Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Чиләбедә 16 яшьлек дагыстанлы кулга алынган.

Ул Шагол аэродромында хәрби очкычка ут төртүдә гаепләнә. Шулай ук ​​яшүсмер 2023 елның ноябрен һәм декабрендә Дагыстан тимер юлында берничә янгын чыгару омтылышында шикләнелә. Бу хакта ФСБ хәбәр итә. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алган.

Чиләбе янындагы Шагол хәрби аэродромында Су-34 очкычына 4 гыйнварга каршы төндә ут төрттеләр. Украинаның баш күзләү идарәсе очкычның янып бетүен әйтте. Русия чыганаклары мәгълүматларынча, аны сүндерә алганнар, очкычка китерелгән зыян күләме әйтелми. Шул ук вакытта, Украина массакүләм мәгълүмат чаралары күзләү чыганакларына таянып, бу Украинаның махсус операциясе дип язды.

Исеме әйтелмәгән яшүсмер 5 гыйнварда тоткарлана. Аңа чикләү карары ябык ишекләр артында чыгарыла. Ул Саклану Министрлыгы корылмасында диверсия ясауда гаепләнә. Бу гаепләү нигезендә аңа 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. ФСБ хәбәренчә, егет Украина махсус хезмәтләре күрсәтмәсе белән эш иткән, аның кесә телефонында "Украина кураторлары" белән язышулары табылган.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤔3👍1🔥1💔1
Журналист Александр Рыбин Ростов өлкәсендә үле килеш табылган

Аның мәетен Шахты шәһәрендә трассада табып алганнар. Бу хакта Рыбинның әнисе һәм дустына сылтама белән социолог Борис Кагарлицкиның "Рабкор" басмасы хәбәр итә.

"Үлем сәбәпләре ачыклана. Без фаҗига сәбәпләрен ачыклау өчен мәгълүматны тикшерүне дәвам итәбез", - диелә постта.

Рыбин - этнограф, сәяхәтче, журналист. Ул Русия һәм Таҗикстанда бәйсез басмалар белән хезмәттәшлек итте.

@azatliqradiosi
🤬3👍2
Соңгы тәүлектә Газзә сызыгында 122 кеше һәлак булган, 256 кеше яраланган.

ХӘМӘС контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, кораллы каршылыклар башланганнан бирле барлыгы 22 722 кеше үлгән, 58 166 кеше яраланган.

▪️"Чикләрне танымаучы табиблар" хәбәр итүенчә, алар "Әл-Акса" хастаханәсеннән үз хезмәткәрләрен чыгарырга булган. Бу карарга хастаханә һәм аның тирәлеген утка тотулардан соң килгәннәр. Шул ук вакытта хастаханәненң гадәттән тыш хәлләр координаторы Каролина Лопес даими утка тотылу сәбәпле, хезмәткәрләрнең һәм авыруларның аннан китә алмавын әйтә.

▪️Израил саклану көчләре ((ЦАХАЛ)) Газзә сызыгы төньягын тулы контрольгә алуын һәм АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС төркеменең төньяк бүлекчәләрен таркатуны игълан итте.

▪️Израил армиясе вәкиле Даниэл Хагари сүзләренчә, хәзер хәрби хәрәкәтләр Газзәнең үзәге һәм көньягында дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
🤬7🤯3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 8нче гыйнвар. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Яңа ачылган М-12 трассасында Мәскәүгә таба зур тыгымнар барлыкка килгән. Сәбәбе — ягулык салу станцияләренең аз булуы. Казан белән Мәскәүне тоташтыручы өр-яңа түләүле юл 21 декабрьдә ачылды. Хәзер бу трассада АЗСлар аз булу сәбәпле, машиналар зур чиратларда торырга мәҗбүр.

🔹Германия фермерлары бүген илкүләм протест чараларын оештыра. Алар федераль хөкүмәтнең субсидияләрне киметүгә каршы. Берлиндагы Бранденбур капкасы янында инде 48 трактор җыелган.

🔹Япониядәге җир тетрәү аркасында һәлак булган кешеләр саны 161гә җиткән. Тагын 103 кеше хәбәрсез югалган булып санала.

🔹Украинаның күзәтү каналлары Русия янә ракетлар белән һөҗүм итә дип белдерә. Харьков, Днепр һәм илнең башка берничә шәһәрендә шартлаулар турында хәбәр ителә. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 684нче көне.

🔹Русиянең эчке эшләр министрлыгы быел Раштуага чиркәүләргә 1,4 млн кеше килгән, ди.

🔹АКШ Конгрессы хөкүмәтне финанслау турында килешкән. 2024 елга Америка хөкүмәте бюджеты $1,590 трлн тәшкил итәчәк. Шуның $886 миллиарды саклануга тотылачак.

🔹Лос-Анҗелеста "Алтын глобус" премиясе тапшырылды. Драма категориясендә иң яхшы фильм булып "Оппенһеймер" аталды. Кристофер Нолан шуның өчен — иң яхшы режиссер, ә Киллиан Мёрфи иң яхшы актер бүләген алды. Ә менә "Иң яхшы мюзикл яки комедия" категориясендә тәкъдим ителгән "Барби" фильмы җиңмәде: бу төркемдә "Мескеннәр" картинасы җиңүче дип табылды. Аның каравы, "Барби"га "кинематографтагы һәм кассада җыелган акча күләмендәге казанышлары өчен" махсус бүләк бирелде.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5✍2
Дәрвишләр бистәсендә уннан артык күпкатлы йорт, мәктәп һәм балалар бакчасы җылысыз калган.

Бистәнең Халезов урамында урнашкан пар казаннары эшләми башлавы хәбәр ителә. Шул ук вакытта Татарстанда суык һава торышы хөкем сөрә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥6😢4
2024 елда Татарстанда беренче туган балага Идел дип исем кушканнар.

Ул Чаллыда Сәүбәновлар гаиләсендә 1 гыйнвар төнендә 00:40та дөньяга килгән. Авырлыгы — 3925 г, буе — 56 см.

Елның беренче көнендә Татарстанда барлыгы 60 бала туган.

Мәгънәле исем кушканнармы? Ничек уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍23❤2🥰1
Газзәдәге хәлләр турында.

Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында соңгы тәүлектә тагын 73 кеше һәлак булган, 99 кеше яраланган.

Шулай итеп, өч айда (7 октябрьдән башлап) Газзә сызыгында 22835 кеше үтерелгән, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Аларның 9600е — балалар.

Шулай ук, соңгы өч айда Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә 79 журналист үтерелгән. Бу санны Журналистларны яклау комитеты китерә. Башка бер генә сугышта да моның кадәр журналистның һәлак булганы юк, диләр Комитетта (Комитет бу күзәтүне 1992 елдан бирле алып бара).

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 23 меңгә якынлаша, аларның 9,6 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
🤬12👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстандагы татар авылларының иң борынгылары Тау ягы белән Казан артында урнашкан.

Моны галим Ренат Тимергалиевның тикшеренүе ачыклаган. Татар авылларына кайчан нигез салынганын күрсәтүче махсус харита да ясалган.

Харитадан күренгәнчә, Казан ханлыгы яки аңа кадәрге чорда барлыкка килгән татар авыллары, нигездә, Казан арты белән Тау ягында урнашкан.

Ә сезнең авыл кайсы якта һәм кайчан барлыкка килгән? Языгыз әле.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍20❤1
Русиядә Таҗикстан блогерына "тиздән бөтен урыс кызлары безнеке булачак" дигән сүзләреннән соң җинаять эше ачылган.

Салмон Җумабойны нәфрәт яки дошманлык уятуда шикләнәләр. Тикшерү фаразынча, ул "урыс милләтеннән булган затлар төркемен өнәмәгән" һәм интернетка "славян кыяфәтле кызларның кешелек дәрәҗәсен төшерү" билгеләре булган видео керткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁6🤡5👌1
Русия баш прокуратурасы гаскәр турында "фейк" дип былтыр 70 меңләп материалны томалаган.

Томаланган материалларның күпчелек өлеше Украинадагы сугыш белән бәйле, дип искәртә прокуратура.

2022 елда андый материаллар саны тагы да күбрәк булган — 128 мең материал сөртелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Русия колонияләрендә меңнәрчә сивил украин тотыла — BBC

Русиядә һәм Украинаның басып алынган җирләрендәге колонияләрдә һәм тикшерү изоляторларында меңнәрчә украин тотыла, алар сугышта әсир итеп алынган хәрбиләр түгел. ВВСның урыс хезмәте шушы хакта тикшеренү чыгарды.

Русия тәртип саклау оешмалары яки хәрбиләр украиннарны фильтр аша уздырганда тоткарлаган, кайберләрен сугышка каршы көрәшүдә шикләнеп урамда тоткарлаганнар диелә.

Ирекләреннән мәхрүм ителсә дә, бу украиннар рәсми рәвештә җинаять эшендә дә гаепләнми, хөкем дә ителмәгән. Шуңа аларны рәсми юл белән табып булмый, ә сугыш әсирләреннән аермалы буларак аларны коткару өчен бернинди механизмнар да юк, дип яза ВВС.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10
Чуашстан авылында яшәүчеләр су булмау сәбәпле балаларын юындыру өчен кар эретергә мәҗбүр

Чуашстанның Чабаксар районындагы Толиково авылында яшәүчеләр декабрь уртасыннан бирле сусыз интегә. Авылдагы су манарасын төзекләндерү өчен 3 атна элек аерып куйганар.

Авылда яшәүче күпбалалы ана бәдрәфне агызып җибәрү һәм балаларны юындыру өчен кар эретәбез дип сөйләгән.

Авыл халкы Чуашстаннан сайланган сенатор Николаю Фёдоровтан ярдәм сорап мөрәҗәгать әзерли башлаган, ул Толиково мәктәбендә укыган булган.

▪️Чуашстанда торак-коммуналь хуҗалык системнарның 36 проценты, Татарстанда 30 проценты, Башкортстанда 39 проценты искергән дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😱8🤬2
Путин режимы башлаган сугышта татар ирләре кырылу дәвам итә

Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы мәет кайтарылды — кичә 7 гыйнварда Актаныш районы Бикчәнтәй авылында Газинур Борһановны җирләделәр. Аңа 57 яшь булган. Хатыны һәм улы калган.

Сугышка мобилизациягә башлангач җибәрелгән. 2023 елның 14 декабрендә Донецки төбәгендә һәлак булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 905 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 17се — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 8 гыйнвар — сугышның 684нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬10😭3👌1🎄1
❗️Башкортстан активисты республика башлыгын сайлауга "халык намзәтен" чыгарырга тәкъдим итә

Башкортстанның экология активисты Фәрит Рәхмәтуллов республика башлыгын сайлауга халык намзәтен билгеләргә тәкъдим итә. Республика халкына шундый мөрәҗәгатен ул ВКонтактедагы сәхифәсендә чыгарган.

"Бу ел — сайлаулар елы. Русия президентын сайлауны калдырып торыйк, анда болай да барысы да аңлашыла. Әмма республика башлыгын сайлау — Башкортстан халкы өчен бик мөһим. Безнең республиканың киләчәге тулысынча үзебездән генә тора. Нәкъ безнең сивил фикеребез, иҗтимагый карарыбыз республика үсешен үзгәртә ала", дигән ул.


Рәхмәтуллов үзе намзәт итеп өч кешене тәкъдим иткән: Равил Сөләйманов (Туймазы районы Кандра авылы), Илдар Йомаголов (Баймак) һәм Фаил Алсынов (Уфа).

▪️Башкортстан башлыгын сайлау 2024 елның сентябрендә узачак. Былтыр ноябрьдә туры элемтә вакытында хәзерге башлык Радий Хәбировтан сайлауда катнашу ниятен белештеләр. Моңа җавап итеп ул катнашу-катнашмавны Путин хәл итәчәк диде.

❓Ә сез Рәхмәтуллов тәкъдимен хуплыйсызмы? Башкортстан башлыгы вазифасына кемне тәкъдим итәр идегез?

#Башкортстан
@azatliqradiosi

Активист
😁5👍2👏1🙏1🌚1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Австралиядәге татар активистлары Фәләстинне яклау чараларында катнаша

Аделаидада яшәүче Диләрә Вәлиф "Мөмкинлек булганда без бу чараларга һәрвакыт катнашырга тырышабыз, Фәләстиндәге меңнәрчә гади кешеләрнең утка тотылуы, аларга каршы алып барылган һөҗүмнәр безне бик хәсрәтләндерә", ди.

▪️Газзәдәге соңгы фаҗига анда хакимияттә булган ХӘМӘС төркеменең узган ел октябрендә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды. Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды. Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.
❤11👍3🙏2
Азат Мифтаховка тикшерү изоляторында хатыны белән очрашырга рөхсәт итмиләр

Кировтагы 1нче тикшерү изоляторында утыручы сәяси тоткын, математик Азат Мифтаховка хатыны Елена Горбань белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Бу хакта Горбань үзенең Telegram-каналында сөйләде.

Горбань иренә каршы яңа җинаять эше ачылган чакта күрсәтмәләр биргән тоткын — Евгений Трушковка хат язган булган. "Күченүең белән. Сине дә монда күселәр һәм тараканнар булган камерага утыртканнардыр дип бик өметләнәм", дип язган булган ул.

Трушков бу хатны җинаять эшенә кушуларын сорап тикшерүчегә гариза язган. "Никтер тикшерүче бу хатны безгә очрашырга рөхсәт итмәү өчен туры килә торган сәбәп дип тапты", ди Горбань.

Шулай ук Азат янына тикшерү изоляторына әнисе дә килгән, ул Азат чагыштырмача яхшырак күренде дип сөйләгән.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11🙏2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ике атна элек зурлап ачылган М12 юлында инде тыгыннар да барлыкка килгән

Сәбәбе — ягулык салу станцияләренең аз булуы. Аз булгач, зур чиратлар хасил була. Менә шундый хәлләр өр-яңа түләүле юлда.

❓М12 юлын сынап карадыгызмы әле?

@azatliqradiosi
😁7🌚1
2023 елда Башкортстанда 14 меңләп гаилә таркалган

Шул ук вакытта 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда 19,8 мең пар өйләнешкән булган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка кимрәк диелә.

▪️2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җиткән иде. Психологлар аерылышулар саны артуга Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6
Көн язмасы: "Татарстан һәм Башкортстан икътисады өчен 2024 ел узганы кебек яхшы булмаячак"

Русия икътисады 2023 елны 3,5% үсеш белән тәмамлады. Бу алдан ясалган фаразлардан бермә-бер яхшырак күрсәткеч булды. Татарстанның эчке төбәк продукты 2,8% үсте һәм 4 трлн сумнан артып китте. Башкортстан икътисады да 3% артты һәм 2,3 трлн сумга җитте.

Мондый үсешне белгечләр икътисадның сугыш өчен үзгәртеп корылуы белән бәйли. Аеруча, федераль акчалар белән хәрби сәнәгать җитештерүен арттырдылар.

Шул ук вакытта санкцияләр сәбәпле узган ел нефть табышы якынча 32% кимеде, рубль долларга карата үз бәясен 20% югалтты, инфляция, рәсми саннарга караганда, 7-7,5% артты.

2024 елда Русия икътисады акырынаер дип көтелә. Үзәк банк фаразларына караганда, икътисад үсеше 1,3% булачак. Халыкара валюта фонды аны 1,1% дәрәҗәсендә күрә.

Бу шартларда Татарстан һәм Башкортстанны нәрсә көтә? Аларның икътисады акрынаймасмы? Хезмәт хакы артырмы? Республикаларның бюджетлары белән нәрсә булачак?

Азатлык бу хакта Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов белән сөйләште.

Язманы тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7