Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Әминә һәм Әмир — 2023 елда Казанда туган балаларга бирелгән иң популяр исемнәр арасында.

ЗАГС идарәсендә 2023 елда туган Казан балаларының иң популяр исемнәрен барлаганнар. Узган елны Татарстан башкаласында туган балаларга иң еш кушылган исемнәр — Әмир, Марк, Тимур, Әминә, София һәм Ева.

Сирәк исемнәр арасында исә — Байтимер, Гали, Златозар, Аполлинария, Жюли һәм Каравелла.

2023 елда Казанда барлыгы 19 314 бала туган. 2022 ел белән чагыштырганда, бу 610 сабыйга күбрәк.

Кызларга караганда малайлар күбрәк туган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8🥰2⚡1❤1🤔1🌚1🍾1
Финляндия татарлары тарихы турында яңа китап дөнья күрде.

Китапта төркиләр тарихы, Идел буе төбәгенең көнбатышында яшәгән татарларның үткәне, Финляндиягә килеп урнашуы, мәхәллә коруы һәм яңа илдә асылын югалтмыйча интеграция узуы турында сөйләнә.

Әлеге китап турында 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍17❤‍🔥4🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 31 гыйнвар, чәршәмбе. 2024 елның беренче ае узып та бара. Һәр яңа көн яңа хәбәрләр алып килә. Бүген кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Кичә кич Русия хәрбиләренең Харьковка дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган, бер торак йорт һәм кибеткә зыян килгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Украина Кораллы көчләре белдерүенчә, төнлә Русия армиясе илгә өч ракет һәм 20 дрон белән һөҗүм иткән. Аларның 14ен бәреп төшергәннәр. Корбаннар турында мәгълүматлар юк.

🔺Украина Югары Радасына мобилизация турында Украина канунының яңа өлгесе тәкъдим ителде. Документта хәрби хезмәткә чакырылу яшен 27дән 25 яшькә кадәр кыскарту, электрон чакырулар кертү һәм хәрби хезмәткә чакыруны берләштерелгән кораллы күнегүләр белән алыштыру карала.

🔺Сишәмбе кичендә Русиядә интернет белән проблемнар туды. RU зонасындагы йөзләгән сәхифәләр, мобиль кушымталар ачылмады. Алар арасында Яндекс, Сбербанк, ВКонтакте, Озон, шулай ук ​​Дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) бар иде. Русия дигитал үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, уңышсызлык DNS (домен исемнәре системы) протоколын киңәйтү белән бәйле техник проблем аркасында килеп чыккан. Берничә белгеч Русия хакимиятенең илдәге барлык кулланучыларны илнең DNS серверына күчерү планнары турында күптән әйтеп килә.

🔺Русия президентлыгына дәгъва иткән ике намзәт сишәмбе көнне сайлау кампаниясеннән чыгуларын әйтте. Хәзер намзәтләр саны тугыз калды.

🔺Югары икътисад мәктәбенең журналистика факультеты абитуриентларына университетка укырга кергәндә "ят агентлар"ны искә алу тыелган. Бу хакта керү тестына таләпләрдә әйтелгән. Әгәр таләпне үтәмәсәң әңгәмә нәтиҗәләре юкка чыгарылачак.

🔺Федераль салым хезмәте Салават Юлаев хоккей такымы хисапларының бер өлешен кулга алган. Бу такымның бурычы булуы белән аңлатыла.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍5✍2
Көн язмасы: Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә

Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.

14 декабрь көнне, иртәнге чәйдән соң, 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовның ишеген полиция хезмәткәрләре шакый. Формалы ирләр, документларын күрсәтеп, пенсионерга полиция бүлекчәсенә барырга туры киләчәген әйтә һәм пенсионерны машинага утыртып алып китәләр. Вәлиәхмәтов бу хакта соңрак социаль челтәренә дә яза.

"Машинада, Карабаштан Бөгелмәгә кадәр барганчы төрле фикерләр туа башлады. Репрессия корбаннары Һади Атласи, бертуган Туйкиннар, атылган, сөрелгән авылдашларымны искә төшердем. Аларны да шулай алып китеп юк иткәннәр бит. Үземне алар кебек хис иттем, әле горурланып та алдым. Әмма билгесезлектән борчылуымны, кичерешләремне әйтеп, аңлатып та бетерерлек түгел иде. Башкаларга күрсәтә күрмә, Ходаем!" дип яза Вәлиәхмәтов.

Хөкемдарның: "Гаебегезне таныйсызмы?" дигән соравына ул: "Чын кешеләрчә, намусым белән уйлаганда – гаебемне танымыйм, ә инде, гадел булмаган хакимият кануннары буенча – таныйм, дип җавап бирә. Мәхкәмә аңа Административ кодексының 20.3.3 маддәнең 1 бүлеге нигезендә 30 мең сумлык штраф билгели.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6🔥4😢3👍2🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда протестларда катнашканы өчен биш бала атасына җинаять эше ачылган Башкортстанда Баймактагы протестларда катнашкан Илнур Һаҗиевка "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе) җинаять эше ачылган.…
Баймак эше нигезендә тоткарланган Илнур Хаҗиевны мәхкәмә 17 мартка кадәр сак астына алу карарын үзгәрешсез калдырды.

RusNews язуынча, Хаҗиев адвокаты Харисова ирне өй сагына күчерүне сораган булган, чөнки аның биш баласы бар, аларның берсе инвалид. Шулай ук Хаҗиев гаиләдә акча эшләүче бердәнбер кеше. Әмма Уфаның Совет районы мәхкәмәсе адвокат үтенечен канәгатьләндермәгән.

▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп 4 ел колония хөкем ителде. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды. Әлеге чараларда катнашкан 20дән артык кеше тикшерү изоляторына җибәрелде, 100дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды. Куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаганнан соң бер кешенең үлүе мәгълүм булды.

@azatliqradiosi
🤬4😱3👎1
Петербурда Русиянең һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) дронны бәреп төшергән.

Бу хакта "Фонтанка" хәбәр итә.

Аның калдыклары "Невский мазут" заводы тирәсенә төшкән.

Пулково һава аланы 03:53 сәгатьтән 05:11кә кадәр очкышлар өчен ябылып торган.

@azatliqradiosi
🔥4🤬1
Сишәмбе, 30 гыйнварда Германия, Нидерланд һәм Польша гаскәрне һәм коралларны чик аша тиз арада чыгаруга комачау итә торган бюрократик тоткарлыкларны киметә торган килешү имзалады, дип җиткерә Reuters.

Брүсселдәге Европа саклану агентлыгында чыгыш ясаганда Нидерланд саклану министры Кайса Оллонгрен теләсә нинди низаг ихтималы килеп чыкканчы ук, кораллы көчләрне эшкә җигү өчен тиз арада шартлар булдыру бик мөһим дип белдерде.

@azatliqradiosi
👍5✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан урамнарын су баса Бүген, 23 гыйнварда, су торбаларында каза чыгып, Казанның Солдат урамын су баскан. Бу хәлгә бәйле фото-видеолар социаль челтәрләрдә таралды. "Водоканал" оешмасында әйтүләренчә, каза 1993 елда төзелгән су үткәргеч челтәрендә чыккан.…
Бүген, су торбаларында каза чыгып, Казанның Бертуган Касыймовлар урамын су баскан.

Әлеге хәлгә бәйле фото-видеолар социаль челтәрләрдә таралды. Бу тирәдә яшәүчеләр сусыз калган.

Әле бер атна элек кенә Казанның Солдат урамын су баскан иде. Аңа кадәр дә 1994 елгы су торбалары шартлап Әмирхан проспектын су басты. Берничә йорт шулай ук сусыз калды, урамда хәрәкәт туктатылды.

Фото: Еду в Татарстан.

@azatliqradiosi
🔥3🤬1
30 гыйнвар кичендә Парижда сулчы хәрәкәт активистлары Украинадагы сугыш һәм Русия сәяси тоткыннарының хәле турында фикер алышты.

"Яңа экологик һәм социаль халык берлеге" (NUPES) партиясе сәясәтчесе София Чикиру сәяси тоткын, математик Азат Мифтаховны яклап чыгыш ясады. Бу хакта DOXA яза.

«Solidarite FreeAzat» берлеге «Азат Мифтаховка 1001 хат» кампаниясе уздыра. Анда катнашучыларның берсе – танылган "Кеше хокуклары лигасы" француз хокук яклау оешмасы президенты Патрик Бодуэн математикка мөрәҗәгатендә Азатка теләктәшлек белдерүен әйтә.

"Сезнең Һарвард һәм Сакледа көтеп торган сыйныф бүлмәләренең берсендә математика өлкәсендәге тикшеренүләрегезне яңадан башларга теләгегез бар икәнне беләм", ди ул.

▪️2021 елның гыйнварында МДУ аспиранты Азат Мифтаховны "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә алты елга хөкем иттеләр. Ул вакытта яшь галимне яклап бөтен дөньядан дистәләгән математик үз фикерен белдерде, хокук саклау оешмалары хөкем карарын яңадан карауны таләп итте.

▪️2023 елда иреккә чыгуга ук Мифтаховны "террорчылыкны аклау" (Русия җинаять кодексы 205.2нче маддәсенең 1нче өлеше) эше нигезендә янәдән тоткарладылар.

@azatliqradiosi
🔥4👍3❤1
2023 елда Русиядә тикшерү изоляторларында, махсус тоту урыннарында (спецприемник), мәхкәмәләрдә, полиция бүлекчәләрендә һәм полиция машиналарында кимендә 50 кеше үлгән, дип исәпләп чыгарган "Вёрстка".

Мондый үлемнәр кимендә 34 торак пунктта теркәлгән, алар арасында Уфа да бар. "Вёрстка" харитасыннан күренгәнчә, Уфада полиция яки Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) машинасында үлү очрагы булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия думасына армия турында "фейклар" өчен милек тартып алу турында канун өлгесе кертелде ⚖️ Канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк. Русия думасы спикеры…
Русия думасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канун өлгесен кабул итте

Хәзер канун өлгесен Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты имзаларга тиеш.

Канун өлгесендә берничә маддә санап үтелә. "Фейклар"дан тыш анда дезертирлык, фәрманны үтәмәү һәм теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу да бар.

▪️Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "Овд-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250 се - ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👎4😁4👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Блогер Тәүдирәковтан "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасын финанслау эше нигезендә сорау алалар. Рәсүл Тәүдирәков шаһит буларак бара, террорчылык эшчәнлеген финанслау турында ачылган җинаять эше нигезендә аннан сорау алалар дип хәбәр итә Татар-информ. Әлеге…
Мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков 48 сәгатькә кулга алынган.

Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте. 30 гыйнварда аны 48 сәгатькә кадәр сак астына алганнар. Тикшерү эшләре дәвам итә, Тәүдирәковка чикләү чарасы бирелерме, аның статусы нинди булыр - әлегә билгесез.

"Мулла из-за угла" телеграм-каналы алып баручы мөселман блогеры һәм хәйрия эшләре оештыручы Рәсүл Тәүдирәковны кичә иртән тоткарлаулары билгеле булды.

Аннан террорчылык эшчәнлеген финанслау турында ачылган җинаять эше нигезендә сорау алалар дип хәбәр итте медиа.
😭7👍2🤬2🤣2
Тагын ике кеше Русия президентын сайлауда катнашудан баш тартты

Русия азатлык һәм гаделлек фиркасеннән намзәт Андрей Богданов сайлауларда катнашмаячагын әйтте. Ул чит илдә ябылмый калган хисабы "табылуын" әйтте.

Шулай ук үз-үзен тәкъдим иткән блогер-эколог Анатолий Батышев та президентлыкка барудан баш тартып гариза тапшырган.

Кичә, 30 гыйнварда да Русия президентына ике намзәт сайлауларда катнашудан баш тартты. "Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде. Демократик фиркадән Ирина Свиридова исә кирәкле 100 мең имзаны җыя алмаган. Алар икесе дә Путинны хупларга чакырды.

Хәзерге вакытта Русия президентына җиде кеше дәгъва итә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁7👍2🤡1