Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдинов террорчылар исемлегенә кертелгән. Ул Росфинмониторинг исемлегендә бар.

Узган елның ноябрендә ФСБ 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны тоткарлады. ФСБ Фәрәретдинов яшәгән Аургазы районы Корманай авылындагы өендә тентү уздырды, аны Уфага алып китте. Ул Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра.

Руслан Габбасов моны аңа басым ясау дип әйтте. "Рөстәм энем хатынына Руслан Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйләгән иде Габбасов.
🤬11
⚖️ 11-12 гыйнварда Һаагадагы мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар үтәчәк. Анда Гәззә сызыгында фәләстиннәр мәсьәләсе каралачак.

Һаагадагы мәхкәмәгә Көньяк Африка мөрәҗәгать итте. Көньяк Африка Республикасының Халыкара мәхкәмәгә тапшырган дәгъвасы Фәләстиннең сивил халкын якларга, баскынлыктагы Газзәдә һуманитар фаҗигага нокта куярга булышып, халыккара гадел хөкемгә өмет чаткысы бирер иде, диелә белдерүдә. Көньяк Африка дәгъвасында "Израил дәүләте БМОның "Геноцид җинаятьләрен кисәтү һәм алар өчен җәза бирү конвенциясе"ндәге бурычларны боза", дип искәртелә.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы шушы белдерүен кичә 10 гыйнварда бәян итте.

Көньяк Африка Республикасы тапшырган дәгъвада әйтелгәнчә, 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС һөҗүм иткәннән соң, Израилнең Газзә сызыгында фәләстиннәргә кылган гамәлләрендә геноцид билгеләре бар. Көньяк Африка мәхкәмәдән Газзә сызыгындагы фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый, Израилне фәләстиннәрне мәҗбүри күчереп йөртмәскә чакыра, аларга җитәрлек ризык, су, һуманитар ярдәм, дарулар бирергә өнди.

💬"Кеше газапларының ахыры күренми. Газзә сызыгының дөньядагы ачык һава астындагы иң зур төрмәдән алагаем зур зиратка әйләнергә мөмкин булу куркынычы күз алдыбызда чынга ашты", дип белдерде Amnesty International баш сәркатибе Аньес Калламар.

Аның әйтүенчә, Газзәнең төньягының күпчелек өлеше җимерелгән, хәзерге вакытта Газзә халкының 85 проценты яшәү урыныннан күчерелгән зат булып тора.

Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
💯8👍3😁1🙏1
Төркиянең лирасы бүген рекорд хәленә җитте.

1 доллар - 30 лира,
1 евро - 32 лира.


Төркиядә яшәүчеләр бөтен әйбергә, хезмәткә бәяләрнең артуын әйтә. Инфляция коточкыч тизлек белән баруы күзәтелә.

Төркиядә яшәүче татар-башкортлар, сез ни диярсез?
🤯7👍2🔥2👎1👏1😢1🌭1
🔺Русиянең иң рәхимсез хөкемдарлары ачыкланган. Исемлектә Башкортстаннан ике кеше бар.

"Новая газета" Русиянең кайбер төбәкләрендә һәм Мәскәүдә рәхимсез карарлар чыгарган 21 хөкемдарның исемлеген төзегән. Анда Башкортстаннан ике хөкемдар да бар: Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин һәм Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Руслан Рамазанов.

Азамат Бикчурин 2023 елның июнендә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте.

Үзенең соңгы сүзен әйткән чакта 41 яшьлек Чанышева Бикчуринга мөрәҗәгать итеп: "Сез – хөкемдар һәм сайлаучы гына түгел, процесс күрсәткәнчә, үз карашы булган кеше дә. Әгәр мине 12 елга утыртсагыз, мин инде бала таба алмаячакмын. Миңа әни булу форсаты бирегез", дигән иде. Тик хөкемдар аңа бу мөмкинлекне бирмәде.

Руслан Рамазанов 2023 елның ноябрендә Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Ул Рамазановтан да акламаса да, мөддәтен йомшарту өчен булса да нигезләр табуны сораган иде. "Миңа 41 яшь, ә мине 7,5 елга ирегемнән мәхрүм иттеләр. Сәяси эшчәнлегемне төгәлләвемнән соң ирем белән балалар тудырмакчы идек. Әмма мине кулга алдылар. Тикшерү изоляторында тотылу шартлары минем сәламәтлегемдә һәм бала табарга сәләтлелегемдә тискәре чагылыш табачак. Миңа әни булырга мөмкинлек бирегез", дигән иде. Рамазанов аның мөддәтен йомшартмады.

Рәхимсез башка хөкемдарлар белән танышасыгыз килсә, 👉 монда басыгыз. Ә бусы 👉 альтернатив сылтама.
🔥3👏1
2022 елда сугыш аркасында Русиядән китүче татар-башкортларның күпмедер өлеше ватаннарына кире кайтты, ә кемдер яңа илләргә китте. Бу күп очракта чит илдә яшәү рөхсәте ала алмау, югары бәяләр, эш булмау белән бәйле.

Ничек узды алар өчен 2023 ел һәм алга таба нишләргә җыеналар? Без бу хакта зур мәкалә язган идек. Кем күрергә өлгермәде - шушы рәсемнәрне куллана ала. Бу сезгә җиңел һәм уңай булсын өчен эшләнде. Сез аны башкаларга да юллый аласыз.
👍7✍1
❗️Дәүләт гаепләве башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сорый

Бүген, 11 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә прокурор "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән. Бу хакта Алсыновның мәхкәмә бинасы янында җыелган тарафдарлары җиткерә.

Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты. Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, 30 апрельдә Алсынов "Подслушано Аскарово и Абзелиловский район" дигән төркем сәхифәсендә "аңлы рәвештә эш итеп, затлар төркемен расасы, милләте, теле, чыгышы ягыннан түбәнсетү максаты белән" башкорт телендә видео чыгарган. Видеода "Кавказда яки Урта Азиядә яшәүчеләр", "әрмәннәр" тискәре итеп бәяләнгән сүзләр бар диелгән.

"Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган", дип аңлатты Алсынов.


Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачтылар.

282 маддәнең 1нче өлеше нигезендә Алсыновны иң күбе биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә уза.

Алсынов гаебен танымый.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7
Ул арада Украинадагы сугышта Башкортстан ирләренең кырылуы дәвам итә

Путин режимы башлаган сугышта Зилаер районыннан Рөстәм Яманаев һәлак булган.

Ул сугышка мобилизациягә эләгеп киткән булган. Кичә аны Шанский авылында җирләделәр.

Рөстәм авылда танылган кеше булган. Үлем хәбәре астында якташлары кайгы уртаклашып 170тән артык язу калдырган.

"Бу хәл күпме дәвам итә ала? 😰 Кайчан бетәр бу? Яшь егетләр һәлак була. Ата-анага күпме хәсрәт! 🙏 Ходай, туктат бу сугышны" дип язганнар икенче пабликтагы үлем хәбәре астында.


Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1336 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 143е — мобилизацияләнгән булган. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 687нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭4👍3💩2😢1
Украинадагы сугыштан Татарстанга да үлем хәбәрләре агыла

Путин режимы башлаган сугышның чираттагы корбаны — Актаныш районы Иске Богады авылыннан Айназ Арсланов.

Ул сугышта алган яралардан хастаханәдә үлгән диелә.

Айназ да сугышка мобилизациягә эләгеп киткән. Узган елның маенда ялга кайтып киткән. Аңа ни бары 30 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 919 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 91е — мобилизацияләнгән булган, һәм кимендә 18е — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак та була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 11 гыйнвар — сугышның 687нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😭6👍4💩2🤬1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1316, Татарстаннан кимендә 919 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2🎉2
Татарстан һәм Башкортстанда җылылык челтәрендә казалар чыгу куркынычы турында кисәтәләр

Җылылык торбалары шактый искергән һәм алар шартлап ярылырга мөмкин диелә.

Әйтик, Башкортстанда кайбер инженер челтәрләре 100% диярлек тузган, ди Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова. Подольскидагы хәл Башкортстан һәм Уфада да кабатлана ала ди ул.

Шундый ук проблем Татарстанда да бар, ди "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев. Аның әйтүенчә, республикада җылылык челтәренең 60% тузган. Узган ел торбаларның 2% гына алыштыра алганнар.

▪️4 гыйнварда Подольскида җылылык торбасы ярылып, Климовски микрорайонында 170 йорт җылысыз калды.

Сезнең якларда ничек, өйләрегез җылымы, казалар юкмы?

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3🔥1
Зөлфия Ситдыйковага "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" плакатлары өчен ике гаепләү белдерелгән

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә гаепләү белдергәннәр.

Хәзер ул "шикләнелүче"дән "гаепләнүче"гә әйләнгән. Аңа чикләү чарасын да үзгәрткәннәр, башта полициягә билгеләнергә килеп йөрергә тиеш булган, хәзер исә читкә китмәү турында имза алганнар, диелә.

▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢6🤬2🙏1