Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә эшче куллар җитми, эшкә балалар җәлеп ителә. Ул арада Украинадагы сугышта ирләр кырылу дәвам итә

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2309 кеше һәлак булган.

Шул исәптән, Башкортстаннан кимендә 1357, Татарстаннан кимендә 952 кеше.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 23 гыйнвар, сугышның 699нчы көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3👍1😢1
Финляндия татарлары тарихы турында яңа китап дөнья күрде

"Тарих эзләрендә" (Tarih ezlärendä) дип аталган китапта төркиләр тарихы, Идел буе көнбатышында яшәгән татарларның үткәне, Финляндиягә килеп урнашуы, мәхәллә коруы һәм яңа илдә асылын югалтмыйча интеграция узуы турында сөйләнә.

Азатлык китапны чыгаруны оештырган Финляндия ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин белән әңгәмә корды. Ул китапың ничек язуылуы, "тимер пәрдә" чорындагы тарихның кире әйләнеп кайтуы турында сөйләде.

— Хәзер Русиядәге татарлар белән аралашу кимеде. Көнбатышта яшәүче кешеләр белән сөйләшеп тору алар өчен проблем тудыруы ихтимал. Русиядә татарларга да сакланырга кирәк. Шуңа да без кемнеңдер тормышына авырлык китерергә теләмибез, ди Гөлтан ханым.


Әңгәмәне тулысынча 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4❤2🥰2
26 гыйнвар Уфада Радий Хәбировны хуплап митинг-концерт уздырмакчылар

Бу хакта UTV каналына "Русия халыклары ассамблеясе" дәүләт оешмасының республикадагы бүлекчәсе рәисе Гөлнур Көлсарина әйткән.

Хәбәрне "Пруфы" басмасы да раслый. Басма чыганакларына күрә, анда килүне мәҗбүри итмәкчеләр.

— Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне һәм үзләренә буйсына торган активистларны китертмәкче булалар. Фаил Алсыновка каршы ачулы ташланулар күп булачак, дигән басма әңгәмәдәше.


Югары уку йортларының берсендә эшләүче икенче бер чыганак "Пруфы"га студентларны куып китерергә авыр булыр, аларның хәзер сессияләре бетеп яллары башланды, дигән.

Тагын бер чыганак чараны әзерләүгә баш кеше итеп Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт беренче урынбасары Урал Килсенбаевны куйдылар дигән.

— Хәзер Хәбировның бурычы — мәйданга Алсыновны хупларга килгәннәргә караганда күбрәк кешене җыю, дигән дүртенче чыганак.

▪️17 гыйнвар "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.

▪️Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💩8😁4👍1🤬1🍓1
Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждин сайлауда катнашу өчен 100 мең имза җыйган

Аның турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:

▪️Сәясәтчегә 60 яшь, сәясәттә 90нчы еллардан бирле, 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" фиркасеннән дума депутаты.

▪️Сугышка ачыктан-ачык каршы чыга һәм Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый.

▪️Күптән түгел Казанда тарафдарлары белән очрашуда "мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш" дип белдерде.

▪️Надеждинның Казан штабы Telegram-каналын ике телдә: урысча һәм татарча алып бара, татарча язмаларга сылтамалар куела.

▪️Имза җыю чит илдә дә бара. Әйтик, Төркиянең Истанбул, Анталья, Алания, Измир, Мерсин, Фәтхия шәһәрләрендә Надеждинга имза җыю урыннары оештырылган.

Фотоларны укучыбыз җибәрде

@azatliqradiosi
👍11😁5❤3🔥1
Уфа көллияте студентын хәрби комиссариатны яндыру нияте өчен 5 ел колониягә хөкем иткәннәр

Русиянең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Чиләбе өлкәсендә яшәүче егетне теракт ясау ниятендә гаепле дип табып биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән.

Тикшерү фаразынча, янәсе ул "украин милли оешмасы идеологиясе тарафдары булган" һәм Чиләбедәге Аша шәһәрендәге хәрби комиссариантны яндырырга омтылган.

Хөкем ителүченең исемен атамыйлар. ФСБның төбәктәге идарәсендә "җинаять кылган чагында" ул әле балигъ булмаган дип искәртелә. "Московский комсомолец" исә егет — Уфадагы бер көллияттә белем алган, аңа 17 яшь дип яза.

▪️Аны былтыр июньдә ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган. Bazа Telegram-каналы 5 июнь көнне Уфа көллиятләренең берсендә икенче курста укучы 17 яшьлек студент Герман К. Совет урамына килгән, янучан сыекча тутырылган шешәне Ашадагы хәрби комиссариатка аткан һәм качып киткән, дип җиткергән иде.

▪️Сорау алган вакытта ул шешәне Украинадагы сугышка каршылык белдереп ыргыттым дигән.

@azatliqradiosi
🔥2💔2👍1😢1😴1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казан урамнарын су баса

Бүген, 23 гыйнварда, су торбаларында каза чыгып, Казанның Солдат урамын су баскан. Бу хәлгә бәйле фото-видеолар социаль челтәрләрдә таралды.

"Водоканал" оешмасында әйтүләренчә, каза 1993 елда төзелгән су үткәргеч челтәрендә чыккан.

Әле кичә генә Казанда 1994 елгы су торбалары шартлап Әмирхан проспектын су баскан иде. Берничә йорт сусыз калды, урамда хәрәкәт туктатылды.

▪️"Татэнерго" баш мөдире Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, бүген Татарстанда җылылык челтәренең яртысыннан күбрәге таушалган хәлдә. Моның төп сәбәбе — акча җитмәү.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3💩2🍾1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Мариупольдә 20 көн "фильмы "Оскар" бүләгенә тәкъдим ителде

2022 елда Русия гаскәрләренең Украинага басып керүнең беренче көннәре турында "Мариупольдә 20 көн" фильмы "иң яхшы документаль фильм" категориясендә "Оскар"премиясенә тәкъдим ителде.

Фильмны Associated Press агентлыгының репортерлар төркеме — режиссер Мстислав Чернов, фотограф Евгений Малолетка һәм продюсер Василиса Степаненко төшергән.

Камауда калган шәһәрдә алар 20 көн эшләгән һәм Русия гаскәрләре шәһәргә якынлашып бер өлешен басып алгач кына киткәннәр. Төшерелгән материал русияләр кулына эләксә, юк ителәчәк дип курыкканнар.  

Фильм берничә халыкара бүләккә лаек булды. Аны Votvot стриминг платформасында бушлай карап була.

"Оскар" җиңүчеләре 10 мартта игълан ителәчәк.

@azatliqradiosi
❤8💔6👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Tatar Speech хезмәте тәкъдим ителде. Азатлык ясалма интеллектка нигезләнгән яңа сервисны сынап карады Узган атна Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли…
Tatar Speech хезмәте камилләшә

Кичә ясалма интеллектка нигезләнгән Tatar Speech хезмәте эшли башлавы турында хәбәр иткән идек. Азатлык бу яңа хезмәтне сынап карады һәм шактый уңышлы дип тапты. 

Шул ук вакытта без кайбер җитешсезлекләргә дә игътибар иттек: мисал өчен, сөйләмне текстка әйләндерү хезмәте [й] авазын [и] дип яза иде. Бүген бу җитешсезлек төзәтелгән! 

Әйткәндәй, Tatar Speech хезмәтен камилләштерүгә сез дә өлеш кертә аласыз. Моның өчен Гамәли семиотика институты игълан иткән бәйгедә катнашып була. Бәйгенең шартлары монда китерелгән.

@azatliqradiosi
🔥15❤2👍2
⚡️🇹🇷🇸🇪Төркия парламенты Швециянең НАТОга керүен хуплаган

Тавыш бирүдә 600 депутатның 346сы катнашкан, шуларның 287се уңай, 55е каршы тавыш биргән, 4 депутат тотылып калган.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның бу карарны хуплау яисә кире кагу өчен 15 көн вакыты бар.

Төркия хуплаган очракта, Швециянең НАТОга керүен Маҗарстан гына хуплыйсы калачак. Бүген Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Швеция премьер-министрын шушы мәсьәләдә сөйләшү өчен үзенә чакырганын хәбәр итте.

▪️Швеция һәм Финляндия НАТОга керү гаризасын 2022 елның маенда биргән иде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бу ике ил нейтралитет сәясәтеннән баш тартты.

▪️Финляндия НАТОга инде керде. Швеция дә кергәннән соң, Русиянең НАТО белән чикләре 1215 километрдан 2600 километрга кадәр артачак, ә Русия сәүдәсе өчен мөһим булган Балтыйк диңгезе НАТОның эчке диңгезенә әвереләчәк. 

@azatliqradiosi
👍13❤2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 24 гыйнвар, чәршәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔸Кичә кич Херсон өлкәсе Бериславский районына Русия хәрбиләренең идарә ителә торган алты авиабомба һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Херсон өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Александр Прокудин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Херсон өлкәсе көн буе утка тотылган. Украина президенты Владимир Зеленский 23 февральдә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә 18 кешенең һәлак булуы, 130 кешенең яралануын әйтте.

🔸Якутски шәһәрендә тумышы белән Таҗикстаннан булган Русия ватандашының җирле кешене үтерүдә шикләнелүеннән соң, бүген дистәләрчә кеше протестка чыкты. Бу хакта Sakha Day хәбәр итә. Полиция шикләнелүченең тоткарлануын әйтеп, халыкны таралырга чакырган. SOTA язуынча, җыелучылар китмәгәч полиция аларны тоткарлый башлаган.

🔸Баймактагы протестлардан соң, полициягә буйсынмау турында 111 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта «Медиазона» хәбәр итә. Башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чараларыннан соң барлыгы җиде кешегә җинаять эше ачылган, 20дән артык кеше тоткарланган. Шулай ук кичә Башкортстанда Стәрлетамак экоактивисты Рәмис Теляпкуловны тоткарлаганнар. Аны полициягә буйсынмауда гаепләгәннәр.

🔸Пермь шәһәр думасы депутатлары Украина сугышына каршы чыккан һәм Путинны хәшәрәт дип атаган Сергей Медведевтан депутат мандатын алуны хуплап тавыш биргән. 31 декабрьдә депутат үз Вконтакте битендә: “Русия, уян! Сине үтерәләр! Моның артында торучы хәшәрәтнең кабат сайлауга барачагын аңлау бик куркыныч. Сугыш бетүен телим! Минем Русияне Путиннан азат килеш ирекле итеп күрәсем килә ”, дип язды. Хәзер Медведев Русиядән киткән.

🔸Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русиядә мөселманнар һәм православлар арасында бәрелешләр булу ихтималлыгы турында әйткән депутат Михаил Матвеевны Дәүләт Думасыннан "куып чыгарырга чакырды. Матвеев мондый бәрелешләр сугыштан соң башланырга мөмкин, мөселманнар кайтып җирле православларга каршы сугыша башлаячак дигән. Соңрак Матвеев гафу үтенеп видео яздырды һәм үзенең барлык мөселманнарны түгел, ә радикалларны истә тотуын әйтте.

🔸«Әфганстан һәм махсус хәрби чаралар ветераннар берлеге» Приамурье губернаторы Василий Орловка Благовещенскида 15-16 мартка билгеләнгән җырчы Кристина Орбайкайтеның концертын уздырмауны таләп итеп мөрәҗәгать чыгарган. Алар Орбайкайтеның АКШ ватандашы булуын, ә Американың сугышта Украинага ярдәм итүен әйткән.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🥰2❤1✍1👍1
🔺Башкортстанның Салават шәһәрендә Лайсан Равилова һәм аның әнисе Әлфинур Рәхмәтуллина фатирында тентү узган.

Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнгән Рәхмәтуллинаны тентүдән соң билгесез тарафка алып киткәннәр дип яза RusNews.

"Тәртип саклау органнары хезмәткәрләре үзләрен дорфа тоткан, исемнәрен әйтмәгән һәм ишекне ватып ачу белән янаган. Тентүдән соң Әлфинур Рәхмәтуллинаны билгесез тарафка алып киткәннәр, шул ук вакытта Ләйсән Равиловага тентү турында документларның күчермәләрен бирмәгәннәр", дип яза басма.

Кызы әйтүенчә, Әлфинур Рәхмәтуллинага 60 яшь, ул 37 ел укытучы булып эшләгән.

▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җиде җинаять эше ачты, 20дән артык кеше тоткарланды.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬13😱2😴2
Казанда Шоссе урамында мөселман рухи-белем бирү комплексы төзеләчәк.

Проект белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелек итә. Әлеге үзәк хосусый мәктәп һәм балалар бакчасыннан торачак. Бу хакта "Бизнес Online"га Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләгән.

"Без милли мәгариф өчен көрәшәбез. Әлеге кишәрлек монда рухи-агарту комплексы форматында мәктәп белән балалар бакчасы төзергә мөмкинлек бирә, анда татар телендә белем биреләчәк", дигән мөфти.

Объект элекке "Кырлай" паркы артына, Кремль һәм Киров дамбалары арасындагы дүрт һектар җиргә урнашачак. Казанда Шоссе урамындагы җир кишәрлеген дини идарә һәм мәгарифкә тапшыру турында җәмәгать тыңлаулары узды. Хәзерге вакытта бу кишәрлекне телевидение үзәге өчен генә кулланырга була. Аның кадастр бәясе - 247 млн сум. 2017 елда монда ТАИФ ТНВ телеканалы өчен күпкатлы бина төземәкче иде, әмма соңрак бу проекттан баш тартты.

Казансудагы яңа комплекс ничә укучыга исәпләнә - монысы проектлау вакытында билгеле булачак. Сәмигуллин исә мәктәп 1,2 мең балага исәпләнгән булырга да мөмкин, кечкенәрәк һәм 500-800 укучыны сыйдырышлы да булырга мөмкин ди. "Кишәрлекне рәсмиләштерү белән бәйле бөтен юридик мәсьәләләр хәл ителгәннән соң, проект эшләнәчәк", дигәннәр басмага Татарстан Диния нәзарәтендә.

@azatliqradiosi
👍15🔥4✍1👎1
Көн язмасы: Ни өчен хакимият тә, оппозиция дә Фаил Алсыновтан карачкы ясый?

Башкортстанда активист Фаил Алсыновка хөкем карары чыгуына бүген бер атна. Узган атна дәвамында Башкортстандагы хәлләр тел очыннан төшмәде, бу көн үзәк темага әверелде.

Ни өчен үзен либераль сәяси көч дип санаган кешеләр, оппозицион медиалар, Русия хакимиятенә кушылып, Башкортстандагы халык җыеннарын экстремизм, милләтчелек, сепаратизм күренешенә әйләндерде? Моның артында ни ята? Ни өчен милли республикалар Русия хакимияте өчен дә, аңа каршы булган оппозиция вәкилләренә дә карачкы булып күренә? Без бу хакта Moscow Times журналисты, милли республикаларда антиколониализм темасын даими күтәреп торучы активист Ләйлә Латыйпова белән сөйләштек.

💬Путин хакимиятенә каршы торган матбугат, кызганычка, төбәкләрне белми. Аеруча милли республикалар ничек яши, анда яшәүче халык нинди сораулар куя — алар бихәбәр, кызык түгел аларга. Сугышка кадәр дә алар өчен дөнья Мәскәү, Петербур яки Мәскәүгә якын өлкәләр белән чикләнде. Әле дә шулай. Алар милли азчылыкларның, шул ук Казан белән Уфаның тел өчен көрәшүен белми. Ни өчен Татарстанга да, Башкортстанга да мәктәпләрдә дәүләт телләренең мотлак укытылуының калуы мөһим булганын, бу өлкәдә Мәскәүгә карата үпкәләрен, дәгъваларын аңламый.

Менә бүген дә шул либераль медиалар, каян килеп чыкты соң бу Уфа, гомердә ишетелмәгән Баймак дип аптырап калды. Салкын, коточкыч басым һәм куркытулар булуга карамастан, кешеләр һаман урамга чыга, автозакларны туктатырга тырыша. Алар мондый каршылык Мәскәү яки Петербурда башланырга тиеш дип саный. Алар күзлегеннән карганда, Мәскәү белән Петербурда кешеләрнең күпчелеге сугышка каршы, белемлерәк, аңлырак санала", ди Латыйпова.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
👍6✍1😁1
Иртәгә, 25 гыйнварда Ачык университет шәкли фәһем турында яңа курс башлый.

Хәзерге вакытта курска 160 кеше язылган. Әлеге курс бушлай һәм тулысынча татар телендә булачак.

Курс дәвамында ясалма фәһемнең төп концептлары: ChatGPT, DALL-E, Leonardo AI һәм башка нейрочелтәрләр белән эшләүнең гамәли күнекмәләре, тормышта куллану үрнәкләре биреләчәк.

Курсның авторлары – Дөнья татар яшьләр форумының яңа рәисе Райнур Хәсәнов һәм “Яндекс” ширкәтендә аналитика бүлеге җитәкчесе Сәйдәш Мифтахов. Мифтахов курсның төп спикеры буларак чыгыш ясаячак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, курс ярым интерактив булачак – атнага бер уза торган җанлы вебинарлардан тыш, укучылар өчен алдан бер сәгатьтән артмаган видеодәресләр яздырылачак.

Курс алты атна дәвам итәчәк. Дәресләр ясалма фәһем кулланыла торган төрле форматларга бәйле темаларга бүленәчәк: текст белән эшләүче, сурәт булдыручы, анимация тудыручы, тавыш белән эшләүче ясалма фәһем төрләренә багышланачак.

“Гомумән алганда, төрле дәрестә төрле челтәр белән таныштырачакбыз, курс програмын шул челтәрләрнең кулланылышына бәйләп ясадык”, диде Мифтахов.

@azatliqradiosi
❤6👍2🔥1
⚡️Белгород өлкәсендә хәрби очкыч казага очраган.

Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков: "Хәзер урында тикшерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли" дип белдерде.

Беренчел мәгълүматларга күрә, Ил-76 очкычы Корочанский районда килеп төшкән. Җирле халык шартлау тавышын ишеткән.

Белгород пабликлары һәм телеграм-каналлары очкычның егылып төшү видеоларын урнаштырган. Башка мәгълүмат әлегә юк.

@azatliqradiosi
❤2👍2🥰1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Белгород өлкәсендә хәрби очкыч казага очраган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков: "Хәзер урында тикшерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли" дип белдерде. Беренчел мәгълүматларга күрә, Ил-76 очкычы Корочанский районда килеп төшкән.…
Русия саклану министрлыгында белдерүләренчә, килеп төшкән очкычта Украина кораллы көчләренең 65 әсире булган.

Аларны алмаш өчен дип Белгород өлкәсенә күчергән булганнар. Моннан тыш анда алты кешелек экипаж, өч озатып баручы да булган. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен Ил-76 килеп төшкән урынга Русия һава-галәм көчләре комиссиясе очып киләчәк.

Чыганакларына сылтама белән "Украинская правда" язуынча, украин хәрбиләре очкычның килеп төшүен раслаган һәм "бу безнең эш иде" дигән. Алар әйтүенчә, очкычның С-300 зенит-ракет комплексы өчен ракетлар ташыган мәле булган.

Әмма соңрак басма журналистлары бу сүзләрне бетереп куйды һәм хәбәрләрен төзәтте. Украина саклану министрлыгы вәкиле «Суспiльне» га Русиянең Ил-76 очкычын Украина кораллы көчләре бәреп төшергән дигән мәгълүматны әлегә раслап булмый дигән. Ул министрлык "мәгълүматны ачыклый" дип белдергән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2🤔1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 24 гыйнвар, чәршәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый: 🔸Кичә кич Херсон өлкәсе Бериславский районына Русия хәрбиләренең идарә ителә торган алты авиабомба һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Херсон өлкәсе хәрби…
Бүген Якутиядә җирле кешене үтерү аркасында узган протестларда кимендә 15 кеше тоткарланган.

Бу хакта "Сибирь.Реалии"га шаһитлар әйткән.

Шаһитләр сүзләренчә, каршылык белдерүчеләрнең бер өлеше алданрак ниятләнгәнчә Орджоникидзе мәйданына кадәр үк барып җиткән, анда аларны полиция көтеп торган булган һәм "иң активларын" тоткарлаган.

Төбәкнең эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тумышы белән Таҗикстаннан булган 18 яшьлек шикләнелүче һәм Намски районында туган 23 яшьлек егет "Мята" клубында көнкүреш сәбәпләр белән талаша башлаган, ә соңрак 23 яшьлек Якутия кешесе социаль челтәрләр аша шикләнелүченең адресын табып, аңа үзенең танышлары белән килгән. Министрлык мәгълүматынча, сугышта өч кеше пычактан яраланган, ә 23 яшьлек егет үлгән. Сугыш кайчан булган - анысы әйтелми, тик шикләнелүченең 22 гыйнварда тоткарлануын искәртәләр.

Республика башлыгы Айсен Николаев Telegram-каналында шикләнелүченең тоткарлануын әйтеп, җирле халыкны тынычландырырга тырышкан. "Тикшерүчеләр дә мәхкәмә дә бу эштә мәрхәмәт күрсәтмәячәк, гаеплеләр җинаять өчен канунның бөтен кырыслыгы нигезендә җавап бирәчәк. Тикшерү барышын шәхси күзәтүемдә тотачакмын", дип язган түрә.

Шулай ук ул шикләнелүченең Таҗикстанда туса да, Русия ватандашы булуын әйткән.

Таҗик җәмгыяте башлыгы Ходи Оев Якутиядә яшәүчеләргә видео-мөрәҗәгать яздырган һәм бер кешегә генә карап тулы бер халык турында фикер йөртмәскә чакырган. Видеоны Якутиянең тышкы элемтәләр министрлыгы чыгарды.

Мәхкәмә шикләнелүчене ике айга кулга алды. Адвокатлары егет шушы рәвешле үзен яклаган дип килә.

Шикләнелүченең Мөхәммәд Одинаев булуы, 2022 елда талау өчен хөкем ителүе әйтелә.

@azatliqradiosi
👍2🤬1😴1