Ул арада Украинадагы сугышта Башкортстан ирләренең кырылуы дәвам итә
Путин режимы башлаган сугышта Зилаер районыннан Рөстәм Яманаев һәлак булган.
Ул сугышка мобилизациягә эләгеп киткән булган. Кичә аны Шанский авылында җирләделәр.
Рөстәм авылда танылган кеше булган. Үлем хәбәре астында якташлары кайгы уртаклашып 170тән артык язу калдырган.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1336 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 143е — мобилизацияләнгән булган. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 687нче көне.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

"Бу хәл күпме дәвам итә ала? 😰 Кайчан бетәр бу? Яшь егетләр һәлак була. Ата-анага күпме хәсрәт! 🙏 Ходай, туктат бу сугышны" дип язганнар икенче пабликтагы үлем хәбәре астында.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1336 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 143е — мобилизацияләнгән булган. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 687нче көне.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭4👍3💩2😢1
Украинадагы сугыштан Татарстанга да үлем хәбәрләре агыла
Путин режимы башлаган сугышның чираттагы корбаны — Актаныш районы Иске Богады авылыннан Айназ Арсланов.
Ул сугышта алган яралардан хастаханәдә үлгән диелә.
Айназ да сугышка мобилизациягә эләгеп киткән. Узган елның маенда ялга кайтып киткән. Аңа ни бары 30 яшь булган.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 919 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 91е — мобилизацияләнгән булган, һәм кимендә 18е — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак та була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Бүген 11 гыйнвар — сугышның 687нче көне.
#Татарстан

😭6👍4💩2🤬1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1316, Татарстаннан кимендә 919 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1316, Татарстаннан кимендә 919 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2🎉2
Татарстан һәм Башкортстанда җылылык челтәрендә казалар чыгу куркынычы турында кисәтәләр
Җылылык торбалары шактый искергән һәм алар шартлап ярылырга мөмкин диелә.
Әйтик, Башкортстанда кайбер инженер челтәрләре 100% диярлек тузган, ди Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова. Подольскидагы хәл Башкортстан һәм Уфада да кабатлана ала ди ул.
Шундый ук проблем Татарстанда да бар, ди "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев. Аның әйтүенчә, республикада җылылык челтәренең 60% тузган. Узган ел торбаларның 2% гына алыштыра алганнар.
▪️4 гыйнварда Подольскида җылылык торбасы ярылып, Климовски микрорайонында 170 йорт җылысыз калды.
Сезнең якларда ничек, өйләрегез җылымы, казалар юкмы?

😢3🔥1
Зөлфия Ситдыйковага "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" плакатлары өчен ике гаепләү белдерелгән
Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә гаепләү белдергәннәр.
Хәзер ул "шикләнелүче"дән "гаепләнүче"гә әйләнгән. Аңа чикләү чарасын да үзгәрткәннәр, башта полициягә билгеләнергә килеп йөрергә тиеш булган, хәзер исә читкә китмәү турында имза алганнар, диелә.
▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.
Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" плакатлары өчен ике гаепләү белдерелгән
Ул нацизмны аклауда һәм Русия гаскәрен "кимсетүдә" гаепләнә.
😢6🤬2🙏1
Уфада Корылтай бинасы каршында Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак
Бу хакта бүген Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Максим Забелин җиткерде.
Һәйкәл 7 февральдә Рәхимовның туган көнендә ачылачак. Бу көнне аңа 90 яшь тулган булыр иде.
Шулай ук ул яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар.
Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес тә үтәчәк диелә.
▪️ Мортаза Рәхимов былтыр 88 яшендә вафат булды.
Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга кирәк дип саныйсызмы?

👎11👍4🤮2🌚1
Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовка хулиганлык турында гаепләү дә өстәгәннәр
Русиянең 74нче мотоукчы бригадасы башлыгы урынбасары, Русия каһарманы, Мамадыш егете Ирек Мәгасүмов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепләнә.
Хәзер аңа хулиганлык турында маддә дә өстәгәннәр. Тикшерү беллдерүенчә, кызны үтергәч Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган.
Фотода: Путин Мәгасүмовка Русия каһарманы исемен тапшыра.
Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqrradiosi

💩5❤2👍2🤬2🤡1
Беларуста Настоящее Время сайты һәм проектлары "экстремистик" дип игълан ителгән
Әлеге карарны 5 гыйнварда Витебски мәхкәмәсе кабул иткән. Бу хакта мәгълүмат Мәгълүмат министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Шул исәптән, Настоящее Время. Азия, Настоящее Время. Док, Настоящее Время. Беларусь, Настоящее Время. Сюжеты, Настоящее Время. Балтия проектлары һәм тагын берничә телеграм-канал һәм чат та "экстремистик" дип тамгаланган.
▪️2021 елның октябрь ахырында Настоящее Время сайты Беларуста томаланган иде. Сәбәп буларак "экстремистик дип танылган материалларга сылтамалар тарату" аталды.
▪️Настоящее Время — Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) тарафыннан "Америка авазы" катнашында төзелгән һәм АКШ Конгрессы грантлары ярдәмендә финансланган телеканал.

🔥3🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚖️ 11-12 гыйнварда Һаагадагы мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар үтәчәк. Анда Гәззә сызыгында фәләстиннәр мәсьәләсе каралачак. Һаагадагы мәхкәмәгә Көньяк Африка мөрәҗәгать итте. Көньяк Африка Республикасының Халыкара мәхкәмәгә тапшырган дәгъвасы Фәләстиннең сивил…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Көньяк Африка Израилне Газзәдә геноцид кылуда гаепләгән дәгъвасын Һааг мәхкәмәсенә тапшырды
Көньяк Африка Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый. Беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнвар узарга тиеш.
Тулырак монда, ачылмаса, монда басыгыз.
▪️Газзәдәге соңгы фаҗига анда хакимияттә булган ХӘМӘС төркеменең узган ел октябрендә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды. Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды. Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек нигездә мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятьләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.

👍13❤2🌚1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары Мәскәүдә протест чарасына чыкты
Алар ирләрен Украинадагы сугыштан кайтарырга таләп итә. Путинның сәяәсәтен тәнкыйтьли һәм солых сөйләшүләрен башларга чакыра.
▪️Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 234 кеше мобилизацияләнгән булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.
@azatliqradiosi
Алар ирләрен Украинадагы сугыштан кайтарырга таләп итә. Путинның сәяәсәтен тәнкыйтьли һәм солых сөйләшүләрен башларга чакыра.
▪️Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 234 кеше мобилизацияләнгән булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.
@azatliqradiosi
❤4😢2🙏1
🔖 Азатлык архивыннан Хаҗ турында уникаль язма тыңлагыз!
1985 елда чыккан "Ислам энциклопедиясе" тапшыруында хаҗ кылуның мөселманнар өчен дини һәм социаль әһәмияте аңлатыла. Совет берлегеннән хаҗга партия сайлаган кешеләр генә бара алуы турында әйтелә. Хәйретдин Садыйк һәм Гариф Солтанны тыңлыйк.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

❤11👍3🙏1
❗️АКШ һәм Британия Йәмән хөситләренең 16 объектына һөҗүм итте
Reuters язуынча, һөҗүмнәр очкычлар, кораблар һәм су асты көймәләреннән ясалган. Һөҗүм 60лап хәрби һәдәфкә туры килгән: хәрби җитәкчелек штаблары, корал саклау урыннары, һава саклануы радарлары һәм башкалар, диелә АКШ генералы Алекс Гринкевич белдерүендә.
Һөҗүмнән соң якынча бер сәгатьтән соң АКШ президенты Джо Байден чыгыш ясап, моны "саклану чаралары" дип атады.
Йәмән хөситләре көздән бирле Кызыл диңгездә корабларга һөҗүм итә. 14 ноябрь көнне бу хәрби төркем Израилгә бәйле барлык корабларны утка тотачагын белдерде. Моны алар “Газзә сызыгында американ-израил гамәлләренә" җавап дип атый.

😱4👍2🔥1🤬1😢1
Җомга, 12 гыйнвар иртәсенә башка мөһим һәм кызыклы хәбәрләр:
🔸 АКШ һәм Британиянең Йәмән хөситләренә һөҗүмнәреннән соң нефть бәясе арта башлады. Brent бәясе 2,5%-ка артып, бер мичкә өчен $79 тәшкил итте.
🔸 Курски өлкәсендә Русия хәрбиләренең кыр мунчасы янган – Astra. Ике мобилизацияләнгән кеше һәлак булган, тагын ике срочник зыян күргән диелә.
🔸 Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналарына хәрәкәтне рөхсәт иттеләр. Моңарчы кар бураны аркасында аларга юлга чыгуны тыйганнар иде.
🔸 Ә менә Башкортстанда һава шартлары аркасында кайбер юлларда вакытлыча чикләү кертелә генә. М-7 һәм Уфа-Оренбур трассаларының бер өлешеннән автобуслар, такси, йөк машиналарына узу тыела.
🔸 Галимнәр яман шеш авыруын ешрак яшь кешеләрдә таба башлаган – BMJ Oncology. Авыру белән интеккән 50 яшькә кадәр кешеләр саны аеруча Төньяк Америка, Европа һәм Австралиядә арта. Белгечләр моны кешеләрнең яшәү рәвеше үзгәрүе белән генә аңлатып булмый, дип саный.
Дөньяда, илдә тагын нинди вакыйгалар булып ята? Безнең телеграм-каналда укып барыгыз, дусларыгызны, танышларыгызны да безгә чакырыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2❤1✍1
🌙 2023 елның дини нәтиҗәләре: мөфтиятләр сугышны яклауны дәвам итте, куәт оешмалары мәчетләргә рейдларны ешайтты
Бүген көн язмасы узган елның дини нәтиҗәләренә багышланган. 2023тә Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды.
Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде.
Узган елда Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты – сугышка яңа кешеләр җыю.
Бу хакта➡️ безнең сайтта укый аласыз.
VPN булмаса,➡️ монда басыгыз.
Бүген көн язмасы узган елның дини нәтиҗәләренә багышланган. 2023тә Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды.
Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде.
Узган елда Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты – сугышка яңа кешеләр җыю.
Бу хакта
VPN булмаса,
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
2023 ел: Мөфтиятләр сугышны яклауны дәвам итте, куәт оешмалары мәчетләргә рейдларны ешайтты
Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды. Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде.
🤬6👍2😢1💩1
💲Былтыр Русия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше иң зур күрсәткечләргә җиткән
Кытай Русиядән сатып ала торган төп тауарлар – энергия чыганаклары: нефть, табигый газ һәм ташкүмер. Шулай ук Кытай Русиядән бал, агач, ягулык һәм диңгез ризыклары ала.
Русиягә исә Кытайдан нигездә машиналар, смартфоннар, җиһазлар, уенчыклар һәм башка тауарлар керә.
Татарстан президенты республика белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артыграк булачак дигән иде.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс, дип саный. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", ди ул.

👍6✍2👎1
76 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы спикеры урынына янә дәгъвә итәчәкме?
"Мин әле карар бирмәдем", дип белдерде ул журналистларга.
Быел Татарстан Дәүләт шурасына сайлау үтәргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин парламент белән 1998 елдан бирле җитәкчелек итә.
Ничек уйлыйсыз, яңа сайланачак парламентта спикер кем булыр? Үзегез ул урында кемне күрергә теләр идегез?

"Мин җаваплы кеше, вазгыять таләп итсә, бәлки, тагын эшләп алырмын", дип тә өстәде ул.
Быел Татарстан Дәүләт шурасына сайлау үтәргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин парламент белән 1998 елдан бирле җитәкчелек итә.
Ничек уйлыйсыз, яңа сайланачак парламентта спикер кем булыр? Үзегез ул урында кемне күрергә теләр идегез?
🤣7🤡2🤮1
🚛 Башкортстанда машина карату бәясе кыйммәтләнә
Гыйнвар аеннан транспорт чараларын техник яктан тикшертү өчен түләүләр 7,2 процентка арта. Бу хактагы карарны республика хөкүмәт йорты раслады.
Бу кыйбатлану бөтен төрдәге транспорт чараларына да кагыла. Мәсәлән, җиңел машиналарны карату өчен былтыр 926,5 сум түләргә кирәк булса, быел ул 993,19 сум булачак.
Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.
Тулырак➡️ безнең хәбәрдә укыгыз.

Тулырак
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3👍1