Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда узучы "Киләчәк уеннары" халыкара мультиспорт турниры Татарстанга нәрсә бирә?

Казанда "Киләчәк уеннары" уза. Бу, Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанда оештырылган беренче зур халыкара чара. Аның ачылышына БДБ илләре башлыклары, Русия президенты Владимир Путин килде. Ярышларда АКШ, Канада, Европа берлеге илләре дә бар.

"Бу — Мәскәүнең Татарстанны үзенә ныграк туплау. Путинның килүе, аның Миңнехановка боерыклар бирүе — болар барысы да Мәскәүнең Татарстан белән турыдан-туры идарә итүен күрсәтә", дип саный сәясәт белгече.


Бу чара Татарстанга нәрсә бирә? Азатлык Радиосы "Киләчәк уеннары"на, Путинның Казан сәфәренә күзәтү ясады һәм сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
👉 Көзге-сылтама.
👉 Телеграмда уку.

@azatliqradiosi
🤮5😁3👍2❤1🤡1
📍Русия төбәкләре арасында бензин арзанлыгы ягыннан Татарстан – 28, Башкортстан – 38нче урында

Татарстанда яшәүчеләр гыйнварда бер айлык уртача хезмәт хакына 1072 литр ягулык ала алган, Башкортстанда исә 929 литр.

Русиядә уртача айлык хезмәт хаына иң күп бензинны Мәскәүдә, Ямал-ненец автоном бүлгесендә һәм Чукотка автоном бүлгесендә алып була. Ә иң аз күләмдә – Төньяк Кавказ республикаларында.

Былтыр көз, нәкъ урып-җыю вакытында Русиядә ягулык җитмәү күзәтелде. Ягулыкка кытлык бензин һәм дизельгә бәяләрнең үсүенә китерде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍2❤1✍1
📍Русия хәрбиләрен Бахмут янында украин әсирләрен үтерүдә шикләнәләр

Бу хәлнең видеосы якшәмбе, 25 февральдә Украина һәм Русиянең берничә Telegram-каналында чыкты. Дроннан төшерелгән кадрларда бер төркем хәрбинең берничә метр ераклыктан коралсыз килеш торган икенче бер төркем хәрбиләргә атуы күренә.

Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец бу үтерү Донецки өлкәсенең Бахмут районында 24 февральдә булган, дип белдерде. Аның әйтүенчә кимендә җиде украин солдаты үлгән.

Былтыр мартта БМО мониторинг миссиясе чираттагы хисабында Русия һөҗүме дәвам иткәндә Украинада әсирләрне үтерүнең кимендә 40 очрагы теркәлде дип белдерде. 25 тапкырында Русия хәрбиләре, 15 очракта украин хәрбиләре үтерелгән. Халыкара хокук әсирләрне үтерүне сугыш җинаяте дип бәяли, ул ике илнең кануннары белән дә тыелган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯3
Шимбә көнне Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганга 2 ел булды. Азатлык сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара.

Ике ел узуга без хисап әзерләдек, аның безнең сайтта укый аласыз. Төп саннар исә — рәсемнәрдә.

@azatliqradiosi
💔1
📍 Казан институты Кабулда урыс телен өйрәтмәкче

Казанның Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты мөдире Фисал Атеф Хассан әйтүенчә, "Татарстанда белем алу һәм Татарстан оешмаларында тәҗрибә үтү мөмкинлеге кызыксындырган" абитуриентларга урыс телен өйрәтәчәкләр.

Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар дип искәртә.

"Әфганстан яшьләре Русия югары уку йортларында, аеруча да Татарстанда югары белем алу белән кызыксына. Урыс телен, шулай ук татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Монда бит зур татар җәмгыяте бар", ди ул.


Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин Навальный җәсәңен гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан. Полиция аны һәм чараны төшергән ике журналистны тоткарлаган. Зиннәтуллин "Путин, ир бул, җәсәдне анасына тапшыр" ("Путин…
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Руслан Зиннәтуллинга ялгыз пикетка чыккан өчен 25 мең сум штраф салды.

Исегезгә төшерәбез: шимбә көнне Зиннәтуллин Навальный җәсәден гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6
📍 Татарстан сәламәтлек саклау министры:"Мин абортларны бөтенләй тыю тарафдары түгел"

"Медицина күрсәтмәләре белән ясала торган абортлар бар. Алар турында сүз дә була алмый. Аларны ясарга кирәк, чөнки хатын-кызның сәламәтлеге генә түгел, гомере турында сүз бара. Тормышта авыр хәлдә калып, баласын төшертергә булган хатын-кызлар бар", ди Марсель Миңнуллин.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁7❤2🤔1
Көрәштәше Навальныйны ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алыштырырга тиешләр иде дип белдерде.

"Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. 15 февраль кичендә миңа Навальныйны алмашу турындагы сөйләшүләр алып барылуын һәм төгәлләнеп килүен расладылар. 16 февральдә Алексей үтерелде", ди Певчих үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🙏1💔1
Кремльдә сайлау алды максатларында авторларына әйтми генә киноны кулланалар.

Алар арасында "Слово пацана" криминаль сериалы да бар. Кремльдә бу сериал аерым алганда "Русиядә яшәүчеләрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын" сөйли дип саныйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁3🤡1
Украина президенты Владимир Зеленский Азат Европа / Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус белән очрашты.

Хәзерге вакытта Стивен Капус эш сәфәре белән Киевта.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1❤1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көрәштәше Навальныйны ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алыштырырга тиешләр иде дип белдерде. "Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. 15 февраль кичендә миңа Навальныйны алмашу…
Навальныйның фикердәшләре аны җомгага кадәр күмәргә җыена.

Хәзерге вакытта сәясәтче белән хушлаша алыр өчен зал эзлиләр.

Алексей Навальныйның үлеме 16 февральдә хәбәр ителде. Мәетен әнисе Людмилага 24 февральдә генә бирделәр.

Оппозиционерны Мәскәүдә җирләргә җыеналар.

@azatliqradiosi
😢3❤1🔥1
Нахакка 13 ел утырып чыккан Башкортстан пенсионеры медиадан ярдәм сорады.

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде. Хәзер бу кассация мәхкәмәсендә каралачак. Исхаков журналистлардан утырыш алдыннан шаулауны сорый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🙏5🔥2