Узган атнада Сан-Францисконың Алтынчы һәм Брайант-стрит урамнары почмагында AyDea татар кафесы ачылды.
"Ирем Кристофер белән без – кафе хуҗалары, менюны бергә ясадык. ул профессиональ пешекче, мин Татарстаннан. Быел без Казанда һәм Чаллыда булдык һәм шул вакытта кафе ачу идеясе туды», дип уртаклашты кафе хуҗабикәсе Лилия.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
📷Туран Апакай
@azatliqradiosi

❤32👍2😁1
Көн язмасы: Tatar Speech хезмәте тәкъдим ителде. Азатлык ясалма интеллектка нигезләнгән яңа сервисны сынап карады
Узган атна Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хәбәр итте. "Tatar speech" дип аталган бу проект өч өлештән тора:
🔸Татарча сөйләмне текстка әйләндерү.
🔸Татарча текстны сөйләмгә әйләндерү.
🔸Youtube видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырату.
Без әлеге хезмәткә берничә бирем биреп, аның татарча сөйләмне никадәр аңлавы һәм Youtube видеоларын татарчага никадәр сыйфатлы тәрҗемә итүен тикшердек.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Tatar Speech хезмәте тәкъдим ителде. Ясалма интеллект ничек эшли?
Без әлеге хезмәткә берничә бирем биреп, аның татарча сөйләмне никадәр аңлавы һәм Youtube видеоларын татарчага никадәр сыйфатлы тәрҗемә итүен тикшердек.
👏8❤4🔥2👍1
АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы дип танылган ХӘМӘС тотык итеп алган Израиль ватандашларының туганнары дүшәмбе көнне Кнессет бинасына кереп парламентның финанс комиссиясе утырышын өзде.
20гә якын кеше хакимияттән якыннарын азат итү эшен көчәйтүне таләп итте. Кнессет сакчылары аларны кулга алырга батырчылык итмәде.
Парламентка керүчеләр: “Израил кешеләре Газзә сызыгында тотык булып калганда сез көндәлек эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел”, диде. Шулай ук бу кешеләрнең кайберләре: "Алар үләргә ятканда сез монда утырыш уздырырга тиеш түгел" дип язылган шигарләр тотып торды.
Кичә, якшәмбе көнне, Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху телевидениедагы мөрәҗәгатендә тоткыннарны азат итү Израилнең төп бурычы булып калуын, ләкин ХӘМӘС инде конструктив сөйләшүләргә бармавын әйтте. Нетаньяху хөкүмәт һәм армиянең урланган кешеләрне кайтару өчен яңа мөмкинлекләр каралуын әйтте.
Тоткыннарның туганнары һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр Иерусалимда Нетаньяху йорты янында протест чарасы үткәрде һәм чатыр лагере урнаштырды. Алар якыннарын өйләренә кайтару өчен премьер-министр яңа чаралар игълан итмичә моннан китмәячәкләрен әйтте.
▪️Барлыгы Газзә сызыгында 132 Израил ватандашын тотык булып кала. 27 кеше әсирлектә һәлак булды.
▪️ХӘМӘС контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, узган ел 7 октябрьдә кораллы каршылыклар башланганнан бирле Газзә сызыгында барлыгы 25 105 кеше үлгән, 62 681 кеше яраланган. Бу 21 гыйнварга булган саннар.

😢3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Ходорковский, Каспаров һәм Гуриев Русиянең сугышка каршы комитетын булдырды Русиянең мөһаҗирлектәге оппозиционерлары һәм җәмәгать эшлеклеләре Русиянең сугышка каршы комитетын оештыруы турында ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский Telegram-каналында…
Русиянең сугышка каршы комитеты “теләнмәгән оешма”лар исемлегенә кертелгән.
Бу хакта Русия баш прокуратурасының депутат Андрей Луговойга җавабында әйтелә. Документта язылганча, карар инде 11 гыйнварда ук кабул ителгән, әмма прокуратура әле аны үз сәхифәсендә язмады. Шулай ук Юстиция министрлыгы теркәп барган “теләнмәгән оешма”лар исемлегенә дә кертелмәгән.
▪️Русиянең сугышка каршы комитетын илдән киткән сәяси оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре оештырды. Алар арасында Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский бар.

🤬5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2024/1986 ☝️ Татарстанда бер атнага якын дәвам иткән буран, ниһаять, тынган.
1986 елда да Казанда ишеп-ишеп кар яуган була. Без ул көннәрдә төшерелгән хрониканы хәзерге кадрлар белән чагыштырырга булдык.
Ничек сезгә? 38 ел узып киткән, ә проблемнар шул ук кебек, түгелме?

👍7😢2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче гыйнвар. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кыргызстан белән Кытай чигендә 6,7 балл дәрәҗәсендә җир тетрәү булган. Ул Кыргызстан белән Казакъстанда да сизелгән. Бишкәк һәм Алмата халкы өйләреннән урамга чыгып чапкан, диелә. Һәлак булган кешеләр, җимерелгән биналар турында мәгълүмат әлегә юк.
🔹Русиянең баш прокуратурасы "Сугышка каршы комитет"ны "теләнмәгән" оешмалар исемлегенә керткән. Әлеге комитетны Русиядән күченеп киткән оппозиционерлар оештырган иде.
🔹Казанда бүген иртән янә 10 баллык тыгымнар барлыкка килгән. Җәмәгать транспорты начар йөри: трамвайларны озак көтәргә туры килә, ә автобуслар халык белән шыгрым тулы.
🔹ФСБ Пермьнән фотограф һәм музыкант Григорий Скворцовка гаепләүләр белдергән: куәт оешмалары аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепли. Ноябрьдән бирле Скворцов сак астында. Әлеге фотограф соцчелтәрләрдә Пермьнең ташландык һәм эшли торган завод фотоларын урнаштырган булган.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🥰4👍2✍1🔥1
Төнлә Русия гаскәре Киев белән Харьковка һөҗүм иткән, дип белдерә Украина ягы.
Киев мэры Виталий Кличко сүзләренчә, Украина башкаласының өч районына зыян килгән: нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган.
Харьков янында дүрт ракет шартлаган. Харьков мэры Игорь Терехов сүзләренчә, бер ракет торак йортка эләккән, нәтиҗәдә ике хатын-кыз һәлак булган, дүрт кеше яраланган.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 699нчы көне.

🤬8👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Авызыңны ябып, күтеңне кысып кына утырырга кирәк диделәр безгә!"
Фаил Алсыновны нинди сүзләре өчен 4 елга төрмәгә яптылар? Радий Хәбиров, Элвин Грей аны тәнкыйтьләп, сүгеп чыкты, ә кемнәр Алсыновны якларга җөрьәт итте? Безнең яңа видеоны карасагыз — белерсез.
Исегезгә төшерәбез: 2023 елда Хәбиров Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә бирде. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. 17 гыйнварда мәхкәмә аны 4 ел гомуми тәртиптәге колониягә хөкем итте. Фаил Алсынов — 4 бала атасы, аңа — 37 яшь.
#Башкортстан

💔7🤬5❤1👍1🥰1😴1
Байкал аръягы төбәгенең Капцегайтуй авылында яшәүчеләр элекке авылдашларына каршы халык җыенына чыккан.
Ул хатын-кыз балалар бакчасындагы бәйрәмнән соң "ЛГБТны пропагандалау" турында әләк язган. Бу хакта төбәк башлыгы Александр Осипов язып чыкты.
19 гыйнварда Маргарита Котенко авылда яшәүчеләр исеменнән җирле Мәдәният йортында үткән Яңа ел тамашасына зарланган. Бу чарада малайлар хатын-кыз булып уйнаган. Капцегайтуй кешеләре без аның шикаяте астына кул куймадык дип белдерә һәм аның бу гамәлен тәнкыйтьли. Котенко үзе күптән Читада яши диелә.
дип яза Осипов үзенең Telegram-каналында.
Авыл җыеныннан соң Котенко өстеннән полициягә җиде гариза язганнар. "Чита.ру"га үзе сөйләвенчә, Котенконы шуннан соң аңлатмалар алу өчен полиция бүлекчәсенә алып барганнар. Ул әле дә фикереннән кире кайтмый:
дигән ул.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

"Үсмерләрнең юмористик тамашасын Маргарита авылдашлары белән чатларда аралашып безнең традицион кыйммәтләр кысаларыннан чыга торган әйбер итеп күрсәтмәкче булган"
дип яза Осипов үзенең Telegram-каналында.
Авыл җыеныннан соң Котенко өстеннән полициягә җиде гариза язганнар. "Чита.ру"га үзе сөйләвенчә, Котенконы шуннан соң аңлатмалар алу өчен полиция бүлекчәсенә алып барганнар. Ул әле дә фикереннән кире кайтмый:
"Мин бу фикер белән килешмим. Хәзер без авылдашыбызга мемориаль такта әзерләдек, аны мәктәп бинасына куячаклар. Ул "махсус хәрби операция"дә нәрсә өчен үлде соң? Шушы спектакльләр өченмени? Малайларга күлмәк кигерсеннәр дипме? Моңа көләргә түгел, еларга кирәк. Әгәр минем балам мондый спектакльдә катнашса, мөгаен сугышып китәр идем"
дигән ул.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Байкал аръягы төбәгенең Капцегайтуй авылында яшәүчеләр элекке авылдашларына каршы халык җыенына чыккан. Ул хатын-кыз балалар бакчасындагы бәйрәмнән соң "ЛГБТны пропагандалау" турында әләк язган. Бу хакта төбәк башлыгы Александр Осипов язып чыкты. 19 гыйнварда…
Ә сез бу очракта кем яклы?
Anonymous Poll
14%
Тамашадан соң әләк язган Маргарита Котенко яклы
86%
Котенко өстеннән әләк язган авыл халкы яклы
😁6🌚1
Чаллыда юлларны кардан чистартуга гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк акча тотачаклар.
"Шәһәр казнасыннан, муниципаль бюджеттан ике тапкыр күбрәк акча тотылачак. Аңлашыла инде: без кайдадыр нәрсәнедер эшләп бетерә, кайдадыр, бәлки, төзекләндерә яки төзи алмаячакбыз. Әмма кар чистарту монда һәм хәзер кирәк", дигән шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Шәһәрне бер атнада кардан арындырмакчылар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤡4👍1🥰1
Газзәдәге хәлләр турында.
Газзә сызыгына һөҗүм иткән Израилнең соңгы тәүлектә 24 солдаты һәлак булган. Бу — Израил Газзәгә каршы сугыш башлаганнан бирле бер көн дәвамында булган иң зур югалту.
Сызыкның көньягында урнашкан Наср хастаханәсендә эшләүче табиблар — Израилнең бомбалавын тасвирлап — "без җирнең ничек селкенгәнен сизәбез" дип сөйләгән. Ул хакта "әл-Җәзирә" телеканалы хәбәр итә.
Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүмнәре аркасында 7 октябрьдән бирле кимендә 25,5 мең кеше үтерелгән, шуларның 10 меңе — балалар, ди Газзә хакимияте.
7 октябрьдән бирле Израил Газзә сызыгындагы 30 хастаханәгә һөҗүм иткән, ә Израил һөҗүмнәреннән зыян күргән сәламәтлек саклау оешмаларының саны барлыгы — 75, дип яза "әл-Җәзирә" телеканалы.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 25 меңнән артып китте, аларның 10 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израил Фәләстин халкына карата геноцид үткәрә дип аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсенә бирде. Израил бу гаепләүне кире кага. Мәхкәмә карарны әлегә чыгармаган.
@azatliqradiosi
🔥5😢2
Эшче кулларга кытлык вазгыятендә Русия ширкәтләре балигъ булмаган балаларны эшкә ала.
2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк.
Балаларны ешрак курьер, промоутер, сатучы һәм кассада торучы итеп эшкә алырга телиләр. Русия ширкәтләренең 86 процентына эшчеләр җитми.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк.
Балаларны ешрак курьер, промоутер, сатучы һәм кассада торучы итеп эшкә алырга телиләр. Русия ширкәтләренең 86 процентына эшчеләр җитми.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤷♂1👍1
Русиядә эшче куллар җитми, эшкә балалар җәлеп ителә. Ул арада Украинадагы сугышта ирләр кырылу дәвам итә
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2309 кеше һәлак булган.
Шул исәптән, Башкортстаннан кимендә 1357, Татарстаннан кимендә 952 кеше.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 23 гыйнвар, сугышның 699нчы көне.

🔥3👍1😢1
Финляндия татарлары тарихы турында яңа китап дөнья күрде
"Тарих эзләрендә" (Tarih ezlärendä) дип аталган китапта төркиләр тарихы, Идел буе көнбатышында яшәгән татарларның үткәне, Финляндиягә килеп урнашуы, мәхәллә коруы һәм яңа илдә асылын югалтмыйча интеграция узуы турында сөйләнә.
Азатлык китапны чыгаруны оештырган Финляндия ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин белән әңгәмә корды. Ул китапың ничек язуылуы, "тимер пәрдә" чорындагы тарихның кире әйләнеп кайтуы турында сөйләде.
Әңгәмәне тулысынча 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

— Хәзер Русиядәге татарлар белән аралашу кимеде. Көнбатышта яшәүче кешеләр белән сөйләшеп тору алар өчен проблем тудыруы ихтимал. Русиядә татарларга да сакланырга кирәк. Шуңа да без кемнеңдер тормышына авырлык китерергә теләмибез, ди Гөлтан ханым.
Әңгәмәне тулысынча 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Тимер пәрдә чоры кире кайта кебек". Финляндия татарлары тарихы турында яңа китап чыкты
Финляндия татарлары тарихы турында яңа китап дөнья күрде. Китапта төркиләр тарихы, Идел буе көнбатышында яшәгән татарларның үткәне, Финляндиягә килеп урнашуы, мәхәллә коруы һәм яңа илдә асылын югалтмыйча интеграция узуы турында сөйләнә.
🔥4❤2🥰2
26 гыйнвар Уфада Радий Хәбировны хуплап митинг-концерт уздырмакчылар
Бу хакта UTV каналына "Русия халыклары ассамблеясе" дәүләт оешмасының республикадагы бүлекчәсе рәисе Гөлнур Көлсарина әйткән.
Хәбәрне "Пруфы" басмасы да раслый. Басма чыганакларына күрә, анда килүне мәҗбүри итмәкчеләр.
Югары уку йортларының берсендә эшләүче икенче бер чыганак "Пруфы"га студентларны куып китерергә авыр булыр, аларның хәзер сессияләре бетеп яллары башланды, дигән.
Тагын бер чыганак чараны әзерләүгә баш кеше итеп Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт беренче урынбасары Урал Килсенбаевны куйдылар дигән.
▪️17 гыйнвар "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
▪️Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Бу хакта UTV каналына "Русия халыклары ассамблеясе" дәүләт оешмасының республикадагы бүлекчәсе рәисе Гөлнур Көлсарина әйткән.
Хәбәрне "Пруфы" басмасы да раслый. Басма чыганакларына күрә, анда килүне мәҗбүри итмәкчеләр.
— Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне һәм үзләренә буйсына торган активистларны китертмәкче булалар. Фаил Алсыновка каршы ачулы ташланулар күп булачак, дигән басма әңгәмәдәше.
Югары уку йортларының берсендә эшләүче икенче бер чыганак "Пруфы"га студентларны куып китерергә авыр булыр, аларның хәзер сессияләре бетеп яллары башланды, дигән.
Тагын бер чыганак чараны әзерләүгә баш кеше итеп Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт беренче урынбасары Урал Килсенбаевны куйдылар дигән.
— Хәзер Хәбировның бурычы — мәйданга Алсыновны хупларга килгәннәргә караганда күбрәк кешене җыю, дигән дүртенче чыганак.
▪️17 гыйнвар "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
▪️Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
💩8😁4👍1🤬1🍓1
Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждин сайлауда катнашу өчен 100 мең имза җыйган
Аның турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:
▪️Сәясәтчегә 60 яшь, сәясәттә 90нчы еллардан бирле, 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" фиркасеннән дума депутаты.
▪️Сугышка ачыктан-ачык каршы чыга һәм Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый.
▪️Күптән түгел Казанда тарафдарлары белән очрашуда "мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш" дип белдерде.
▪️Надеждинның Казан штабы Telegram-каналын ике телдә: урысча һәм татарча алып бара, татарча язмаларга сылтамалар куела.
▪️Имза җыю чит илдә дә бара. Әйтик, Төркиянең Истанбул, Анталья, Алания, Измир, Мерсин, Фәтхия шәһәрләрендә Надеждинга имза җыю урыннары оештырылган.
Фотоларны укучыбыз җибәрде

👍11😁5❤3🔥1
Уфа көллияте студентын хәрби комиссариатны яндыру нияте өчен 5 ел колониягә хөкем иткәннәр
Русиянең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Чиләбе өлкәсендә яшәүче егетне теракт ясау ниятендә гаепле дип табып биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән.
Тикшерү фаразынча, янәсе ул "украин милли оешмасы идеологиясе тарафдары булган" һәм Чиләбедәге Аша шәһәрендәге хәрби комиссариантны яндырырга омтылган.
Хөкем ителүченең исемен атамыйлар. ФСБның төбәктәге идарәсендә "җинаять кылган чагында" ул әле балигъ булмаган дип искәртелә. "Московский комсомолец" исә егет — Уфадагы бер көллияттә белем алган, аңа 17 яшь дип яза.
▪️Аны былтыр июньдә ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган. Bazа Telegram-каналы 5 июнь көнне Уфа көллиятләренең берсендә икенче курста укучы 17 яшьлек студент Герман К. Совет урамына килгән, янучан сыекча тутырылган шешәне Ашадагы хәрби комиссариатка аткан һәм качып киткән, дип җиткергән иде.
▪️Сорау алган вакытта ул шешәне Украинадагы сугышка каршылык белдереп ыргыттым дигән.

🔥2💔2👍1😢1😴1