Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Лилия Чанышева: "Мин бу юлны кабат сайлар идем"

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева инде икенче ай Пермьдагы колониядә утыра. Аның белән хат алышу авыр: бу колониягә хатлар атналар буе бара. Хәзер активист турында яңалыкларны аның янына адвокаты килсә, яки телефоннан ире Алмаз Гатин белән сөйләшсә генә белеп була.

— Иректән мәхрүм ителүем белән бәйле кичергән хисләремә һәм сынауларыма карамастан, гражданнарны яклау юлын сайлавым дөрес булган. Мин бу юлны кабат сайлар идем һәм Русиядән китмәс идем. Гаиләмә, республика халкына һәм илгә тугъры калам, — дип язды Лилия колониядән.


Декабрь башында Алмаз Гатин хатыны янында булу өчен Березникига күченде. "Idel.Реалии" Гатин белән һәм декабрь ахырында Лилия Чанышева янына барган адвокат Рамил Гыйззәтуллин белән сөйләшкән.

👉 Язманы безнең сайтта укыгыз
👉 VPN булмаса, монда басыгыз.
👉 Язманы Telegram-да укыгыз.
💔8❤‍🔥3🙏2❤1
Русия думасына армия турында "фейклар" өчен милек тартып алу турында канун өлгесе кертелде ⚖️

Канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Русия думасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, канун өлгесенә ярашлы, Русия ватандашын 8 җинаять маддәсе нигезендә хөкем иткән очракта, аның милкен конфискацияли алачаклар дип белдерде. Алар арасында: Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат" тарату, армияне "кимсетү", шулай ук экстремистик эшчәнлеккә ачыктан өндәү, нацизм реабилитациясе кебек маддәләр бар.

Йә, бу канун өлгесе сездә нинди фикерләр уята?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬7❤1
2024 елда Татарстан белән Башкортстанны ни көтә? Сәясәт белгече Руслан Айсин федераль үзәктән милли республикаларга басым дәвам итәчәк дип саный.

Аның белән әңгәмәне безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

VPNсыз сылтама монда.
👍6✍2😁1😴1
Казан юлларын кардан чистарту өчен 2 атналап вакыт кирәк булачак ❄️

Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев белдерде. Якын көннәрдә Казанда явым-төшем көтелми, ләкин юл хезмәтләре эшен көчәятә, ди ул.

Соңгы көннәрдә Казанда кар күпләп яуды. Бу соңгы 5 елда иң күп кар яву күренеше булды.

Казан мәгариф идарәсе мәктәпләргә 22 гыйнвар көнне дистанцион укуга күчәргә рөхсәт итте.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
🤡5👍1🤔1🫡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Нью-Йорк Таймс-скверында сәяси тоткыннар (шул исәптән Алсу Кормашева) исемнәре күрсәтелде

Якшәмбе көнне анда "Код 58" проекты кысаларында сәяси тоткыннар рәсемнәре күрсәтелде. Бу Алексей Навальныйны иректән мәхрүм итүнең 3 еллыгына багышланган акция.

Бу атнада безнең хезмәттәшебез Алсу Кормашева тоткарлануына 100 көн була. Аңа каршы барлыгы 3 җинаять эше ачылган.

📹 Язылучыбыздан килгән видео

@azatliqradiosi #FreeAlsu #АлсугаАзатлык
❤‍🔥9❤3👍1🙏1🕊1🤡1
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Баймакта башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашкан Азат Мирзин, Даян Вәлиев, Раят Дәүләтбаев, Вилюр Карачуринны 17 мартка кадәр сак астына алды.

Мәхкәмә аларны киңкүләм тәртипсезлекләр катнашуда гаепләде. Активистлар үзләренә чыгарылган чикләү карары белән килешмәде.

Шулай ук мәхкәмә активист Юлдаш Тимербаевны тугыз тәүлеккә сак астында калдырган. Мәхкәмә фикеренчә, Тимербаев "Алга Башкортостан" телеграм каналында Фаил Алсыновны яклап 19 гыйнварда Уфаның Салават Юлаев мәйданына чыгарга чакырган. Мәхкәмә Тимербаевны каналның бердәнбер администраторы дип таныган.

▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм
▪️Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

@azatliqradiosi
🤬3🙏1
Татарстанда торак-коммуналь челтәрләрен алыштыру өчен кимендә 230 миллиард сум акча кирәк.

Бу республиканың еллык бюджетының яртысыннан күбрәге дигән сүз. Әлеге саннарны бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, бүген Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.

"Татэнерго" җитәкчесе Мәскәүдән күбрәк акча бүленергә тиеш дип саный. Мәсәлән, узган ел бюджеттан бары 800 млн сум бүленгән.

▪️Бүген Казанның Фатыйх Әмирхан проспектында су торбалары шартлады. Берничә йорт сусыз калды, урамда юл хәрәкәте туктатылды.

▪️Узган атнада Чистайда да коммуналь авария булды. Шул сәбәпле шәһәрнең 9 районында су бетте. Соңгы ике атнада бу өченче авария.

@azatliqradiosi
🔥1🤡1
Фаил Алсынов гаиләсенә ярдәм җыю өчен ачылган банк хисабы томаланган

Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә активистның кардәше Идел Алсынов хәбәр итте.

— Безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында хисапны томалаганнар, — диде ул. Аның сүзләренчә, ярдәм җыю өчен башка банкларда да хисаплар ачылган.

Акча җибәргәндә, ул Фаил Алсынов исемен язмаска өнди, чөнки ул экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән, бу "экстремизмны финанслау" буларак бәяләнә ала, дип борчыла Идел Алсынов.

Активист Фаил Алсыновның 4 баласы бар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9👍1🤬1🙏1🦄1
Күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртүче 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 150 миллион сум бүленәчәк.

Быел аны төзекләндерү эшләре башланачак.

Акчаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать итүеннән соң бирергә карар иткәннәр.

Элегрәк һәйкәлне төзекләндерүгә 320 миллион сум кирәк булачак дигәннәр иде.

Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә ирешә алмады.

@azatliqradiosi
🤬21👎17❤1👍1🤡1😴1
Узган атнада Сан-Францисконың Алтынчы һәм Брайант-стрит урамнары почмагында AyDea татар кафесы ачылды.

"Ирем Кристофер белән без – кафе хуҗалары, менюны бергә ясадык. ул профессиональ пешекче, мин Татарстаннан. Быел без Казанда һәм Чаллыда булдык һәм шул вакытта кафе ачу идеясе туды», дип уртаклашты кафе хуҗабикәсе Лилия.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

📷Туран Апакай

@azatliqradiosi
❤32👍2😁1
Көн язмасы: Tatar Speech хезмәте тәкъдим ителде. Азатлык ясалма интеллектка нигезләнгән яңа сервисны сынап карады

Узган атна Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хәбәр итте. "Tatar speech" дип аталган бу проект өч өлештән тора:

🔸Татарча сөйләмне текстка әйләндерү.
🔸Татарча текстны сөйләмгә әйләндерү.
🔸Youtube видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырату.

Без әлеге хезмәткә берничә бирем биреп, аның татарча сөйләмне никадәр аңлавы һәм Youtube видеоларын татарчага никадәр сыйфатлы тәрҗемә итүен тикшердек.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏8❤4🔥2👍1