Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан мөфтияте Мәрҗанинең катнаш гаиләләр турындагы бер кулъязмасын күчереп бастырмаска булган.

Мөфти Камил Сәмигуллин бу хакта 16 гыйнварда Мәрҗани мәчетендә дин галименә багышланган фәнни конференциядә белдерде.

"Минем кулымда кулъязма бар, ләкин без аны күчермәдек һәм бастырмадык. Мисал өчен, Мәрҗани хәзрәтебез мөселман кызы булмаган кызлар белән никах укуны тыя. Урыс һәм башка милләтләр турында әйтә: гаиләләребез бозылмасын, таркалмасын. Алар мөселман булырга тиеш, алар әлегә китап (әһелләре) түгел дип дәлилләр китерә. Бу аерым тема, шуңа без аны күчермәдек һәм бастырмадык", диде ул.

Аның каравы, мөфти Мәрҗанинең башка 6 томлык хезмәте ярты елдан Төркиядә басылачагын әйтте.

▪️Бүген Татарстанда катнаш гаиләләр саны арта. 2023 елның алты аенда гына да Казанда өйләнешкән парларның 30 проценты катнаш никах корган.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
👍8👎3😁1💩1🤡1
Ленинград өлкәсендә активист Александр Правдин тоткарланган Башкортстан активистларына яклау белдереп кабат ялгыз пикетка чыккан.

Ул «Не давайте себе молчать» дигән шигар күтәреп торган.

"Башкортстанда митингта тоткарланучыларның барысына да - ирек" дигән ул.

▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп 4 ел колония хөкем ителде. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды. Әлеге чараларда катнашкан 20дән артык кеше тикшерү изоляторына җибәрелде, 100дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды. Куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаганнан соң бер кешенең үлүе мәгълүм булды.

Фото: RusNews

@azatliqradiosi
🔥10❤‍🔥1❤1🙏1
Көн язмасы: "Юлия бандерачыга әйләнгән". Ни өчен Казан активисты Русиягә кайту турында хыялланмый

2022 елның 18 мартында журналист һәм экология активисты Юлия Фәйзрахманова чемоданнарын җыя, кызларын киендерә, песиен ала һәм Казанны ташлап китә. Хәзер инде ул моны гомерлеккә китү дип саный. 2023 елда Казанның куәт оешмалары вәкилләре аңа "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

Соңгы ел ярымын Төркиядә яшәгән Фәйзрахманова бу хәлдән соң Төркиядән китәргә мәҗбүр була. Хәзер ул Балкан илләренең берсенә күченде. Кайсы илдә яшәвен журналист төгәл әйтмәүне хуп күрә. Аның Русиягә кире кайтасы килми — элекке көрәштәшләре һәм якын кешеләре белән элемтәләре өзелгән, хәзер алар аны "украин бандерачысы" дип атый.

Сугышка каршы карашта булу - уңайлылык зонасыннан кисәк бәреп чыгара, бөтен җирдән бәреп чыгара. Социаль элемтәләреңне, эшеңне югалту, тоткарлану һәм җинаять эшләре куркынычы яный, милкеңне югалтасың, чөнки илдән киткәч аны һәрвакытта да сатып яки файда китерердәй нәрсәдер эшләп булмый. Бигрәк тә әгәр бу кешеләр үзләренең карашларын кискен, хисле итеп белдергән булсалар һәм качып китүне алдан ниятләп, барысын да аңлап эндәшми калмаган булсалар. Шуңа бу бөтен өлкәләрдән дә этеп чыгара

", ди Юлия.

👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
❤7🥰3✍1👍1🙏1
⚡️Истанбулда битлек кигән ике билгесез кеше Санта Мария католик чиркәвенә һөҗүм иткән.

Ким дигәндә бер кеше һәлак булган.

Нинди корал белән һөҗүм итүләре турында әлегә билгесез. Шулай ук һәлак булган кешенең кем булуы да әйтелми. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу чиркәүгә күбрәк Истанбулда яшәүче итальяннар йөри.

Һөҗүм итүчеләр качкан, полиция аларны эзли.

@azatliqradiosi
😢5🤬3👍1👌1
25 гыйнварда хезмәттәшебез, Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлауга 100 көн булды. Аның белән хәзер хатлар аша гына аралашып була.

Соңгы хатларында ул Яңа ел аллары һәм бәйрәмнән соңгы хәле турында сөйләде. Шунда ук Алсу үзенең хисләре һәм былтыр майда Казанга кайтуына үкенү-үкенмәве турында да язды.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз, 👆рәсемнәрдә кыскартып бирдек.

@azatliqradiosi
💔6🥰2😱2🙏2❤1😢1
Казанда Хөсәин Мәүлетов урамындагы 18нче хастаханәдә янгын чыккан.

Зыян күрүчеләр юк. Бинада булган 23 кеше чыгарылган.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ут икенче каттагы лабораториядән чыккан.

@azatliqradiosi

Фото: Еду в Татарстан
😢3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан мөфтияте Мәрҗанинең катнаш гаиләләр турындагы бер кулъязмасын күчереп бастырмаска булган. Мөфти Камил Сәмигуллин бу хакта 16 гыйнварда Мәрҗани мәчетендә дин галименә багышланган фәнни конференциядә белдерде. "Минем кулымда кулъязма бар, ләкин без…
Мәрҗани дигәннән, моңа кадәр Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, доктор Исмаил Төркоглы Мәрҗаниның гарәп имласында язуы сәбәпле, кулъязмаларның күбесенең өйрәнелмәве турында Азатлыкка сөйләгән иде.

"Аның Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар дигән ике томлык китабыннан тыш бөтен китаплары гарәп телендә. Аларның күбесе Казан дәүләт университетының сирәк китаплар бүлегендә ята, чөнки аларны татарчага тәрҗемә итү бик кыен", дигән иде ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8✍2❤1
Башкортстандагы протестлардан соң тагын бер кешегә карата көч кулланылган.

Куәт оешмалары хезмәткәрләренең Айсыуак Яугастинны кыйнаулары турында аның кызы Айлита әйткән. Бу хакта RusNews яза.

Яугастин "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләр нигезендә гаепләнә.

"Баймакта аны кыйнаганнарын бүген генә белдек, чиләбенеке (куәт оешмасы вәкиле). Безнең Баймак хезмәткәрләре аны якламакчы булган, әмма аларны тиргәп кенә атканнар", дигән Айлита.

Айсыуак Яугастин — алты бала атасы, аның бишесе балигъ түгел. Протестлардан соң аны Баймакта тотканнар, хәзер ул Уфада тикшерү изоляторында.

▪️Алдагы көнне Башкортстанда Рифат Даутовның үлеме турында билгеле булды. 25 гыйнварда аны куәт оешмалары вәкилләре алып китә. Бертуганының үлеме турында аның апасы Зәлия Әхмәдиева хәбәр итте.

▪️Куәт оешмалары вәкилләре каршылык чараларында катнашкан Дим Дәүләткилдинны да кыйнаган. Бу хакта аның туганнары җиткерде. Дәүләткилдин авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсендә ята.

@azatliqradiosi
🤬4👍2😱1🙏1
Тугыз ил БМОның Фәләстин качаклары эшләре агентлыгын (UNRWA) финанслауны туктатты.

Җомга көнне бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды.

Акча бүлү оешманың 12 хезмәткәренең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды.

Илләр тикшерү тәмамланганчы акча бүлүне туктатып торачакларын әйтте.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы баш сәркатибе Антонио Гутерриш халыкара җәмәгатьчелекне агентлыкның һуманитар эшен дәвам итүне тәэмин итәргә чакырды.

Агентлык башлыгы Филиппе Лаззарини үз белдерүендә шик астына алынган хезмәткәрләрнең эштән алынганнары һәм, шикләр расланса, мәхкәмә каршына басачакларын әйтте. Ул агентлыкны финанслауны дәвам итүне таләп итте. Аның сүзләренчә, Газзә сызыгында яшәүче 2,2 миллион кешенең тормышы һәм төбәктәге тотрыклылык шуңа бәйле.

Израил тышкы эшләр министры Исраэль Кац UNRWAның Газзә сызыгындагы эшен туктатырга өндәде. Аның фикеренчә, киләчәктә UNRWAны Газзәне торгызуда "тынычлык һәм үсеш идеяларына чын күңелдән бирелгән" бүтән агентлыклар алыштырырга тиеш.

▪️1949-нчы елда оешкан БМО агентлыгы Газзә сызыгы, Үрдүннең Көнбатыш яры, Үрдүн, Лүбнән һәм Сүриядәге фәләстиннәргә медицина, белем бирү һәм һуманитар ярдәм күрсәтә.

▪️Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүмнәре аркасында 7 октябрьдән бирле кимендә 26 мең 257 кеше үтерелгән.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 25 меңнән артып китте, аларның 10 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израил Фәләстин халкына карата геноцид үткәрә дип аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсенә бирде. Израил бу гаепләүне кире кага. Мәхкәмә карарны әлегә чыгармаган.

@azatliqradiosi
🤬6👍2👏1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы гыйнвар. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Казанда бүген иртән янә 9 баллык тыгымнар хасил булган.

🔹Истанбулдагы чиркәүгә Русия һәм Таҗикстан ватандашлары һөҗүм оештырган дип шикләнәләр.

🔹Дҗо Байден Үрдүн белән Сүрия чигендә урнашкан американ базасына оештырылган һөҗүмгә АКШ һичшиксез җавап бирәчәк дип белдерде.

🔹Финляндия президенты сайлавының икенче турына элекке премьер-министр Александр Стубб һәм тышкы эшләр министрлыгының элекке башлыгы Пекка Һаависто чыккан.

🔹 Европа берлеге, Будапешт Украинага бүленәсе ярдәмгә каршы чыккан очракта, Маҗарстан икътисадына зыян китерү планын гамәлгә ашырырга мөмкин. Бу хакта Financial Times басмасы яза.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1🙏1
Соңгы тәүлектә Русия гаскәре Украинага 7 ракет һөҗүме һәм 10 һава һөҗүме ясаган, ди Украина Кораллы көчләренең Баш штабы.

РФ һөҗүмнәре аркасында сивил халык арасында яраланган кешеләр бар. Шулай ук, хастаханә, торак йортлар һәм башка инфраструктура җимерелгән, ди украин ягы.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 705нче көне.

@azatliqradiosi
🤬2
Азатлык укучыларының 58%ы татар теленә Башкортстанда дәүләт теле статусы бирелергә тиеш дип саный.

Бу сораштыруны Азатлык Радиосының YouTube-каналында чыгарган идек. Бер көндә бу сорауга бер меңнән артык укучыбыз җавап бирде.

Бу мәсьәләгә укучыларыбызның фикерләре төрле: кемдер бу идеяне хуплый, ә кемдер, киресенчә, кире кага.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍12🤔1
Уфа хакимияте коронавирус чикләүләре бар дип "СтопБашРТС" хәрәкәтенә митинг уздырырга рөхсәт итмәгән.

Җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы чараны рөхсәт итмәгәннәр. Тик Альберт Рәхмәтуллин Хәбировны хуплап митинг үтте бит ди. "Республикада әле дә коронавирус пандемиясе икән, димәк, Хәбиров аны тарату өчен, төбәкнең бөтен очыннан махсус рәвештә 50 мең кешене мәйданга җыйган буламы?" ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁7🤬1😴1