Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын инде 4 тапкырга узды. Узган атна совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгара башлауга 35 ел тулды.

Бу уңайдан әфган сугышы ветераны белән сөйләштек, ике сугышны да чагыштырдык.

Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз.
😢2👍1
❗️"Мин Навальный эшен дәвам итәчәкмен" – төрмәдә үлгән оппозиция лидерының хатыны Юлия Навальная

Ул махсус видео мөрәҗәгать яздырып, иренең эшен дәвам итәчәген белдерде.

"Без Путинның өч көн элек Алексейны нигә үтерүен беләбез. Һәм тиздән моны сезгә сөйләячәкбез", диде Юлия Навальная. Ул үтерүгә бәйле барлык кешеләрнең ачыкланачагын да әйтте.

Навальная X (элекке Твиттер) социаль челтәрендә аккаунт та ачты. 20 минутта аңа 5 меңнән артык кеше язылды.
🔥13💔4👍3🥴2❤‍🔥1
📍Былтыр Казанга килгән туристлар 38 миллиард сум акча тоткан, бу алдагы елдан 22 процентка күбрәк

Бер турист көненә уртача 2,75 мең сум акча тоткан. Иң күп акчаларны кафе, бар һәм рестораннарда тотканнар.

Казанны карарга килүчеләрнең 60 проценттан артыгы - хатын-кызлар. Уртача яшьләре - 40.

Тулырак монда укыгыз.
✍3👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Әти кайчан кайта?" Баймактан алты бала атасы тикшерү изоляторында тотыла "Әтине тоткарлаганда кораллы кешеләр 14 яшьлек Альберт энемне җиргә яткырып, башына пистолет тери. Балигъ булмаган балага карата мондый мөнәсәбәт башка сыймый." "Баймак эше" нигезендә…
"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айсуак Яугастинның 20 яшьлек кызы Алита Русия президентына видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Ул барлык канунсыз тоткарланучыларны, шул исәптән әтисен дә азат итүләрен сорый.

@azatliqradiosi
👍4❤1🙏1
Брюссельдә яшәүче Лилия Вәлиева Русия илчелеге янында Алексей Навальный истәлегенә чәчәкләр салган.

Бу турыда видеоны ул үзенең Инстаграм битендә урнаштырган.

"Брюссель Навальный үлеменә кайгыра. Бу ике көн эчендә Русия илчелеге янында чәчәкләр калкулыгы барлыкка килде, һәм шәмнәр янып тора...

Алексей Навальный гаҗәеп сәяси интуициягә ия булды һәм халыктагы битарафлык вә пессимизмга каршы армый-талмый көрәште, соңгы елларда бөтен Русиягә танылган бердәнбер оппозиция вәкиле иде. Безне берләштергән аның көчле һәм курку белмәс тавышы хәтта төрмәдәге колонияләрдән дә ишетелеп торды. Аның үлеме зур югалту", дип яза Вәлиева.

@azatliqradiosi
👍5❤2
Германия тышкы эшләр министрлыгы Алексей Навальныйның үлеме аркасында Русия илчесе Сергей Нечаевны чакыртып алган.

Бу Русия оппозициясе лидерының үлеме белән бәйле хәлләргә Кремльнең фикер белдермәвенә җавап булып тора, дип яза Süddeutsche Zeitung.

Илчелеккә чакыртып алулары турындагы хәбәргә кадәр Нечаев Neue Osnabrücker Zeitung газетына әңгәмә биргән иде. Анда ул Германиядә "хәрби сәнәгать мәнфәгатьләре белән уйнаулары" уңаеннан борчу белдергән һәм "Русиягә каршы риторика"ны булдырмау турында кисәткән.

@azatliqradiosi
✍1👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎼Башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкканнан соң, басымнан куркып Русиядән китәргә мәҗбүр булган җырчы, блогер Алтынай Вәлитов яңа җыр яздырган.

Туган җирләрне ташлап чыгып китәргә туры килде
Кара явыз патша яулап алды безнең җирне
... дип җырлый ул.

Исегезгә төшерәбез: Алсыновны яклаган Алтынай Вәлитовның видеолары нык таралды, миллионлаган карау җыйды. Шуннан соң ул "мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде.

Видео: Тот самый из Башкорт.

@azatliqradiosi
❤7👍2💔2😱1
Тикшерү комитеты Алексей Навальныйның әнисенә һәм адвокатларына аның мәетен әле тагын ким дигәндә ике атна бирмәячәкләрен әйткән.

Алар моны “химик экспертиза” үткәрелү белән аңлаткан.

Бу турыда Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов һәм Навальныйның матбугат сәркатибе Кира Ярмыш үз социаль челтәрләрендә язды.

@azatliqradiosi
🤬8
Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министлары Йәмән хөстиләренә каршы диңгез чараларына катнашу турында ахыргы карар чыгарды.

Димәк Европа илләренең хәрби көймәләре Кызыл диңгезгә җибәреләчәк һәм хөситләрнең сәүдә көймәләренә һөҗүмнәренә каршы торачак һәм көймәләр йөрешенең иминлеген тәэмин итәчәк. Операция Aspides исемен йөртәчәк, ул борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә "калкан" дигәнне аңлата.

Euronews җиткерүенчә, инде Германия, Франция, Италия һәм Бельгия Кызыл диңгезгә үз флотларын җибәрергә ризалык белдергән.

▪️Иран ярдәме белән хөситләр үзләре Израил белән бәйле дип саный торган көймәләргә һөҗүм ясый. Хөситләр Израилдән Газзә сызыгындагы хәрби чараларны туктатуны таләп итә, шуннан соң көймәләргә дә тими башлаячакларын белдерә.
▪️Шул ук вакытта хөситләр лидерларыннан берсе Русия белән Кытай көймәләренә һөҗүм итмәячәкбез дип вәгъдә итте.
▪️Кызыл диңгез һәм Баб-әл-Мандеб култыгы аша дөньядагы сәүдә көймәләренең барлыгы 12 проценты уза. Хөситләр һөҗүм итә башлаганнан соң күпчелек ширкәтләр башка маршрутлар сайларга мәҗбүр булды, бу йөк ташуның вакытын озынайта һәм кыйбатракка чыга.

@azatliqradiosi
👍3🤬3❤2
Хәерле иртә, дуслар! Бүгенге иртәдә менә мондый хәбәрләр:

🔸 16 февральдә төрмәдә үлгән оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның җәсәден туганнарына кимендә тагын ике атна буе тапшырмаячаклар - Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш.

🔸Брянски хакимиятләре Украинаның өч дроны бәреп төшерелде дип хисап бирде. Зыян күрүчеләр, җимерелүләр юк.

🔸Канада Украинага 500 SkyRanger пилотсыз очкычлар бирәчәк. Моңа 500 млн Канада доллары тотылачак.

🔸Эквадор Украинага элеккеге Советлар Берлеге вакытыннан бирле калган коралны бирүдән баш тартты. АКШ Эквадорга ул коралны яңа Американың хәрби коралларына алмаштырырга тәкъдим иткән иде. Русия моңа җавап итеп Эквадордан Русиягә бананнар китерүне чикләде.

🔸Соңгы елда Русия гаскәриләре арасында дезертирлыкта ярдәм сораулары ешайган дип белдерә "Идите лесом" хокук яклау үзәге. Быел гыйнварда мондый сорау белән 284 кеше мөрәҗәгать иткән, 2023 елның шул ук аенда андыйлар саны 28 кеше булган.

🔸Хокук яклаучылар колониягә утыртылган 20 яшьлек Валерия Зотовага басым ясала дип белдерде. Кыз авыл советы урнашкан бинага ут төртүдә гаепле дип танылды, бу бинада Русия гаскәрләренә ярдәм сакланган. Аны ШИЗОга утырту белән яныйлар, ди хокукчылар. "Мемориал" Затованы сәяси тоткын дип таныды.

🔸"Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның 35 яшьлек улы үлгән. Бу хакта "ЮКОС"ның элеккеге менеджеры Леонид Невзлин, нәсел милекләре реестрында табылган документка сылтанып, белдерде. Документка күрә, Сечинның улы 5 февральдә ук вафат булган, әмма бу хакта халыкка әйтелмәде. Сечинның улы "Роснефть"тә җитәкчелек вазифасын биләгән.

🔸Татарстанның Байлар Сабасында өч районга хезмәт күрсәтүе кан тамырлары чирләрен дәвалаучы үзәк төзеләчәк. Аның төзелешенә республика казнасыннан 628,4 млн сум акча бүленәчәк. Ул 32 урынлык хастаханә булачак.

🔸Башкортстанда коронавирусны эләктереп 161 кеше хастаханәгә эләккән, шул исәптән 91 пенсионер. Тагын 1684 кеше өйдә чирләп ята, шуларның яртысы - 60 яшьтән узган кешеләр.

Ә сездә нинди хәбәрләр бар? Исән-саусызмы?
👍2✍1❤1
Навальный үлде, ә Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте кешеләре вазифаларында үсә

Владимир Путин ФСИН мөдиренең беренче урынбасары Валерий Бояриневка генерал-полковник дәрәҗәсен биргән. Бу хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан фәрманнан күренә. Бояриневка бу дәрәҗәле исем Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә кинәт кенә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный үлеп өч көн узганнан соң бирелгән.

Gulagu.net хокук яклау проекты Бояринев турында "Путинның теләген тормышка ашырды — төп сәяси оппонентын юк итте", дип искәртә. "Шулай ук Бояринев күзәтчелегендә йөзләгән украин әсирен җәфаладылар, сугышны аклау өчен аларның күпчелегеннән тыныч халыкны атулары һәм геноцид кылулары турында гаепләрен танырга мәҗбүр иттеләр", дип язып чыкты Gulagu.net.

Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмадымы? 👉 Бу сылтамага басыгыз.
🤬6👎1
"Ике дустым да вафат".

Сәясәтче Илья Яшин Навальныйң үлемендә Владимир Путинны гаепләде, чөнки "аның максатлары да, мөмкинлекләре дә бар" дип аңлатты.

"Алексей Навальный дустым иде. Борис Немцов кебек. Без бергәләп бер эш башкардык һәм гомеребезне шуңа багышладык. Русиянең ирекле, тынычлыкта, бәхетле булып яшәвен теләдек. Ике дустым да вафат. Күңелемдә - кара бушлык. Миңа ни янаганын аңлыйм. Мин төрмәдә һәм минем тормышым Путин кулында һәм имин түгелмен. Әмма максатымнан тайпыйлмаячакмын", дигән ул.

Илья Яшин Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуы өчен 8,5 елга төрмәгә утыртылды. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе.

Моңарчы ул Азатлык журналисты Алсу Кормашевага да теләктәшлек белдерде. Алсуга ачылган "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан, чын сафсата" диде ул.
💔11🙏2👍1😢1
📍Көн язмасы: "Сугыш бетмәсә дә кайттым".

Киевта яшәүче татар ханымы Украина башкаласында нинди тормыш баруы, кешеләрнең ничек яшәве турында Азатлыкка сөйләде. Ул сугыш башлангач үзе дә миллионлаган кешеләр кебек баласы белән качакка әйләнде. Ике ел элек утка тотылган Киевтан аңа кызы белән качарга туры килде. Ике ел дәвам итте ди ул чегән тормышы, әле бер кешенең өендә яшисең, әле икенчесендә, килмешәк булып йөрү туйдырды, Киевка кайттык, диде ул.

Ике ел эчендә Киев ничек үзгәргән? Кешеләр ничек тормыш итә?

💬 Сугышка күнегелә, әмма кешеләр арыган. Иремә карыйм — бераз картаеп та киткән, ул да курка, ул да борчыла, әмма күрсәтми. Дефицит тауарлар юк, ни телисең, шуны алырга мөмкин. Әмма бәяләр нык арткан, кешеләргә яшәү җиңел түгел. Төркиядә дә коточкыч инфляция. Әмма, шөкер, анда сугыш юк. Украинадагы кешеләрнең бер өлеше эшсез, эше булса да хезмәт хаклары зур түгел. Минем иремнең, шөкер, эше бар, аның хезмәтенә ихтыяҗ зур, — дип аңлатуын дәвам итә Лилия. — Киләчәк бармы бу илдә? Бу сорауга җавап юк. Сугыш бетсен иде дип телим. Икътисади яктан ил тетрәнү кичерә бит. Халык гел сагышлы, төшенкелек нык сизелә. Каян көч, сабырлык табасы икән дип яши. Кафелар, күңел ачу урыннары да эшли, әмма тулы канлы тормыш юк. Ирләр мобилизация булыр дип тә борчыла. Кеше бүген исән каламмы, әллә бу гаиләмне соңгы тапкыр күрүемме дип яши. Бомба, ракетлардан курку юкка чыкмый. Кеше һәрвакыт коточкыч стресс кичерә. Моны кабул итү авыр.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Лилия Закирова тумышы белән Татарстаннан, ул әңгәмәдә туганнары белән булган мөнәсәбәтләрне дә аңлата.
Мәкаләне укыганнан соң нинди фикерләр туды? Языгыз!
😢9❤1
❗️Азатлык журналисты Алсу Кормашева тикшерү изоляторында калачак.

Бу - бүген Татарстанның Югары мәхкәмәсе чыгарган карар.

Мәхкәмә утырышы видеоэлемтә аша гына булды.

Алсу Кормашеваның адвокаты аны тикшерү изоляторыннан чыгаруны, изоляторда тотуны өй сагында тотуга алмаштыруны сорады. Алсуның сәламәтлегенә зыян килә дип аңлатты ул үзенең мөрәҗәгатен.

Тик мәхкәмә карарны үзгәрешсез калдырды. Хөкемдар Ольга Мигунова Алсу 4 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында тотылачак дип карар чыгарды.

Алсу Кормашева инде дүрт айдан артык сак астында утыра.

Хәбәр ачылмадымы? Моннан укыгыз.
🤬12😢4❤1👍1🙏1💔1
🎭 Камал театры Антальяда спектакль куячак

Камал театры 18-19 майдан Антальяда театр фестивалендә катнашачак. Бу хакта аларның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар театры Төркиядә Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" исемле спектаклен тәкъдим итәчәк.

Әлегә Камал театры декорацияләр, кием, реквизитларны Төркиягә илтү-алып кайту мәсьәләләрен хәл итә. Йөк машинасына 7,4 мең километр араны узарга туры киләчәк. Бу хезмәт өчен 1,2 млн сум акча тотылачак.

Узган ел көзендә Камал театрын Истанбулда узган хатын-кыз драматурглар фестивальдә катнашты, ике көн рәттән алар Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев тамашачылар белән аралашкан идек.

Антальягә бару - камалларның беренче тәҗрибәсе.

Хәбәрне 👉 моннан укыйсы. Ә бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама
❤9🔥1
Сүз уңаеннан, Истанбулдагы гастрольләр зур вакыйга буларак кабул ителгән иде. Истанбулда узшан фестивальдә Төркия, Грузия, Молдова, Греция кебек илләрдән килүче театрлар спектакльләр куйды. Барлыгы 12 театр. Русиядән бердәнбер театр катнашты, ул — Камал театры.

"Килмешәк"тә Икенче дөнья сугышында әсирлеккә эләгеп ахыр чиктә Канадада тормыш корырга туры килгән татар кешесенең язмышы тасвирланса да, тамашачылар Украинадагы сугыш аркасында Төркиягә китәргә мәҗбүр булган татарларның тормышында уртаклык эзләде. Мөһаҗирлек темасы яңадан ачылды дип сөйләгәннәр иде тамашачылар һәм бу спектакль хәзер башка күзлектән карала дип аңлаттылар.

Татар театрының триумфы турында бездә репортаж чыккан иде.

Укымаган булсагыз, 👉 менә монда ул. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
❤7
Былтыр Башкортстанда яшәүчеләр 714 млрд сумлык кредит алган

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 57,7 процентка күбрәк.

Русиянең мәхкәмә приставлары федераль хезмәтендә әйтүләренчә, Русияләрнең кредитлар белән бәйле мәҗбүри түләттерелергә тиешле 3,26 триллион сумлык бурычы җыелган.

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 200 миллиард сумга күбрәк һәм федераль хезмәт статистика алып бара башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч диелә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢1