Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
СССРга кайтумы? Русия хоккейчыларына чит илгә китү мөмкинлеге чикләнә башлады

Русия хоккейчыларына чит илгә китеп уйнау мөмкинлеге кими. Октябрь аенда Русия президенты Владимир Путин яшь спортчыларның чит илгә китүен контрольгә алырга кушты. Моның нәтиҗәсе "Ак барс" хоккей такымына да кагылырга мөмкин. Анда ике спортчы белән бәйле җәнҗал чыкты.

Аларның берсе - Никита Евсеев белән хәл күпкә катлаулырак күренә. Ул "Ак Барс" белән килешүне өзәргә тели. Уенчы чит илгә китү турында да уйлый. Әмма аның агенты Шуми Бабаев бу уңайдан Владимир Путиннан төшкән фәрман булуын әйтте.

"Бездә президентның яшь уенчылар Русиядә калырга тиеш дигән фәрманы бар", диде ул.


Русия Дәүләт думасы һәм Спорт министрлыгы яшь хоккейчыларның чит илгә китүен чикләүче хокукый документ әзерли. Азатлык хоккейдагы хәлләргә күзәтү ясады.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтамада.
👉Тагын бер көзге сылтама.
👉Телеграмда.
😁5🤷‍♂3🤬1
Белүегезчә, Русиядә Азат Европа/Азатлык радиосы сайтларын томаланган. Сайтка Русиядән VPN яки көзге сылтамалар аша кереп була.

Соңгы көннәрдә кайбер "көзгеләр" эшләми дигән хәбәрләр ала башладык.

Менә бу сылтамаларны ачып карагызчы. Кайсысы Русиядән ачыла, кайсысы ачылмый?

Беренче сылтама: "Татарстанда репрессия басымы көчәйде генә".

Икенче сылтама: Башкортстанда сәяси тоткыннар, активистлар 2023 елга нәтиҗәләр ясый.

Сораштыру астарак ⬇️
🫡1
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы юл казасына эләккән, әлеге казада ике кеше үлгән

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Караидел районында юл казасына эләккән. Аның Toyota Camry машинасы Toyota Corolla, LADA Granta һәм LADA Largus белән бәрелешкән. Largus-ташы ике пассажир һәлак булган.

Рәхмәтуллин тән җәрәхәтләре алган, ул якындагы хастаханәгә китерелгән, аның гомеренә куркыныч янамый диелә.
👍1😢1🤷1
2023 елда без кемнәрне югалттык?

Азатлык Радиосы 2023 елда вафат булган һәм татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләрне искә ала.

Сез тагын кемнәрне искә алыр идегез?

Видеоны YouTube каналында карагыз.

Тексты монда.
😢12
Аргентина БРИКС берлегенә керүдән баш тарткан

Күптән түгел сайлап куелган президент Хавьер Милей БРИКСка керүнең икътисади файдасын һәм мәгънәсен күрмим дигән.

Көнбатыш тарафлы Аргентина хөкүмәте БРИКСка Иранның керүен кабул итә алмаган дип фаразлый медиа. Аргентина моңа кадәр дә Русия һәм Кытай булган берләшмәгә керергә шикләнә иде.

Киләсе елда БРИКС саммиты Казанда узачак.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍7🔥1😁1
Горурлыкмы, хурлыкмы? Украина сугышы татар тарихына ничек язылыр

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип атады. Бу хакта ул 20 декабрь Дөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында әйтте.

Тарихчылар һәм сәясәтчеләр моның белән килешми. Алар бу сугышны хурлык дип бәяли. Азатлыкта чыккан мәкаләне карточкаларда әзерләдек. Ә тулы язманы монда укырга була:

👉Төп сайт

👉Көзге сайт

@azatliqradiosi
👍4😢3🤬1
Азатлык укучылары 2023 ел шәхесе итеп Лилия Чанышеваны атады

1️⃣Навальный штабының Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева өчен 739 кеше (32,7%) тавыш бирде. Быел ул 7,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

2️⃣ урынны — җырчы Айгөл Гайсина,

3️⃣ урынны башкорт активисты Фаил Алсынов алды.

Тавыш бирү берничә платформада барды: Азатлык сайты, безнең Telegram һәм ВКонтакте сәхифәләребез, шулай ук Instagramда язылган тавышлар да саналды.

Искәрмә: әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык Радиосы сайты, ВКонтакте, Telegram, Instagram укучылары фикерләрен чагылдыра.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍15💩7❤‍🔥5🔥2👏2💋1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Азатлыкта игълан ителгән "Ел шәхесе" тавыш бирүенең гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:

🔺Лилия Чанышева – 739 (32,7%)
🔺Аигел / Айгөл Гайсина – 534 (23,63%)
🔺Фаил Алсынов – 289 (12,79%)
🔺Байбулат Батулла – 221 (9,78%)
🔺Ләйлә Латыйпова – 144 (6,37%)
🔺Юто Һишияма, Мидзуки Сакурама-Накамура – 131 (5,8%)
🔺Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы – 100 (4,42%)
🔺Рүзилә Киньябулатова – 57 (2,52%)
🔺Юлия Фәйзрахманова – 29 (1,28%)
🔺Майе Мустафаева һәм Мумине Салиева – 16 (0,71%)

Тулырак монда укыгыз.

Сез кемгә тавыш биргән идегез?
👍8💩5🔥2😁1
Медиа: Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин вазифасыннан китә

Ул үзе рапорт язган һәм шимбә министрлыкта эшләүчеләргә игълан иткән дип яза "Бизнес Онлайн" һәм "Инказан".

52 яшьлек Хохорин республика эчке эшләрен 2012 елдан бирле җитәкләде. Моңа кадәр Мари Илендә шул вазифада эшләгән иде.

Хохорин министр булган чакта активистларга басым зур булды, митингларда полиция аерым көч белән халыкны куды, тоткарлады.

Ул шулай ук өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кирәк дигән иде. Гаиләдә укучыларны, хосусый мәктәпләргә күчүчеләрне радикал ислам карашындагы мөгаллимнәр тәрбияләргә мөмкин дигән уйларын белдерде министр.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍14🤔2👎1🤮1
Украина кораллы көчләре белдерүенчә, Русия бүген дә Украинага күпләп дрон-камикадзелар җибәргән

Киевта белдерүләренчә, гади кешеләр арасында яраланучылар бар, хосусый йортларга һәм сивил инфраструктурага зыян килгән.

Бүген шулай ук Русия ягы да Украинаның 30лап дронын бәреп төшерү турында белдерде.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков үзенең телеграм-каналында язуынча, бер снаряд торак йортка килеп төшкән, анда бер ир һәлак булган. Дүрт кеше яраланган, шул исәптән 10 яшьлек бала. Барлыгы 10лап хосусый йортка зыян килгән диде Гладков. Болар - рәсми саннар, Русиядәге авторитаризм шартларында аларның дөреслеген тикшереп булмый.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5
Губернатор Гладков: Белгород шәһәре үзәгенә Украина һөҗүм итә, ике бала һәлак булган

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, яраланучылар да бар.

Шәһәрдә сирена эшли, бөтен кеше дә качу урынына керергә тиеш, диде ул.

Baza телеграм-каналы тагын ике кешенең үлеме турында яза, ләкин бу мәгълүмат рәсми расланмады.

Иртәнге якта Гладков хосусый йортка ракет төшүче нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган дип белдергән иде.

Русия ягы һәлак булучыларны таныган очракта да еш кына аларның балалар булуын искәртә. Илдә даими кулланылган медиа манипуляцияләр шартларында андый хәбәрләрнең дөреслеген тикшереп булмый.
🤬4
Азатлыкта элекке Ел шәхесләрен искә төшереп китик:

🔻2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

🔻2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

🔻2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

🔻2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

🔻2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

🔻2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.
👍12❤1