Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Алексей Навальныйның үлем хәбәренә дөнья реакциясе:

🔻Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны һәм Русия халкы белән, алар өчен бу зур фаҗига", диде ул.

🔻Европа берлеге башлыгы Шарль Мишель Навальный гаиләсенең кайгысын уртаклашты. "Көрәшчеләр үлә. Әмма азатлык өчен көрәш беркайчан бетми", диде Мишель.

🔻Украина президенты Владимир Зеленский исә сәясәтчене Путин үтерде дип белдерде. "Путинга кем үлсә дә барыбер, ул гына үз позицияләрен саклап калсын", диде Украина президенты.

🔻Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, хокук яклаучы Ева Меркачева Навальныйның сәламәтлеген аны артык еш штраф изоляторына ябулары какшаткан булырга мөмкин диде. Ул Навальный үлемен тәфсилле тикшерергә чакырды.

🔻Сәясәт белгече Руслан Айсин "Режим тәки Навальныйны үтерде" диде.

🔻Башкорт активисты Руслан Габбасов Навальный “телләр, Кырым турында ни генә әйтсә дә, ул безнең кебек үк Путинга каршы булды”, сәяси тоткын булып, бу сынауны лаеклы кабул итте дип белдерде. Габбасов фикеренчә, режим бер кешене үтерсә, бу эшен дәвам итәчәк, “ә башкортларда бихисап сәяси тоткыннар бар”.

🔻"НАТОның Навальный үлеменә тиз арада фикер белдереп, Русияне турыдан-туры гаепләп үз-үзләрен фаш итте. Судмедэкспертиза әле юк, ә Көнбатышның нәтиҗәләре инде әзер", диде Русия тышкы эшләр министрлыгын рәсми вәкиле Мария Захарова.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢13💔3👍1
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне кертте:

🔸Бизнесмен Олег Тиньков
🔸Актер Никита Кукушкин
🔸Әдәбият тәнкыйтьчесе Анна Наринская
🔸Хокук яклаучы Аслан Арцуев
🔸Фәлсәфәче Юлия Синеокая
🤬8🤮3🔥2🖕2👍1🌭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 февраль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләләрне барлыйк:

🔸17 февральгә каршы төндә украин армиясе Донецки өлкәсе Авдеевка шәһәреннән киткән. Бу хакта "Таврия" гаскәре командиры Александр Тарнавский хәбәр итте. Русия армиясе Авдеевкага һөҗүмне 2023 елның октябрендә башлаган иде.

🔸17 февраль иртәсенә Алексей Навальныйны искә алу чараларында кимендә 101 кеше тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Тоткарланучыларның иң күбе Петербург, Түбән Новгород һәм Мәскәүдә булган.

🔸Нью-Йорктагы мәхкәмә АКШның элекке президенты Дональд Трампка Trump Organization ширкәте активларын бәяләгәндә хәрмәләшүләр өчен 354,9 млн доллар күләмендә штраф карары чыгарган.

🔸Чечняның социаль сораулар вице-премьеры, республика башлыгының өлкән кызы Айшат Кадырова "Донецски халык республикасы" ордены белән бүләкләнгән.
👍2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Алексей Навальныйның үлем хәбәренә дөнья реакциясе: 🔻Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны…
АКШ президенты Джо Байден: Навальныйның үлеме өчен Путин җаваплы

Байден Русия оппозиционеры Алексей Навальный үлеме хәбәренә карата рәсми белдерү белән чыкты.

"Хәтта төрмәдә дә ул дөресекне яклауның куәтле тавышы булды", диде президент һәм аның чит илдә калу мөмкинлеге булса да, 2021 елда Русиягә кайтуын искә төшерде. "Путин Навальный үлеменә җаваплы", диде Байден.

АКШ президенты сүзләренчә, Владимир Путин кешеләне чит илләрдә генә түгел, мәсәлән, Украинада, ә үз илендә дә үтерә.

Байден әйтүенчә, Навальный Русиягә ышанган һәм Путин тараткан кыйммәтләргә каршы кыйммәтләрне яклаган. "Аның идеясе көрәшү бәясенә, үлем бәясенә торуын аңлый иде", диде Байден.

16 февральдә УФСИН Алексей Навальный үлеме турында хәбәр итте. Туганнары һәм адвокатыннан бу хәбәрне әлегә раслау юк.
😢6🔥1
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны ЮНЕСКО дөньякүләм бүләгенә тәкъдим иттеләр

Чехия һәм тагын 22 ил былтыр җәй Русиядә тоткарланган Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны матбугат ирегенә керткән өлеше өчен ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге дөньякүләм бүләгенә тәкъдим итте.

Бу хакта Чехия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.

Алсу Кормашева 120 көннән артык тоткынлыкта. 1 февраль көнне Казан мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤17🔥3👎2🙏2
"Популярлык түгел, намус мөһим". Милли хәрәкәттә татар җырчылары

35 ел элек бу көнне Казанда, Камал театры бинасында Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче зур җыены узды. Корылтайны оештыру эшендә башлыча галимнәр катнаша, әмма араларында шагыйрь, язучы, журналистлар, җырчылар да була. Шуларның берсе — Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина.

Гөлзада ханым 35 ел элек булган хәлләрне искә алды һәм ни өчен Татар иҗтимагый үзәге оешканда аларга башка җырчылар да кушылмаган, нинди басымнар һәм югалтулар аша узарга туры килүе турында сөйләде.

– "Туган тел" җыры белән бәйле бер хәтирә истә калган. Кайсы ел булгандыр, белмим. Камал театры каршында халык җыелган, ниндидер митинг. Риф Гатауллин белән мин дә бар. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Галим, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов миңа кәгазь тоттырды, анда кулдан "Туган тел"нең дүртенче куплеты язылган иде. Тыелган иде бит. Мин аны беренче тапкыр тулы килеш башкардым. Кешеләр шаккатты.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша VPN-сыз.
Ачылмаса, комментарийларда языгыз.
❤5😢5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Алексей Навальныйның үлем хәбәренә дөнья реакциясе: 🔻Британия премьер министры Риши Сунак моны "коточкыч яңалык" дип атады. "Русия демократиясен чын күңелдән яклаучы буларак, Алексей Навальный гомере буе искиткеч батырлык күрсәтте. Минем уйларым аның хатыны…
❗️Алексей Навальный такымы оппозиционерның үлемен раслады.

Навальный сүзчесе Кира Ярмыш болай дип язды:

"Алексей Навальный үтерелде. Әнисенә бирелгән рәсми документта язылганча, ул 16 февральдә җирле вакыт белән 14:17 сәгатькә үлгән".

Ярмыш сүләренчә, Навальный җәсәде Салехрад шәһәрендә. Аны Тикшерү комитеты хезмәткәрләре алып киткән, тикшерү уздыралар.

"Без Алексей Навальныйның җәсәден кичекмәстән гаиләсенә бирүне таләп итәбез", дигән Ярмыш.

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлеме турында УФСИН 16 февральдә хәбәр иткән иде.
💔20
Русиядәге иң зур кинотеатрлар челтәре башлыгы ил киносының артта калуын белдерә 🎬

Русия киностудияләре заманча технологик фильмнар төшерүне онытты, шуңа күрә кинотеатрлардагы җиһазлар белән күрсәтергә әйбер юк, дип белдерде Русиянең "Синема Парк" һәм "Формула Кино" киночелтәрләре башлыгы Алексей Васясин.

Аның әйтүенчә, Мәскәү Украинага һөҗүм итү сәбәпле Русиядән һолливуд киностудияләре киткәннәр соң 3D форматында фильмнар калмаган. Шул ук вакытта Русия кинотеатрларында IMAX форматында кино күрсәтү өчен җиһазлар бар.

"Шартлы рәвештә әйткәндә, хәзер аларның гаражында 29 "мерседес" тора, ә без 2000нче елгы "Лада"да йөрибез, чөнки "мерседеслар" өчен туры килердәй "бензин" юк", дип аңлаткан ул хәзерге вазгыятьне.


Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, күп кенә чит ил ширкәтләре, шул исәптән кино дистрибьютерлары да Русиядә эшләмәячәген игълан итте.

@azatliqradiosi
🤷‍♂4👍3😢1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2622 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1511, Татарстаннан кимендә 1111 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬6🤷‍♂2
Башкортстанда ел башыннан балаларга нинди исемнәр кушалар? 🤱

Малайларда иң популяр исемнәр — Әмир, Тимур, Эмир. Кызларда — Әминә, Сафия, Ясминә.

Сирәк кушыла торган исемнәр дә кызык. Малайларга Мөхәммәт Әмин, Мөхәррәм, Ибраһим исемнәрен кушалар. Айрат исеме дә сирәкләр арасында. Ә менә кызларда Айлә, Инйегөл, Манә кебек сирәк исем кушулар очрый.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤9😁2
🔖 Азатлык архивы: Казанның егылуы турында тапшыру (1983)

Совет чорында татарлар Казан ханлыгын яулап алу вакыйгалары турында тарафсыз мәгълүматны бары тик Азатлык радиосыннан гына ишетә алган. 1983 елда чыккан бу тапшыруда Азатлык хәбәрчеләре Казанны яулап алу тарихын сөйли. Тапшыруда Казан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырый.

Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#Азатлыкка70 #архив

@azatliqradiosi
💔18🔥4👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 февраль, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Алексей Навальныйны искә алу чараларында ике көндә Русиянең 32 төбәгендә 400дән артык кеше тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

🔺Русия Саклану министрлыгы шимбә кичендә белдерүенчә, министр Сергей Шойгу президент Владимир Путинга Авдеевканы тулысынча контрольгә алу турында хәбәр иткән.

🔺АКШ Юcтиция министрлыгы конфискацияләнгән Русия милеген Украина кирәгенә күчерәчәк. Министрлык хәбәр итүенчә, 500 мең долларны Украина энергия системын торгызуга Эстония алачак. Бу Вашингтонның конфискацияләнгән Русия активларын Киевка өченче дәүләт аша күчерүнең беренче очрагы.

🔺Башкортстаннан "Баймак протестларында" катнашкан Миннияр Байгускаров үләр алдыннан калдырган язуында, үз-үзенә кул салуга китергән сәбәпләр турында әйтмәгән. Бу хакта Башкортостанда кулга алынганнарга ярдәм итү төркеме вәкилләре белдерә. Ләкин, активистлар әйтүенчә, сорау алганда бу кешене шулкадәр кыйнаганнар ки, аның тәнендә суелган урыннар калган, бөерләрендә һәм сигәндә проблемнары барлыкка килә башлаган. Аңардан "ниндидер кәгазь" язуны таләп иткәннәр, мөгаен әләк булгандыр, әмма ул кире каккан диелә.

🔺Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәтү һәм ислам нигезләренә төшендерү курсларына бу юлы аеруча күп кеше җыелган. Нәзарәтнең рәсми сәхифәсе язуынча, барлыгы 33 ир-ат һәм 142 хатын-кыз килгән.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2✍1🤔1
Казанда Николай Лобачевский һәйкәле янында билгесез кеше Алексей Навальный фотосы янына куелган чәчәкләрне алып якындагы чүп савыты янына күмеп куйган.

Бу хакта Birds хәбәр итә.

Русиядә билгесез кешеләр Навальныйны искә алу урыннарын тар-мар итүне дәвам итә. Икенче кешеләр аны кабат торгыза.

@azatliqradiosi
🤬13❤1
Сан-Францискода бурят активисты Виктория Маладаева Навальныйны искә алу чарасында "Байгускаров, Даутов, Навальный" дигән шигарь күтәреп торган.

▪️Рифат Даутов Баймак җыеннарыннан соң тоткарлангач автозакта һәлак булды.
▪️Үз-үзенә кул салган Миннияр Байгускаровны куәт оешмалары вәкилләре каты кыйнаган. Активистлар әйтүенчә, аның бөерләренә зыян килгән.

Фото: RusNews

@azatliqradiosi
❤15
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
24 декабрь иртән Ленинград өлкәсе Сиверский бистәсеннән пенсионер Александр Правдин Азатлык радиосы татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашевага яклау белдереп ялгыз пикетка чыккан. Бу хакта Activatica яза. Хәзерге вакытта Алсуга өч җинаять эше…
Азатлык журналисты Алсу Кормашева, башкорт активисты Фаил Алсынов, тоткарланган Башкортстан активистларын вә башка сәяси тоткыннарны яклап һәм Украина сугышына каршы ялгыз пикетларга чыккан Ленинград өлкәсеннән пенсионер Александр Правдин телеграм каналындагы барлык язуларын бетергән.

“Дуслар, безгә вакытлыча аерылырга туры киләчәк! Теләктәшлек өчен рәхмәт! Яңа очрашуларга өметләнәм! Карга сезне ярата! Мин булдыра алганча тырыштым!” дигән ул.

Декабрь аенда Петербурның шәһәр мәхкәмәсе "армияне кимсетү" маддәсе нигезендә Правдинны 30 мең сум штрафка тартты. Моннан тыш 29 гыйнварда пенсионерга карата "армияне кимсетү", интернетта "җәмгыятькә, дәүләткә, Русиянең рәсми дәүләт символларына ачык хөрмәтсезлек" белдерүче мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә мәхкәмәгә 13 беркетмә кертелгән.

Ноябрьдә Правдинны ике тапкыр куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады. Алар пенсионердан телеграм каналын бетерүен таләп итте.

@azatliqradiosi
❤4😢3🔥1🙏1
Баймакта активист Фаил Алсыновны яклап узган җыенда катнашу өчен Айгиз Ишмурзин тоткарланган.

Социаль челтәрләдә аның апасы язуынча, Баймакта туып үскән Айгизне 16 февраль көнне концертта чыгыш ясар алдыннан, Стәрлетамактагы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

"Стәрлетамакта мәхкәмә булды, аннары Уфага алып килделәр. Аны Русия җинаять кодексының 212 маддәсенең 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу-ред.) нигезендә гаеплиләр.

Өч көн дәвамында без адвокатка акча җыймас өчен тырыштык. Башкортстанда булган соңгы вакыйгаларга бәйле адвокатлар шактый акча сорый. Фаразлар тынычландырырлык түгел, шуңа күрә без сездән ярдәм сорарга мәҗбүр", ди ул.

▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды.
▪️Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган.

@azatliqradiosi
🤬4
⚡️Телеграм эшләми башлады дигән хәбәрләр тарала.
Сездә эшлиме?

@azatliqradiosi
🤬1
"Новая Газета - Европа" шәһәрдәге үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, сәясәтче Алексей Навальныйның гәүдәсе Салехард район клиник хастаханәсенең моргында тотыла.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәре журналистларга сөйләвенчә, морг янына полиция сакчылары куелган. Шулай ук, табиб сүзләренчә, аның хезмәттәшләре Навальныйның гәүдәсендә көзән җыеру нәтиҗәсендә барлыкка килә торган күгәргән урыннар булуын ачыклаган. 

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱5🤬3👍1
Көн язмасы: Канадада татарлар чәкчәк пешереп сата башлаган

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Эльвина Черепович белән Марина Абдуллина берничә ай элек чәкчәк пешереп сату эшенә тотынган. Икесе дә татар оешмасының актив ханымнары.

💬 Татар ашлары китаплары да калмады, интернетта булган рецептлар нигезендә дә пешереп карадык. Эльвина үз әнисеннән, мин үз кайнанамнан сорадым. Канададагы өлкән татар апалары ничек пешерә — алардан да өйрәндек. Чәкчәк каты булмаска тиеш, төсе артык кызган да, ак та булмавы кирәк. Балы тешкә дә ябышмасын, җиңел киселсен дә. Озак саклансын, кибеп китмәсен өчен ниләр салырга кирәген өйрәндек. Нәрсәсе бар инде ул чәкчәкнең дип кенә булмый, сатуга чыгарасың икән, идеаль булсын ул! — дип дәвам итә Марина. — Ахыр чиктә әле моны, әле тегене сынап, үзебезнең күңелгә яткан чәкчәк килеп чыкты. Әмма рецептын сөйләмибез. Һәр хуҗабикәнең үз серләре булган кебек безнеке дә бар.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azat;iqradiosi
👍15❤3