Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Православлар Казан, Чаллы, Уфа, Пермьдә татар телендә балалар өчен Библия китабын тараткан.

Китап 5 мең тираж белән басылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
💩16🖕6🤬3✍2❤2
Башкортстанда билгесез затлар "Кәрван-Сарай" башкорт төркеме җырчысын кыйнаган дигән хәбәр чыкты.

Әмир Тойгыновны сәяси сәбәпләр белән кыйнаулары бар дип уйлыйлар.

Тойгынов — Башкортстанның атказанган артисты, Русия һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе, музыкант, театр белән кино режиссеры. Соңгы елларда ул үзенең "Кәрван-Сарай" төркеме белән Башкортстан хөкүмәте оештырган концертларда еш чыгыш ясады.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7😱3👍1
Мәскәү Кирмәне музыкаль продюсерларга "тыелган музыкантлар" исемлеген тараткан: әлеге исемлектә — 50 җырчы. Шул исәптән Казаннан чыккан төркем дә бар.

Ул хакта "Медуза" басмасы хәбәр итә. Әлеге медиа язганча, исемлектәге җырчыларга Русиядә концерт кую т ы е л а .

Бу исемлеккә кемнәр кергән соң? Анастасия Ивлеева оештырган "шәрә кичә"дә катнашкан җырчылар да (мәсәлән, Филипп Киркоров, Лолита Милявская, Глюкоза, Дима Билан, Анна Асти), Украинадагы сугышка каршы чыкканнары да (рэпер Loqiemean һәм "Несчастный случай" төркеме) һәм хәтта Z-концертларда чыгыш ясаганнары да (мәсәлән, "Монгол Шуудан", "Йорш" һәм "План Ломоносова" төркемнәре).

Тагын кемнәр бар? Jukebox Trio (2004 елда Казанда оешкан төркем), Альбина Җанабаева, Dead Blonde, Kedr Livanskiy, Markul, Monran, The Chemodan, Сергей Ананич, Борис Андрианов, Ольга Арефьева, Plamenev, Shortparis, The Matrixx, Wildways, Диктофон, Другдиджея, Йорш, Комсомольск, Алексей Кортнев, Максим Леонидов, Максим Марлоу, Алекша Нович, Щенки, Павел Пиковский, Полина Осетинская, СМН, Электрофорез, Максим Тесли, Мария Тотибадзе, Олег Ягодин (Курара), Операция Пластилин, Полматери, Путь, Рыночные отношения, Слот, Формация Лимон, Рита Дакота, Дмитрий Даниил (Scally Milano), Дмитрий Емельянов һәм Александр Казян (ОУ74).

Татар-башкорт җырчыларына кагылышлы охшаш исемлекләр бармы икән? Ничек уйлыйсыз? 🤔

@azatliqradiosi
🤬4👍1
🤷🏽‍♀️ Казан пешекчесе хәрби комиссариатта "Украина кораллы көчләренә дан" дип кычкырган.

Үзе сөйләвенчә, башта аның хисабыннан ике миллион сумга якын акча урлаганнар. Соңрак шалтыратып, мошенник тоткарланды, ә сезгә аны тану өчен хәрби комиссариатка килергә кирәк дигәннәр. Янәсе бинага кертсеннәр өчен аңа "Украина кораллы көчләренә дан" дигән яшерен сүз кычкырырга кирәк булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡5❤1😱1😢1
2023 елда Татарстанда яшәүчеләр 1,89 млн яңа кредит алган: кредитларның суммасы 722,3 млрд сумга җиткән.

2022 ел белән чагыштырганда Татарстанда бирелгән кредитлар 42 процентка арткан. 😳 Ул вакытта 1,33 млн кредит алынган булган.

Бу хакта Берләшкән кредит бюросының еллык хисабында әйтелә. Бу күрсәткеч белән Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Краснодар крае һәм Свердлау өлкәсеннән генә калыша.

Узган ел кредитларның суммасы 722,3 млрд сумга җиткән. Бу 2022 елдан 62 процентка күбрәк.

Кредитның уртача суммасы 383 мең сум булган. Бер ел эчендә ул 14 процентка үскән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4
❗️Украина президенты Владимир Зеленский илнең гаскәр башлыгы итеп Александр Сырскийны билгеләде.

Украинаның саклану министры Рөстәм Умеров моңарчы гаскәр башлыгы булган Валерий Залужныйга "барлык казанышлар һәм җиңүләр өчен" рәхмәтен җиткерде.

"2024 ел яңа үзгәрешләр алып киләчәк. Без аларга әзер булырга тиеш. Яңа стратегияләр кирәк", дип белдерә Умеров.

@azatliqradiosi
👍2✍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украина президенты Владимир Зеленский илнең гаскәр башлыгы итеп Александр Сырскийны билгеләде. Украинаның саклану министры Рөстәм Умеров моңарчы гаскәр башлыгы булган Валерий Залужныйга "барлык казанышлар һәм җиңүләр өчен" рәхмәтен җиткерде. "2024 ел…
Зеленский Залужный турында болай диде:

"Генерал Залужныйга илебезне ике ел дәвамында яклаганы өчен рәхмәтлемен. Бергә ирешкән һәрбер җиңүебез өчен рәхмәтлемен. Шушы җиңүләргә украин сугышчыларыннан башка ирешеп булмас иде.

Бүген армиядә үзгәрешләр кирәк дип ачыктан-ачык сөйләштек. Кичекмәстән үзгәрешләр кирәк. Генерал Залужныйга Украина дәүләтенең такымында алга таба да бергә булырга тәкъдим иттем. Ризалашса — рәхмәтле булырмын.

Украинаның Кораллы көчләре белән яңа җитәкчелек идарә итә башлый. Сугышка караш бөтенебездә дә бертөрле булырга тиеш.

Мин генераллар Андрей Гнатов, Михаил Драпатый, Игорь Скибюк, полковниклар Павел Палиса һәм Вадим Сухаревскийлар белән сөйләштем. Һәрберсе — армиядә җитәкче вазифасында булырлык шәхесләр. Гаскәр башлыгы итеп генерал-полковник Сырскийны билгеләдем."

@azatliqradiosi
🔥2✍1🤔1
Баймакта булган вакыйгаларның кайтавазы дәвам итә.

6 гыйнвар Дөнья башкорт корылтае утырышында төрмәгә утыртылган активист Фаил Алсынов, протестлар һәм кырыклап җинаять эше ачылган баймаклылар язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Профессор Фәнил Күзбәков утырышта булган хәлләрне сөйләде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤‍🔥5❤3👍1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 февраль, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Америка журналисты Такер Карлсонның Русия президенты Владимир Путин белән әңгәмәсе чыкты. Ул 2 сәгать дәвам итә.

🔸Краснодар краендагы Ильски нефть эшкәртү заволдында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Русия саклану министрлыгы барлыгы 19 дрон бәреп төшерүе турында белдерде.

🔸The New York Times Белгородта 24 гыйнварда килеп төшкән Ил-76 хәрби очкычы Американың Patriot комплексыннан бәреп төшерелгән дип язды. Басма АКШның берничә түрәсенә сылтана. Рәсми затлар моңа ачыктан-ачык аңлатма бирмәячәкләр диелә.

🔸Башкортстанда "Баймак исемлеге" тулылына. 8 февральдә ике бала әтисе Юлай Әюповка киңкүләм тәртипсезлектә катнашуда гаепләү белдерелгән һәм ул 6 апрельгә кадәр кулга алынган.
👍5✍1🔥1
Такер Карлсон Владимир Путиннан ниләр турында сорады?

Америка журналисты Такер Карлсон үзенең сайтында Русия президенты Владимир Путин белән ике сәгатьлек әңгәмә чыгарды.

Бу әңгәмәсендә Путин мөһим белдерүләр ясамады дияргә дә була, иң игътибарга лаеклысы - ул шымчылыкта гаепләнеп инде бер елга якын Русия тикшерү зинданында утыручы американ журналисты Эван Гершкович турында сорауга җавап бирде.

Путин Гершковичны шымчылык кылуда гаепләде, әмма аны Русия төрмәсендә тотуның мәгънәсе юк, махсус хезмәтләр белән "мәсьәләне хәл итәргә кирәк" дип белдерде. Алмаштыру мөмкинлеген күз уңында тотып, ул Германиядә Зелимхан Хангошвилины үтерү өчен гомерлек төрмәдә утыручы урыс ватандашы Вадим Красиковка ишарә ясады.

▪️Такер Карлсон – үтә-уң карашлы пропаганда активисты, Fox News-ның элекке алып баручысы, элекке американ президенты Дональд Трамп тарафдары. Ул Украинага ярдәм итүгә каршы чыга.

▪️Карлсон Русиягә килгәннән соң Кремль пропагандасы аның бу сәфәреннән сенсация ясады.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮9🌚3🤡1
"Хәзер авыррак булачак". Кырымтатар оешмасы Русиядә "теләнмәгән" дип аталды

БМО Халыкара мәхкәмәсенең Украина Русия ягыннан кырымтатарларны раса дискриминацияләүләрен дәлилли алмады дип карар чыгаруы Русия өчен "уен кәрте" булды дип саный Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев.

✔️Украина кырымтатарлар дискриминация фактларын ни өчен дәлилли алмаган?
✔️Хәзер халыкара мәйданда ни рәвешле эшләргә?
✔️10 ел дәвамында Русия системында үскән балаларны Украинага таба борып булырмы?
✔️2022 елда башланган сугыш кырымтатарларга нинди йогынтсы ясады, аларның Украина ягында да, Русия гаскәрендә дә сугышулары халык өчен никадәр зур фаҗига?

Эскендер әфәнде әлеге сорауларга җавап бирде.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
🤬3😢2
Башкортстан активисты Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорый

Җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Ахияретдинов "Владимир Владимирович, сезнең белән безнең Анабыз мондый кыяфәттә була алмый" дип видео яздырган.

"Мөселман дин әһелләре, Русия православ чиркәве руханилары һәм Волгоградта яшәүчеләр белән аралашканнан соң бер генә кеше дә аның мондый кыяфәттә булуыннан канәгать түгел дигән фикергә киләм, ди ул.

▪️2018 елда Рәсүл Ахияретдинов татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыгып, танылды. Ул максатына яртылаш иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤣10😁1🤮1
Татарстанда мигрант балаларын һәм чит ил студентларын тикшереп торачаклар

Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушкан. Түрәләр чит ил ватандашларының балалары ничек укуын, аларның урыс телен никадәр белүен һәм "иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп ителүләрен" күзәтеп торырга тиеш булачак.

Чит ил студентларын контрольдә тоту да артачак, аларның бармак эзләрен алачаклар, кайларда йөрүләрен тикшереп торачаклар.

▪️2023 ел ахырында Татарстанда "миграция" эшләрен тикшерүче яңа махсус бүлекчә төзелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4🤡2