Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда Павлюхин урамында "Астория" отеле һәм банкет залы яна.

Бинадан барлык кешеләр эвакуацияләнгән.

Павлюхин урамы транспорт йөреше өчен чикләнгән.

Татарстан прокуратурасы янгын чыгуга бәйле тикшерү эше башлаган.

Видео: Татарстан 24

@azatliqradiosi
😁2😢2😴1
Мәскәү шәһәренең Дорогомиловски мәхкәмәсе "Вконтакте" социаль челтәрендә урнаштырылган "славяннарны гына эшкә алу" турындагы игъланны экстремизм пропагандасы дип таныды.

Игъланда төзелешкә, кием кибетенә һәм камыр ризыклары кибетенә хезмәткәрләр чакырылуы әйтелгән. Эш эзләүче славян милләтеннән булуы шарт куелган.

Мәхкәмә фикеренчә, мондый игълан Русиянең экстремизмга каршы канунына каршы килә. Моны ул милләтара низагъ тудыруга юнәлдерелгән дип тапкан.

Сезгә мондый игъланнар очраганы бармы?

@azatliqradiosi
👍13🤡1
Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы 2023 елга хисап чыгарды.

Анда 100гә якын илдә кеше хокуклары торышына бәя бирелә. Хисапта Азатлык Радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева, Навальный штабының Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева, математик Азат Мифтахов, хокук яклаучы Баһром Хамроев, "Хизб ут-Тәхрир", "нурчы"лар эшләре дә искә алына.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥7🙏2✍1
Уфада Салават Юлаев һәйкәле янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасы узды.

Анда берничә дистә кеше катнашты.

Чарага килүчеләр "Свободу Фаилю Алсынову" ("Фаил Алсыновка ирек") дигән шигарьләр әйтте.

Шулай ук бүген Ленинград өлкәсе Сиверский бистәсеннән пенсионер Александр Правдин Алсыновны яклап ялгыз пикетка чыкты. Бу хакта Activatica яза.

Правдин "Башкорт активисты Фаил Алсыновка ирек" дигән шигарь тотып торган.

▪️Дәүләт гаепләве башкорт активисты Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сорый.

▪️Мәхкәмә утырышы иртәгә узачак.

@azatliqradiosi
❤16👍8🔥1🙏1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче гыйнвар. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Украина президент офисы башлыгы Андрей Ермак "Украина низагны туңдырып калдыруга ризалашмаячак" дип белдерде. Ул хакта Ермак Давоста узган иминлек очрашуыннан соң хәбәр итте. "Президент һәм аның хәзерге такымы низагны туңдырып калдыруга беркайчан да ризалашмаячак. Украин җәмгыяте моны кабул итмәячәк. Украинага гадел солых кирәк. Украина агрессияләрсез яшәргә тели" диде ул. Швейцариянең Давостагы очрашуга дөньяның дистәләгән ил вәкилләре чакырылган иде, анда Украинаның киләчәге һәм Европадагы илләрнең алга таба сугышларсыз ничек яши алулары турында да сүз барды. Русияне бу очрашуга дәшмәделәр.

🔹Халыкара Валюта Фонды башлыгы Кристалина Георгиева ясалма интеллект аркасында эш урыннары кимиячәк дип кисәткән. Фонд бәяләмәләренә күрә, алга киткән илләрдә ясалма интеллект эш урыннарының 60%ына тәэсир итәчәк.

🔹Рио-де-Җанейрода көчле яңгырлар аркасында 11 кеше һәлак булган. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл кертелгән.

🔹Кичә Wildberries ширкәтенең Петербурдагы келәтендә чыккан янгыннан соң 16 хезмәткәр хәбәрсез югалган дип санала. Янгыннан качабыз дип, күп кенә кешеләр келәттән йөгереп чыкканда, телефоннарын шунда калдырган, шуңа күрә алар белән элемтәгә кереп булмый, диләр.

🔹Кичә Казанда янган "Астория" ресторанында беркем дә зыян күрмәгән. Кухнядагы мангалдан башланган янгынны 6 сәгатьтән соң гына сүндерә алганнар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3🔥2❤1✍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә бу кадрлар яңа гына Башкортстанның Баймак шәһәрендә төшерелгән.

Мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап йөзләгән халык җыелган. "Куштау-бәйрәм" каналы язганча, берничә мең кеше килгән.

Баймакта хәзер 20 дәрәҗә салкын, шуңа да карамастан Фаилгә теләктәшлек белдерергә дип күпме кеше килгән, дип яза канал.

Исегезгә төшерәбез: БР башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң Алсыновка былтыр "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. Хәзер аңа 5 елга кадәр төрмә яный.

Мәхкәмә карары бүген чыгарылырга тиеш.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥18👏6❤3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә бу кадрлар яңа гына Башкортстанның Баймак шәһәрендә төшерелгән. Мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап йөзләгән халык җыелган. "Куштау-бәйрәм" каналы язганча, берничә мең кеше килгән. Баймакта хәзер 20 дәрәҗә салкын, шуңа да карамастан…
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карарын игълан итү башка көнгә күчерелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң аңа былтыр "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Бүген аңа хөкем карары чыгарга тиеш иде. Хәзер ахыргы утырыш 17 гыйнварга билгеләнгән.

Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный. Әлеге вакытта ул һаман да иректә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬11❤1👍1🙏1
Казан прокуратурасы юлчыларның шәһәр автобусларында салкын булуы турындагы зарын тикшерә.

Юлчылар автобус йөртүчеләрнең тукталышларда ишекләрне озак итеп ачып торуына зарлана, туңабыз ди. Мәсәлән 10нчы автобусны йөртүче ярты сәгать тирәсе ишекләрне ачык тоткан диелә. Прокуратура юлчыларны ташу турындагы канунда каралган таләпләрнең үтәлүен тикшерәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4👍2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзә тирәсендәге хәлләр турында. Кичә БМОның Халыкара мәкхәмәсендә Көньяк Африка Республикасының Израилне геноцидта гаепләү кейсы карала башлады. Көньяк Африка Израилне Газзә халкына карата геноцид үткәрүдә гаепли. Бүген Израил ягы җавап бирде. Илнең тышкы…
Узган ялларда Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүм башлавына 100 көн тулды.

Шул уңайдан дөньяның күп кенә шәһәрләрендә Газзәдәге сугышны туктату таләбе белән халык җыеннары узды. Вашингтон, Лондон, Куала-Лумпур, Дублин, Дҗакарта, Йоһаннесбур урамнарына меңләгән кеше чыкты.

100 көндә Газзә сызыгында Израил оештырган һөҗүмнәр аркасында 23 меңнән артык кеше һәлак булган. Аларның 10 меңе — балалар, ди Британиянең "Save the Children" оешмасы. Көн саен 10нан артык фәләстин баласы һөҗүмнәр аркасында кулсыз яки аяксыз кала.

Көньяк Африка Израил фәләстин халкын геноцидка дучар иткән дип аны Халыкара мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә үз карарын берничә атнадан чыгарырга тиеш.

Израил үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага: без АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы булып танылган ХӘМӘСне туктатырга тырышабыз, ди.

Bloomberg һәм AP фотолары


@azatliqradiosi
🔥5❤2🙏1🥱1
Татарстан фәннәр академиясенең вице-президентлары алмашынган.

Рифкать Миңнеханов билгеләнгәннән соң бу өченче урынбасарның алмашуы.

Яңа елдан Татарстан Фәннәр академиясенең ике вице-президенты вазифасын калдырып киткән. Бу — социаль-икътисади юнәлешкә җавап биргән Вадим Хоменко һәм техник фәннәрне җитәкләгән Айрат Абдуллин.

Бу хакта Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🥴3🤬2🤔1
Уфадагы мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның энесен сак астында тоту вакытын озайткан.

Ул 22 мартка кадәр сак астында калачак. 11 гыйнварда Росфинмониторинг аны "экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашлары булуы турында белешмәләр булган физик затлар исемлегенә" керткән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬13❤1🙏1
Русиядә эчкечеләр саны арткан.

2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган булган.

2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калуы әйтелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😨2❤1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә бу кадрлар яңа гына Башкортстанның Баймак шәһәрендә төшерелгән. Мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап йөзләгән халык җыелган. "Куштау-бәйрәм" каналы язганча, берничә мең кеше килгән. Баймакта хәзер 20 дәрәҗә салкын, шуңа да карамастан…
❗️Баймак мәхкәмәсе янында җыелган халык Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итте

Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган.

Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.

Активист Илдар Йомаголов Баймак мәхкәмәсенең бинасы каршында 15 меңләп кешенең җыелуын әйтә. "Без экстремистлар да, нацилар да түгел, без — халык, без Конституциядәге хокукларыбызның, канунның үтәлүен телибез", дип сөйли ул видеода.

Активист Путинга "республика җитәкчесе үзенең вазифаи бурычларын үти алмый" ди һәм "республикадагы вазгыятьне үз кулыгызга алыгыз, тышкы идарә кертегез", дип сорый.

Йомаголов Алсыновка җинаять эше ачуны сорап Башкортстан прокурорына язылган гаризаны нәкъ менә Хәбиров имзалавын искәртә.

Урамда җыелган халык бу видеомөрәҗәгатьне "Хәбировны вазифасыннан җибәрергә!", "Без гаделлек яклы" дигән сүзләр кычкырып тәмамлый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса VPN кулланыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍15❤1🔥1😢1
‼️Хөрмәтле укучылар! Исегезгә төшерәбез, Азатлык сайты Русиядә томаланган. Шулай ук, безнең көзге сылтамалар да томаланган булырга мөмкин. Бу вазгыятьтә сез VPN хезмәтләрен куллана аласыз!

Бу видеоларда без сезгә томалауларны урау һәм интернетны имин куллану юлларын аңлатабыз.

Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.

Бергә булыйк!
@azatliqradiosi
👍5👏4🔥1🙏1