Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров җинаять кылу өчен эзләүдә булган кешеләрнең туганнарыннан үч алырга рөхсәт биргән. Ул аларны үтерү мөмкинлеген әйткән.

Кадыров бу сүзләрне Чечняның эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән Яңа ел алдыннан булган киңәшмәде әйткән. Әлеге видеога "Агентство" игътибар иткән.

"...Әгәр без аны тапмасак, аны эзләмәячәкбез, аның өйдәгеләрен табачакбыз. Бездә һәрвакыт шулай булган: әгәр гаепле кешене тапмасалар, абыйларыннан, әтиләреннән үч алганнар. Без алардан үч алырбыз..." дигән Чечня башлыгы.

Кавказ.Реалии язуынча, Яңа ел алдыннан эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия командирлары белән очрашуда Кадыров "кая гына булуларына карамастан" үз тәнкыйтьчеләрен юк итәргә чакырган.

@azatliqradiosi
🤯6😱4❤1😁1🤬1
2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителү сәбәпле Татарстаннан да күп кеше күчеп китте.

Китүгә милли хәрәкәт вәкилләрен, журналистлар һәм активистларны эзәрлекләүләр этәрде. 2023 елда моның нәтиҗәләре күренә башлады дияргә мөмкин.

Бу хакта монда укыгыз. Рәсемнәрдә язмадан төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍4🔥2✍1
Башкортстанда "Уфа-Арена" каршыннан ике атналык ялдан соң, "Башкортстан" мотоукчылар полкы ихтыяриларын Украинага сугышка озаттылар.

Алар арасында санитар булып эшләүче хатын-кызлар да бар иде.

▪️Башкортстан җитәкчелеге Мәскәү каршында яхшы булып күренер өчен полк артыннан полк туплый, ирләрне сугышка, үлемгә озата. Сугыш кырыннан Башкортстанга мәетләр, яраланган, кулсыз, аяксыз ир-егетләр кайта тора.

▪️Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 1315 кеше һәлак булган. Хакимият чын саннарны яшерә.

Фото: Айдар Базгудинов Вконтакте битеннән

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢7🤬4👍1🤔1🤡1
Русиягә Төркиядән 316 мең данә йомырка кертелгән

"Русиядә сатар өчен "Яраг-Казмалар" чигеннән Төркиядән 19,36 тонна (316 800 данә) тавык йомыркасы кертелде", диелә Россельхознадзор хәбәрендә.

Көздән бирле илдә тавык йомыркасына бәяләр арта. Росстат хәбәренчә, 2022 ел башыннан йомырка бәясе 46,2 процентка арткан.

1 гыйнвардан Русиядә тавык йомыркасына пошлиналар бетерелде.

Моңа кадәр Азәрбайҗаннан 918 мең данә йомырка кертелгән иде. Ираннан да йомырка килүе көтелә.

👉Хәбәр Азатлыкта:
төп сайтта, ачылмаса, көзге сайтта.
😁6👍1👏1
2023 елда Русиянең 104 шахматчысы спорт ватандашлыгын алыштырган

Әлеге саннар Халыкара шахмат федерациясе сайтында чыккан статистикада күренә.

Украинада сугыш башланганнан соң Русиянең барлыгы 192 шахматчысы спорт ватандашлыгын үзгәрткән.

▪️Халыкара шахматларда спорт ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алыштырып була. Уенчыга яңа ил ватандашлыгын алмаса да ярый, аңа бу илдә даими яшәргә һәм федерациягә такымын алыштыру турында белдерү дә җитә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5😢1
Иран зиратында шартлау нәтиҗәсендә 100дән артык кеше һәлак булган

Зиратта бу вакытта генерал Касыйм Сөләйманиның үлеменә дүрт ел тулу уңаеннан матәм чарасы узган. Анда берничә йөз кеше катнашкан.

▪️Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы бүлекләренең берсен җитәкләгән генерал Касыйм Сөләймани 2020 елда Багдадның халыкара һава аланына АКШ һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😱7🤬1🥱1
Төркиядә декабрьдә инфляция дәрәҗәсе 65 процентка җиткән.

2022 елда илдә азык-төлеккә бәяләр 72 процентка, ә транспорт чыгымнарына - 77 процентка арткан.
👍3😢1
Мәскәүнең казакъ җәмгыяте башлыгы Полат Жамаловка Русия армиясе турында "фейк" тарату өчен җинаять эше ачылган

Җинаять эше ачуга Жамамловның Фейсбук сәхифәсендәге посты сәбәп булган. Постка ул бер документ фотосы элгән, анда 2022 елның август уртасына Украинадагы сугышта 48 759 русия солдаты һәлак булган дип язылган.

Моннан тыш, ул 2022 елның гыйнварында Казакъстанда протестлар вакытында Русия гаскәрләрен кертүне тәнкыйтьләгән һәм моны оккупация дип атаган.

▪️Русия армиясе турында "фейк" тарату маддәсе нигезендә гаепләнүчеләр артканнан арта бара. Аларның берсе - Азатлык Радиосы журналисты Аслу Кормашева. Ул 18 октябрьдән бирде Казандагы тикшерү изоляторында утыра. Әлеге маддә нигезендә 10 елга кадәр төрмә яный.
😢3🤬2👍1😨1
Мөһаҗирлек: кем кире кайтты, кем тагын да ераграк китте

2023 ел эмигрантлар һәм релокантлар өчен нинди ел булды? 2022 елда Русия Украинада сугыш башлагач, күп кенә кеше илдән киткән иде. 2023 елда кире кайтучылар да булды, бер илдән икенче илгә китүчеләр дә булды.

✔️Мәсәлән, Азатлык бер ел Төркиядә яшәп, Чаллыга әйләнеп кайткан гаилә белән сөйләште. Кайтуның сәбәпләре: яшәү рөхсәте (ВНЖ) алу өчен күп акча һәм документлар җыю, акча җитмәү, бәяләр арту, җәен бик кызу һава торышы.

✔️Башка бер гаилә исә Төркиядән Франциягә күченгән. Гаилә башлыгы Төркиядә эш таба алмаган:

"Төркиягә килүгә кәсепсез калдым. Эш эзләргә керештем, Төркиядә белгечлегем буенча эш табуы кыен булу сәбәпле, Төркиядән тыш башка илләрдә дә эш мөмкинлеген карадым. Төркиядә әйбәт шартлар белән эш тапкан булсам, анда калып та эшләргә бик шат булган булыр идем, чөнки яшәү шартлары бик әйбәт, кардәш халык, кешеләре шәп, тел мәсьәләсе юк, татарлар, дуслар күп. Белгечлегем һәм әйбәт шартлар белән эш таба алмау бердәнбер мәсьәлә иде," диде ул.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
😢6🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 гыйнвар, сугышның 680нче көне. Әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләр кыскача.

🔸Узган төндә Харьков ракет һөҗүменә дучар булган. Украина хәрбиләре мәгълүматына күрә, һөҗүмнәр С-300 ракетлары белән ясалган. Харьков хакимиятләре шәһәр үзәгендә торак булмаган инфраструктурага зыян килгән дип хәбәр итә.

🔸Русия һәм Украина узган елның август башыннан беренче тапкыр әсирләр белән алмашты. Русия — 248, Украина — 230 кешенең кайтуы турында хәбәр итте. Алмашу Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашлыгында башкарылган диелә.

🔸Декабрь ахырында игълан ителгән АКШның Украинага ярдәм пакеты соңгысы булачак. Бу хакта АКШ Иминлек шурасы координаторы Джон Кирби белдерде. Аның сүзләренчә, алга таба ярдәм итү АКШ Конгрессына бәйле. Ел ахырында Америка парламенты республиканнар һәм демократлар арасындагы каршылыклар аркасында яңа пакетны раслый алмады. 27 декабрьдә Вашингтон Киевка 250 млн доллар күләмендә ярдәм бүлеп бирде.

🔸Иранның югары җитәкчесе Али Хаменеи Кермандагы теракт сурәтендә АКШ белән турыдан-туры хәрби конфронтациягә бармаска чакырды. Ул Израильгә һәм Америка базаларына каршы җавап чараларын чикләргә кушты. Израиль Иранның Керман шәһәрендәге терактка катнашы булмавын белдерде. Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы командиры Касыйм Сөләймани каберенә матәм йөреше вакытында булган шартлау нәтиҗәсендә кичә 100гә якын кеше һәлак булды.
👍6😢3✍1🔥1
2023 нәтиҗәләре: Татар дөньясында ярдәмләшеп яшәү күбрәк күзәтелә башлады

Дөньяга сибелеп яшәүче татарлар арасында бер-береңә булышу, кайгылы вакыйгаларда ярдәм кулы сузу, эшмәкәрләрнең татар проектларына тартылуы 2023 елда күбрәк күзәтелде.

Янып көлгә әйләнгән Эчкен авылын төзекләндерү моңа бер мисал булды.

Шул ук вакытта Татарстанның күбрәк Сабантуйлар белән мавыгуы читтәге татарларны республикага артык өмет багламыйча үз көченә таянып эшләргә өйрәтте.

Азатлык татар эшмәкәре, сәясәт белгече һәм Америка, Финляндия, Төркиядә яшәүче татарлар белән 2023 елга нәтиҗә ясый.

Язманы 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8🥰2
Русиянең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта корбаннар саны 32 кешегә җитте

Бүген, 4 гыйнварда, тикшерүче-криминалистлар тагын ике баланың җәсәден ачыклый алган.

Шулай итеп, корбаннар саны 32 кешегә җиткән. Тагын 30 кеше яраланган санала.

▪️29 декабрьдә Русия хәрбиләре Украинага күләмле һөҗүм ясады. Украина кораллы көчләре башлыгы Валерий Залужный хәбәр итүенчә, Русия хәрбиләре Украинага 158 ракет һәм пилотсыз аппарат җибәргән.

▪️2 гыйнвар иртәсендә Русия армиясе Киевка кабат ракет һөҗүме ясады. Киев мэры Виталий Кличко хәбәр иткәнчә, ике кеше һәлак булган, тагын 54 кеше төрле авырлыкта җәрәхәтләр алган.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢6🤬3👍1