Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда яшьләрнең "социаль яктан үзләрен ничек хис итүләрен" тикшерәчәкләр.

Бу тикшеренү бөтен шәһәрләргә һәм районнарга кагылачак, аның нәтиҗәләре 2030 елга кадәр гамәлдә булачак яшьләр сәясәте стратегиясенә нигез итеп алыначак.

Бу стратегиянең төп максаты — республикадагы "яшьләрнең тормыш сыйфатын арттыру".

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡4🤔2🙈2
Кушма штатлар Газзә сызыгында атышны кимендә алты атнага туктатып тору турында сөйләшүләр алып бара.

Бу Израил белән ХӘМӘС радикаль фәләстин хәрәкәте арасындагы зуррак килешү кысаларында булачак, ул тоткыннарны азат итүне дә күз уңында тота.

Моның турында Үрдүн патшасы Абдалла II белән Вашингтонда очрашканнан соң уртак матбугат очрашуында АКШ президенты Дҗо Байден әйтте.

Шул ук вакытта кичә Израил Газзә сызыгының көньягында урнашкан Рафаһ шәһәренә оештырган һөҗүме аркасында кимендә 67 фәләстинле үтерелгән, дип хәбәр итә Reuters. Шулай итеп, Израил һөҗүмнәре аркасында Газзәдә үтерелгән кешеләр саны 28 473кә җитте. Шуларның 11,5 меңләбе — балалар.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 28,4 меңнән артып китте, аларның 11,5 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосының YouTube-каналында — 25 мең язылучы!

Зур рәхмәт сезгә! Алга таба да Азатлык Радиосы белән бергә булыгыз! Без сезнең өчен эшлибез.

Безнең каналга яраткан кешеләрегезне, туганнарыгызны, дусларыгызны да чакырыгыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Яшәсен туган телләребез!

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥9👍5❤4
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Иранга сәфәр кылачак.

Ул хакта Иранның Tasnim агентлыгы хәбәр итә, агентлык Иран ислам республикасының Казандагы консулы Давыд Мирзаханига сылтана.

Аның сүзләренчә, президент белән бергә Иранга Татарстанның 50 түрәсе һәм эшкуары да киләчәк. Миңнеханов сәфәренең башка сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Исегезегә төшерәбез: узган елны Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итүләре турында хәбәрләр чыккан иде. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый дип сөйләде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁3💩3👍1👎1🤨1
Башкортстан белән Татарстан — Русиядә протест чараларында иң күп кеше тоткарланган төбәкләр арасында.

Овд-инфо санап чыгарганча, 2020-2023 елларда Русиядә булган протест чараларында 39 меңнән артык кеше тоткарланган.

Иң күп кеше Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң — 2022 елда — тоткарланган. 2022-2023 елларда кешеләрне гадәттә сугышка каршы оештырылган акцияләрдә һәм сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чараларында тоткарлап килгәннәр.

Тоткарлаулар буенча лидерлар — Мәскәү һәм Петербур. 2020 елда өченче урынга Хабаровски төбәге чыккан иде: ул елны халык элекке губернатор Сергей Фургалны яклап күпсанлы протест чараларына чыкты.

Шулай ук, 2020-2023 елларда иң күп кеше тоткарланган төбәкләр исемлегенә Татарстан да эләккән: 2021 елда Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында тоткарланган кешеләр саны белән республика Русиядә өченче урынга чыкты.

2024 ел башында исә Башкортстанда меңләгән кеше экоактивист Фаил Алсыновны яклап каршылык белдерде. Нәтиҗәдә берничә дистә кеше тоткарланды.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🙏4😢3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Эстония полициясе департаменты якын киләчәктә Русия-Эстония чиге ябылырга мөмкин дип кисәтте.

🔹Дәүләт департаменты АКШ Русия белән Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшүләр алып бармаган дип белдерде.

🔹Каһирәдә Газзә сызыгыннан Израил тотыкларын азат итү турындагы сөйләшүләр тагын 3 көн дәвам итәчәк. Израил Газзәгә оештырган һөҗүмнәр аркасында һәлак булган фәләстиннәр саны 28 меңнән артып китте, шуларның — 11,5 меңләбе балалар.

🔹Русиянең саклану министрлыгы төнлә Кара диңгез өстендә һәм тагын ике өлкәдә тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, ди.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Иранда йөри. Ул ил башкаласы Тәһран һәм шулай ук Исфахан шәһәрендә очрашулар үткәрәчәк.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3✍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Федерация Шурасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канунны хуплады. Сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез мөлкәт турында бара.…
❗️Владимир Путин армия турында "фейклар" тараткан өчен күчемсез мөлкәтне тартып алу турындагы канунны имзалаган.

Исегезгә төшерәбез: сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез милек турында бара.

▪️Русия мәхкәмәләре, әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250се — ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.

@azatliqradiosi
🤮5🤬4👍1🖕1
Русия халкы таҗик, казакъ һәм азәрбайҗан телләрен өйрәнә башлаган икән.

Ул хакта "Ведомости" басмасы яза. Әлеге газет ачыклаганча, 2022 елдан бирле Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре телләрен укыткан репетиторларның хезмәтләренә ихтыяҗ шактый арткан.

Мәсәлән, YouDo платформасында 2022 елдан бирле россияннар БДБ илләре телләрен ныграк өйрәнә башлаган:

🔹әрмән теленә ихтыяҗ 50%ка арткан;
🔹казакъ теленә ихтыяҗ — 44%ка;
🔹грузин теленә ихтыяҗ — 41%ка;
🔹азәрбайҗан теленә ихтыяҗ — 30%ка;
🔹беларус теленә ихтыяҗ 25%ка арткан.

"Авито.Услуги" хезмәтендә исә таҗик теле укытучыларына ихтыяҗ — 17 тапкыр, ә азәрбайҗан теле укытучыларына ихтыяҗ 11 тапкыр арткан.

Сәбәбе нидәме? Кайбер россияннар шушы илләргә күченеп китәргә планлаштыра, шуңа күрә җирле телләрне өйрәнергә мәҗбүр. Казакъстан, Таҗикстан һәм башка бу илләр бәйсез республикалар булгач, аларда яшәүче халык дәүләт телләрен яхшы белергә тиеш дип санала.

Ә менә Татарстанда — киресенчә: Мәскәү кушуы аркасында 2017 елдан бирле дәүләт теле булган татар телен өйрәнмәсәң дә була. Хәзер аны хәтта республика президенты белмәсә дә ярый. Хәер, бер ел элек үзгәртелгән ТР Конституциясенә күрә, хәзер Татарстанның үз президенты да юк: ул рәис дип атала.

@azatliqradiosi
😭18✍2😁2
Татарстан китап нәшрияте баш мөдире Илдар Сәгъдәтшинга җинаять эше ачылган.

Аны хезмәткәрләрнең иминиятләштерү кертемнәрен куллануда гаеплиләр.

Татарстан китап нәшрияты "Ак Барс Мед"ка медицина иминиятләштерү кертемнәре түләгән, ә Сәгъдәтшин ялган юридик затлар ярдәмендә 500 мең сумнан артык акчаны кире алган: акчаларны гаиләсенә юлламалар сатып алуга тоткан, диелә.

Аны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯10👍3✍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанда Гашыйклар көненә туры китереп "Без Путинны яратабыз" дигән автойөреш оештырганнар.

М12 трассасыннан барган машиналарда рульдә кем булган: хатын-кызлармы, әллә ир-атлармы — анысы билгеле түгел. Исегезгә төшерәбез: Русиядә ЛГБТ "пропагандасы" тыелган, ә "ЛГБТ-хәрәкәт" экстремистик дип танылган.

14 февральдә дөньяның кайбер илләрендә Изге Валентин көне билгеләнеп үтелә. Аны Гашыйклар көне дип тә йөртәләр.

Видео: соцчелтәрләр


#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮21😁4💊2❤1😱1💩1
Борис Немцовның әнисе вафат.

Динә Немцова (кыз фамилиясе — Эйдман) бүген иртән 96 яшендә вафат булган. Ул хакта Борис Немцовның кызы Жанна хәбәр итә.

Динә Немцова 1928 елның 3 мартында туган. Табибә-педиатр булып эшләгән.

Фото: "Новости" агентлыгы


@azatliqradiosi
🕊13😢6🔥1🙏1
Украина Русиянең "Цезарь Куников" десант көймәсенә һөҗүм иткән.

Украина ягы көймә батты дип ышандыра, Русия саклану министрлыгы әлегә фикер белдермәде.

"Цезарь Куников" — Русиянең иң зур десант көймәләреннән берсе. Ул 1986 елда төзелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍4👍3🤷‍♂1🆒1
Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тагын өч кеше эзәрлекләнә.

"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең гомуми саны 67 кешегә җитте, аларның өчесенең статусы әлегә әйтелмәде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬5🌚1
2023 елда Русия мәктәпләреннән 200 меңгә якын укытучы киткән.

Бу — 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.

Русиядә 1 млн 347 меңнән артык укытучы эшли, узган ел аларның 14 процентлабы эшен ташлаган. Шул ук вакытта узган ел Русиядә 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан иткәннәр иде.

Ешрак башлангыч сыйныф укытучылары, урыс теле, математика, биология һәм физкультура укытучыларының эштән китүе әйтелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂10👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан мөфтияте Мәрҗанинең катнаш гаиләләр турындагы бер кулъязмасын күчереп бастырмаска булган. Мөфти Камил Сәмигуллин бу хакта 16 гыйнварда Мәрҗани мәчетендә дин галименә багышланган фәнни конференциядә белдерде. "Минем кулымда кулъязма бар, ләкин без…
"Катнаш никахларга каршы булган". Мәрҗани мирасын нигә яшерәләр?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин XIX гасырда яшәгән Шиһабетдин Мәрҗанинең катнаш никахларга багышланган кулъязмасын күчереп бастырырга теләмәве турында белдерде. Галимнәр мөфтиятнең бүгенге сәяси вазгыятькә яраклашуы һәм мирасны кайтаруда куркып эш итүе турында Азатлыкка сөйләде.

— Камил хәзрәт белән мин, галимә буларак, килешеп бетмәсәм дә, аны бик яхшы аңлыйм, — ди галимә Резидә Сафиуллина. — Ул сәяси вәзгыятьне исәпкә алып сүз йөртергә мәҗбүр. Югыйсә аны милләтара ызгыш-талашта гәепләүләре ихтимал. Шәхсән үзем тарихи чыганакларны халыкка ничек бар, шул рәвештә җиткерү тиешле дип саныйм.

— Мәрҗани урыслар белән эшләгән кеше, — ди ул. — Минемчә, ул китапта урысларны рәнҗетүче бер сүз дә юк. Мәрҗани археологик җәмгыятьтә һәм башка оешмаларда урыслар белән эшләгән. Ул аларны яманлап сүз язган дип уйламыйм. Мәрҗани зирәк һәм акыллы кеше. Ул урыслар белән яшәүне аңлаган һәм урыс телен өйрәнергә кушкан. Хәзерге мөфти куркадыр дип уйлыйм. Әлеге китапны бастырсаң, бер проблем да булмас. Мөфти курка. Ул Төркиядә укыган кеше буларак ФСБ контролендә, минемчә, - дип уйлый галим Исмаил Төркоглы.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
✍2🤷‍♂2🤡2👍1
Audio
"Дөнья фәне күптән инглиз телендә. Шуңа да карамастан бала фәнне ана телендә өйрәнә башларга тиеш."

“Гыйлем” проекты 14 февральне - күренекле татар галиме Каюм Насыйриның туган көнен - Татарча фән көне буларак билгеләп үтә.

"Татарча фән - ул татар телендә белем алу да, татар телендә алып барылган фәнни эзләнүләр дә, татар телендә аралашкан галим-галимәләр дә, үзләренең татар икәнлеген хәтерләгән барлык фән әһелләре дә", ди проект авторлары.

Дөнья фәне нинди телдә, математика, физика, химия татар телендә була аламы?

Бу хакта Азатлык подкастын тыңлап карагыз әле. Анда Канададан химия фәннәре докторы (PhD) Әмир Хәбибуллин һәм Казаннан физика-математика фәннәре кандидаты Камил Һадиев катнашты.

Подкаст нигезендә текстны монда укый аласыз, VPN-сыз ачыла.
👍8❤5🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия президенты Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләде һәм русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты "Кеше үзе каядыр үрмәләргә тиеш. Әгәр аңа бөтен әйбер күктән явып торса, ул кадерен белми. Менә эш нәрсәдә", дигән ул. Бу хакта ни уйлыйсыз? Тулырак…
Сораштыру: Русияләрнең яртысында (51%) бер айга җитәрлек тә җыеп куелган акча юк

Бу "Левада" үзәгенең 2024 елның гыйнвар аена булган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә. Саннар болайрак:

35%ында җыеп куйган акчалар бөтенләй юк,
16% - бер айлык керемнәреннән азрак күләмдә бар,
26% - бер айлык керемнәре кадәр акчасы бар,
11% - 2-3 айлык керем күләмендә акча тота,
5% - 4-12 айга җитәрлек акча бар,
3% - бу акчалар еллык кеременнән артыграк.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җыеп куйган акчалары булмаучы русияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. 2022 елның сентябрендә андыйлар 24 процент булса, 2023 елның гыйнварында - 35 процент.

Президент Владимир Путин былтыр декабрьдә илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.

👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍1😢1
Мәскәүдә тарихчы Камил Галиевка "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашкан өчен штраф салганнар

Мәскәүнең Зеленоград районы мәхкәмәсе яшь татар тарихчысы, журналист һәм тикшеренүче Камил Галиевне "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа ун мең сум штраф салган.

Административ эш ачуга нәрсә сәбәпче булуы әйтелми. Журналистлар искәртүенчә, "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында тагын бер тапкыр беркетмә төзесәләр, аңа җинаять эше дә янарга мөмкин.

Галиев Forbes һәм "Новая газета" өчен мәкаләләр язды. 2021 елда аны оппозиционер Алексей Навальнйны хуплап 23 гыйнварда узган каршылык чарасында катнашуы өчен ун тәүлеккә сак астына алдылар.

Хәзерге вакытта ул Русиядә яшәми.
🤬5😱3👍1🖕1
Татарстанда пенсионерлар саны бер ел эчендә 15,7 мең кешегә кимегән

2022 елның декабрендә Татарстанда 1,111 миллион пенсионер булган, ә 2023 елның декабрендә 1,095 миллионга калган.

Бер ел эчендә эшләүче пенсионерларның саны 2,1 меңгә арткан. Эшләмәүче пенсионерлар саны 17,8 мең кешегә кимегән.

Татарстанда пенсиянең уртача күләме бер ел эчендә 1154 сумга (6,3 процентка) арткан һәм 19 475 сумны тәшкил иткән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤔4👍1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне иртәнге якта кыска яңалыклар белән таныштыра.

🔸Русия төнлә Украинаны утта тоткан. Киев, Львов, Днепр, Запорожьга һөҗүм ясалды. Запорожьеда бер кеше зыян күргән.

🔸Курск өлкәсендә Украина дроннары аркасында нефтебазада янгын чыккан. Бензин сакланган өч зур мичкә янган, кешеләр арасында корбаннар юк, дип белдерде өлкә хакимиятләре.

🔸Русия атом-төш коралларны космоста урнаштырырга тели, дип яза ABC телеканалы. Алар иярченнәргә каршы куллынырга мөмкин дип аңлатыла.

🔸Дональд Трамп АКШның президент сайлауларында җиңсә, Украинаны Русия белән килешергә күндерергә ниятли, дип үз чыганакларына таянып яза Bloomberg. Трамп Укрианага хәрби ярдәмне киметү белән куркыта ала дип яза агентлык.

🔸Мәскәүнең Пушкин мәйданында "Известия холл" бинасы яна. Янгын 1,5 мең дүрткел мәйданга таралган. Корбаннар турында мәгълүмат юк.

🔸Русия Төркиядән какао борчакларын сатып ала башлаган. 2023 елда Төркия импорт буларак Русиягә 1,8 млн долларлык какао саткан.

🔸Бүген иртән Казанның Мамадыш юлында бер сәгать эчендә дүрт автоһәлакәт булган. Хәрәкәт туктап калган.

🔸Башкортстанда зәмһәрир салкыннар башланган. Кыйгы районының Йосып авылындагы һава торышы -40 градуска кадәр үк төшкән. Алдагы көннәрдә дә салкын һава торышы сакланачак.

Менә атнакич иртәсендә шундыйрак хәбәрләр. Сездә нинди хәлләр бар, кадерле укучыларыбыз? Имин яшәгез.
👍6❤3✍3