Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия мәгариф министрлыгы психологлар өчен "рухи иминлек" курсы кертә

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы "Шәхеснең рухи иминлеге һәм психолог эшчәнлегендә Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре" дигән белем курсы чыгарды. Бу курсны министрлык бакалавриат һәм магистратурада психология белгечлегенә укучы студентлар өчен мәҗбүри итеп кертмәкче.

Документның аннотациясендә әйтелгәнчә, Русиянең югары уку йортларында "психология" белгечлегенә укып чыкканнарның 40 проценты "Русиянең рухи-әхлакый гаилә кыйммәтләренә капма-каршы булган кыйммәтләрне хуплый". Мондый белгечләргә мөштәриләренә — беренче чиратта "махсус хәрби операция" ветераннарына һәм аларның якыннарына консультацияләр бирергә рөхсәт итү куркыныч, дип саный документ авторлары.

"Шәхеснең рухи иминлеге" курсы 72 сәгать лекцияләрдән һәм гамәли дәресләрдән торачак. Бакалавриат һәм магистратура студентларына әйтик "дус булмаган илләр тарафыннан ят рухи кыйммәтләрне пропагандалау юлы белән Русия ватандашларына каршы алып барылучы менталь сугышлар" турында сөйләячәкләр.

@azatliqradiosi
🤡2❤1🤮1
Майамида елның беренче Сабантуе узды

Бу юлы бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелды. 2015 елдан бирле ел саен узып килгән бәйрәмнең дәрәҗәсе үсә бара, ди аның оештыручылары һәм анда катнашучылар.

Быелгы бәйрәмнән берничә матур фото тәкъдим итәбез. Күбрәк фото безнең галереяда, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤15👍3😁2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хакимиятләр Навальныйны күмү йоласы Путин юлламасы белән бер көнгә туры килмәсен өчен аның 1 мартта җирләнүен тели Бу хакта үз чыганакларына таянып "Вёрстка" яза. Путинның 29 февральгә билгеләнгән юлламасы алдыннан хакимиятләр "куркыныч прецедент" тудырырга…
❗️Журналистлар Навальныйның адвокаты Василий Дубковның тоткарлануы турында хәбәр итә. Ул сәясәтченең әнисен Салехардка озата барган иде

Адвокатның тоткарлануы турында "Новая газета Европа" һәм Sota чыганакларга сылтанып яза. "Новая газета Европа" язуынча, адвокат җәмәгать тәртибен бозуда гаепләнә.

Бу мәгълүмат әлегә рәсми расланмаган.

Адвокат Василий Дубков Людмила Навальнаяны Ямал-Ненец автоном бүлгесенә сәфәре вакытында озата барды. Сәясәтченең анда улының җәсәден тапшыруны тугыз көн буена таләп итте.

@azatliqradiosi
🤬3🙏2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 28 февраль, чәршәмбе. Әлегә кыскача хәбәрләр мондый

🔺Украина һава көчләре кичә бер көндә ике СУ-34 Русия хәрби очкычын бәреп төшерүен әйтте. Русия Саклану министрлыгыннан бу хакта аңлатма булмады.

🔺Йенс Столтенберг НАТОның Украинага хәрбиләр җибәрү планы юклыгын белдерде. Бу хакта НАТО баш сәркатибе Associated Press-ка әйтте. Элегрәк Франции президенты Эммануэль Макрон кайбер Көнбатыш ил хәрбиләренең Русия агрессиясенә каршы торган Украинага ярдәмгә җибәрелү ихтималлыгы турында әйткән иде.

🔺Русия банкы "Гефест" банкыннан лицензиясен алган. Элегрәк Qiwi банкы лицензиясе алынган иде.

🔺Латвия Русия ватандашларына илгә керүне чикләү карарын 2025 елның 4 мартына кадәр озайтты. Бу хакта илнең тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.

🔺Татарстанның балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец 14 яшькә кадәр балаларга социаль челтәрләргә керүне тыярга тәкъдим итә. 14 яшьтән соң да ата-аналар рөхсәте булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Русия думасының гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгының беренче урынбасарына мөрәҗәгать иткән.

🔺Казанда чүп яндыру заводы төзелеше җәй көнне торгызылачак. Анда Кытай җиһазлары куелачак. Бу хакта «РТ-Инвест» ширкәтенә сылтанып «БИЗНЕС Online» яза. Кичә Татарстан экология министры Александр Шадриков әлегә завод төзелеш туктатылды дип әйткән иде.

🔺Русия Дәүләт Думасы депутаты Валерий Гартунг һәм “Гадел Русия” фракциясе лидеры Сергей Миронов Русиядә физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) 25 процентка җиткерүне күздә тоткан канун өлгесен әзерләгән. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

🔺Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы "Ника" кинопремиясенең исемелегенә кертелгән. Фильм ун номинациядә катнаша.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍4✍1
94 яшендә СССРның соңгы премьер-министры Николай Рыжков вафат.

Бу хакта Русия Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко хәбәр итте.

1985-1991 елларда Рыжков СССР Министрлар шурасы рәисе, 1995-2003 елларда Русия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләде. Шуннан соң 2023 елның 25 сентябренә кадәр Федерация Шурасында Белгород өлкәсеннән сенатор булып торды.

Элегрәк "Важные истории" Путин идарә иткән чорда түрәләрнең уртача яше Брежнев чорындагыга җиткән дип язып чыкты. Соңгы ун елда Русиядәге югары түрәләренең уртача яше артып, 55 яшькә кадәр җиткән.

Узган ел Федерация шурасындагы иң өлкән яшьтәге түрә Николай Рыжков булган.

"Владимир Путин хакимияттә озак булу сәбәпле, аның президентлык чорын Совет берлегендәге "Брежнев торгынлыгы" белән чагыштыралар – ул вакытта КПСС үзәк комитетының сәяси бюро әгъзаларының уртача яше 60тан артыграк булган", диелде "Важные истории" язмасында.

@azatliqradiosi
🤷2🫡1
Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин чит илдәге Русия шоу-бизнесы йолдызларын ил гаскәрен каралтуда, җәзадан качып чит илдә акча эшләүләрен дәвам итәргә омтылуда гаепли.

"Бу аларның хәзер яши торган илләрендәге сәясәткә ярарга тырышуы белән бәйле. Әмма берничә елдан кайсы да булса кире кайтырга уйлый икән, гамәлләре өчен канун нигезендә җавап бирергә туры киләчәк", диде ул.

Шул ук вакытта тикшерү комитеты башлыгы Русия Конституциясенең үз гражданнарына фикер һәм сүз иреге, үз карашларын ирекле белдерү хокукын бирүе, цензураның теләсә нинди төрен тыюы турында әйтмәгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩7👍2🤬2😁1
Русияләрнең ким дигәндә өчтән бере - 35 проценты Украинада ике ел буе сугыш барган дәвердә тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюен сизгән.

Бу RussianField социологлары уздырган сораштырудан күренә, дип җиткерә The Moscow Times.

Социологлар сораштырган русияләрнең яртысы диярлек - 40 проценты бәяләр артуга һәм азык-төлек, эчемлекләр ассортименты кимүгә борчу белдергән.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Яллап кеше үтерткән өчен сигез елга хөкем ителгән Татарстанның элекке экология министры Әгъләм Садретдиновны иреккә чыгарганнар.

Садретдиновта яман шеш ачыкланган.

28 февральдә үткән утырышта Казанның 1нче тикшерү изоляторының дәвалаучы табибы хәзерге вакытта Садретдиновның хәле уртача авырлыкта, ул 8нче тапкыр химия ала дигән. Шулай ук ул прокурорның сорауларына җавап биреп, Садретдиновның чире аза бара һәм 1нче тикшерү изоляторында яман шешне дәвалау өчен җиһазлар юк дип белдергән. Бу вакыт эчендә аны дәвалау өчен республика клиник хастаханәсенә (РКБ) алып чыга торган булганнар.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1😡1
Кичә, 27 февральдә Башкортстанның татар җәмгыяте вәкилләре республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкан.

Хәбиров искәртүенчә, Башкортстанда бер миллион тирәсе татар яши. Шул ук вакытта "татар телен теге яки бу рәвешле безнең 527 мәктәптә 45 меңләп бала өйрәнә", дигән ул.

Хәбиров татарлар белән очрашуда сугыш темасына да кагылмый уза алмаган һәм "хәзер чын цивилизацияле сугыш бара" дигән. "Дошманнар Русияне сугыш кырында җиңү мөмкин түгеллеген аңлый, шуңа безнең илне эчтән җимермәкче була. Һәм беренче һөҗүмнәр милли республикаларга ясала", дигән ул.

Очрашуда татар җәмәгатьчелеге Хәбировка Сабантуйны Татарстанның күршедәге районнары белән берлектә, Туймазы районындагы "Төмәнәк" татар тарихи-мәдәни үзәге һәм "Бабай утары" этнография комплексы җирләрендә үткәрергә тәкъдим иткән.

Хәбиров бу тәкъдимне дә, Мәләүез районы Җиргән авылында туган татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевнең истәлеген мәңгеләштерү фикерен дә хуплаган.

Тулырак - Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡5👍4👎2😁1
❗️Алексей Навальный Мәскәүнең Борисовcки зиратында җирләнәчәк.

Бу турыда Навальный такымы хәбәр итте

Җеназа 1 мартта Марьинодагы Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә узачак.

Элегерәк Навальныйның якыннары ритуаль агентлыкларның сәясәтче белән хушлашу чарасын үткәрүгә урын бирмәүләрен әйткән иде.

@azatliqradiosi
😢5🙏1🤡1
❗️Русия Дәүләт думасы "ят агентлар"га реклам бирүне тыйган канун кабул итте.

Канунны бозган физик затларга 50 меңгә, юридик затларга 500 меңгә кадәр штраф яный.

@azatliqradiosi
🤬3
Татарстан башкаласында Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) көллиятенә һөҗүм итмәкче булган студентны эзлиләр, ул үзе дә биредә белем алган.

Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән SHOT һәм Baza Telegram-каналлары хәбәр итте.

18 яшьлек егет узган елның июленнән башка уку йортларына ясалган һөҗүмнәр турында белешмәләр өйрәнгән, корал сатып алу һәм әзерләү мәсьәләләре белән кызыксынган һәм үзе укый торган көллияткә һөҗүм итү планын әзерләгән диелә. Аның 1 апрельдә һөҗүм итмәкче булуы әйтелә.

@azatliqradiosi
🤔3
Метшин Көек һәм Салмачины 1990 елларның шәһәр төзелеше хаталары дип атады

"Совет берлеге таркалганнан соң теләсә нинди муниципаль берәмлек башлыгы төзелешнең һәр дүрткел метрына да шат булган. Колхоз рәисләре йөзләгән һектар җир бүлгән, әмма аларга кызыл сызыклар да куймаган, социаль инфраструктура өчен кишәрлекләр дә аермаган. 25 ел эчендә бу бистәләрдә биналар төзелгән, һәм аларда яшәүчеләр үзләренең коймалары янында тротуарлар салынуга каршы чыга", ди ул.

@azatliqradiosi
😁2🤡2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Алексей Навальный Мәскәүнең Борисовcки зиратында җирләнәчәк. Бу турыда Навальный такымы хәбәр итте Җеназа 1 мартта Марьинодагы Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә узачак. Элегерәк Навальныйның якыннары ритуаль агентлыкларның сәясәтче белән хушлашу чарасын…
Юлия Навальная Европа парламентында чыгыш ясады.

Русия төрмәсендә үлгән Алексей Навальныйның тол калган хатыны Путинны "җинаятьчел төркем лидеры" диде һәм аның даирәсенә оештырылган басымны дәвам итәргә чакырды.

Навальная сүзләренчә, Путин "Алексей Навальный һәм күрше илгә кылган гамәлләре өчен" җавап бирергә тиеш (сүз Украина турында бара). Европарламент депутатлары аның сүзләрен алкышлады.

Навальная Европа сәясәтчеләрен Мәскәү Кирмәне белән диалог алып бармаска чакырды: аның фикеренчә, Путинның һәм аны чолгап алган даирәнең эшчәнлеген һәм финанс агымнарын тикшерергә кирәк.

"Ике ел элек Путин Украинага каршы коточкыч сугыш башлады. Украинага ярдәмгә бөтен дөнья килде. Ике ел узганнан соң арыганлык зур, күпме кан коелган. Путин алга таба китә алмады, әмма сугыш дәвам итә. Путин белән килешү төзергә кирәк дигән фикерләр яңгырый башлады. Һәм менә Путин иремне — Алексей Навальныйны үтерә.

Нәкъ менә Путинның әмере нигезендә Алексейны җәфаладылар, өч ел мыскыл иттеләр. Ул камерада утырды, теләсә кайсы элемтә, шалтыратулар, хәтта хатлардан мәхрүм ителеп яшәде. Ә аннары аны үтерделәр, хәтта шуннан соң да мәетен — әнисенә бирмичә — мәсхәрә иттеләр. Димәк, Путин теләсә кайсы адымга барырга әзер, һәм аның белән сөйләшүләр алып бару мөмкин түгел дигән сүз", диде 47 яшьлек Навальная.

@azatliqradiosi
❤5👍1👎1🤮1