Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Харьковка дрон һөҗүме аркасында җиде кеше һәлак булган

Бу хакта өлкә хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте. Алар арасында 4 һәм 7 яшьлек ике бала һәм 6 айлык бер сабый бар диелә.

Җирле хакимият хәбәренчә, 3 "шахед" дроны Харьковтагы ягулы станциясенә төшкән. Нәтиҗәдә ягулык агып чыкан һәм зур янгын башланган. 15 йортка ут капкан.

Русия бу һөҗүм турында берни белдермәде. Русия саклану министрлыгы 10 февральгә каршы төндә Брянски өлкәсен күгендә 3 дрон бәреп төшерелде, Кара диңгездә "экипажсыз көймә" юк ителде дип хәбәр итте. Бу һөҗүмнәрдә Русия украин армиясен гаепләде.

(Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерә алмый)

Фото: Олег Синегубов телеграм каналы.
😢6🤬4❤1💔1
Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Харьковка һөҗүм нәтиҗәсендә тулы бер гаилә һәлак булган: ир белән хатыны һәм өч баласы. Моннан тыш, тагын ирле-хатынлы пенсионерлар үлгән. Бу хакта өлкә хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

🔸Тикшерү комитеты "Москва" крейсеры бату турында җинаять эшен туктаткан. Бу хакта крейсерда һәлак булган егетнең әтисе белдерде.

🔸"Ят агентларга" Русиядә акча эшләү мөмкинлеге бирмәскә кирәк диде Дума рәисе Вячеслав Володин. Ул "ят агентлар" ресурсларында рекламны тыю турында канун өлгесе әзреләнә диде.

🔸Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Татарстанга килгән. Республика президенты белән ул Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркны караган һәм "Киләчәк уеннары" ярышларына әзерлекне тикшергән диелә.

🔸2023 елда Татарстан хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 2,7 процентка кимегән. 2022 ел белән чагыштырганда бу 890,4 мең башка ким дигән сүз.
❤2👍2🔥2✍1
"Learn Tatar" каналы авторы: "Татар телен төрле милләтләргә танытасым килә"

Узган елдан бирле Telegram-да татар телен инглизчә өйрәтүче "Learn Tatar" каналы эшләп килә. Аның авторы - Германиядә яшәүче Айгөл Әхмәтҗан. Ул Азатлыкка бу эш белән нигә шөгыльләнүе, инглизчә татар телен кемнәр өйрәнүе, үзенең татар теленә ничек кызыксыну уянуы турында сөйләде.

— Татар телен өйрәнү өчен бөтен чыганаклар – урыс телендә. "Татарча өйрәнү өчен урыс телен дә белергә кирәк" дигән хис кала.

Моннан тыш татар теле белән башка халыклар да кызыксына, өйрәнегә тели. Татар телен төрле милләтләргә дә танытасым килә. Берничә чит ил кешесеннән шундый сүз дә ишеткәнем булды: татар телен өйрәнергә теләгәннәр, ләкин инглиз телендә чыганаклар булмагач, өйрәнә алмаганнар.

Үзем дә чит илдә яшәгәч, мондый мисалларны беләм. Урысча белмәгән яки сөйләмәгән берничә татар кешесе белән дә танышмын, – ди Айгөл.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.

👉
Төп сайтта.
👉
Көзге сылтама аша VPN-сыз.
❤18👍1
Камалда өченче тапкыр "Дуслар җыелган җирдә" спектакле

9-11 февральдә Камал театрында "Дуслар җыелган җирдә" спектакле премьерасы уза. Бу тамашаның әлеге театрда өченче куелышы, беренчесен 1977 елда баш режиссёр Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенчесенең дә, соңгы спектакльнең дә режиссёры - Фәрит Бикчәнтәев.

Премьерада әлеге спектакльнең Туфан ага Миңнуллин истәлегенә һәм узган гасырның 70нче елларында татар милли сәнгатенә зур өлеш керткән иҗат әһелләренә багышлануы турында әйтелде.

Пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәдә нәрсә ул сәнгать, танылу нинди була, иҗатта үзеңне ничек саклап калырга, эчеңдә яшеренеп яткан пәриләрдән ничек алданмаска дигән сорауларга җавап эзли. Программада драма дип куелган бу спектакльдә халык көлүдән туктый алмады.

Спектакльдән фотогалереяне монда карагыз.

Бардыгызмы, ошадымы?
❤5👍4🔥2
Ирләр бала карап декрет ялында утырырга тиешме?

Швециядән шундый хәбәр килеп төште: әти булган кешеләрнең 88% декрет ялына китә икән. Бүгенге көндә Швециядә бала тугач әти-әни 480 көн түләүле ял ала ала. Һәрберсе 90ышар көн алырга тиеш, анысы мәҗбүри, ә калганын үзара килешеп бүлешәләр.

Швеция 1974 елда ук дөньяда беренчеләрдән булып әтиләргә балау карау ялы тәкъдим итте. Шуннан бирле декрет көннәре артты, ә бу күренеш гадәтигә әйләнде.

Әтиләр бала карарга тиешме, әллә бу әниләр эше генәме? Ничек уйлыйсыз, татар-башкорт тормышына кереп китә алырлык әйберме бу?
👍12
Баймакта халык җыенында катнашкан кешеләрне Апатиты һәм Сургут шәһәрләрендә тоткарлаганнар

Инсаф Исламов гаиләсе белән Мурманский өлкәсе Апатиты шәһәрендә яши. Эш вакытында юлда барганда аны полиция тоткарлый һәм мәхкәмә 6 апрельгә кадәр кулга алу карары чыгара.

Сургут шәһәрендә Илнур Асылгужин тоткарланган. Аңа әле чикләү чарасы билгеләнмәгән.

Ике ирнең дә икешәр балигъ булмаган баласы бар.

Баймактагы җыеннан соң ачылган җинаять эше нигезендә дүрт бала атасы Валләм Моталлаповның тоткарлануы да билгеле булды.

Башкортстанда киңкүләм тәртипсезлектә катнашу өчен тоткарланучылар саны 40тан артып китте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😡6🤬3
Ясалма интеллект турында татарча сөйләшеп карыйк! 🧠

Әйдә!Online татар теленә өйрәнү проекты шушы темага подкаст чыгарды.

Телгә килеп кергән яңа терминнарны татарча ничек атарга? Авыл кешесе колагына "акыллы колонка" сүзтезмәсе ничек ишетелә?

Видеоподкастны Әйдә!Online-ның YouTube каналында карагыз.
❤10
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 11 февраль, якшәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔺Калмыкстан башкаласы Элиста шәһәрендә шимбә кичендә "Альтернатив" белем бирү үзәгендә шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. Baza язуынча, җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Шартлау булган бүлмә күп катлы торак йортта урнашкан. Анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бинаны мәгариф үзәгенә килүчеләрнең берсе, үзәк хезмәткәрләре белән килеп чыккан низаг сәбәпле шартлаткан диелә.

🔺Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяху армиягә Мисыр һәм Газа сызыгы чигендәге Рафах шәһәрендә сугышларга әзерләнү турында күрсәтмәләр биргәннән соң, Мисыр үз чикләрен ныгыта башлады. Синайның төньяк көнчыгышына ким дигәндә 40 танк һәм хәрби машиналар җибәрелгән дип яза массакүләм мәгълүмат чаралары.

🔺Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгын (UNRWA) финанслауны арттырырга мөмкин һәм 2024 елга якынча 26 миллион доллар бүлеп бирергә уйлый. UNRWAның 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң дистәдән артык ил агентлыкны финанслауны туктатты.

🔺Маҗарстан президенты Каталин Новак вазифасыннан китүен белдерде. Portfolio басмасы язуынча, әлеге белдерүне ул дәүләт телевидениесендәге чыгышы вакытында ясаган. Новак президент вазифасыннан җәмәгать басымы нәтиҗәсендә китергә мәҗбүр булды. Бер ел элек ул балалар йортында педофилияне яшерүдә гаепләнгән кешене ярлыкаган.

🔺Башкорстанда 81 яшендә билгеле галим, фәлсәфә фәннәре докторы Баязит Галимов вафат. Аның исеме «XX гасырның 2000 иң күренекле галиме» җыентыгына кертелгән. Галимов белән хушлашу 12 февральдә узачак.

Әлегә шулар. Ял көнне дә Азатлыкны укып барыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез.


@azatliqradiosi
👍3✍2❤2
Тагын бер айдан мөселманнар уразага керәчәк.

Бу атнада Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы утырышында Татарстан Диния нәзарәте ураза тотуның төгәл көннәрен, фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләде.

Рамазан ае 10 мартта кояш баю белән башланачак. Быел ураза 30 көн тотылачак. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.
Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш белән), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын белән) дип билгеләнде.

Фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаганнар ураза тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия бирергә бурычлы.

Сез Рамазан аена алдан әзерләнәсезме? Нәрсәләр эшлисез?

@azatliqradiosi
👍5❤2🙏1