Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
РФ саклану министрлыгы төрмәдәге хатын-кызларны снайперлар һәм штурмчылар итеп сугышка җибәрмәкче.

"Важные истории" басмасы 20дән алып 50гә кадәр хатын-кыз моңа ризалашкан, тик әлегә аларның берсен дә колониядән алып китмәгәннәр дип яза.

Бер хатын снайпер булып китмәкче булган, тик өч ай көткәч баш тарткан. Ул үзләрен бик тиз сугышка җибәрерләр дип уйлаган, тик хәзер аңа бер ел гына утырасы калган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6😁5❤1👍1🤣1
2024 ел башыннан Украинага әсир төшкән өч Башкортстан хәрбие өенә кайткан.

Ике сугышчы әсирлектә кала бирә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4❤1🤷‍♂1👍1😭1
Украина кораллы көчләре Донецки өлкәсендәге полигонга һөҗүм иткән, Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган.

Һөҗүм булган вакытта Русия хәрбиләре генерал-майор Олег Моисеевның килүен көтеп торган булган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😢2🕊2✍1😱1
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, тел галиме Айнур Тимерханов татар теле 50 елдан бетмәячәк, ләкин үзгәрәчәк дип белдерде.

"Тел барыбер бетәчәк, бу эшләр файдасызга дигән сорау һәрдаим туып килә. Шулай да безнең 1000 елга сузылган әдәби-мәдәни мирасыбыз була торып, 50 елдан телебез юкка чыгар дигән фикер белән яши алмыйбыз. Минемчә, телебез бер гасыр да, берничә гасыр да яшәячәк. Билгеле, ул үзгәрәчәк. Бөтен телләр үзгәрә. Моннан 50 елдан соң татар теле башка шәкелдә булачак, ләкин ул яшәячәк, кулланылачак", диде ул.

@azatliqradiosi
❤7🙏4👍2😁1🥴1
Русия президенты Владимир Путин Ту-160М стратегик хәрби очкычын Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев исеме белән атарга тәкъдим итте.

"Ул Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил, бөтен Русия өчен күп эшләр эшләгән кеше", дип сөйләде Путин Шәймиев турында. Бу хакта Tatarstan Republic телеграм каналы яза.

Бүген, 21 февральдә Путин Казанга килде.

▪️Элегрәк Миңтимер Шәймиев Русиядә 2024 елда узасы президент сайлавында Путинның ышанычлы заты итеп билгеләнгән иде. Шәймиев үзенә Путинның Русия буенча ышанычлысы булырга тәкъдим итүләрен дә әйтте. "Мин Татарстан буйлап, үземнең республикада эшләячәкмен, дип килештек", дигән иде ул.
▪️Былтыр җәй көне Казан авиазаводында чыгарылган беренче яңартылган стратегик ракет ташучы Ту-160М очкычын сынап карадылар.
▪️2018 елның гыйнварында Казан авиазаводы Русия саклану министрлыгыннан яңартылган ун Ту-160М очкычына заказ алды. Моның өчен 150 миллиард сум бирелде.

@azatliqradiosi
🤡10🤮7👍4❤1🥰1🖕1💊1
👆Путин булып киткән Казан авиация заводыннан тыш, Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган тагын өч дистә завод бар.

Азатлык Казанның хәрби заводлар шәһәре булып китү тарихын өйрәнеп, бүгенге корылмаларны барлаган иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3❤1👍1🔥1🤡1
Уфада сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында билгесез кеше Алексей Навальный истәлегенә ялгыз пикетка чыккан.

Ул “Мин гражданин, мин курыкмыйм,
Сез дә курыкмагыз.
Мин Путинга каршы.
Сайлауга килегез” дигән шигарь күтәреп торган.

RusNews язуынча, полиция пикеткы чыгучыны башта тоткарламаган, ә бары документларын гына тикшергән. Әмма соңрак аны 7нче санлы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

▪️Навальный 16 февраль көнне Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге "Полярный волк" колониясендә үлде.
▪️Сәясәтченең үлүе белән бәйле тикшерү уздыручы тикшерү комитеты вәкилләре Людмила Навальнаяга мәрхүмнең җәсәде экспертизага җибәрелде, дип хәбәр итте.

@azatliqradiosi
👍8😁2❤‍🔥1🤣1
Авдеевканы штурмлаганда авыр югалтулар булуы турында язган Русия блогеры үзенә кул салган дип фаразлана

Александр Морозов
үләр алдыннан Telegram-каналында пост язып калдырган, үзенә Русия кораллы көчләре бригадасының хәрби җитәкчелеге басым ясавын әйткән.

Тулырак👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3😱2👻2🙏1🫡1
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, "экстремизм" турындагы эш нигезендә җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева үзенең Telegram-каналында оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлеменә фикер белдерде.

"Цензура миңа Алексей Навальный үлеме турында нәрсә уйлауларымны барысын да әйтергә мөмкинлек бирми. Якыннарының, әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Тирән хәсрәт кичерәм", дип язды ул.

@azatliqradiosi
😢3🙏1💔1
Бүген, Халыкара туган тел көнендә, укучыларыбызның Казан урамнарында төшергән фотоларын карарга тәкъдим итәбез.

Бу фотоларда нинди хаталар күрәсез?

Күбрәк фотоларны Азатлыкның youtube каналында карарга була.

@azatliqradiosi
🔥5😢4👍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 22 февраль, пәнҗешәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔸Украина кораллы көчләре Русия армиясе басып алган Херсон өлкәсе өлешендәге Подо-Калиновка авылы янында Русия гаскәрләре җыелып торган урынга һөҗүм иткән. Украина Телеграм каналларында аның видеосы тарала. Һөҗүмне Би-Би-Сига Украина күзләве хезмәткәре дә раслаган. Һөҗүм нәтиҗәсендә күпме Русия хәрбие һәлак булуы билгеле түгел.

🔸Европа Берлеге "Азат Европа/Азатлык Радиосын "теләмәгән оешма" дип тану карарын хөкем итә. Европа Берлеге Тышкы эшләр һәм иминлек сәясәтенең баш матбугат сәркатибе Петер Стано белдерүендә әйтелгәнчә, бу - массакүләм мәгълүмат чаралары, фикер белдерү һәм гражданнарның плюралистик мәгълүмат алу мөмкинлегенә тагын бер һөҗүм. "Русия репрессияләү һәм тәнкыйтьне бастыру өчен кулланылган "теләмәгән оешма" һәм "ят агент" кануннарын юкка чыгарырга тиеш", диелә анда.

🔸Русия югары мәхкәмәсе президентлыкка намзәт булган Борис Надеждинның шикаятен канәгатьләндермәде. Надеждин сайлауга теркәмәүләре өчен Үзәк сайлау комиссиясен мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Утырыш тугыз сәгать барды. Надеждин үзе анда катнашмады.

🔸Мәскәүдә "Собеседник" газетасының соңгы санын сатудан алганнар. Басманың тышында Алексей Навальный фотосы, ә эчендә сәясәтченең соңгы хаты бирелгән булган. Сатудан һәм рекламнан кергән акчага гына чыгучы газетка 300 мең сум зыян салынган.

🔸Хабаровски төбәк мәхкәмәсе "Мин/Без Сергей Фургал" («Я/Мы Сергей Фургал») хәрәкәтен экстремистик дип таныды.

🔸Православ руханилары һәм дин әһелләре Алексей Навальныйның җәсаден гаиләсенә бирергә чакырдылар. "Мир всем" православ проекты сайтында бастырылган ачык хатны якынча 130 кеше имзалаган.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍4✍1
Азатлык сүзлеге.pdf
5 MB
"Азатлык сүзлеге"нән бөтен сүзләрне бер җиргә тупладык 😎

Бу pdf-файлны рәхим итеп алыгыз һәм ул сүзләрне үзегез дә кулланыгыз!

@azatliqradiosi
👍4🔥2❤‍🔥1
Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәтендә эшләүчеләр Европа берлеге белән чикне үтүчеләрдән Украинадагы сугыш турында сораулар язылган анкеталар тутырта, дип хәбәр итә "Медиазона".

Аерым алганда бу тәртип Эстония белән чиктәге, Псков өлкәсендә урнашкан "Шумилкино" һәм "Куничина гора" үткәреп җибәрү пунктларында кертелгән.

Кешеләрдән шәхси мәгълүматларын бирүне таләп итәләр, шул исәптән Русиядә һәм чит илдә яшәү урыннарын, паспорт номерларын, хәрби хезмәттә булу-булмау турында мәгълүмат һәм сәфәрләренең максатын сораштыралар диелә.

Моннан тыш алар кайда һәм кем булып эшләүләрен әйтергә, телефоннарының IMEI-ын бирергә, номерларын язарга тиеш.

Анкетаның ахырында сугыш белән бәйле сораулар язылган.

@azatliqradiosi
🤡2❤1👍1
⚡️Кырымның Җанкөй районында җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы кырымтатар активисты Лутфие Зудиева өендә тентү узган.

Зудиеваны "Экстремизмга каршы көрәш" үзәгенә алып киткәннәр. Өйдә булганда янына адвокатларны кертмәгәннәр.

@azatliqradiosi
🤬6🙏1
👆Биш ел элек Лутфие Зудиева һәм "Кырым теләктәшлеге" оешмасы активисты Дилявер Меметов Прагага килгән иде.

Ул вакытта Азатлык радиосы алар белән кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында сөйләште.

Тулырак👉 монда укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Юстиция министрлыгы Азат Европа/Азатлык Радиосын теләнмәгән оешма дип таныды.
Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосын эзәрлекләүне һәм "теләнмәгән оешма" дип атап массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә комачаулауны туктатырга тиеш.

Бу хакта Журналистларны яклау комитеты белдерде.

"Русия хакимиятенең Азатлык Радиосын эзәрлекләү теләге тамырлары тирән", диелә оешма хәбәрендә.

Журналистларны яклау комитеты шулай ук ​​Азатлыкның Русия аудиториясенә һәрвакыт объектив мәгълүмат биреп барганлыгын искәртә.

@azatliqradiosi
👍3🙏2
Казанда идарәче ширкәт коммуналь түләүләр квитанциясенә кар чыгарган өчен дә акча түләргә дип язган.

"Кар чыгаруга киткән чыгымнарны каплау өчен" казанлылардан 400 сумнан башлап акча таләп итәләр. Шул ук вакытта алар ишек алдындагы кар көртләре әле дә көрәлмәде дип зарлана.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8🤬2
Русиядә һава, су, тимер юл һәм машина транспортында юлчы ташучы оешмаларны юлчылар турында бөтен мәгълүматны да дәүләткә тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

1 сентябрьдән башлап алар мөштәриләренең банк карталары, IP-адреслары, телефоннары, электрон почталары һәм аккаунтларындагы серсүзләре турында белешмәләрне җыеп дәүләт базасына җибәрергә тиеш булачак.

Хәзерге вакытта юлчы ташучылар бары тик паспортлар һәм билетлар турында гына мәгълүмат тапшыра.

@azatliqradiosi
🤬3❤1