Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
SOTA Навальныйның кичәге видеосын чыгарган. Әлеге видео кичә, 15 февраль көнне, Харп бистәсендә узган чираттагы утырышта төшерелде. @azatliqradiosi
Харп Русиянең Ямал-Ненец автоном бүлгесендә урнашкан.

Бистәдә 5 меңләп кеше яши.

Навальный утырган 3нче номерлы колония нәкъ шушы бистәдә урнашкан. Навальный бу колониядә 2023 елның декабреннән бирле утыра.

@azatliqradiosi
😢8🔥2🙏2💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
SOTA Навальныйның кичәге видеосын чыгарган. Әлеге видео кичә, 15 февраль көнне, Харп бистәсендә узган чираттагы утырышта төшерелде. @azatliqradiosi
Навальныйның фикердәше һәм көрәштәше Леонид Волков аның үлгәненә әлегә ышанмый.

"Дәүләт пропагандасына ышана алмыйбыз. Дөрес булган очракта да, Навальный үлмәгән, ә аны "Путин үтергән" дию урынлы. Ләкин мин аларга пычагым да ышанмыйм", дип яза Волков.

@azatliqradiosi
😢4🔥3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
11 гыйнварда Алексей Навальный "Мөселманнар төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә (онлайн тәртибендә) чыгыш ясады. Аның бу чыгышын урыс мәгълүмат чаралары игътибарга алмады диярлек. Азатлык Радиосының Татар…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Навальный — татар теле турында.

16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте оппозиционер Алексей Навальныйның үлүен хәбәр итте. Бу хәбәр дөрес булса, Навальный 47 яшендә вафат булды дигән сүз.

2017 елда ул татар теле турында да фикерен белдергән иде. Бу интервью март аенда яздырылды, ул вакытта татар телен Татарстан мәктәпләрендә әле бөтен укучы да укырга мәҗбүр иде. Шул ук елның җәендә — Путин сүзләреннән соң — татар теле ТР мәктәпләрендә ихтыяри дәрес булып калды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💔29👍4😭4❤2🔥2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальный вафат булган дип Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Җәзаларны үтәү идарәсе хәбәр итте. "16 февральдә 3нче номерлы төзәтү колониясендә Навальный А.А. үзен начар хис итте,шундук диярлек аңын югалтты. Табиблар бик тиз килеп җитте, "ашыгыч ярдәм" чакырылды.…
Чит ил башлыкларынннан Латвия президенты Эдгар Ринкевич беренчеләрдән булып Навальный үлеменә үз фикерен белдерде.

«Сәясәтче буларак Алексей Навальный турында ни уйласагыз да, ул Кремль тарафыннан рәхимсез рәвештә үтерелде. Бу факт һәм Русиядәге бүгенге режимның чын йөзе турында бик күпне сөйли», дип язды Ринкевич Х социаль челтәрендә.
💯10🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чит ил башлыкларынннан Латвия президенты Эдгар Ринкевич беренчеләрдән булып Навальный үлеменә үз фикерен белдерде. «Сәясәтче буларак Алексей Навальный турында ни уйласагыз да, ул Кремль тарафыннан рәхимсез рәвештә үтерелде. Бу факт һәм Русиядәге бүгенге режимның…
Беларусның демократик лидеры Светлана Тихановская Навальный үлеменә:

"Бу үлем - диктаторлар өчен кеше гомеренең бер кыйммәте дә булмавына чираттагы дәлил. Лукашенка режимы кебек үк, Путин режимы да хакимиятне саклап калырга тырышып оппонентларыннан теләсә нинди ысуллар белән котыла".
👍6😢3💯2❤1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальныйның фикердәше һәм көрәштәше Леонид Волков аның үлгәненә әлегә ышанмый. "Дәүләт пропагандасына ышана алмыйбыз. Дөрес булган очракта да, Навальный үлмәгән, ә аны "Путин үтергән" дию урынлы. Ләкин мин аларга пычагым да ышанмыйм", дип яза Волков. @azatliqradiosi
Навальныйның әнисе Людмила Навальная: кайгы уртаклашулар ишетәсем килми

"Бернинди дә кайгы уртаклашуларны ишетәсем килми. 12 февральдә улымны колониядә күрдем. Исән, сау-сәламәт, күңеле күтәренке иде", диде ул.

Аның сүзләрен "Новая газета" китерә.
😢10💔7
Интерфакс агентлыгы ашыгыч ярдәм машинасы Навальный утырган колониягә 7 минутта барып җиткән, аннары ярты сәгать аның гомерен коткарырга тырышкан дип яза.

"Ашыгыч ярдәм бригадасы күп дигәндә 7 минут эчендә килде. Колония медиклары авыру янына ике минутта барып җитте. Реанимация чаралары ярты сәгать дәвам итте, ләкин авыру үлде", дигәннәр Лабытнанг шәһәр хастаханәсендә.

Әлеге мәгълүматны раслап булмый.

Навальный такымы кешеләре һәм туганнары ни булганын белми, ә адвокаты әле колониягә юлда.

Шул ук вакытта Навальныйны 2020 елда дәвалаган нестезиолог-реаниматолог Александр Полупанов "тромбоэмболия" диагнозын мәетне яргач кына куеп була ди.

"Матубгат чаралары һәм ФСИН-н Навальныйның тромбы өзелүе һәм тромбоэмболия булы турында язды, ләкин моны раслау мөмкин түгел, чөнки ул исән чагында әлеге чирне билгеләү өчен бернинди манипуляцияләр уздырылмган (бу хакта хәбәр ителми) һәм мәет ярып каралмаган", дигән Полупанов Bell басмасына.

RT Навальныйның тромбы өзелгән дигән иде.
🤬8❤1👍1
Алексей Навальныйның хатыны Юлия Мүнһен конференциясендә чыгыш ясады:

«Без Путинга ышана алмыйбыз, алар һәрвакыт алдый. Әмма әгәр бу дөрес хәбәр икән, Путин һәм аның дуслары белергә тиеш, алар илем һәм гаиләмә кылган гамәлләре өчен җавап бирәчәк. Һәм бу көн тиз килеп җитәчәк», диде ул.
❤4👍2💔2
Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның байлыклары турында хисап чыгарган иде.

Роликның башында Миңнехановның хатыны Гөлсинә Миңнеханова турында сүз бара. 2017 елда аның декларациясендә елга 2,3 миллиард сум акча эшләгәнлеге күрсәтелгән була. "Бу Түбән Кама бюджетыннан күпкә артык" ди авторлар.

Активистлар шулай ук Гөлсинә Миңнеханованың Казанда 1 миллиард сум торучы 1600 дүрткел метрлы йорты бар дип белдерә.

Роликта шулай ук Миңнехановлар гаиләсенең Казаннан читтә тагын ике йорты, Дубайда 222 дүрткел метрлы фатиры бар диелә.

Моннан тыш, Миңнеханов хатынының Мәскәүдә 120 миллион сумлык фатиры барлыгы әйтелә.

2011 елда Рөстәм Миңнехановның 22 яшьлек улы Франциядә миллион еврога ике фатир сатып алган булуы әйтелә. Ул йортлар хәзер Гөлсинәнең апасы Венера Гафарова исеменә язылган диелә.

Мәскәүдә Кызыл мәйданда 220 миллион сумлы тагын бер фатир табылганы әйтелә.

ФБК тикшерүе турында Азатлыкта укырга була. Ачылмаса, монда басыгыз.
👎5👍3🔥1😢1
Бу атнада "Азатлык сүзлегендә" — "үзлегеннән катнашучы" сүзтезмәсе.

Сайлауда "үзлегеннән катнашучы" кешене беләсезме?

#Азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
👍3❤2💘1
Казанда Репрессия корбаннары һәйкәле янына Алексей Навальный истәлегенә чәчәкләр куярга килгән кешеләрне полиция куып тора.

Чәчәкләрне һәйкәлгә барып җитми генә калдырып китәләр.
❤3😱3🤬1💔1💊1
Казанда Навальныйны искә алу шулайрак бара.

Полиция Репрессия корбаннары мемориалына кешеләрне җибәрми. "Сез килештерелмәгән митингта катнашасыз, полиция бүлегенә алып китә алабыз" дип кисәтеп тора. Шулай да кар өстендә чәчәкләр саны арта.
👍7🤡4🤬1
Уфада да Сәяси золым корбаннары мемориалы янында Навальный истәлегенә чәчәкләр китерделәр.

Берничә дистә кеше килгән дип хәбәр итә «Коммерсантъ». Бер минут тынлыктан соң кешеләр таралышкан.

Шулай ук анда Алексей Навальный һәм күптән түгел Баймак җыеннарыннан соң тоткарланганда һәлак булган Рифат Даутов исеме язылган листовка да тотып торганнар.
💔14❤3🤣2👍1
Алексей Навальныйның үлем хәбәренә дөнья реакциясе:

🔻Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны һәм Русия халкы белән, алар өчен бу зур фаҗига", диде ул.

🔻Европа берлеге башлыгы Шарль Мишель Навальный гаиләсенең кайгысын уртаклашты. "Көрәшчеләр үлә. Әмма азатлык өчен көрәш беркайчан бетми", диде Мишель.

🔻Украина президенты Владимир Зеленский исә сәясәтчене Путин үтерде дип белдерде. "Путинга кем үлсә дә барыбер, ул гына үз позицияләрен саклап калсын", диде Украина президенты.

🔻Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, хокук яклаучы Ева Меркачева Навальныйның сәламәтлеген аны артык еш штраф изоляторына ябулары какшаткан булырга мөмкин диде. Ул Навальный үлемен тәфсилле тикшерергә чакырды.

🔻Сәясәт белгече Руслан Айсин "Режим тәки Навальныйны үтерде" диде.

🔻Башкорт активисты Руслан Габбасов Навальный “телләр, Кырым турында ни генә әйтсә дә, ул безнең кебек үк Путинга каршы булды”, сәяси тоткын булып, бу сынауны лаеклы кабул итте дип белдерде. Габбасов фикеренчә, режим бер кешене үтерсә, бу эшен дәвам итәчәк, “ә башкортларда бихисап сәяси тоткыннар бар”.

🔻"НАТОның Навальный үлеменә тиз арада фикер белдереп, Русияне турыдан-туры гаепләп үз-үзләрен фаш итте. Судмедэкспертиза әле юк, ә Көнбатышның нәтиҗәләре инде әзер", диде Русия тышкы эшләр министрлыгын рәсми вәкиле Мария Захарова.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢13💔3👍1
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне кертте:

🔸Бизнесмен Олег Тиньков
🔸Актер Никита Кукушкин
🔸Әдәбият тәнкыйтьчесе Анна Наринская
🔸Хокук яклаучы Аслан Арцуев
🔸Фәлсәфәче Юлия Синеокая
🤬8🤮3🔥2🖕2👍1🌭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 февраль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләләрне барлыйк:

🔸17 февральгә каршы төндә украин армиясе Донецки өлкәсе Авдеевка шәһәреннән киткән. Бу хакта "Таврия" гаскәре командиры Александр Тарнавский хәбәр итте. Русия армиясе Авдеевкага һөҗүмне 2023 елның октябрендә башлаган иде.

🔸17 февраль иртәсенә Алексей Навальныйны искә алу чараларында кимендә 101 кеше тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Тоткарланучыларның иң күбе Петербург, Түбән Новгород һәм Мәскәүдә булган.

🔸Нью-Йорктагы мәхкәмә АКШның элекке президенты Дональд Трампка Trump Organization ширкәте активларын бәяләгәндә хәрмәләшүләр өчен 354,9 млн доллар күләмендә штраф карары чыгарган.

🔸Чечняның социаль сораулар вице-премьеры, республика башлыгының өлкән кызы Айшат Кадырова "Донецски халык республикасы" ордены белән бүләкләнгән.
👍2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Алексей Навальныйның үлем хәбәренә дөнья реакциясе: 🔻Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны…
АКШ президенты Джо Байден: Навальныйның үлеме өчен Путин җаваплы

Байден Русия оппозиционеры Алексей Навальный үлеме хәбәренә карата рәсми белдерү белән чыкты.

"Хәтта төрмәдә дә ул дөресекне яклауның куәтле тавышы булды", диде президент һәм аның чит илдә калу мөмкинлеге булса да, 2021 елда Русиягә кайтуын искә төшерде. "Путин Навальный үлеменә җаваплы", диде Байден.

АКШ президенты сүзләренчә, Владимир Путин кешеләне чит илләрдә генә түгел, мәсәлән, Украинада, ә үз илендә дә үтерә.

Байден әйтүенчә, Навальный Русиягә ышанган һәм Путин тараткан кыйммәтләргә каршы кыйммәтләрне яклаган. "Аның идеясе көрәшү бәясенә, үлем бәясенә торуын аңлый иде", диде Байден.

16 февральдә УФСИН Алексей Навальный үлеме турында хәбәр итте. Туганнары һәм адвокатыннан бу хәбәрне әлегә раслау юк.
😢6🔥1
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны ЮНЕСКО дөньякүләм бүләгенә тәкъдим иттеләр

Чехия һәм тагын 22 ил былтыр җәй Русиядә тоткарланган Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны матбугат ирегенә керткән өлеше өчен ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге дөньякүләм бүләгенә тәкъдим итте.

Бу хакта Чехия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.

Алсу Кормашева 120 көннән артык тоткынлыкта. 1 февраль көнне Казан мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤17🔥3👎2🙏2
"Популярлык түгел, намус мөһим". Милли хәрәкәттә татар җырчылары

35 ел элек бу көнне Казанда, Камал театры бинасында Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче зур җыены узды. Корылтайны оештыру эшендә башлыча галимнәр катнаша, әмма араларында шагыйрь, язучы, журналистлар, җырчылар да була. Шуларның берсе — Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина.

Гөлзада ханым 35 ел элек булган хәлләрне искә алды һәм ни өчен Татар иҗтимагый үзәге оешканда аларга башка җырчылар да кушылмаган, нинди басымнар һәм югалтулар аша узарга туры килүе турында сөйләде.

– "Туган тел" җыры белән бәйле бер хәтирә истә калган. Кайсы ел булгандыр, белмим. Камал театры каршында халык җыелган, ниндидер митинг. Риф Гатауллин белән мин дә бар. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Галим, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов миңа кәгазь тоттырды, анда кулдан "Туган тел"нең дүртенче куплеты язылган иде. Тыелган иде бит. Мин аны беренче тапкыр тулы килеш башкардым. Кешеләр шаккатты.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша VPN-сыз.
Ачылмаса, комментарийларда языгыз.
❤5😢5👍2