Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
76 елдан Казан әнә шундый булырга мөмкин.

Һәрхәлдә нейрочелтәрләрнең берсе 2100 елдагы Татарстан башкаласын әнә шулай күрә.

Ничек сезгә?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥7😁4🤨2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
76 елдан Казан әнә шундый булырга мөмкин. Һәрхәлдә нейрочелтәрләрнең берсе 2100 елдагы Татарстан башкаласын әнә шулай күрә. Ничек сезгә? #Татарстан @azatliqradiosi
Нейрочелтәрләр дигәннән, 30 декабрьдә Әлмәттә менә мондый мәчет ачылды.

Ул шәһәрнең Габдулла Тукай проспектында урнашкан.

2100 елдагы Казан күренешләренә тартым, түгелме? Ничек уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤14👍2
Путин Белгородка булган һөҗүмгә җавап итеп Украинага ясала торган һөҗүмнәрне арттырачакбыз, диде.

"Алар [украиннар] безне куркытырга тели, без һөҗүмнәрне арттырачакбыз. Гади халыкка каршы оештырылган бер генә җинаять тә җәзасыз калмаячак. Без, әлбәттә, Киев мәйданнарына да һөҗүм итә алабыз, ләкин без фәкать хәрби объектларга гына һөҗүм итәчәкбез", диде РФ президенты Вишневский исемендәге хәрби һоспитальгә килгәч.

30 декабрьдә Белгородка ясалган һөҗүмне Путин теракт дип атады.

Яңа ел төнендә Русия хәрбиләре Украинага моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә "Шахед" дроннары белән һөҗүм итте. Одессада бер кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 677нче көне.

@azatliqradiosi
🤬9🍌1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзә хакимиятләре Израилне мәетләрдән эчке әгъзаларны урлауда гаепли. Сишәмбе Израил Газзә сызыгына 80ләп мәетне кайтарган, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Бу кешеләр Израил Газзәгә каршы оештырылган һөҗүмнәр аркасында һәлак булган. Газзәнең җирле…
Кичә Израил Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәр аркасында тагын 68 фәләстинле һәлак булган.

Шулай итеп, Израилнең Газзәгә ясаган һөҗүмнәре аркасында үтерелгән яки юкка чыккан кешеләр саны 28 меңнән артып киткән, аларның 9 меңнән артыгы — балалар, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. БМО белдергәнчә, Газзә сызыгындагы 1 меңнән артык бала әлеге сугыш аркасында бер яки ике аяксыз калган.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 21 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
😢7🤬5
Тәмамланмаса, 24 февральдә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына 2 ел тулачак.

Әлеге сугышта Башкортстаннан — кимендә 1301, ә Татарстаннан кимендә 873 ир-ат үтерелгән. Бу саннар күпкә зуррак та була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Каршы тарафлар нәрсәгә иреште? Үлүчеләргә алмаш ничек туплана? Яңа мобилизация булачакмы? Пропаганда ничек эшли? Халык сугышка ничек ярдәм итә? Азатлык Радиосы сугышның икенче ел нәтиҗәләрен барлый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
✍4🤬3
Азатлык Радиосының YouTube-каналы 2023 елда 4 тапкырга арткан.

Быел безнең каналга, узган ел белән чагыштырганда, 365%ка күбрәк кеше язылган. Видеоларыбыз 3,1 млн тапкыр каралган (бу, узган ел белән чагыштырганда, 6 тапкыр күбрәк).

Елның иң популяр видеоларына килгәндә, менә алар:

1. Төркиядәге Бөгрүделик дигән татар авылы — 445 мең карау

2. Әрмәннәр татарлар турында нәрсә белә? — 336 мең карау

3. Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан Фәнис Хөсәенов һәлак булган — 171 мең карау

4. Татарстанда татар телен һәркем укырга тиешме? — 66 мең карау

5. Сугыш үзгәрткән язмыш: иске татар мөһаҗирләре яңаларына ничек булыша — 53 мең карау

Безнең каналга язылыгыз! Туганнарыгыз, дусларыгызга да әйтегез! 😉 Без сезнең өчен эшлибез.

@azatliqradiosi
👍11❤2👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Интернетта Путин Яңа ел белән татарча котлаган видео таратыла.

Әлеге видеода РФ президенты Яңа ел мөрәҗәгатен татар телендә сөйли. Бу видеоны нейрочелтәр эшләп чыгарган, диелә.

Иң кызыгы шул: нәкъ менә Путин хакимияткә килгәннән соң, Русиядә татарларның да, татарча белүчеләрнең дә саны кимеде. Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенитеттан колак какты, республиканың дәүләт теле булып саналган татар теле һәркемгә дә укытылмый башлады.

Бу видеоны нинди максатларда чыгарганнар дип уйлыйсыз? Кемдә нинди фикерләр?

@azatliqradiosi
🤡14🤮4🗿3🤔2
Сөйләшеп алыйк әле.

Бездә нинди темаларга материаллар укырга/карарга/тыңларга телисез? Үзегезгә нинди темалар якын? Без, журналистлар буларак, сезгә ни рәвешле ярдәмчел, файдалы була алабыз?

Гомумән, безгә нинди сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез бар?

Фикерләрегезне языгызчы. Язышып, аралашып алыйк.

@azatliqradiosi
🔥6❤1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 2 гыйнвар, сишәмбе, Азатлык үзенең эшен дәвам итә. Әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина кораллы көчләре белдерүенчә, Русия гаскәрләре узган төндә Украинага 35 "шахед" дроны җибәргән. Аларның барысы да бәреп төшерелде ди украин хәрбиләре.

🔸2024 елда Украинаның төп максаты - Русиянең Кырымдагы позицияләрен какшату - бу хакта The Economist белән әңгәмәсендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

🔸Өлешчә танылган Косово Республикасы ватандашлары 1 гыйнвардан Шенген зонасына визасыз керү хокукы алды.

🔸Төмән кешесе лотереядә уйнап 1 млрд сум акча откан.

🔸Татарстанда яңа елда 60 бала туган: 32 малай һәм 28 кыз. Бу хакта республика президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

🔸Татарстан 2023 елда хәләл продукция экспортын 12 млн долларга җиткергән, бу 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббәров ТАССка белдергән.
👍4✍1
Япониядә җир тетрәүдә кимендә 30 кеше һәлак булган

7,6 дәрәҗәдәге зилзилә ил үзәгендәге Исикава префектурасы Вадзима шәһәрендә дүшәмбе булды. Тетрәүнең берничә тапкыр кабатлануы коткаручыларга тулы көчтә эшләргә мөмкинлек бирмәде. Шәһәрдә җиде катлы бина җимерелде, ә үзәк районда көчле янгын чыкты һәм 200ләп бинаны камап алды.

Вадзима хакимиятләре сүзләренчә, җимерекләр астында кешеләр калу ихтималы бар. Корабанар саны артырга мөмкин.

60 меңгә якын кеше эвакуацияләнгән.

Зилзиләдән соң Япон диңгезе ярларында цунами куркынычы игълан ителде булды, 2 гыйнварда мондый куркыныч юк диелде.
😢9💔1
Татарстанның элекке депутаты Рафил Ногманов вафат

Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Дәүләт шурасының элекке депутаты Рафил Ногманов вафат булган.

Аңа 74 яшь иде. Ул Татарстанның Кайбыч районында туган.

1993-2009 елларда Татарстан эчке эшләр министры урынбасары була.

2009-2019 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты була. Аннары республика Иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары итеп сайлана.

Депутатлыгы чорында Кырымны Кремль ягына аудару сәясәтен алып баруда катнашты. Татарстан президенты атамасы бетерелүгә каршы чыгып килде, "Сайлау" турындагы канунда Татарстан җитәкчесенең татар телен белүен таләп ителмәвен "хилафлык" дип бәяләде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢8🤔1
Токио һава аланында Japan Airlines очкычы яна, бортта булган 379 кешенең барысы да эвакуацияләнгән

Бу хакта
NHK телеканалы хәбәр итә.

Airbus A350 юлчылар ташучы очкыч яр буе сак очкычы белән бәрелешкән диелә. Хәрби очкычта 6 кеше булган, аларның берсе исән калган, башкалар хәбәрсез югалган санала.
😱4❤3😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанның элекке депутаты Рафил Ногманов вафат Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Дәүләт шурасының элекке депутаты Рафил Ногманов вафат булган. Аңа 74 яшь иде. Ул Татарстанның Кайбыч районында туган. 1993-2009 елларда Татарстан эчке…
Рафил Ногманов Азатлыкка комментарий бирүдән баш тартмый иде. Уңайсыз сорауларга да җавабын бирми калмады.

2014 елда Русия Кырымна аннексияләгән вакытта ярымутрауга барулары турында да ачыктан-ачык сөйләде.

"Кырымны гафу итәрләрме дигәннән, тормыш дәвам итә. Тынычлангач, халык күнеккәч, күп кенә илләр Кырым Русиянең бер өлеше икәненә күнегер, гафу итәрләр, танырлар дип уйлыйм. Әкренләп башка дәүләтләр депутатлары да Кырымга килә башлады, андагы тормыш белән таныша", дигән иде Ногманов.

Шул әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.

Бүгенге көн күзлегеннән караганда анда яңгыраган фикерләр ничек кабул ителә?
👍6❤1✍1🤮1
2 гыйнварга каршы төндә Русия Киев һәм Харьковка һөҗүм итте. Шулай ук Русия очкычыннан снарядлар Воронеж өлкәсенә дә килеп төште.

Украинада 4 кешенең һәлак булуы әйтелде.

Русия-Украина бәрелеше турында соңгы хәбәрләрне 👉 Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6
Путин режимы башлаган сугышта татар ирләре кырылу дәвам итә

Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы үлем хәбәре — 30 декабрьдә Актаныш районы Такталачык авылыннан Азат Тимиров һәлак булган. Аңа нибары 37 яшь булган.

Азатның якташлары район паблигында кайгы уртаклаша:

Азат минем кече улым белән эшләде, Киров сөт комбинатында. Азатның колагы бик начар ишетә иде. Бик акыллы, кулыннан бар эш килде. Сәламәтлеге булмаган килеш ничек СВОга алырга була? Актаныш военкоматы ни карап жибәргән?


Их, кая бара бу дөнья?! Сөлектәй егетләребез харап була. Әле берсен дә җиргә иңдерә алган юк, кадерсез булып җир өстендә яталар, җаннары тынычлык табалмый. Туганнарына сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә. Тизрәк бетсен иде бит инде бу мәхшәр..


Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 878 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 16сы — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 2 гыйнвар — сугышның 678нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😭6👍3😢3
Башкортстанга да Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган

Путин режимы башлаган сугышта Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылыннан Денис Хаҗиев һәлак булган.

Уфада училище тәмамлагач төзүче булып эшләгән егет 2022 елның декабрендә контракт төзеп сугышка киткән. 2023 елның декабрендә һәлак булган. 31 декабрьдә туган авылында җирләнде. Аңа нибары 33 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1310 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 24е — Иглин районыннан. Саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 2 гыйнвар — сугышның 678нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢9👍1🎉1