Төркмәнстанның көнбатышында мәктәптә укучыларның "әхлакый чисталыгын" бәяләү һәм үсмерләр арасында йөклелек очракларын булдырмас өчен укучыларны гыйффәтлелек тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр.
Бу тикшерүне "үтә алмаучылар" турында түрәләр иминлек хезмәтенә хәбәр итә, дип җиткерә Азатлык радиосының төркмән хезмәте.
Чыганаклар фикеренчә, бу тикшерүләр соңгы вакытта төбәктә үсмерләр арасында балага узу очраклары артуы белән бәйле.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Төркмәнстанда мәктәп укучыларының "әхлакый чисталыгын" бәяләү өчен гыйффәтлелекләрен тикшертергә мәҗбүр итәләр
Балканабад һәм Төркмәнбашы шәһәрләрендә 9-11 сыйныфтагы кызларның бөтенесен гинеколог тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр. Тикшергәндә җенси мөнәсәбәттә булган кызларны ачыклыйлар, аларның исемлеген җирле полиция оешмаларына һәм дәүләт иминлеге министрлыгына тапшыралар…
🤯3🤡2👍1🤬1
Дума депутаты Яна Лантратова 24 февраль - Мәскәү Украинада сугыш башлаган көнне Русия мәктәпләрендә билгеләп үтәргә, укучыларга аның "сәбәпләрен" аңлатырга һәм "төп вакыйгалар барышын" сөйләргә тәкъдим иткән.
Лантратова мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый "гомуммәктәп чаралары" програмы әзерләргә тәкъдим итә. Депутат 24 февральдә мәктәпләргә хәрбиләрне чакырырга яки балаларга сугыш турында видеороликлар күрсәтергә кирәк дип саный.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу беренче чиратта тарих дәресләренә кагылды.
▪️2023 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.

🤮4🤡1
Уфа хакимияте 26 гыйнвар көнне республика башлыгы Радий Хәбировны хуплап митинг үткәрергә рөхсәт бирмәгән булган
Моны шәһәр прокуратурасы "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллинга биргән җавабында язган.
Республикада коронавирус пандемиясе чорында халык чаралары уздыруга тыю кертелгән иде, юридик яктан ул әле дә гамәлдә. Нәкъ менә коронавирус чикләүләре бар дип хакимиятләр "СтопБашРТС"ка җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы митинг үткәрергә рөхсәт итмәде.
Шуннан соң активистлар прокуратурага язды һәм әле дә чикләүләр бар икән, нишләп Уфада Радий Хәбировны хуплау концерты үтте, дип кызыксынды. Бу чарага кешеләрне Башкортстанның төрле районнарыннан автобуслар белән китерүләре хәбәр ителгән иде.
Уфа шәһәр хакимиятендә прокуратурага бернинди рөхсәт тә бирелмәде, 26 гыйнварда митингны кем оештырганын белмибез дип җавап биргәннәр.
#Башкортстан

Уфа хакимияте Хәбировны хуплау митингына рөхсәт бирмәгән булган
Республикада коронавирус пандемиясе чорында халык чаралары уздыруга тыю кертелгән иде, юридик яктан ул әле дә гамәлдә. Шуңа карамастан 26 гыйнварда Уфада республика башлыгы Радий Хәбиров хөрмәтенә зур концерт үтте. Активистлар моны прокуратурага шикаять иткән…
😁6🤮2🔥1
Казан районнары хакимиятләре язын су басу куркынычы турында кисәтә
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудыра.
Бу хакта бүген әлеге районнар башлыгы урынбасары Артур Мөхәммәтшин әйткән.
Түрә сүзләренчә, узган атна юллардан 19 мең тонна кар чыгарылган, көн саен 220 берәмлек махсус техника эшли. Әмма кар күплеге аркасында язгы ташу белән бәйле чараларны арттырырга кирәк дигән ул.
Мондый авырлыклар барлыгын Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов та таныган.
▪️Узган атнада Казанда айлык норманың 93% кадәр кар яуган диелә.
#Татарстан

😱3👍1😢1
Башкортстан районнарында башкортлар һәм татарлар саны соңгы өч дистә елда ничек үзгәргән?
Республиканың кайсы районнарында башкортлар күбрәк арткан? Кайсы районнарында татарлар күбрәк кимегән? Бу кимү/артуның сәбәпләре нәрсәдә? Бу хакта белгечләр ни уйлый?
Шушы сорауларга җавап эзләп сезгә бер язма әзерләдек. Аны монда укый аласыз, ачылмаса монда басыгыз.

✍1
Башкортстанга сугыштан чираттагы мәет кайтарылган
28 яшьлек Илнур Рамазанов 1995 елда Учалы районыннан Миндәк авылында туган, Уфада Рәми Гарипов исемендәге гимназиядә, авиация университетында укыган.
2022 елда "Вагнер" ширкәтенә ияреп Украинадагы сугышка киткән. 2023 елның октябрендә Африкадагы Мали иленә җибәрелгән һәм шунда һәлак булган.
▪️Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 1500 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 53е — Учалы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 719нчы көне.

🕊2🥱1💔1😭1🫡1
Коми Дәүләт шурасы депутаты парламентта туган телдә чыгыш ясарга рөхсәт бирүне таләп итә
Коми парламентында депутатларга чыгыш ясау өчен 2 минут вакыт бирелә, тик сыйфатсыз һәм әкрен тәрҗемә аркасында, коми телендә чыгыш ясаучылар берни әйтергә өлгерми кала.
Дәүләт шурасы депутаты Виктор Воробьёв коми телендәге чыгышларны тәрҗемә итү өчен киткән вакытны чыгыш ясау өчен бирелгән вакытка кертеп санамаска тәкъдим итә.
Бу адымга аны парламент рәисе Сергей Усачёвның коми телендә сөйләүчеләрне даими бүлдереп килүе этәргән.
Шундый хәл былтыр октябрь аенда булды. КПРФ депутаты Екатерина Дьячкова коми телендә сөйли башлагач, Усачёв аны "Безнең монда колхоз түгел!" дип бүлдергән иде.

🔥18❤3😁1
Татарстан эчке эшләр министрлыгы хисабы: экстремистлык һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр арасында татар һәм дин активистлары бар
2023 елда Татарстанда 58 террорчыл һәм 24 экстремистик юнәлештә җинаять эше ачылган. Бу 2022 елдан 123% һәм 9% күбрәк. Әлеге саннар Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык хисабында китерелә. Куәт оешмасы 15 февральдә узачак Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар алдында хисап тотар дип көтелә.
Хисапта кайсы оешма вәкилләренә карата җинаять ачылуы әйтелә, ләкин аерым исемнәр китерелми.
Аерым алганда, узган ел Татар иҗтимагый үзәге (гәрчә ТИҮ 2022 елда ук Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелган) һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ике активистына җинаять эше ачылган. Полиция аларны "милләтче хәрәкәт вәкилләре" дип тә атый. Бер вәкил "террорчы гамәл кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки террорчылыкны пропагандалау" турындагы Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә гаепләнә. Икенче вәкил 282 мәддәнең 2нче бүлеге нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уяткан" дип санала.
Шулай ук Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте "җитәкчеләренең берсенә" 207.3 маддәсе ниегезендә җинаять эше ачылуы әйтелә. Ул Русия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә диелә.
Экстремизм һәм террорчылык нигезендә җинаять эшләренең күпчелеге дини активистларга карата ачылган.
▪️Узган елның18 октябреннән бирле Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева вакытлыча тоту изоляторында. Былтыр декабрьдә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды.
Тулырак монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстанда

🤬3🤡1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Фаил Алсыновның хатыны Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган
Галия ханым Башкортстан халкы Радий Хәбиров үткәргән сәясәттән канәгать түгел ди һәм Путин шушы вазгыятьне төзәтә алыр дип өметләнә.
Ике көндә әлеге мөрәҗәгать 200 мең тапкыр каралган.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Путин бу очракта ярдәм итә аламы?

💔8🤣3👍1
❗️Русия Юстиция министрлыгы Article 19 халыкара хокук яклау оешмасын "теләнмәгән" оешма дип тамгалады
Article 19 — 1987 елда төзелгән, Лондонда урнашкан, мәгълүмат һәм фикер белдерү иреген яклау белән шөгыльләнә. Кеше хокуклары Декларациясенең 19нчы маддәсе хөрмәтенә аталган.
Исемлеккә шулай ук сайлауларны күзәтеп баручы Германиядәге Russian Election Monitor һәм DOXA басмасының юридик заты булган Чехиядәге Mnenie media оешмасы кертелгән. Басма үзе "теләмәгән" дип гыйнвар ахырында аталган иде.

🤬1
Татарстан сәнәгатенә 11 мең эшче, инженер һәм технолог җитми
Якындагы җиде елда республика сәнәгатенә 166 меңнән артык хезмәткәр әзерләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык утырышында министр Олег Коробченко әйтте.
Аның әйтүенчә, хезмәткәрләр җитмәү проблемын хәл итү өчен, әйтик, чит ил ватандашларын, Русиянең башка төбәкләреннән яшьләрне җәлеп итәргә, тулай тораклар төзергә кирәк.
Бу икътисади яктан отышлы, чөнки сәнәгатьтә эшләүче бер хезмәткәр елына 1 млн салым түләүләре һәм 17 млн керем китерә, ди министр. Шул ук вакытта тулай торакта бер урын төзү нибары 1,5 млн сумга төшә, һәм ике елдан соң ук чыгымнар үзен каплый дип искәртте ул.
▪️Татарстанда кадрлар кытлыгы турында күптән түгел республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова да әйткән иде.
▪️Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк ди белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
#Татарстанда
@azatliqradiosi
Якындагы җиде елда республика сәнәгатенә 166 меңнән артык хезмәткәр әзерләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык утырышында министр Олег Коробченко әйтте.
"Хезмәткә яраклы халык азая, шул ук вакытта яртысыннан артыгы җитештерү өлкәсендә эшләми", диде ул.
Аның әйтүенчә, хезмәткәрләр җитмәү проблемын хәл итү өчен, әйтик, чит ил ватандашларын, Русиянең башка төбәкләреннән яшьләрне җәлеп итәргә, тулай тораклар төзергә кирәк.
Бу икътисади яктан отышлы, чөнки сәнәгатьтә эшләүче бер хезмәткәр елына 1 млн салым түләүләре һәм 17 млн керем китерә, ди министр. Шул ук вакытта тулай торакта бер урын төзү нибары 1,5 млн сумга төшә, һәм ике елдан соң ук чыгымнар үзен каплый дип искәртте ул.
▪️Татарстанда кадрлар кытлыгы турында күптән түгел республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова да әйткән иде.
▪️Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк ди белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
#Татарстанда
@azatliqradiosi
🤣4🤷♂1👍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2600 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1500, Татарстаннан кимендә 1100 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 12 февраль, сугышның 719нчы көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1500, Татарстаннан кимендә 1100 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 12 февраль, сугышның 719нчы көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 февраль, сишәмбе, иртәнге кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Халыкара хоккей федерациясе Русия һәм Беларус җыелмаларына федерация оештырган ярышларда катнашуны 2024/2025 сезонга да тыйды. Тыю 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач кертелгән иде.
🔸Русия гаскәрләре Украинага 23 "Шахед" камикадзе дроны җибәргән. 16 дронны бәреп төшердек дип хәбәр итте Украина кораллы көчләре. Днепрның бер өлеше утсыз һәм сусыз калган.
🔸АКШ Сенаты дүшәмбе Украина, Израиль һәм Тайваньга күпмиллиардлы ярдәм бүлү турындагы канун өлгесен кабул итүгә мөһим адым ясаган, ләкин Вәкилләр пулаты спикеры аны томаларга вәгъдә итә.
🔸Русия думасы илдән киткән адвокатларның статусларыннан мәхрүм итү турындагы канун өлгесен караячак. Чит илдә бер елдан артык яшәгән яки даими яшәү рөхсәте алган адвокатларның статусларын гамәлдән чыгармакчылар.

✍1👍1
"Уянырга вакыт". Басым көчәйгән шартларда фем-проектлар ничек яши
Татарстан һәм Башкортстан фем-активистлары хосусый клиникларада абортларны тыюның, феминитивлар куллануны "ЛГБТ хәрәкәте"нә карауның билгесе булуны тануның ниләргә китерүе, бүген фем-хәрәкәтләрнең ничек яшәве турында сөйләде.
— Мин постлар язам, феминистик контекст булдырам, фемтуса оештырам — кануннар моңа йогынты ясамады. Әмма үз-үзеңә цензура хисе арта — нәрсә язарга, нәрсә язмаска дип уйларга туры килә. Мондый цензура ирек урынына иминлекне сайлауга китерә. Һәрберебез шундый сайлау алдында. Русиядә репрессив кануннар рулетка кебек эшли - шар синең бүлеккә керәчәкме, алдан белеп булмый, - дип сөйләде "Фемтусы в Уфе" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Айсын Гайсина.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

💩2😢1🙏1
Башкортстанда "Орлёнок" аланы урынына хәрби-патриотик парк ясауга каршы чыгалар
Башкортстанның Стәрлебаш районындагы "Орлёнок" балалар сәламәтләндерү үзәге урынына республиканың "Патриот" хәрби-патриотик паркы филиалын ясамакчы булалар.
Моның өчен Стәрлебаш районы депутатлары нарат урманында урнашкан аланны дәүләткә тапшыру өчен тавыш биргән. Тик районда яшәүчеләр моңа шат түгел.
"Балаларның балачагына тимәгез! Нигә кечкенә чакларыннан ук аларның баш миләрен сугыш белән чүпләргә? Ватанпәрвәрлекне мондый хәрби- патриотик аланнардан башка да акылга сеңдереп була!", дип белдергән Эльвира исемле ханым.
🔺Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укучыларга идеологик басым арта бара. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍2👏1
Апелляция мәхкәмәсе социолог Борис Кагарлицкийны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә биш ел колониягә хөкем итте
Кагарлицкийны 2022 елның көзендә Кырым күперендәге шартлау турында язган посты өчен эзәрлекли башладылар.
Былтыр 12 декабрьдә аңа "террорчылыкны аклау" эшендә 600 мең сум штраф салдылар.
2023 ел ахырында прокуратура бу штраф түләтү турындагы хөкем карарын "йомшак һәм гаделсез" дип, шикаять итте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Кагарлицкийны 2022 елның көзендә Кырым күперендәге шартлау турында язган посты өчен эзәрлекли башладылар.
Былтыр 12 декабрьдә аңа "террорчылыкны аклау" эшендә 600 мең сум штраф салдылар.
2023 ел ахырында прокуратура бу штраф түләтү турындагы хөкем карарын "йомшак һәм гаделсез" дип, шикаять итте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4🙏1
Уфада Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрне җирләүне оештыруга 1,63 млн сум тотачаклар
Уфаның Махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү муниципаль комбинаты Украинадагы сугышта һәлак булучыларны җирләү эшләрен башкаручыны эзли.
Контракттан күренгәнчә, "тулы хезмәт күрсәткәндә" бәясе бер кешегә кимендә 68 048 сумга чыга. Ягъни 1,63 миллион сум 24 хәрбигә генә җитәчәк. Әмма бөтен кеше дә "тулы хезмәт" алмый.
Сугыш башланганнан бирле бу комбинат төзегән өченче контракт.
Азатлык алып барган үлүчеләр исемлегенә караганда, Уфадан Украинадагы сугышта кимендә 148 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат. Хакимият төгәл саннарны яшерә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😐2
Баку белән Ереван бер-берсен чиктә ут ачуда гаепли
Әрмәнстан саклану министрлыгы бүген, 13 февраль иртәсендә Азәрбайҗан гаскәре ачкан атышта дүрт хәрбиенең һәлак булуын җиткерде.
Үз чиратында Азәрбайҗан чик буе дәүләт хезмәте исә сишәмбе көнне хәрби операция уздыруын хәбәр итте, бу әрмән ягының провокациясенә җавап диелде.
🔻2023 елның көзендә Азәрбайҗан хәрби операция уздырып Таулы Карабахны үз контроленә алды. Ике ил арасында бу җирләр белән бәйле бәхәс 30 елдан артык барган иде. Таулы Карабах - Азәрбайҗанның халыкара танылган җирләре. Былтыр 5 октябрьдә Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян аны Азәрбайҗанның бер өлеше дип таный торган декларация имзалады.

💔2🔥1
Путин кабат сайлау алды дебатларында катнашудан баш тартты.
Ул аларда беркайчан да катнашмады. Башка намзәтләр — Владислав Даванков ("Яңа кешеләр"), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ) 19 февральдән башлап биш федераль каналда һәм өч радио станциясендә фикер алышачак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤡11🤮4😁2