Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган

Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Сфера безопасности" хосусый сак оешмасы җитәкчесе Турлан Хәлиловны сак астына алган.

Ул ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме — ред.) террорчы оешмасына иганә җыюда шикләнелә.

Бу җинаять эше нигезендә 30 гыйнварда Казанда мөселман блогер Рәсүл Тәүдирәков тоткарланган иде. Хәзергә ул бу җинаять эшендә шаһит булып тора. Ә Хәлилов — бердәнбер шикләнелүче.

Тикшерү фаразынча, 2021 елда Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.

"Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерүенчә, Хәлиловка каршы күрсәтүләрне яшерен шаһитлар биргән.

Басма язуынча, Хәлилов мәхкәмәдә "сез дөрес кешене тоткарламадыгыз" дип белдергән. Ул Казанда 2003 елдан бирле яшәвен, шул вакыттан бирле кул көрәше ярышлары уздыруын, тренер булуын сөйләгән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬2😢2👍1🤔1
"Кулга алынган егетләрне читтә калдырмагыз!" Фаил Алсынов төрмәдән икенче хатын язган

Башкорт телендә язылган хат "Эхо FM" Telegram-каналында басылып чыкты. Алсынов анда нинди шартларда тотылуы турында да сөйләгән.

"Хөрмәтле күп милләтле Башкортстан халкы, дуслар, туганнар һәм җир шарының төрле ноктасыннан күзәтеп баручы замандашлар! Язган хатларыгызны алып барам. Беләсезме, күпчелек язучылар — чит өлкәдә яшәүче урыс халкы. Һәр килгән хатка җавап сүзләре язып барам. Бәлки, күпләрегезнең хатларын миңа китереп җиткермиләрдер, чөнки көчле тикшерү астында утырырга туры килә. Тимер ишекләр белән бикләнгән зиндан эчендә утырсам да, ишек тышыннан "спецназ" егетләре тәүлек әйләнәсе саклый."


Фаил Алсынов барлык ярдәм итүчеләргә һәм "бу авыр вакытта үз фикерен әйтергә курыкмаган һәркемгә" олы рәхмәтләрен җиткергән.

"16 гыйнвардан алып бүгенге көнгә кадәр кулга алынган егетләрнең ата-аналары, хатыннары, балалары, туганнары алдында гафу үтенәсем килә! 100ләгән егет кулга алынуы турында ишеткәч, хәлсез калдым. Төннәр йокысыз үтә. Иң кыены — берничек тә ярдәм итә алмыйм."


Фаил Алсынов кулга алынган егетләрне ярдәмнән калдырмаска чакыра.

"Шундый адымнарга барып җитәрләр дип уйламаган идем... Үз халкына каршы сугыш ачты. Халкымның күтәрелгән аңы, бердәмлеге, кыюлыгы сүрелеп куймасын дип куркам. Дуслар, зинһар кулга алынган егетләрне читтә калдырмагыз. Хәлегездән килгән хәтле ярдәм кулы сузыгыз. Һәрберегезгә сабырлык, күңел тынычлыгы телим. Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килер, ИншаАллаһ."


Фаил Алсыновның матур кул белән бер хатасыз саф башкортча язылган хаты шулай тәмамлана.

🔸 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.

🔸 Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Алсыновны яклау чарасы 19 гыйнвар Уфада, Салават Юлаев мәйәданында дәвам итте.

🔸Бу вакыйгалардан соң хакимиятләр республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә дистәләрчә кешене тоткарлады.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤5❤‍🔥1🙏1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2444 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1423, Татарстаннан кимендә 1021 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 1 февраль, сугышның 708нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭5🤡2😢1
Хәерле иртә, дуслар! 2 февраль, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔸Украина Мәскәүдән Ил-76 һәлакәтендә үлгәннәрнең мәетләрнең тапшыруны сораган, ләкин җавап алмаган - Украина хәрби күзләве.

🔸Төнлә Украинага дроннар белән һөҗүм нәтиҗәсендә Кривой Рог шәһәренең бер өлеше утсыз калган. Бу 100 меңләп абонементка кагыла, диделәр шәһәр шурасында.

🔸Башкортстан узган елда Төркия белән тауар әйләнешен ике тапкыр арттырган. Башкортстан Төркиягә аеруча ягулык-энергетика тауарлары, химия сәнәгате, азык-төлек, чимал күп сата.

🔸Какао ногытларына дефицит аркасында быел Русиядә шоколад бәясе кискен арта ала. Какао мае һәм уылган какаога бәя 100-150%ка арткан, шуңа җитештерүчеләр аны сатарга ашыкмый. Бу Русиядә шоколадка дефицитка китерә ала, дип кисәтә "Томер" шоколад фабрикасы.

🔸Гыйнвар башыннан беренче тапкыр евро бәясе 98 сумнан арткан. Доллар бәясе дә бераз артып, хәзерге вакытта 90,51 сумны тәшкил итә.

Азатлыкны укыгыз, карагыз, тыңлагыз! Бергә булыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4✍1👍1
Русиядә "ят агент"ларга нинди күләмдә штраф җыелган дип уйлыйсыз?

Җавабы рәсемдә ☝️һәм безнең хәбәрдә.

Бу штрафлар материалларда "ят агент" махсус тамгасын куймау өчен салынган.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱3🤬1
Көн язмасы: Русиядә интернет изоляциясенә әзерлек барамы һәм моңа ничек әзер булырга?

Протестлар вакытында төбәкләрдә мессенджерларны сүндерәләр, Рунет изоляциясенә әзерләнеп булмый, ләкин IT-белемнәрне арттыру кирәк, башкорт каналларын томалауда Telegram-ның максатчан гаебе күренми.

Азатлык сорауларына "Роскомсвобода" техник белгече җавап бирә.

— Русиядән булган укучыларга төп киңәшем: VPN-нар турында берәр файдалы каналга язылырга. Андый каналларда бүген нинди VPN хезмәте эшли, кайсысын алып була дигән мәгълүматлар бирелә, ди ул.


➡️ Язманы безнең сайтта укыгыз.
➡️ Көзге-сылтама бар.
➡️ Телеграмда уку.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2✍1🔥1
Ирина Волынец аборт ясаудан баш тарттыра алган табибларга акча түләргә тәкъдим итә 🤱

Татарстан бала хокуклары вәкиле тәкъдименә күрә, бу акчалата премиянең күләме ясатылмый калган аборт бәясе кадәр булачак. Ул мондый премияләр бирүне федераль дәрәҗәдә кертергә чакыра.

Волынец сертификатны Бәетләхемдә (Вифлеем) үтерелгән сабыйлар истәлегенә атарга тәкъдим итә.

Тулырак безнең хәбәрдә укый аласыз.
🤮5🤡4
Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр.

Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.

Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?

➡️ Бу язманың бер өлеше генә, аны тулысынча безнең сайтта укый аласыз (көзге сылтама).
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🤷‍♂1
Мәскәү тарихи мәчете янында полиция хезмәткәрләре җыелган, автозаклар китертелгән

Элегрәк социаль челтәрләрдә җомга намазыннан соң Башкортстан халкын яклап чара узу нияте турында хәбәрләр таралган иде. "Ихтимал провокацияләр" турында хәбәрләр кайбер Мәскәү оешмаларына да килгән диелә.

Протест чараларыннан куркып, полиция һәм Росгвардия Большая Татарская урамына күпсанлы хезмәткәрләрне һәм автозакларны китерткән, тимер киртәләр һәм металл эзләү җиһазларын куйган, дип яза RusNews.
❤3👍1💩1🤡1
Медиа: Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илгә күчкән һәм Украинаны хуплаган йолдызларны эзәрлекләргә чакыра

Бу хакта Bloomberg яза. Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.

Bloomberg-та чыккан язмага фикер белдереп, тышкы эшләр министрлыгында ТАСС-ка "Киев режимын финанслаучы яки хуплаучы бөтен кешене эзәрлекләргә түгел, хөкем итәргә кирәк", дигәннәр.

➡️ Тулырак монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬1
❗️Экоактивист Илдар Йомаголов куәт оешмалары хатынымны каядыр алып киткән, ди.

Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән Йомаголов сүзләренчә, бүген иртән аеның өендә тентү узган.

"Тентүе — бер хәл. Хатынымны каядыр алып киткәннәр. Аны сөйләштерергә телиләр, ахрысы" ди ул.

Шулай ук, Йомаголов хатынының аның эшчәнлеген хупламавын белдерә. "Өйдә балигъ яшькә җитмәгән ике балам да калган, ә барлыгы балаларым — 6. Туганнар аша эш итә башлаганнар, күрәмсең", ди ул.

15 гыйнварда Баймакта җыелган меңләгән халык алдында чыгыш ясап, Йомаголов БР башлыгы Радий Хәбиров эшеннән китәргә тиеш дип белдерде. Баймактагы протестлардан соң ул Башкортстаннан күченеп киткәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, БРда аңа "куркыныч" яный.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱6🤬3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ирландия белән Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны 9 ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия…
БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны Ирландия белән Норвегия генә түгел, шулай ук Испания, Словения һәм Шотландия дә дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны берничә ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды.

Акча бирү агентлыктагы 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын узган атнада Израил тапшырды.

Ирландия белән Норвегия исә бу хәлләрне һичшиксез тикшерергә кирәк, әмма Газзә халкына ярдәмне туктатырга ярамый дип карар кылган иде. Ирландия белән Норвегия позициясенә хәзер Испания, Словения һәм Шотландия дә кушылган.

Шунысы кызык: Шотландия — бәйсез дәүләт түгел, әмма бу очракта Лондонның рәсми позициясенә каршы чыга. Шотландия хөкүмәте рәисе (беренче министры) Хәмзә Йосыф "Без Газзә халкына кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, башкаларны да шуңа өндибез" диде.

Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 11 меңнән артыгы — балалар. Хәзер Израил блокадасы аркасында Газзә халкына ачлыктан үлү яный.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
👍9👎1🥰1🤔1
Кичә, 1 февраль көнне, Казанның вакытлыча тоту изоляторыннан азат ителгән мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковка тәртип саклау оешмалары вәкилләренең бернинди дәгъвалары да юк.

Тикшерү Тәүдирәковның Русиядә тыелган оешмаларны иганә итүгә бернинди катнашы булмавына инанган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁4👍1👏1🤡1
🥚 Русиягә чит илләрдән кертелгән йомыркалар кибетләргә барып җитмәгән

Төркиядән, Азәрбайҗаннан һәм Беларустан кертелгән йомыркаларны нигездә кондитер эшләнмәләре һәм башка тауарлар өчен эшкәртүгә җибәргәннәр.

Сүз 78 млн данә йомырка турында бара.

Русиядә йомырка бәясен тотрыкландыруга башка илләрдән йомыркалар сатып алу түгел, ә эчке базарда күрелгән чаралар ярдәм иткән, диде "Руспродсоюз" түрәсе.

➡️ Тулырак монда укый аласыз.

Ә сез йомырка бәясе төшүен сиздегезме? Сезнең кибетләрдә бер дистә йомырка күпме тора?
😁10👍1