Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан прокуратурасы юлчыларның шәһәр автобусларында салкын булуы турындагы зарын тикшерә.

Юлчылар автобус йөртүчеләрнең тукталышларда ишекләрне озак итеп ачып торуына зарлана, туңабыз ди. Мәсәлән 10нчы автобусны йөртүче ярты сәгать тирәсе ишекләрне ачык тоткан диелә. Прокуратура юлчыларны ташу турындагы канунда каралган таләпләрнең үтәлүен тикшерәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4👍2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзә тирәсендәге хәлләр турында. Кичә БМОның Халыкара мәкхәмәсендә Көньяк Африка Республикасының Израилне геноцидта гаепләү кейсы карала башлады. Көньяк Африка Израилне Газзә халкына карата геноцид үткәрүдә гаепли. Бүген Израил ягы җавап бирде. Илнең тышкы…
Узган ялларда Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүм башлавына 100 көн тулды.

Шул уңайдан дөньяның күп кенә шәһәрләрендә Газзәдәге сугышны туктату таләбе белән халык җыеннары узды. Вашингтон, Лондон, Куала-Лумпур, Дублин, Дҗакарта, Йоһаннесбур урамнарына меңләгән кеше чыкты.

100 көндә Газзә сызыгында Израил оештырган һөҗүмнәр аркасында 23 меңнән артык кеше һәлак булган. Аларның 10 меңе — балалар, ди Британиянең "Save the Children" оешмасы. Көн саен 10нан артык фәләстин баласы һөҗүмнәр аркасында кулсыз яки аяксыз кала.

Көньяк Африка Израил фәләстин халкын геноцидка дучар иткән дип аны Халыкара мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә үз карарын берничә атнадан чыгарырга тиеш.

Израил үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага: без АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы булып танылган ХӘМӘСне туктатырга тырышабыз, ди.

Bloomberg һәм AP фотолары


@azatliqradiosi
🔥5❤2🙏1🥱1
Татарстан фәннәр академиясенең вице-президентлары алмашынган.

Рифкать Миңнеханов билгеләнгәннән соң бу өченче урынбасарның алмашуы.

Яңа елдан Татарстан Фәннәр академиясенең ике вице-президенты вазифасын калдырып киткән. Бу — социаль-икътисади юнәлешкә җавап биргән Вадим Хоменко һәм техник фәннәрне җитәкләгән Айрат Абдуллин.

Бу хакта Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🥴3🤬2🤔1
Уфадагы мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның энесен сак астында тоту вакытын озайткан.

Ул 22 мартка кадәр сак астында калачак. 11 гыйнварда Росфинмониторинг аны "экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашлары булуы турында белешмәләр булган физик затлар исемлегенә" керткән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬13❤1🙏1
Русиядә эчкечеләр саны арткан.

2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган булган.

2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калуы әйтелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😨2❤1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә бу кадрлар яңа гына Башкортстанның Баймак шәһәрендә төшерелгән. Мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап йөзләгән халык җыелган. "Куштау-бәйрәм" каналы язганча, берничә мең кеше килгән. Баймакта хәзер 20 дәрәҗә салкын, шуңа да карамастан…
❗️Баймак мәхкәмәсе янында җыелган халык Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итте

Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган.

Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.

Активист Илдар Йомаголов Баймак мәхкәмәсенең бинасы каршында 15 меңләп кешенең җыелуын әйтә. "Без экстремистлар да, нацилар да түгел, без — халык, без Конституциядәге хокукларыбызның, канунның үтәлүен телибез", дип сөйли ул видеода.

Активист Путинга "республика җитәкчесе үзенең вазифаи бурычларын үти алмый" ди һәм "республикадагы вазгыятьне үз кулыгызга алыгыз, тышкы идарә кертегез", дип сорый.

Йомаголов Алсыновка җинаять эше ачуны сорап Башкортстан прокурорына язылган гаризаны нәкъ менә Хәбиров имзалавын искәртә.

Урамда җыелган халык бу видеомөрәҗәгатьне "Хәбировны вазифасыннан җибәрергә!", "Без гаделлек яклы" дигән сүзләр кычкырып тәмамлый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса VPN кулланыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍15❤1🔥1😢1
‼️Хөрмәтле укучылар! Исегезгә төшерәбез, Азатлык сайты Русиядә томаланган. Шулай ук, безнең көзге сылтамалар да томаланган булырга мөмкин. Бу вазгыятьтә сез VPN хезмәтләрен куллана аласыз!

Бу видеоларда без сезгә томалауларны урау һәм интернетны имин куллану юлларын аңлатабыз.

Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.

Бергә булыйк!
@azatliqradiosi
👍5👏4🔥1🙏1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2270 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1345, Татарстаннан кимендә 925 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 15 гыйнвар, сугышның 691нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤯3👍1🔥1😢1😭1
"Русь сидящая" җитәкчесе Русия колонияләрендә тоткыннар сугышка китсен өчен җылылыкны өзүләрен җиткерде

ФСИН моны кире кага.

Ольга Романова көчле суыклар торганда колонияләрдә җылылыкны махсус өзеп, Русия тоткыннарын Украинадагы сугышка барырга мәҗбүр итәләр, бу төрмәләрдәге шартларны түзеп булмастай итү өчен махсус эшләнә ди. ФСИН исә канунда каралган температура нормалары саклана, җылылык өзеклеге булмады дип ышандыра.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса VPN кулланыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤬3🔥1😁1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Баймакта Фаил Алсыновны якларга җыелган халык Радий Хәбировның китүен таләп итте

Активист Илдар Йомаголов Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында 15 меңләп кешенең җыелуын белдерде.

"Без экстремистлар да, нацилар да түгел, без — халык, без Конституциядәге хокукларыбыз, канунның үтәлүен телибез", ди ул.


Активист Путиннан "республика башлыгы вазифасын үти алмый" ди һәм "республикадагы вазгыятьне үз кулыгызга алыгыз, тышкы идарә кертегез", дип сорады.

Урамда җыелган халык "Хәбировны вазифасыннан алырга!", "Без гаделлек яклы" дигән шигарләр кычкырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥10👍5👏1😢1🙏1
Русия даруханәләреннән төп һормональ дару юкка чыга башлаган

Мәскәү даруханәләрендә ревматик авыруларны дәвалаганда кулланыла торган һормональ дару — метилпреднизолон беткән.

Бу хакта зур даруханәләр челтәрләренә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Сүз Orion Pharma фин ширкәте җитештереп "Метипред" исеме белән сатылган һәм Американың Pfizer ширкәте җитештереп "Медрол" исеме белән сатылган дарулар турында бара.

Русиянең "Надежда" ревматология ассоциациясе хисабына күрә, Русиядә ревматик авырулары булган 182 меңләп кеше тиешле дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин.

Саклану министрлыгында исә хастаханәләрдә метилпреднизолонның 7,3 айга, даруханәләрдәгесенең 1,2 айга җитәчәген әйткәннәр.

▪️Бу дару белән Русияне төп тәэмин итүче Orion Pharma Русия базарыннан 2022 елда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында китте.

▪️"Финн Фарм"оешмасында искәртүләренчә, Orion Pharma Русиягә даруны сатуын тулысынча туктаткан.

@azatliqradiosi
🤷‍♂4❤1🔥1😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Күт кысып утырсак, барысы да яхшы дип уйлаячаклар"... Фаил Алсыновны яклап меңнәрчә кеше урамга чыкты. Социаль челтәрләрдә аңа теләктәшлек белдерәләр

Бүген Баймакта 20 дәрәҗә салкын булуга карамастан, мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап меңнәрчә кеше җыелды.

Исегезгә төшерәбез: БР башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң Алсыновка "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Янәсе ул 2023 елның 28 апрелендә узган халык җыенында башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләр яңгыраткан.

Фаил — дүрт бала атасы. Хәзер аңа 5 елга кадәр төрмә яный. Хөкем карары 17 гыйнвар көтелә.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍11🔥3❤1
Фаил Алсыновны яклау чарасы Барселонада да узган

Бу ханым Каталония милли сәнгать музее алдында ялгыз пикетка чыккан дип хәбәр итә RusNews. Кулына рус, испан һәм инглиз телләрендә "Алсыновка Азатлык" дип язылган плакат тоткан.

▪️Бүген Баймакта 20 дәрәҗә салкын булуга карамастан, мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап меңнәрчә кеше җыелды.

▪️Исегезгә төшерәбез: БР башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң Алсыновка "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

▪️Янәсе ул 2023 елның 28 апрелендә узган халык җыенында башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләр яңгыраткан.

▪️Фаил — дүрт бала атасы. Хәзер аңа 5 елга кадәр төрмә яный. Хөкем карары 17 гыйнвар көтелә.

📸: RusNews

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍13❤1🔥1🥰1