Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия думасына армия турында "фейклар" өчен милек тартып алу турында канун өлгесе кертелде ⚖️ Канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк. Русия думасы спикеры…
Русия думасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канун өлгесен кабул итте
Хәзер канун өлгесен Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты имзаларга тиеш.
Канун өлгесендә берничә маддә санап үтелә. "Фейклар"дан тыш анда дезертирлык, фәрманны үтәмәү һәм теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу да бар.
▪️Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "Овд-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250 се - ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русия думасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канун өлгесен кабул итте
Хәзер канун өлгесен Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты имзаларга тиеш.
👎4😁4👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Блогер Тәүдирәковтан "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасын финанслау эше нигезендә сорау алалар. Рәсүл Тәүдирәков шаһит буларак бара, террорчылык эшчәнлеген финанслау турында ачылган җинаять эше нигезендә аннан сорау алалар дип хәбәр итә Татар-информ. Әлеге…
Мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков 48 сәгатькә кулга алынган.
Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте. 30 гыйнварда аны 48 сәгатькә кадәр сак астына алганнар. Тикшерү эшләре дәвам итә, Тәүдирәковка чикләү чарасы бирелерме, аның статусы нинди булыр - әлегә билгесез.
"Мулла из-за угла" телеграм-каналы алып баручы мөселман блогеры һәм хәйрия эшләре оештыручы Рәсүл Тәүдирәковны кичә иртән тоткарлаулары билгеле булды.
Аннан террорчылык эшчәнлеген финанслау турында ачылган җинаять эше нигезендә сорау алалар дип хәбәр итте медиа.

😭7👍2🤬2🤣2
Тагын ике кеше Русия президентын сайлауда катнашудан баш тартты
Русия азатлык һәм гаделлек фиркасеннән намзәт Андрей Богданов сайлауларда катнашмаячагын әйтте. Ул чит илдә ябылмый калган хисабы "табылуын" әйтте.
Шулай ук үз-үзен тәкъдим иткән блогер-эколог Анатолий Батышев та президентлыкка барудан баш тартып гариза тапшырган.
Кичә, 30 гыйнварда да Русия президентына ике намзәт сайлауларда катнашудан баш тартты. "Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде. Демократик фиркадән Ирина Свиридова исә кирәкле 100 мең имзаны җыя алмаган. Алар икесе дә Путинны хупларга чакырды.
Хәзерге вакытта Русия президентына җиде кеше дәгъва итә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😁7👍2🤡1
❗️Башкортстан хакимиятләре халык протестларыннан соң республикада алтын чыгаруны вакытлыча тыеп тора
Алтын табучы оешмаларга яңа лицензияләрне 2030 елга кадәр бирми торачаклар. Ә "инде эшли башлаган" оешмаларны хакимиятләр "тәртипкә китермәкче".
▪️Гыйнварда Баймакта һәм Уфада активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карары белән бәйле киңкүләм каршылык чаралары үтте. Алсыновны районда алтын чыгаручыларга каршы халык җыенында әйткән сүзләре өчен хөкем иттеләр.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Алтын табучы оешмаларга яңа лицензияләрне 2030 елга кадәр бирми торачаклар. Ә "инде эшли башлаган" оешмаларны хакимиятләр "тәртипкә китермәкче".
▪️Гыйнварда Баймакта һәм Уфада активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карары белән бәйле киңкүләм каршылык чаралары үтте. Алсыновны районда алтын чыгаручыларга каршы халык җыенында әйткән сүзләре өчен хөкем иттеләр.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5🔥2
Украина һәм Русия әсирләр белән алмашты, 207 украин һәм 195 русияле өйләренә кайтты
Тапшырылган әсирләрнең кимендә 36сында яралар яки җитди авырулар бар диелә.
24 гыйнварда Белгород өлкәсендә ИЛ-76 хәрби очкычы килеп төшкәннән соң, бу беренче тапкыр әсирләр белән алмашу булды. Русия саклану министрлыгында белдерүләренчә, килеп төшкән очкычта Украина кораллы көчләренең 65 әсире булган.
Русия рәсми затлары очкычны Украина бәреп төшерде, дип белдерде.
Украина хакимияте вәкилләре, шул исәптән президент Владимир Зеленский да Русиянең очкыч һәм әсирләр белән бәйле бу фаразын расламады да, кире дә какмады.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.

👍5❤2
БМОның Һаагадагы мәхкәмәсе Русия хакимиятләрен террорчылыкка каршы көрәш һәм раса дискриминациясен бетерү турындагы халыкара конвенцияләрне бозуда өлешчә гаепле дип тапты.
Әлеге карар Украинаның 2017 елда биргән шикаяте нигезендә чыкты. Украина Мәскәүне Донбасста кораллы сепаратистларга ярдәм итү һәм аннексияләнгән Кырымда азчылыкларның хокукларын бозуда гаепләгән иде.
Кыскача:
✔️Террорчылыкны финанслау турындагы гаепләрнең мәхкәмә күпчелеген кире какты.
✔️БМО мәхкәмәсе Украина Кырымда кырымтатар һәм украиннарны раса ягыннан дискриминацияләүнең күпчелек фактларын дәлилли алмады диде.
✔️Әмма мәхкәмә Русия Кырымда этник украиннарның хокукларын яклый алмаган дигән карарга килгән. Бу украин телендә укучылар санының кимүе белән бәйле. Шулай итеп Русия раса дискриминациясен бетерү конвециясе кысаларында үз йөкләмәләрен бозды диелә карарда.
✔️Украинага нинди дә булса компенсация түләүдән мәхкәмә баш тарткан.

😁4🤡4
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, Азатлык сезне иртәнге хәбәрләр белән таныштыра. Төнлә ниләр булды?
🔸Русия Саклану министрлыгы Белгород, Курск, Воронеж өлкәләрендә унбер дрон бәреп төшерелүе турында белдерде. Җимерелүләр турында хәбәрләр юк.
🔸Украина ягы исә Харьков өлкәсенең Великий Бурлук авылындагы хастаханәгә һөҗүм ителүе турында белдерде, дүрт кеше зыян күргән.
🔸Украина гаскәрләренә кораллар җитми, дип яза Bloomberg. Медиа коралларны тизрәк китертү турында хат белән Украинаның сакланы министры Рөстәм Умеров Европа дәүләтләренә мөрәҗәгать иткән дип яза.
🔸"Би -2" музыкаль төркеменең барлык музыкантлары да Таиландтан Израилгә җибәрелгән.
🔸Аннексиялгән Акърның элеккеге губернаторы Дмитрй Овсянниковны Лондонда кулга алганнар. Ул чикләүләр кануннарын бозуда гаепләнә. Овсянников банкларның берсендә хисап ачкан, шуннан акча алып яткан.
🔸Түбән Новгород өлкәсендә салават күпере төсендә ясалган алкалары өчен кулга алып биш тәүлеккә утыртканнар. Хатын-кызга экстремистик символиканы күрсәтеп йөргән дигән беркетмә төзелгән.
🔸Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы Хадижат Чечня хөкүмәтенең башлыгының һзәм башлык хакимиятенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән. Аңа 24 яшь.
🔸Бүген Русиядә доллар 90 сум тора.
🔸Башкортстанның парламенты - Королтайның депутаты Яков Кугубаев Украинага сугышка китәм дип белдергән. Моңа кадәр Башкортстан депутаты Алексей Локотченко сугышка китте.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк, татар телендә оператив, мөһим хәбәрләр шушы каналда.

✍1👍1🔥1
Тагын бер теләнмәгән оешма...
Русиянең баш прокуратурасы Russian Election Monitor (REM) оешмасын теләнмәгән дип мөһерләде. Бу хакта үзенең Телеграм каналынңа Русиянең Дәүләт думасының чит илләрнең Русиянең эчке эшләренә тыкшыну очракларын ачыклаган комиссия җитәкчесе Василий Пискарев язды.
Бу оешмага 2022 елның көзендә каныга башлаганнар иде. Оешма Германия ягыннан финансланган дип аңлатылган.

😁3🤡1
Казанда социолог Искәндәр Ясәвиевкә "Алсу кормашева — журналист, ә җинаятьче түгел" дигән плакат өчен штраф салганнар.
Бу плакатын ул былтыр 10 декабрьдә журналистларны эзәрлекләүгә каршы чарада тотып торган иде. Ясәвиевне җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозуда гаепле дип табып 15 мең сум штраф салганнар.
Бу карарны бүген, 1 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган. Мәхкәмә аны Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 5 өлешендә (Халык алдындагы чарада катнашучының җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу) гаепле дип тапканнар.
18 октябрьдән бирле Алсу Кормаш вакытлыча тоту изоляторында.
Бүген Казанның Совет районы мәхкәмәсендә тикшерүнең Алсуны сак астында тоту вакытын озайту мөрәҗәгате каралачак.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉монда басыгыз.

😢6🔥4👍1🤬1
Бурятияда депутатларга илдән чыгуга тыю кертмәкчеләр
Бу чикләү аеруча мөһим яки бөтенләй яшерен мәгълүматларны белә алганнарга кагыла, дип хәбәр итә "Ведомости". Әгәр бу карар кабул ителсә, илдән чыгу тыелган очракта Бурятияның Халык хуралы (парламенты) рәисе яки депутаты биш көн эчендә чит ил паспортын хуралга тапшырырга тиеш булачак. Мандатыннан мәхрүм ителгән депутатларның паспортын документны биргән дәүләт оешмасына саклауга тапшырачаклар.
Сәясәт белгечләре мондый чикләүләр Русиянең башка өлкәләрендә дә кертеләчәк дип фаразлый.
Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.

Бурятия Русиядә беренче булып рәсми рәвештә дептутатларга илдән чыгуны тыймакчы
Сәясәт белгечләре мондый чикләүләр Русиянең башка өлкәләрендә дә кертеләчәк дип фаразлый. Хәзерге вакытта Русиядә депутатларга илдән чыгу рәсми тыелмаган. Рәсми тыю булмаса да, күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелә.
😁5👍1🤡1
Казанда КФУның 17 яшьлек студентына Русия флагын ертуы һәм Telegram-да фикер калдыруы өчен җинаять эше ачылган
Нишләгән егет?
Куәт органнары фикеренчә, 17 яшьлек студентына Telegram-да 100 кеше утыра торган чатта калдырган фикер калдырган. Ул нинди фикер язганы әйтелми. Шулай ук ул дәүләт символларын мәсхәрәләгән. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, үсмер 2023 елда Русия флагын кискән һәм моны телефонына төшергән.
Хәзерге вакытта аннан читкә чыкмау турында имза алганнар.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍1🤬1
❗️Баймакта активист Фаил Алсыновны яклау чараларыннан соң тоткарланган активист һәм блогер Ильяс Байгускаров 17 мартка кадәр сак астында калачак.
Бу- бүген Башкортстанның Югары мәхкәмәсе чыгарган карар. Хөкемдар Байгускаровның аппеляциясен кире каккан. Ул Уфаның тикшерү изоляторында утыра.
22 гыйнварда мәхкәмә Байгускаровны гаепле дип тапты, җиде тәүлеккә утыртты. Ильяс Уфадагы борыңгы шәһәрчекне яклау белән танылды. Башкортстан хакимияте исә ул җирдә чиркәү белән парк төземәкчке.
Хәбәр ачылмадымы? Менә альтернатив сылтама.

Башкорт активисты һәм блогеры Ильяс Байгускаровны 17 мартка кадәр тикшерү изоляторында калдырганнар
Байгускаровны Баймакта дүрт елга хөкем ителгән Фаил Алсыновны хуплау митингында катнашканнан соң тоткарладылар.
🤬3💔3❤2🤝1
Башкортстаннан мондый хәбәр дә бар. Кешелеклелек турында ул.
29 гыйнвар көнне Чаллыга таба юлга чыккан йөк машинасы Башкортстанның Бишбүләк районындагы Приютово бистәсе тирәсендә карга баткан. Ир ишеген ача алмаган. Узып баручы бер машина туктаган, кар капкынына эләккән машина йөртүчесенә чыгарга ярдәм иткән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән, әмма аны чыгара алмаганнар. Йөк машинасы инде өч тәүлек кузгалмый торган. Әмма йөртүчегә кешеләр ярдәм иткән. Узып баручылар туктый, хәлемне белешә, мине ашата, рәхмәт яусын кешеләргә, дигән ул UTV каналына. Эвакуатор ярдәмендә йөк машинасын чыгарырга маташалар.
Юл газабы - гүр газабы диләр. Сез юлда нинди хәлләргә тарыган бар, дуслар? Нинди маҗарларга эләккәнегез булды - языгыз.

❤15🤔2
⚡️Мәхкәмә Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты
Бүген, 1 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 апреленә кадәр озайтты.
Утырыш ябык тәртиптә башланды, анда бары тик адвокатлар, прокурор һәм тикшерүче генә кертелде. Журналистларны бары тик карар игълан ителгәндә генә чакырдылар. Башка кешеләрне бөтенләй кертмәделәр.
Бүгенге мәхкәмәдә Австрия, Чехия, Нидерланд илчелекләре вәкилләре булды.
Кормашеваның адвокаты чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады, тик мәхкәмә моны кире какты.
@azatliqradiosi

Мәхкәмә Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты
Утырыш ябык тәртиптә башланды, анда бары тик адвокатлар, прокурор һәм тикшерүче генә керде. Журналистларны бары тик карар игълан ителгәндә генә чакырдылар. Башка кешеләрне бөтенләй кертмәделәр. Кормашеваның адвокаты чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады…
😢12🤬6❤3👍1
Казанның Вознесенский тракты түләүле булачак
Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык утырышында президент Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
▪️Вознесенский тракты М7 юлына чыга. Аның гомуми озынлыгы 11,7 чакрым. Беренче 2,5 чакрым өлешен 2023 елда ачтылар. Ул өлеше бушлай булачак.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык утырышында президент Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
"Казанда зур эш бара. Аеруча шәһәрдән чыга торган ике юл — Вознесенский һәм Горький шосселары. Вознесенский юлын йөз процент бетерергә кирәк, ул да хосусый-дәүләт проекты. Ул түләүле юл булачак" диде ул.
▪️Вознесенский тракты М7 юлына чыга. Аның гомуми озынлыгы 11,7 чакрым. Беренче 2,5 чакрым өлешен 2023 елда ачтылар. Ул өлеше бушлай булачак.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👎10🤡4😱1
Төркия банклары Русия ширкәтләренең хисапларын яба башлаган
Бу хакта "Ведомости" басмасына эшмәкәрләр, финанс белгечләре һәм эшкуар берләшмә вәкилләре сөйләгән.
Русия хәрби-сәнәгать комплексы һәм эшкуарлыгына кертелгән чикләүләрне урап узарга булышуы өчен, Төркия банкларына икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләр кертелергә мөмкин. Таләпләрне кырыслату сәбәбе дә шушы икенчел чикләүләрдән курку диелә.
Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.

👍5❤2😁1🤡1
Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган
Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Сфера безопасности" хосусый сак оешмасы җитәкчесе Турлан Хәлиловны сак астына алган.
Ул ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме — ред.) террорчы оешмасына иганә җыюда шикләнелә.
Бу җинаять эше нигезендә 30 гыйнварда Казанда мөселман блогер Рәсүл Тәүдирәков тоткарланган иде. Хәзергә ул бу җинаять эшендә шаһит булып тора. Ә Хәлилов — бердәнбер шикләнелүче.
Тикшерү фаразынча, 2021 елда Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.
"Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерүенчә, Хәлиловка каршы күрсәтүләрне яшерен шаһитлар биргән.
Басма язуынча, Хәлилов мәхкәмәдә "сез дөрес кешене тоткарламадыгыз" дип белдергән. Ул Казанда 2003 елдан бирле яшәвен, шул вакыттан бирле кул көрәше ярышлары уздыруын, тренер булуын сөйләгән.

🤬2😢2👍1🤔1
"Кулга алынган егетләрне читтә калдырмагыз!" Фаил Алсынов төрмәдән икенче хатын язган
Башкорт телендә язылган хат "Эхо FM" Telegram-каналында басылып чыкты. Алсынов анда нинди шартларда тотылуы турында да сөйләгән.
Фаил Алсынов барлык ярдәм итүчеләргә һәм "бу авыр вакытта үз фикерен әйтергә курыкмаган һәркемгә" олы рәхмәтләрен җиткергән.
Фаил Алсынов кулга алынган егетләрне ярдәмнән калдырмаска чакыра.
Фаил Алсыновның матур кул белән бер хатасыз саф башкортча язылган хаты шулай тәмамлана.
🔸 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
🔸 Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Алсыновны яклау чарасы 19 гыйнвар Уфада, Салават Юлаев мәйәданында дәвам итте.
🔸Бу вакыйгалардан соң хакимиятләр республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә дистәләрчә кешене тоткарлады.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Башкорт телендә язылган хат "Эхо FM" Telegram-каналында басылып чыкты. Алсынов анда нинди шартларда тотылуы турында да сөйләгән.
"Хөрмәтле күп милләтле Башкортстан халкы, дуслар, туганнар һәм җир шарының төрле ноктасыннан күзәтеп баручы замандашлар! Язган хатларыгызны алып барам. Беләсезме, күпчелек язучылар — чит өлкәдә яшәүче урыс халкы. Һәр килгән хатка җавап сүзләре язып барам. Бәлки, күпләрегезнең хатларын миңа китереп җиткермиләрдер, чөнки көчле тикшерү астында утырырга туры килә. Тимер ишекләр белән бикләнгән зиндан эчендә утырсам да, ишек тышыннан "спецназ" егетләре тәүлек әйләнәсе саклый."
Фаил Алсынов барлык ярдәм итүчеләргә һәм "бу авыр вакытта үз фикерен әйтергә курыкмаган һәркемгә" олы рәхмәтләрен җиткергән.
"16 гыйнвардан алып бүгенге көнгә кадәр кулга алынган егетләрнең ата-аналары, хатыннары, балалары, туганнары алдында гафу үтенәсем килә! 100ләгән егет кулга алынуы турында ишеткәч, хәлсез калдым. Төннәр йокысыз үтә. Иң кыены — берничек тә ярдәм итә алмыйм."
Фаил Алсынов кулга алынган егетләрне ярдәмнән калдырмаска чакыра.
"Шундый адымнарга барып җитәрләр дип уйламаган идем... Үз халкына каршы сугыш ачты. Халкымның күтәрелгән аңы, бердәмлеге, кыюлыгы сүрелеп куймасын дип куркам. Дуслар, зинһар кулга алынган егетләрне читтә калдырмагыз. Хәлегездән килгән хәтле ярдәм кулы сузыгыз. Һәрберегезгә сабырлык, күңел тынычлыгы телим. Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килер, ИншаАллаһ."
Фаил Алсыновның матур кул белән бер хатасыз саф башкортча язылган хаты шулай тәмамлана.
🔸 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
🔸 Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Алсыновны яклау чарасы 19 гыйнвар Уфада, Салават Юлаев мәйәданында дәвам итте.
🔸Бу вакыйгалардан соң хакимиятләр республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә дистәләрчә кешене тоткарлады.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Telegram
ЭХО FM
Активист Фаиль Алсынов написал сторонникам письмо из тюрьмы на башкирском языке
«Большинство, кто пишет — русские из разных регионов. Каждому пишу ответ. Возможно, многие письма мне не доносят, потому что приходится сидеть под жесткой охраной. Сижу я в камере…

❤5❤🔥1🙏1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2444 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1423, Татарстаннан кимендә 1021 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 1 февраль, сугышның 708нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1423, Татарстаннан кимендә 1021 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 1 февраль, сугышның 708нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🤡2😢1
Хәерле иртә, дуслар! 2 февраль, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
🔸 Украина Мәскәүдән Ил-76 һәлакәтендә үлгәннәрнең мәетләрнең тапшыруны сораган, ләкин җавап алмаган - Украина хәрби күзләве.
🔸 Төнлә Украинага дроннар белән һөҗүм нәтиҗәсендә Кривой Рог шәһәренең бер өлеше утсыз калган. Бу 100 меңләп абонементка кагыла, диделәр шәһәр шурасында.
🔸 Башкортстан узган елда Төркия белән тауар әйләнешен ике тапкыр арттырган. Башкортстан Төркиягә аеруча ягулык-энергетика тауарлары, химия сәнәгате, азык-төлек, чимал күп сата.
🔸 Какао ногытларына дефицит аркасында быел Русиядә шоколад бәясе кискен арта ала. Какао мае һәм уылган какаога бәя 100-150%ка арткан, шуңа җитештерүчеләр аны сатарга ашыкмый. Бу Русиядә шоколадка дефицитка китерә ала, дип кисәтә "Томер" шоколад фабрикасы.
🔸 Гыйнвар башыннан беренче тапкыр евро бәясе 98 сумнан арткан. Доллар бәясе дә бераз артып, хәзерге вакытта 90,51 сумны тәшкил итә.
Азатлыкны укыгыз, карагыз, тыңлагыз! Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4✍1👍1