Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Украинада сугыш башлавына 24 февральдә ике ел була. Ике якта да һәлак булучылар саны арта гына бара.

📌Ике ел эчендә төп күзәтү: ике республикадан сугышның соңгы 200 көнендә җыелган саннар беренче 500 көненә табылган саннардан ике тапкыр күбрәк.

Ягъни сугышның беренче 500 көнендә Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 1331 кеше һәлак булган. Сугышның соңгы 226 көнендә бу сан 1364 кешегә арткан.

Башка саннарга килгәндә:

🔺Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 265е (10%ы) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

🔺Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 340 кеше "Вагнер"га ялланып башын салган.

Башка саннарны Азатлык аналитикасында таба аласыз:

👉Төп сайтта.

👉Көзге сылтама, Русиядән VPN-сыз ачыла.

Азатлыкны уку кануннарга каршы килми.
💔2❤1😢1
"Азатлык сүзлеге"ндә бүген "тотылып калу" сүзтезмәсе.

Куллануның бер мисалы: "Яңа канун өчен тавыш бирүдә 30 депутат "әйе" дип тавыш биргән, берсе каршы булган, ике депутат тотылып калган"

#Азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
❤7🔥1💘1
Украинадагы сугышка ике ел: Татарстаннан анда кимендә 1134 кеше үлгән

Азатлык ачык мәгълүматлардан җыеп туплаган исемлеккә караганда, иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнарда:

Казан — 130 кеше
Чаллы — 126 кеше
Түбән Кама районы — 59 кеше
Әлмәт районы — 38 кеше
Бөгелмә районы — 36 кеше
Яшел Үзән районы — 32 кеше
Алабуга, Тәтеш районнары — 25әр кеше
Кукмара, Балтач районы — 24әр кеше

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин.

Башка саннарны Азатлык аналитикасында таба аласыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядән VPN-сыз ачыла.
😢4👍2🕊1
Мәскәүдә татар тарихчысы Әхмәт Галимов вафат булган.

Ул 96 яшендә иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢9❤1
Украинада сугыш башланганнан бирле Европа берлеге Русиягә каршы кертү өчен 13нче чикләүләр җыелмасын хуплады.

Бу юлы чикләүләргә шул исәптән Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Сербия, Төркия, Таиланд һәм Шри-Ланканың 106 кешесе һәм 88 ширкәте эләккән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡4
Украинадагы сугышка ике ел: Татарстан һәм Башкортстанда күпме бала ятим калган

Ике республикалдан кимендә 32 ирнең икешәр баласы, 27 ирнең өчәр баласы ятим калган.

Тагын кимендә дүрт кешенең дүртәр баласы, ә ике кешенең бишәр баласы калган.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин.

Башка саннарны Азатлык аналитикасында таба аласыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядән VPN-сыз ачыла.
😢3👍1
❗️Тикшерүче Алексей Навальныйның әнисенә шалтыратып, аны яшерен рәвештә күмәргә кирәк дигән.

"Ришвәтчелек белән көрәш фонды" (ФБК) мөдире Иван Жданов сүзләренчә, моннан бер сәгать элек Людмила Навальнаяга тикшерүче шалтыраткан һәм ультиматум куйган.

"Йә ул 3 сәгать дәвамында яшерен күмүгә ризалаша, йә Алексейны колониядә үк күмеп куялар. Әнисе Тикшерү комитеты белән сөйләшүләр алып барудан баш тарткан, чөнки алар Алексейны кайда күмәргә икәнен хәл итә алмый. Ул канунның үтәлүен таләп итә, ә канун нигезендә мәетне үлем сәбәбен ачыклаганнан соң ике тәүлек дәвамында бирергә тиешләр. Ул имзалаган медицина документларына күрә шушы ике тәүлекнең вакыты иртәгә чыга. Әнисе улын кеше төсле күмәргә тели", – дип язып чыкты Жданов.

@azatliqradiosi
🤬10💔3👍1
Бер елда Татарстан дәүләт бурычы — 21 процентка, Башкортстанның 73 процентка арткан.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы ике тапкырга күбрәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤬8👍1
Украинадагы сугышка ике ел: Башкортстаннан кимендә 1561 кеше үлгән

Азатлык ачык мәгълүматлардан җыеп туплаган исемлеккә караганда, иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнарда:

Уфа шәһәре — 163 кеше
Стәрлетамак шәһәре — 91 кеше
Учалы районы — 58 кеше
Белорет районы — 57 кеше
Ишембай районы — 35 кеше
Әбҗәлил районы — 33 кеше
Салават шәһәре — 32 кеше
Нефтекама шәһәре — 28 кеше

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин.

Башка саннарны Азатлык аналитикасында таба аласыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядән VPN-сыз ачыла.
😢3❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 февраль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Русиянең Украинада сугыш башлавына 2 ел.

🔸Укриана кораллы көчләре Краснодар күгендә Русиянең А-50 хәрби очкычын бәреп төшердек дип белдерде. "А-50У - 350 миллион доллларлык очкычның заманчалаштырылган версиясе", дип язды Украина Һава көчләре командиры Николай Олещук. Очкычның бәреп төшерелүен Русия чыганаклары да раслый.

🔸24 февральгә каршы төндә Липецкида метталлургия комбинатында янгына чыккан. SOTA язуынча, заводка җибәрелгән дүрт дронның икесе төшкән. Өлкә губернаторы дроннар төшү версиясе тикшерелә диде.

🔸Австралия хакимияте Русиянең 55 ватандашына һәм 37 оешмасына финанс һәм виза чикләүләре керткән.

🔸АКШның Русиягә керткән санкцияләренә "Алабуга" икътисад мәйданы, аның мөдире Тимур Шаһивалиев, "Элекон" заводы, "Алабуга"да Aurus машинасы җитештерү ширкәт, ICL һәм ICL-Техно, Татарстанның инвестиция-венчур фонды, Дигитал технологияләр үзәге һәм тагын берничә завод һәм ширкәт эләккән.
👍2✍1
Навальный үлеменә сигез көн: Аның штабларында урыслар гына түгел, төрле милләт вәкилләре бар иде

Алексей Навальныйның үлеменә бер атнадан артык вакыт узуга карамастан, сәясәтченең җәсәде әле дә туганнарына тапшырылмаган. Танылган кешеләр аның җәсәден гаиләсенә тапшыруны таләп итәләр. Хакимиятләр әнисеннән улын яшерен генә җирләүне таләп итә.

Азатлык Навальный үлеме турында Татарстан һәм Башкортстан актвистларының фикерен белеште.

Татар-башкортлар арасында Алексей Навальныйның фикердәшләре дә, шул ук вакытта гамәлләрен хурлаучылар да бар. Аның сәяси юлы башында урыс милләтчеләре белән бергә булуын күпләр кабул итә алмады.

Бүген фикер белдергән активистлар Навальныйның урыс булмаган милләтләргә, мөселманнарга карашы үзгәрде, демократик принциплар дип янды, Алексей үлгәч, Русиянең киләчәгенә дә өмет калмады дип сөйләде.

"Андый сәясәтчеләр Татарстанда да, Башкортстанда да, Мәскәүдә дә юк. Навальный үзе бер тулы институция иде, ул куәтле сәяси структура төзеде. Шундый дәрәҗәдәге сәясәтченең бүтән булмавы минем өчен ямансу. Татар кешесе буларак, мин моны үзем өчен шәхси фаҗига буларак кабул итәм", ди Айдар Исмәгыйлев.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.

👉
Төп сайтта.
👉
Көзге сылтама аша.
❤6🤷‍♂3🥱2💔2
Башкортстанның халык рәссамы Васил Ханнанов вафат

Уфада 67 яшендә озакка сузылган авырудан соң Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Васил Ханнанов вафат булган.

Васил Ханнанов 1956 елның 26 сентябрендә туган. 1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган. 1992нчы елдан "Чыңгызхан" рәссамнар иҗат берләшмәсе рәисе булды. 2023 елда Башкортстан халык рәссамы исеме бирелде.

Аның хезмәтләре Уфа, Казан шәһәрләрендә шулай ук чит илдә, Төркиянең Истанбул, АКШның Джерси-Сити шәһәрләрендә саклана.

🔺Фотолар 2015 елда рәссамның Казанда узган күргәзмәсеннән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢16🕊2👍1🥰1
Казанда "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин Навальный җәсәңен гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан.

Полиция аны һәм чараны төшергән ике журналистны тоткарлаган.

Зиннәтуллин "Путин, ир бул, җәсәдне анасына тапшыр" ("Путин, будь мужиком, отдай тело матери") дип язылган плакат тотып торган.

🔻Кичә тикшерүчеләр Навальный әнисенә шарт куйды: йә ул улын яшерен рәвештә җирли, йә аны колониядә күмәләр.

🔻Сәясәтче сүзчесе Кира Ярмыш белдерүенчә, Людмила Навальная бу сөйләшүләрдән баш тарткан, чөнки Алексейны кайда һәм ничек җирләүгә тикшерүчеләр тыкшына алмый.

🔻Бүген сәясәтченең хатыны Юлия Навальная да иренең җәсәден бирүне таләп итеп видеомөрәҗәгать чыгарды.

Фото: Sota
❤‍🔥5🔥2🙏1