Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда Яңа ел бизәкләре

Татарстан башкаласы Казан Яңа елга купшы итеп бизәлде. Шәһәр аеруча кичке вакытларда, төрле гирляндалар кабынганнан соң, матур күренә. 2024 елны каршы алучы Казан шәһәре Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядә
❤8🥰2👍1
Азатлыкның телеграмда быел шулайрак эшләгән.

🔺Ел дәвамында 7 меңнән артык пост язганбыз.

🔺Алар 4 миллионга якын карау җыйган.

🔺Язылучыларыбыз саны 253кә арткан.

Безгә һәр укучыбыз кадерле, Азатлыкны укуыгыз, карап баруыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе елда да бергә булыйк!

Яңа ел йортларыгызга уңышлар, тынычлык, бәрәкәт алып килсен!
🥰18👍8❤1
🌲Башкортстанда инде Яңа 2024 ел. Котлы булсын!

Безне Башкортстаннан укучылар бармы? Булса бу постка лайк куеп, коментларда кем кайсы яктан икәнен языгыз әле! 👍😃

Якташларыгызга нинди теләкләр телисез?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤22👍6
🌲Татарстан да Яңа 2024 елга аяк басты. Котлы булсын!

Татарстанда яшәүче укучыларыбыз, сез мондамы? Сез дә бу постка лайк куеп, коментларда кем кайсы яктан икәнен языгыз әле! 👍😃

Якташларыгызга ниләр телисез?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤26👍13🔥2
Тарихта иң эссе ай, иң озак дәвам иткән циклон, ясалма интеллект, беренче синтетик кеше яралгысы, үлемнәр һәм сугышлар...

2023 елда дөньяда булган иң мөһим вакыйгаларны искә төшерәбез.

Ә сезнең өчен узган ел нәрсәсе белән истә кала?

#2023ел

@azatliqradiosi
👍5✍1
76 елдан Казан әнә шундый булырга мөмкин.

Һәрхәлдә нейрочелтәрләрнең берсе 2100 елдагы Татарстан башкаласын әнә шулай күрә.

Ничек сезгә?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥7😁4🤨2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
76 елдан Казан әнә шундый булырга мөмкин. Һәрхәлдә нейрочелтәрләрнең берсе 2100 елдагы Татарстан башкаласын әнә шулай күрә. Ничек сезгә? #Татарстан @azatliqradiosi
Нейрочелтәрләр дигәннән, 30 декабрьдә Әлмәттә менә мондый мәчет ачылды.

Ул шәһәрнең Габдулла Тукай проспектында урнашкан.

2100 елдагы Казан күренешләренә тартым, түгелме? Ничек уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤14👍2
Путин Белгородка булган һөҗүмгә җавап итеп Украинага ясала торган һөҗүмнәрне арттырачакбыз, диде.

"Алар [украиннар] безне куркытырга тели, без һөҗүмнәрне арттырачакбыз. Гади халыкка каршы оештырылган бер генә җинаять тә җәзасыз калмаячак. Без, әлбәттә, Киев мәйданнарына да һөҗүм итә алабыз, ләкин без фәкать хәрби объектларга гына һөҗүм итәчәкбез", диде РФ президенты Вишневский исемендәге хәрби һоспитальгә килгәч.

30 декабрьдә Белгородка ясалган һөҗүмне Путин теракт дип атады.

Яңа ел төнендә Русия хәрбиләре Украинага моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә "Шахед" дроннары белән һөҗүм итте. Одессада бер кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 677нче көне.

@azatliqradiosi
🤬9🍌1