Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Фаил Алсыновны яклау чарасы Барселонада да узган

Бу ханым Каталония милли сәнгать музее алдында ялгыз пикетка чыккан дип хәбәр итә RusNews. Кулына рус, испан һәм инглиз телләрендә "Алсыновка Азатлык" дип язылган плакат тоткан.

▪️Бүген Баймакта 20 дәрәҗә салкын булуга карамастан, мәхкәмә бинасы янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап меңнәрчә кеше җыелды.

▪️Исегезгә төшерәбез: БР башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң Алсыновка "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

▪️Янәсе ул 2023 елның 28 апрелендә узган халык җыенында башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләр яңгыраткан.

▪️Фаил — дүрт бала атасы. Хәзер аңа 5 елга кадәр төрмә яный. Хөкем карары 17 гыйнвар көтелә.

📸: RusNews

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍13❤1🔥1🥰1
Татар дин галимнәренең Коръән белеменә керткән өлеше хакында китап чыккан

Аның авторы — Татарстан мөфтие Камил Сәмигулин. 

Нәзарәт сайтында әйтелгәнчә, "бу монография нигезендә Камил хәзрәтнең докторлык диссертациясе (ул аны 2022 елда БИАда яклаган), татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендәге күпьеллык эшчәнлеге һәм татарларда Коръән бастыру һәм Коръәнне аңлату традицияләрен торгызу буенча берничә проектны гамәлгә ашыру ята". 

Үзенең фәнни эшендә Камил хәзрәт башка мөселман халыклары арасында Коръәнне бастыруда татарларның беренче булуына дәлилләр китерә, диелгән.

Китап мөфтият каршындагы "Хозур" нәшриятында гарәп телендә басылган.

Фото: Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍11❤3
"Татарстанда чигенүләр быел да булачак". 2024 елга сәяси фаразлар

Яңа башланган 2024 елдан ниләр көтәргә? Халыкара мәйданда нинди мөһим вакыйга бөтен дөньяга тәэсир итә алыр, Украинадагы сугышта кем дә булса уңышка ирешә алырмы, Русиядә президент сайлау алдыннан сәяси басым артырмы?

Бу һәм башка сорауларны сәясәт белгече Руслан Айсинга бирдек. Ул Татарстан элитасы хәзер үзен саклау белән генә мәшгуль, шуңа республика мәнфәгатьләрен яклап тормас, Хәбиров исә Мәскәү өчен генә тырыша, шуңа ул башлыктан военкомга әйләнде дип белдерде.

Әңгәмәне тулысыча Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса VPN кулланыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6👍5🤔2✍1
Сәлам, дуслар! 16 гыйнвар, сишәмбе иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔸Иран Гыйракның Эрбил шәһәрендә АКШ консуллыгы янындагы сигез объектка һөҗүм иткән. Ике кеше үлгән, биш яраланган, дип яза Reuters.

🔸Төнлә Воронеж шәһәренә дроннар һөҗүм иткән, Русия саклану министрлыгы 8 дрон турында хәбәр итә. Җирле хакимият 10 яшьлек кызның яралануын әйтә.

🔸Татарстанда федераль трассаларда юл хәрәкәте торгызылды. Моңарчы юлларда буран аркасында чикләүләр кертелгән иде.

🔸Чилида урман янгыннарын сүндерүче очкыч казага юлыккан. Ул машина юлы өстенә төшкән, пилот һәлак булган, 4 кеше яраланган.

🔸Дональд Трамп Айова штатында республиканнар кокусларында 50,9% тавыш белән җиңеп килә. Бу аңа президент сайлавына республиканнардан намзәт булу өчен бу штат вәкилләре тавышларын бирә.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🔥2✍1😢1🍌1
"Без — кара халык". Баймакта Фаил Алсыновны якларга меңнәрчә кеше килде

15 гыйнвар Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаруны кичектерде. Бу карарга гаепләнүчене якларга 5 меңнән артык кеше җыелуы мәҗбүр итте.

"Фаил Алсыновның абруе милли хәрәкәт һәм милли булмаган оешмаларның лидерлары арасында аерым урын алып тора. Бу вакыйгалар да шуны күрсәтте. Шул сәбәпле аны әлегә кадәр кертеп япмадылар. Хәзер хакимият бу кызыл юлны узарга булды", ди белгечләр.


Активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу иң зур протест чарасы булды. Азатлык Баймак вакыйгаларына күзәтү ясады.

➡️ Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
VPN булмаса, монда басыгыз.
Язманы Телеграмда да укып була.
🔥14👍4👏3❤‍🔥1
Стәрлетамак районында балаларны җылылык килми торган сыйныфларда укыталар 🥶

Айгөл авылы урта мәктәбенең Яңа Фёдоровка авылындагы филиалында былтыр яз көне җылылык челтәрләрендә каза килеп чыккан, шуңа күрә сыйныфларның яртысына җылылык килми башлаган.

"Хәзер суыкта һәм буранда сыйныфларда температура +7-13 градуска җитә", ди ата-аналар. Алар санитар нормаларга ярашлы сыйныфларда температура +18-24 градус булырга тиеш дип искәртә.

Балалар өшемәсен өчен сыйныфларга электрга тоташтырыла торган җылыткычлар куйганнар. Тик алар ярдәм итми, чөнки тәрәзәләрдән өрә, идәннәр боз кебек дип аңлатыла.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
🤬9❤1👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Атна көннәре мишәрчә ничек яңгырый? 🤔

Бу атамаларны ишеткәнегез бармы? Шушы һәм башка кызыклы видеоларны Азатлыкның Тикток аккаунтында карый аласыз.

Яңа видеоларны күреп барыр өчен безнең Тиктокка язылыгыз!

@azatliqradiosi
👍10😁5❤4🔥2
Татарстан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр иң күп кылынган төбәкләр исемлегенә кергән

Республикада былтыр шундый 17 126 җинаять теркәлгән. Моннан тыш бу күрсәткеч белән "алдынгы" төбәкләр исемлегендә - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Петербур, Төмән өлкәсе.

Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны соңгы 12 ел өчен иң зур күрсәткечләргә җиткән.

➡️ Тулырак монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱2🤬2😢2
Татарстанның туризм тармагында кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитми ⛺️

Тагын бер проблем - күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты. Мәсәлән былтыр экскурсия үткәрүчеләрнең тарихи фактларны үзләренчә аңлатулары турында шикаятьләр булган.

31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр Татарстанга 170 мең турист килгән. Бу, узган елның шушы чоры белән караганда, 5 процентка күбрәк. Иң күп турист Мәскәү һәм Петербурдан килгән.

👉 Тулырак монда укый аласыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
😁3🤷‍♂2👍1🔥1
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Нәтиҗәдә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде.

2024 елда бу хәл дәвам итәчәкме? Социолог Искәндәр Ясәвиев үз фаразларын җиткерде.

Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢6😁2
Гыйнварда Русиянең ничә төбәге җылысыз, сусыз яки утсыз калган дип уйлыйсыз?

Җавабы 👆 яшерелгән рәсемдә.

"Агентство" хисаплауларына күрә, бу кышта Русиядә җылысыз калган йортларның саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан, ә коммуналь казаларның саны 32 процентка күбәйгән.

Ә тулырак 👉 безне сайтта укый аласыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
🔥4🤬2🤷‍♂1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Башкорт активисты Фаил Алсыновны "экстремистлар" исемлегенә керткәннәр. Шул ук вакытта иртәгә, 17 гыйнварда, Баймак районы мәхкәмәсендә аңа хөкем карары чыгарылырга тиеш. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз. #Башкортстан…
❗️Башкортстанда Фаил Алсынов мәхкәмәсенә барасы активистларга куәт оешмалары вәкилләре килгән.

ФСБ вәкилләре Башкортстан активистлары Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган. Шулай ук Башкортстанда хәзерге вакытта тагын бер активист — Баймакта яшәүче Илдар Йомаголовның ишеген билгесез кешеләрнең каерып кермәкче булуы хәбәр ителә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎2🤬2👍1
Игътибар! Федераль электрон системда теркәлмәгән укучыларга аттестат тапшырылмаячак.

Бу укучыларга мәктәпне тәмамлау турында белешмә генә биреләчәк.☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤬2