Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр иң күп кылынган төбәкләр исемлегенә кергән

Республикада былтыр шундый 17 126 җинаять теркәлгән. Моннан тыш бу күрсәткеч белән "алдынгы" төбәкләр исемлегендә - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Петербур, Төмән өлкәсе.

Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны соңгы 12 ел өчен иң зур күрсәткечләргә җиткән.

➡️ Тулырак монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱2🤬2😢2
Татарстанның туризм тармагында кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитми ⛺️

Тагын бер проблем - күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты. Мәсәлән былтыр экскурсия үткәрүчеләрнең тарихи фактларны үзләренчә аңлатулары турында шикаятьләр булган.

31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр Татарстанга 170 мең турист килгән. Бу, узган елның шушы чоры белән караганда, 5 процентка күбрәк. Иң күп турист Мәскәү һәм Петербурдан килгән.

👉 Тулырак монда укый аласыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
😁3🤷‍♂2👍1🔥1
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Нәтиҗәдә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде.

2024 елда бу хәл дәвам итәчәкме? Социолог Искәндәр Ясәвиев үз фаразларын җиткерде.

Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢6😁2
Гыйнварда Русиянең ничә төбәге җылысыз, сусыз яки утсыз калган дип уйлыйсыз?

Җавабы 👆 яшерелгән рәсемдә.

"Агентство" хисаплауларына күрә, бу кышта Русиядә җылысыз калган йортларның саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан, ә коммуналь казаларның саны 32 процентка күбәйгән.

Ә тулырак 👉 безне сайтта укый аласыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
🔥4🤬2🤷‍♂1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Башкорт активисты Фаил Алсыновны "экстремистлар" исемлегенә керткәннәр. Шул ук вакытта иртәгә, 17 гыйнварда, Баймак районы мәхкәмәсендә аңа хөкем карары чыгарылырга тиеш. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз. #Башкортстан…
❗️Башкортстанда Фаил Алсынов мәхкәмәсенә барасы активистларга куәт оешмалары вәкилләре килгән.

ФСБ вәкилләре Башкортстан активистлары Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган. Шулай ук Башкортстанда хәзерге вакытта тагын бер активист — Баймакта яшәүче Илдар Йомаголовның ишеген билгесез кешеләрнең каерып кермәкче булуы хәбәр ителә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎2🤬2👍1
Игътибар! Федераль электрон системда теркәлмәгән укучыларга аттестат тапшырылмаячак.

Бу укучыларга мәктәпне тәмамлау турында белешмә генә биреләчәк.☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤬2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия хакимиятләре Фаил Алсыновны — аңа хөкем карары чыгарылырга бер көн кала — "экстремистлар" исемлегенә кертте.

Шул ук вакытта башкорт активистын яклап яздырылган видеомөрәҗәгатьләр саны күбәя. Кемдер Фаилне яклап хәтта елый-елый сөйли. Исегезгә төшерәбез: кичә Баймактагы мәхкәмә янында, Алсыновны яклап, меңләгән халык җыелды ("Куштау-бәйрәм" Telegram-каналы язганча, 20 дәрәҗәлек салкынга карамастан, урамга 5 меңләп кеше чыккан).

БР башлыгы Радий Хәбиров аны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән — хәзер Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Әлегә ул иректә.

Мәхкәмә карарын иртәгә, 17 гыйнварда, чыгарырга тиеш.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥9❤2🙏2
⚡️Башкортстанда WhatsApp эшләми башлаган дигән хәбәрләр килә.

Башкортстанда яшәүче хөрмәтле укучыларыбыз, сездә хәлләр ничек? WhatsApp гадәттәгечә эшлиме? Языгыз әле, зинһар.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Башкортстанда Фаил Алсынов мәхкәмәсенә барасы активистларга куәт оешмалары вәкилләре килгән. ФСБ вәкилләре Башкортстан активистлары Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган. Шулай ук Башкортстанда хәзерге вакытта тагын бер активист — Баймакта яшәүче…
Фаил Алсыновка теләктәшлек белдергән Фәнзил Әхмәтшин да тоткарланган.

Ул хакта блогер Иршат Ялморза яза.

Шулай ук, Рафаил Абдрахмановны да полиция сагалап тора, дип хәбәр ителә.

Моңарчы ФСБ вәкилләре активистлар Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган иде. Шулай ук, Илдар Йомаголовның ишеген билгесез кешеләрнең каерып кермәкче булуы хәбәр ителде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱4🤬2
Казанның 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдинов тоткарланган.

"Реальное время" аны 2020-2023 елларда азык-төлек, тауарлар һәм хезмәтләр белән 400 мең сумлык биш ришвәт алуда шикләнәләр дип яза.

Мәсәлән, җинаять эшенең бер эпизоды — 50 тавык сатып алганда акчасын түләттерү белән, икенчесе 2022 елның мартында 200 лалә чәчәге сатып алдырту белән бәйле диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5❤2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия хакимиятләре Фаил Алсыновны — аңа хөкем карары чыгарылырга бер көн кала — "экстремистлар" исемлегенә кертте. Шул ук вакытта башкорт активистын яклап яздырылган видеомөрәҗәгатьләр саны күбәя. Кемдер Фаилне яклап хәтта елый-елый сөйли. Исегезгә төшерәбез:…
Башкортстанның элекке түрәсе Фаил Алсынов эше уңаеннан республиканың хәзерге җитәкчеләрен тәнкыйтьләп видео чыгарды.

Илдус Илешев Башкортстан хөкүмәте халык белән ихтирамлы диалог корырга сәләтсезлеген күрсәтә дип саный. Ул хакимиятләр башкорт халкының җәмәгатьчелек фикере лидерларын кыса ди. Фаил Алсыновның эзәрлекләнүен дә шундый очракларга кертә. Халыкны куркыту — проблемнарны хәл итүдә урынлы чара түгел ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🥰3👍2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Фаил Алсыновка теләктәшлек белдергән Фәнзил Әхмәтшин да тоткарланган. Ул хакта блогер Иршат Ялморза яза. Шулай ук, Рафаил Абдрахмановны да полиция сагалап тора, дип хәбәр ителә. Моңарчы ФСБ вәкилләре активистлар Илнар Галин белән Юлай Аралбаевны тоткарлаган…
Фаил Алсыновка теләктәшлек белдергән, Куштау шиханын яклаган Рафаил Абдрахманов үзенә "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан. Полиция дә килгән.

Табиблар Абдрахмовка тияргә ярамый, берничә сәгать ял кирәк дигән. Полиция вәкилләре йорты янында машинада көтеп утыра, дип хәбәр итә Азатлык Радиосы чыганагы.

Исегезгә төшерәбез: Фаил Алсыновка мәхкәмә карары иртәгә чыгарылырга тиеш, әлегә ул иректә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍4😢2
❗️Татарстанда һава торышы начарая дип кисәтә синоптиклар.

Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Казанда да, республиканың башка шәһәр һәм районнарында да көчле җил, буран көтелә. Җилнең тизлеге секундына — 17-22, хәтта 27 метрга җитәргә мөмкин, диләр.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢7