Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2023 ел татар дөньясында вакыйгаларга бай булды. Дөньяга сибелеп яшәүче татарлар арасында бер-береңә булышу, кайгылы вакыйгаларда ярдәм кулы сузу, эшмәкәрләрнең татар проектларына тартылуы бу елда күбрәк күзәтелде.

Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз, төп фикерләр - рәсемнәрдә.

@azatkiqradiosi
👍5❤1🥰1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифаларын үтәүче Роберт Иштуковка Баймактагы, Мәчетле районының Олы Ыктамак авылындагы һәм Дуван районының Мәсәгут авылындагы үзәк район хастаханәләрен ачуны хәл итеп бетерергә кушкан.

Әгәр хастаханәләр вакытында эшли башламаса, түрәне дә, баш табибларны куу белән янаган. Бу хакта MKset җиткерә.

▪️Башкортстанда бу медицина өлкәсендә күзәтелгән бердәнбер проблем түгел. Хастаханәләрне кулланышка тапшыру вакытлары озаюы белән беррәттән, медицина хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакларына зарланулары да, табибларның хезмәт шартлары белән канәгать булмаулары да даими күзәтелә.
▪️Моңарчы Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать иткән иде. Алар үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" диде, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмавын әйтте.
▪️Былтыр февральдә Башкортстанның перинаталь үзәге табиблары дәваланучылардан акча каерырга мәҗбүр итәләр дип зарланды.
▪️Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.

@azatliqradiosi
😁3✍1
Мәскәү Европа берлеге илләрендә, Британия һәм АКШта сайлау бүлгеләрен ачмаска мөмкин.

Чит илдән тавыш бирүләр март уртасына билгеләнгән. "Дус булмаган" илләрдә сайлау бүлгеләрен япсалар, русияләр аларда катнаша алмаячак.

Чит илдән торып электрон тавыш бирү исә каралмаган. Русия тышкы эшләр министрлыгында сайлау бүлгеләрен ачмауны тавыш бирүчеләрнең иминлеге өчен дип аңлаталар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁5🤡1🤣1
Режиссёр Берковичның җинаять эшендә экспертиза исламны "террорчы идеология" дип атаган.

Бүген Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсе Беркович һәм Петрийчукны сак астында тотуны озайтуны карый. Аларга "Финист Ясный сокол" спектакле өчен террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачтылар.

Спектакль хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8👍2
Башкортстанның "Пруфы" басмасы республика хакимиятләренең басымы турында җиткерде һәм укучыларыннан ярдәм сорады.

"Безгә Куштауны яклар өчен халыкны күтәрергә булышуыбызны гафу итә алмыйлар. Хакимиятне безнең гел авырта торган сөялләргә баскалап торуыбыз, әйберләрне үз исемнәре белән атавыбыз әрнетә", ди видеомөрәҗәгатендә басма журналисты Рамил Рәхмәтов.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🥰3🤬3👍1🙏1🥱1
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 170 мең турист килгән.

Кырлайдагы Кыш Бабай өенә килүчеләр быел 30 процентка арткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2🤔2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Илеш районыннан Флүн Галләмов һәлак булган.

Ул 1965 елда туган, сугышка узган елның августында киткән, Донецки өлкәсендә үтерелгән. Бүген аны Илеш районы Кадер авылында җирләделәр. 17 гыйнварда аңа 59 яшь тулган булыр иде.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1327 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 9ы — Илеш районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 685нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍4😢3🔥1🎉1
Бүген Русиядә 10 көнгә сузылган бәйрәм ялларыннан соң беренче эш көне дә бит әле.

Ничек узды соң? Эшкә чыктыгызмы? Читен булдымы? Сөйләшеп алыйк әле.

#гәпләшик

@azatliqradiosi
👍3🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 гыйнвар, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер яңалыкларны барлыйк:

🔸Русия саклану министрлыгы Сарытау өлкәсендә дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Төбәкнең Энгельс шәһәрендә хәрби аэродром урнашкан. Украинадан Саратов өлкәсенә 500 километрдан артык.

🔸Эквадарода киңкүләм чуалышларда кимендә 8 кеше үлгән диелә. Илдә "эчке кораллы низаг" тәртибе кертелгән. Чуалышлар 7 гыйнварда, төрмәдән "Ло-Чонерос" бандасы башлыгы качкач башланды.

🔸Владивостокта 3 меңнән артык кеше җылысыз калган. Җылылык челтәрләрендә авария булу сәбәпле, 18 күп фатирлы йортта җылы һәм кайнар су беткән.

🔸Русия азык-төлек кибетләрендә куллану вакыты чыгучы ашамлыклар киштәсе булдырмакчылар. Аларны пенсионерлар һәм мохтаҗлар бушка ала алачак. Мондый тәкъдим белән "Гадел Русия" депутатлары чыккан.
🔥3✍2👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда Владимир Путин намзәтен хуплап имза җыюда түрәләрне җәлеп итәләр Русиядә Владимир Путин намзәте өчен имза җыю дәвам итә. Активистлар фикеренчә, бу кампаниядә хакимият вәкилләре, бюджетта эшләүчеләр күпләп җәлеп ителә. …
Февраль аеннан сайлауда катнашырга чакырып русияләрнең ишекләренә шакып йөриячәкләр

Бу проектка "ИнформУИК" дип исем биргәннәр, ә аның төп максаты - сайлау бүлгеләренә килүчеләрнең санын арттыру, дип аңлатыла.

Русиядә президент сайлау 2024 елның 15-17 мартында узачак. Илнең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.

Күптән түгел Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда Путин намзәтен хуплап имза җыюга түрәләрне җәлеп итүләре билгеле булды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🖕7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиягә Төркиядән 316 мең данә йомырка кертелгән "Русиядә сатар өчен "Яраг-Казмалар" чигеннән Төркиядән 19,36 тонна (316 800 данә) тавык йомыркасы кертелде", диелә Россельхознадзор хәбәрендә. Көздән бирле илдә тавык йомыркасына бәяләр арта. Росстат хәбәренчә…
Былтыр Башкортстанда кош кизүе аркасында 3 млн баш кош һәм 18 млн йомырка юк ителгән

Башкортстанның "Башкирская" кошчылык фабрикасында кош кизүе чыгуы сәбәпле узган ел республикада 3,2 млн баш кош-корт, 18,2 млн йомырка, 70 тонна ит һәм ит ризыгы юк ителгән. Бу хакта Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин әйтте.

Юк ителгән кош-кортларның саны - республикадагы барлык кошларның 25 процентын тәшкил иткән.

▪️Соңгы айларда Русиядә йомырка кытлыгы күзәтелде һәм аларга бәя дә шактый артты. Төркия, Азәрбайҗаннан йомырка китерелә башлады.

Хәбәр Азатлыкта. Ачылмаса, көзге сайтта.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 гыйнвар, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер яңалыкларны барлыйк: 🔸Русия саклану министрлыгы Сарытау өлкәсендә дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Төбәкнең Энгельс шәһәрендә хәрби аэродром урнашкан. Украинадан…
Ике дрон Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге хәрби аэродромга төшкән дип яза Astra.

10 гыйнвар иртәсендә Русия саклану министрлыгы Сарытау өлкәсендә дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Төбәк башлыгы Роман Бусаргин дрон Энгельс районында бәреп төшерелде диде.

Astra чыганакларынча, дроннар икәү булган. Һөҗүм нәтиҗәләре билгеле түгел.

Әлеге аэродромга моңа кадәр дә һөҗүм булган иде. Биредә Русиянең стратегик бомбардировщиклары тотыла.
🔥5👍2😐1
Татарстанда дәүләт телләрен саклау програмын финанслау 12,5 процентка кыскартылган

Былтыр телләр програмы өчен республика казнасыннан 126,8 млн сум тотмакчы булганнар, әмма 111 млн сум тотылган. Кайсы проектларга зыян килгән:

✔️Хакимиятләр "Бала" электрон балалар китапханәсен тулыландыруга, "Мирас" мәгариф басмасына методик ярдәм бирүгә, журналистлар өчен "Татар рухы һәм каләм" бәйгесен үткәрүгә һәм республиканың дәүләт телләрен саклауга юнәлтелгән полиграфия продуктларын таратуга акча түгеп тормаган.

✔️Балалар өчен татар телендә "Безнең халыкның мирасы" дигән кыска метражлы анимацион фильмнар ясауга да акча бирелмәгән.

✔️"Интернет киңлегендә уңай тел мохите булдыру һәм медиада туган телләрне популярлаштыру" өчен, урыс һәм татар телләре тигез дәрәҗәдә куллану өчен чыгымнар киметелгән һәм башкалар...

▪️2022 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмына каралган финанслар 20 процентка кимегән иде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
🤬9🤡3👍2😴1
Татарстанда Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия булдырылды

"Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды мөслимә журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина исемендәге бүләк-премия булдыру турында хәбәр итте. Ул татар-мөселман журналистларга гына түгел, урыс-правослауларга да тапшырылачак.

Тәкъдим ителгән материаллар медианы һуманлаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм, гаилә кыйммәтләрен саклау, бер-береңә таяныч күрсәтү, җәмгыятьтәге кардәшлекне арттыручы проектларга теләктәшлек белдереп эшләнгән материаллар булыр дип көтелә.

🔹Әлмира Әдиятуллина - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Мәскәү мәхкәмәләренә йөреп, Русия мөслимәләренә паспортка фотога яулыктан төшү мөмкинлеген булдырган, Планетаның 100 иң яхшы хатын-кызы номинациясендә Нобель премиясенә тәкъдим ителгән татар мөселман хатын-кызы. 2021 елда вафат булды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
👍10❤8🔥2