⚡️Мәхкәмә Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты
Бүген, 1 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 апреленә кадәр озайтты.
Утырыш ябык тәртиптә башланды, анда бары тик адвокатлар, прокурор һәм тикшерүче генә кертелде. Журналистларны бары тик карар игълан ителгәндә генә чакырдылар. Башка кешеләрне бөтенләй кертмәделәр.
Бүгенге мәхкәмәдә Австрия, Чехия, Нидерланд илчелекләре вәкилләре булды.
Кормашеваның адвокаты чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады, тик мәхкәмә моны кире какты.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты
Утырыш ябык тәртиптә башланды, анда бары тик адвокатлар, прокурор һәм тикшерүче генә керде. Журналистларны бары тик карар игълан ителгәндә генә чакырдылар. Башка кешеләрне бөтенләй кертмәделәр. Кормашеваның адвокаты чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады…
😢12🤬6❤3👍1
Казанның Вознесенский тракты түләүле булачак
Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык утырышында президент Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
▪️Вознесенский тракты М7 юлына чыга. Аның гомуми озынлыгы 11,7 чакрым. Беренче 2,5 чакрым өлешен 2023 елда ачтылар. Ул өлеше бушлай булачак.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык утырышында президент Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
"Казанда зур эш бара. Аеруча шәһәрдән чыга торган ике юл — Вознесенский һәм Горький шосселары. Вознесенский юлын йөз процент бетерергә кирәк, ул да хосусый-дәүләт проекты. Ул түләүле юл булачак" диде ул.
▪️Вознесенский тракты М7 юлына чыга. Аның гомуми озынлыгы 11,7 чакрым. Беренче 2,5 чакрым өлешен 2023 елда ачтылар. Ул өлеше бушлай булачак.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👎10🤡4😱1
Төркия банклары Русия ширкәтләренең хисапларын яба башлаган
Бу хакта "Ведомости" басмасына эшмәкәрләр, финанс белгечләре һәм эшкуар берләшмә вәкилләре сөйләгән.
Русия хәрби-сәнәгать комплексы һәм эшкуарлыгына кертелгән чикләүләрне урап узарга булышуы өчен, Төркия банкларына икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләр кертелергә мөмкин. Таләпләрне кырыслату сәбәбе дә шушы икенчел чикләүләрдән курку диелә.
Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.

👍5❤2😁1🤡1
Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган
Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Сфера безопасности" хосусый сак оешмасы җитәкчесе Турлан Хәлиловны сак астына алган.
Ул ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме — ред.) террорчы оешмасына иганә җыюда шикләнелә.
Бу җинаять эше нигезендә 30 гыйнварда Казанда мөселман блогер Рәсүл Тәүдирәков тоткарланган иде. Хәзергә ул бу җинаять эшендә шаһит булып тора. Ә Хәлилов — бердәнбер шикләнелүче.
Тикшерү фаразынча, 2021 елда Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.
"Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерүенчә, Хәлиловка каршы күрсәтүләрне яшерен шаһитлар биргән.
Басма язуынча, Хәлилов мәхкәмәдә "сез дөрес кешене тоткарламадыгыз" дип белдергән. Ул Казанда 2003 елдан бирле яшәвен, шул вакыттан бирле кул көрәше ярышлары уздыруын, тренер булуын сөйләгән.

🤬2😢2👍1🤔1
"Кулга алынган егетләрне читтә калдырмагыз!" Фаил Алсынов төрмәдән икенче хатын язган
Башкорт телендә язылган хат "Эхо FM" Telegram-каналында басылып чыкты. Алсынов анда нинди шартларда тотылуы турында да сөйләгән.
Фаил Алсынов барлык ярдәм итүчеләргә һәм "бу авыр вакытта үз фикерен әйтергә курыкмаган һәркемгә" олы рәхмәтләрен җиткергән.
Фаил Алсынов кулга алынган егетләрне ярдәмнән калдырмаска чакыра.
Фаил Алсыновның матур кул белән бер хатасыз саф башкортча язылган хаты шулай тәмамлана.
🔸 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
🔸 Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Алсыновны яклау чарасы 19 гыйнвар Уфада, Салават Юлаев мәйәданында дәвам итте.
🔸Бу вакыйгалардан соң хакимиятләр республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә дистәләрчә кешене тоткарлады.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Башкорт телендә язылган хат "Эхо FM" Telegram-каналында басылып чыкты. Алсынов анда нинди шартларда тотылуы турында да сөйләгән.
"Хөрмәтле күп милләтле Башкортстан халкы, дуслар, туганнар һәм җир шарының төрле ноктасыннан күзәтеп баручы замандашлар! Язган хатларыгызны алып барам. Беләсезме, күпчелек язучылар — чит өлкәдә яшәүче урыс халкы. Һәр килгән хатка җавап сүзләре язып барам. Бәлки, күпләрегезнең хатларын миңа китереп җиткермиләрдер, чөнки көчле тикшерү астында утырырга туры килә. Тимер ишекләр белән бикләнгән зиндан эчендә утырсам да, ишек тышыннан "спецназ" егетләре тәүлек әйләнәсе саклый."
Фаил Алсынов барлык ярдәм итүчеләргә һәм "бу авыр вакытта үз фикерен әйтергә курыкмаган һәркемгә" олы рәхмәтләрен җиткергән.
"16 гыйнвардан алып бүгенге көнгә кадәр кулга алынган егетләрнең ата-аналары, хатыннары, балалары, туганнары алдында гафу үтенәсем килә! 100ләгән егет кулга алынуы турында ишеткәч, хәлсез калдым. Төннәр йокысыз үтә. Иң кыены — берничек тә ярдәм итә алмыйм."
Фаил Алсынов кулга алынган егетләрне ярдәмнән калдырмаска чакыра.
"Шундый адымнарга барып җитәрләр дип уйламаган идем... Үз халкына каршы сугыш ачты. Халкымның күтәрелгән аңы, бердәмлеге, кыюлыгы сүрелеп куймасын дип куркам. Дуслар, зинһар кулга алынган егетләрне читтә калдырмагыз. Хәлегездән килгән хәтле ярдәм кулы сузыгыз. Һәрберегезгә сабырлык, күңел тынычлыгы телим. Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килер, ИншаАллаһ."
Фаил Алсыновның матур кул белән бер хатасыз саф башкортча язылган хаты шулай тәмамлана.
🔸 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
🔸 Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Алсыновны яклау чарасы 19 гыйнвар Уфада, Салават Юлаев мәйәданында дәвам итте.
🔸Бу вакыйгалардан соң хакимиятләр республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә дистәләрчә кешене тоткарлады.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Telegram
ЭХО FM
Активист Фаиль Алсынов написал сторонникам письмо из тюрьмы на башкирском языке
«Большинство, кто пишет — русские из разных регионов. Каждому пишу ответ. Возможно, многие письма мне не доносят, потому что приходится сидеть под жесткой охраной. Сижу я в камере…

❤5❤🔥1🙏1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2444 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1423, Татарстаннан кимендә 1021 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 1 февраль, сугышның 708нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1423, Татарстаннан кимендә 1021 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 1 февраль, сугышның 708нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🤡2😢1
Хәерле иртә, дуслар! 2 февраль, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?
🔸 Украина Мәскәүдән Ил-76 һәлакәтендә үлгәннәрнең мәетләрнең тапшыруны сораган, ләкин җавап алмаган - Украина хәрби күзләве.
🔸 Төнлә Украинага дроннар белән һөҗүм нәтиҗәсендә Кривой Рог шәһәренең бер өлеше утсыз калган. Бу 100 меңләп абонементка кагыла, диделәр шәһәр шурасында.
🔸 Башкортстан узган елда Төркия белән тауар әйләнешен ике тапкыр арттырган. Башкортстан Төркиягә аеруча ягулык-энергетика тауарлары, химия сәнәгате, азык-төлек, чимал күп сата.
🔸 Какао ногытларына дефицит аркасында быел Русиядә шоколад бәясе кискен арта ала. Какао мае һәм уылган какаога бәя 100-150%ка арткан, шуңа җитештерүчеләр аны сатарга ашыкмый. Бу Русиядә шоколадка дефицитка китерә ала, дип кисәтә "Томер" шоколад фабрикасы.
🔸 Гыйнвар башыннан беренче тапкыр евро бәясе 98 сумнан арткан. Доллар бәясе дә бераз артып, хәзерге вакытта 90,51 сумны тәшкил итә.
Азатлыкны укыгыз, карагыз, тыңлагыз! Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4✍1👍1
Русиядә "ят агент"ларга нинди күләмдә штраф җыелган дип уйлыйсыз?
Җавабы рәсемдә☝️ һәм безнең хәбәрдә.
Бу штрафлар материалларда "ят агент" махсус тамгасын куймау өчен салынган.
Җавабы рәсемдә
Бу штрафлар материалларда "ят агент" махсус тамгасын куймау өчен салынган.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱3🤬1
Көн язмасы: Русиядә интернет изоляциясенә әзерлек барамы һәм моңа ничек әзер булырга?
Протестлар вакытында төбәкләрдә мессенджерларны сүндерәләр, Рунет изоляциясенә әзерләнеп булмый, ләкин IT-белемнәрне арттыру кирәк, башкорт каналларын томалауда Telegram-ның максатчан гаебе күренми.
Азатлык сорауларына "Роскомсвобода" техник белгече җавап бирә.
➡️ Язманы безнең сайтта укыгыз.
➡️ Көзге-сылтама бар.
➡️ Телеграмда уку.
Протестлар вакытында төбәкләрдә мессенджерларны сүндерәләр, Рунет изоляциясенә әзерләнеп булмый, ләкин IT-белемнәрне арттыру кирәк, башкорт каналларын томалауда Telegram-ның максатчан гаебе күренми.
Азатлык сорауларына "Роскомсвобода" техник белгече җавап бирә.
— Русиядән булган укучыларга төп киңәшем: VPN-нар турында берәр файдалы каналга язылырга. Андый каналларда бүген нинди VPN хезмәте эшли, кайсысын алып була дигән мәгълүматлар бирелә, ди ул.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Русиядә интернетны изоляцияләргә җыеналармы һәм моңа ничек әзер торырга?
Протестлар вакытында төбәкләрдә мессенджерларны сүндерәләр, Рунет изоляциясенә әзерләнеп булмый, ләкин IT-белемнәрне арттыру кирәк, башкорт каналларын томалауда Telegram-ның максатчан гаебе күренми. Азатлык сорауларына "Роскомсвобода" техник белгече җавап…
👍2✍1🔥1
Ирина Волынец аборт ясаудан баш тарттыра алган табибларга акча түләргә тәкъдим итә 🤱
Татарстан бала хокуклары вәкиле тәкъдименә күрә, бу акчалата премиянең күләме ясатылмый калган аборт бәясе кадәр булачак. Ул мондый премияләр бирүне федераль дәрәҗәдә кертергә чакыра.
Волынец сертификатны Бәетләхемдә (Вифлеем) үтерелгән сабыйлар истәлегенә атарга тәкъдим итә.
Тулырак безнең хәбәрдә укый аласыз.

🤮5🤡4
Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр.
Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?
➡️ Бу язманың бер өлеше генә, аны тулысынча безнең сайтта укый аласыз (көзге сылтама).
Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🤷♂1
Мәскәү тарихи мәчете янында полиция хезмәткәрләре җыелган, автозаклар китертелгән
Элегрәк социаль челтәрләрдә җомга намазыннан соң Башкортстан халкын яклап чара узу нияте турында хәбәрләр таралган иде. "Ихтимал провокацияләр" турында хәбәрләр кайбер Мәскәү оешмаларына да килгән диелә.
Протест чараларыннан куркып, полиция һәм Росгвардия Большая Татарская урамына күпсанлы хезмәткәрләрне һәм автозакларны китерткән, тимер киртәләр һәм металл эзләү җиһазларын куйган, дип яза RusNews.

RusNews ⭕️ exclusive
⭕️ В центре Москвы у мечети силовики выстроили укрепление из-за угрозы протестов
Ранее в социальных сетях анонсировали акцию в поддержку народа Башкортостана после пятничной молитвы у мечети на Большой Татарской.
Опасаясь массовых протестов, сотрудники…

❤3👍1💩1🤡1
Медиа: Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илгә күчкән һәм Украинаны хуплаган йолдызларны эзәрлекләргә чакыра
Бу хакта Bloomberg яза. Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.
Bloomberg-та чыккан язмага фикер белдереп, тышкы эшләр министрлыгында ТАСС-ка "Киев режимын финанслаучы яки хуплаучы бөтен кешене эзәрлекләргә түгел, хөкем итәргә кирәк", дигәннәр.
➡️ Тулырак монда укыгыз.
Бу хакта Bloomberg яза. Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.
Bloomberg-та чыккан язмага фикер белдереп, тышкы эшләр министрлыгында ТАСС-ка "Киев режимын финанслаучы яки хуплаучы бөтен кешене эзәрлекләргә түгел, хөкем итәргә кирәк", дигәннәр.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬1
❗️Экоактивист Илдар Йомаголов куәт оешмалары хатынымны каядыр алып киткән, ди.
Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән Йомаголов сүзләренчә, бүген иртән аеның өендә тентү узган.
"Тентүе — бер хәл. Хатынымны каядыр алып киткәннәр. Аны сөйләштерергә телиләр, ахрысы" ди ул.
Шулай ук, Йомаголов хатынының аның эшчәнлеген хупламавын белдерә. "Өйдә балигъ яшькә җитмәгән ике балам да калган, ә барлыгы балаларым — 6. Туганнар аша эш итә башлаганнар, күрәмсең", ди ул.
15 гыйнварда Баймакта җыелган меңләгән халык алдында чыгыш ясап, Йомаголов БР башлыгы Радий Хәбиров эшеннән китәргә тиеш дип белдерде. Баймактагы протестлардан соң ул Башкортстаннан күченеп киткәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, БРда аңа "куркыныч" яный.

😱6🤬3🙏1