматлар юк.
Одессада бәреп төшерелгән пилотсыз очкычның калдыклары күпкатлы бинага килеп төшкән, янгын башланган. Ул хакта өлкә хакимияте башлыгы Олег Кипер хәбәр итә.
Бүген иртән һава тревогасы Украинаның барлык территориясендә эшләгән. Запорожье белән Днепрда шартлаулар булган. Кораллы көчләрнең Һава көчләре Киев халкын качып торырга чакырган.
Украинаның күзәтү каналлары ракетлар шушы мизгелдә Полтава һәм Киев өлкәләренә таба оча дип яза. Би-би-синың Урыс хезмәте дә Русия хәрбиләре җибәргән ракетлар Украинаның көнбатышына таба хәрәкәт итә дип хәбәр итә.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 674нче көне.

🤬7👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзә хакимиятләре Израилне мәетләрдән эчке әгъзаларны урлауда гаепли. Сишәмбе Израил Газзә сызыгына 80ләп мәетне кайтарган, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Бу кешеләр Израил Газзәгә каршы оештырылган һөҗүмнәр аркасында һәлак булган. Газзәнең җирле…
Израилнең Газзәгә оештырган чираттагы һөҗүме аркасында 20 кеше һәлак булган.
Һөҗүм Рафаһ шәһәрендә урнашкан һәм гади халык яшәгән бинага ясалган: нәтиҗәдә кимендә 20 кеше үтерелгән. Рафаһтагы әбу-Йосыф әл-Нәҗҗар хастаханәсе мөдире "Бу мыскыллауны, бу геноцидны туктатыгыз инде!" дип белдергән.
Израил ягы без Мазмория тикшерү пунктында ике кешене чәнчегән ир-атны "нейтральләштердек" ди.
Израилнең Газзә сызыгына ясаган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 21320гә җиткән, тагын 55603 кеше яраланган.
7 октябрь ХӘМӘС Израилгә оештырган һөҗүм аркасында һәлак булган кешеләр саны — 1139.
Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә 1 меңләп бала бер яки ике аяксыз калган, дип хәбәр ителә. Кимендә 7 мең бала үтерелгән.

Фото: Ahmad Hasaballah / Getty Images
@azatliqradiosi
🤬11😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия гаскәре бүген янә Украинага һөҗүм иткән дип хәбәр итә Украинаның кораллы көчләре. Конотоп шәһәренә булган һөҗүм аркасында 3 кеше яраланган. Күпфатирлы йортка һәм машиналарга техник ярдәм күрсәтү станциясенә зыян килгән, янгын килеп чыккан. Харьковка…
Русиянең Украинага оештырган бүгенге һөҗүм нәтиҗәләре:
Киев: 1 кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган. Коткару эшләре әле дә дәвам итә, чөнки җимерелгән келәттә кешеләр калган булырга мөмкин.
Одесса: 2 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган (алар арасында 6 һәм 8 яшьлек ике бала да бар).
Днепр: 4 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган. Бала тудыру йортына зур зыян килгән, анда янгын башланган.
Львов: 1 кеше һәлак булган, 8 кеше яраланган. Өч мәктәп, балалар бакчасы биналарына, торак йортларга зыян килгән.
Запорожье: 1 хатын-кыз һәлак булган, 10 кеше яраланган. Шартлау дулкыны күпкатлы йортларга зыян китергән. Коткару эшләре дәвам итә.
Харьков: 1 кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган.
Әлеге мәгълүматларны шәһәр һәм өлкә хакимиятләреннән алдык.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 674нче көне.
@azatliqradiosi
Киев: 1 кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган. Коткару эшләре әле дә дәвам итә, чөнки җимерелгән келәттә кешеләр калган булырга мөмкин.
Одесса: 2 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган (алар арасында 6 һәм 8 яшьлек ике бала да бар).
Днепр: 4 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган. Бала тудыру йортына зур зыян килгән, анда янгын башланган.
Львов: 1 кеше һәлак булган, 8 кеше яраланган. Өч мәктәп, балалар бакчасы биналарына, торак йортларга зыян килгән.
Запорожье: 1 хатын-кыз һәлак булган, 10 кеше яраланган. Шартлау дулкыны күпкатлы йортларга зыян китергән. Коткару эшләре дәвам итә.
Харьков: 1 кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган.
Әлеге мәгълүматларны шәһәр һәм өлкә хакимиятләреннән алдык.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 674нче көне.
@azatliqradiosi
🤬8👍2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Уфадан Фиданур Солтанов һәлак булган.
Ул 1979 елда туган, Уфа дәүләт техник авиация университетын тәмамлаган. Өченче көн аны туган ягында җирләделәр.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1300 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 112се — Уфадан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 674нче көне.

😭5🕊3👍1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиянең Украинага оештырган бүгенге һөҗүм нәтиҗәләре: Киев: 1 кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган. Коткару эшләре әле дә дәвам итә, чөнки җимерелгән келәттә кешеләр калган булырга мөмкин. Одесса: 2 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган (алар арасында 6…
Русия төнлә Украинага 158 ракет һәм пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән.
Бу — сугыш башланганнан бирле Русиянең иң зур һөҗүмнәрнең берсе.
Ул хакта Украина Кораллы көчләренең баш җитәкчесе Валерий Залужный белдерде.
Украина 27 дронны һәм 87 ракетны юк итә алган, диелә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 674нче көне.
@azatliqradiosi
Бу — сугыш башланганнан бирле Русиянең иң зур һөҗүмнәрнең берсе.
Ул хакта Украина Кораллы көчләренең баш җитәкчесе Валерий Залужный белдерде.
Украина 27 дронны һәм 87 ракетны юк итә алган, диелә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 674нче көне.
@azatliqradiosi
🤬6👍2😱1
Татарстаннан 4 кеше Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керде.
Бу хакта Русия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. Исемлектә барлыгы 346 кеше бар.
Татарстанда Путинның ышанычлы затлары арасында "Ак Барс" хоккей такымның элекке уенчысы Данис Зарипов, КамАЗ ширкәте баш мөдире Сергей Когогин бар.
Шулай ук исемлеккә коммерцияле булмаган ике оешма җитәкчесе кергән. Бу — "Я смогу" физик мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү оешмасына нигез салучы Марат Ильясов һәм "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤬7😁3🤡3💩2❤1
СССРга кайтумы? Русия хоккейчыларына чит илгә китү мөмкинлеге чикләнә башлады
Русия хоккейчыларына чит илгә китеп уйнау мөмкинлеге кими. Октябрь аенда Русия президенты Владимир Путин яшь спортчыларның чит илгә китүен контрольгә алырга кушты. Моның нәтиҗәсе "Ак барс" хоккей такымына да кагылырга мөмкин. Анда ике спортчы белән бәйле җәнҗал чыкты.
Аларның берсе - Никита Евсеев белән хәл күпкә катлаулырак күренә. Ул "Ак Барс" белән килешүне өзәргә тели. Уенчы чит илгә китү турында да уйлый. Әмма аның агенты Шуми Бабаев бу уңайдан Владимир Путиннан төшкән фәрман булуын әйтте.
Русия Дәүләт думасы һәм Спорт министрлыгы яшь хоккейчыларның чит илгә китүен чикләүче хокукый документ әзерли. Азатлык хоккейдагы хәлләргә күзәтү ясады.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтамада.
👉Тагын бер көзге сылтама.
👉Телеграмда.

"Бездә президентның яшь уенчылар Русиядә калырга тиеш дигән фәрманы бар", диде ул.
Русия Дәүләт думасы һәм Спорт министрлыгы яшь хоккейчыларның чит илгә китүен чикләүче хокукый документ әзерли. Азатлык хоккейдагы хәлләргә күзәтү ясады.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтамада.
👉Тагын бер көзге сылтама.
👉Телеграмда.
Азатлык Радиосы
СССРга кайтумы? Русия хоккейчыларына чит илгә китү мөмкинлеге чикләнә башлады
"Ак Барс" уенчылары такым белән килешүне өзеп китә алмаулары турында белдерде.
😁5🤷♂3🤬1
Белүегезчә, Русиядә Азат Европа/Азатлык радиосы сайтларын томаланган. Сайтка Русиядән VPN яки көзге сылтамалар аша кереп була.
Соңгы көннәрдә кайбер "көзгеләр" эшләми дигән хәбәрләр ала башладык.
Менә бу сылтамаларны ачып карагызчы. Кайсысы Русиядән ачыла, кайсысы ачылмый?
Беренче сылтама: "Татарстанда репрессия басымы көчәйде генә".
Икенче сылтама: Башкортстанда сәяси тоткыннар, активистлар 2023 елга нәтиҗәләр ясый.
Сораштыру астарак ⬇️

🫡1
Кайсы көзге сылтама сездә ачыла? (Азатлыкны Русиядә укучылар өчен)
Anonymous Poll
38%
Беренчесе ачыла
15%
Икенчесе ачыла
3%
Берсе дә ачылмый
44%
Мин сылтамаларны ачарга куркам, Телеграмда гына укыйм
🫡2
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы юл казасына эләккән, әлеге казада ике кеше үлгән
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Караидел районында юл казасына эләккән. Аның Toyota Camry машинасы Toyota Corolla, LADA Granta һәм LADA Largus белән бәрелешкән. Largus-ташы ике пассажир һәлак булган.
Рәхмәтуллин тән җәрәхәтләре алган, ул якындагы хастаханәгә китерелгән, аның гомеренә куркыныч янамый диелә.

👍1😢1🤷1
2023 елда без кемнәрне югалттык?
Азатлык Радиосы 2023 елда вафат булган һәм татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләрне искә ала.
Сез тагын кемнәрне искә алыр идегез?
Видеоны YouTube каналында карагыз.
Тексты монда.

YouTube
2023 елда без кемнәрне югалттык?
Азатлык Радиосы 2023 елда вафат булган һәм татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләрне искә ала. Кем иде алар?
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз:…

😢12
Аргентина БРИКС берлегенә керүдән баш тарткан
Күптән түгел сайлап куелган президент Хавьер Милей БРИКСка керүнең икътисади файдасын һәм мәгънәсен күрмим дигән.
Көнбатыш тарафлы Аргентина хөкүмәте БРИКСка Иранның керүен кабул итә алмаган дип фаразлый медиа. Аргентина моңа кадәр дә Русия һәм Кытай булган берләшмәгә керергә шикләнә иде.
Киләсе елда БРИКС саммиты Казанда узачак.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍7🔥1😁1
Горурлыкмы, хурлыкмы? Украина сугышы татар тарихына ничек язылыр
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип атады. Бу хакта ул 20 декабрь Дөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында әйтте.
Тарихчылар һәм сәясәтчеләр моның белән килешми. Алар бу сугышны хурлык дип бәяли. Азатлыкта чыккан мәкаләне карточкаларда әзерләдек. Ә тулы язманы монда укырга була:
👉Төп сайт
👉Көзге сайт

👍4😢3🤬1