Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Үз-үзен игълан иткән Приднестровье хакимиятләре Русиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе — Молдова тарафыннан оештырылган "икътисади чолганыш".

Кишинёвка буйсынмаган халык депутатлары җыены Русиянең дәүләт органнарына мөрәҗәгать белән чыккан. Ул хакта җирле ТВС Приднестровье канал хәбәр итә.

"Федерация шурасы һәм РФ думасына мөрәҗәгать итәбез. Приднестровьены Молдованың басымыннан саклагыз, Приднестровьеда 220 меңнән артык РФ ватандашы яши бит", — диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук, бу депутатлар БМО баш сәркатибенә дә мөрәҗәгать итәргә булган: алар Молдова җитәкчелегенә йогынты ясауларын сорый.

Приднестровье — Днестр елгасының сул ярында урнашкан, башка дәүләтләр тарафыннан аерым дәүләт булып танылмаган. Кишинёв аны Молдовага керүче автоном берәмлек дип саный. Приднестровьеда якынча 475 мең кеше яши.

Исегезгә төшерәбез: узган ел Молдовага барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәделәр.

@azatliqradiosi
🤬3🤡2❤1🔥1🤮1
Газзәдәге яңалыклар.

Сызыкның сәламәтлек саклау министрлыгы Газзәдәге балалар су һәм ризык җитмәүдән үлә дип белдерде. Министрлык фаразынча, якын көннәрдә Газзә сызыгына күбрәк ризык алып килмәсәләр, ачлыктан үлгәннәрнең саны меңләгән кешегә җитәчәк.

БМО вәкилләре дә Газзә сызыгындагы 576 меңләп кешегә ачлык яный дип белдерә.

Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә үтерелгән кешеләр саны 30 меңгә якынлаша. Шуларның 12300е — балалар. Тагын 7 меңләп кеше хәбәрсез югалган булып санала.

25 февраль көнне АКШ гаскәрендә хезмәт иткән 25 яшьлек Эрон Бушнелл Вашингтондагы Израил илчелеге янына килеп үз-үзенә ут төртте. Үз-үзенә ут төртер алдыннан ул "геноцидта катнашасым килми" диде, шушы адымы белән "Фәләстин халкы колонизаторлардан күргән зыянга каршы чыгам" дип белдерде.

Үз-үзенә ут төртеп яна башлагач, Бушнелл, аңын югалтканчы, "Фәләстингә — азатлык!" дип кычкырып торды. Алган җәрәхәтләреннән егет вафат булды.

Бушнелл җыелган акчасын Фәләстин балаларына күчерергә дигән васыять калдырды.


Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 29,9 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.


@azatliqradiosi
😢4👍2💔2❤1
Радии Хәбиров идарәсе республика бюджетыннан 1,1 млн сум тотып фарфор чәй сервизлары сатып алачак.

Бу сувенир эшләнмәләр җыелмасы чәйнектән, чынаяклардан, шикәр һәм сөт савытларыннан, тәлинкәләрдән торырга, ак фарфордан эшләнгән булырга тиеш.

Шулай ук аларга алтынсу төстә язулар төшерелүе шарт. Чәйнекләргә "Башкортстан республикасы башлыгыннан" дип язарга кушылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬2👍1🔥1🖕1
Тел институты мәкальләр томлыгына Нәкый Исәнбәтнең барлык мәкальләрен дә алмаска булган.

Нәкый Исәнбәтнең мәкальләр турында өч томлыгы булса, институт бары ике том бастырырга булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔2
Казан бюджеты дефициты 4,2 млрд сумга җитте.

Өстәмә чыгымнарның бер өлеше сугышка бәйле чараларга тотылачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1🤬1
— 1953 елда без Харбиннан Тәнзин шәһәренә бардык, анда — зур порт. Шуннан британ көймәсенә утырып Һоңкоңга киттек. Аннан Британиянең кечкенә очкычына утырып Истанбулга җиттек, — дип искә ала Истанбулга 7 яшендә килгән татар. — Киткәндә әти-әни Харбиндагы өйне бикләмичә китте. Берни сата алмадык. Кытайлар болар барыбер китә, барысы да бушлай безгә калачак дип читтән күзәтеп торды. Документларны да, кунакханәләргә урнаштыруны да, очкычларга билетларны сатып алуны да шул Дөнья чиркәү берләшмәсе хәл итте. Алар БМО белән эшләгәндер. Яһүдләр Израилгә китте, урыслар — АКШка, Австралиягә, ә татарлар кая барсын?! Төркия күңелгә иң якыны, тел ягыннан да, дин ягыннан да, әмма ул вакытта безне, татарларны яратмыйлар иде, "кара татарлар" дип шикләнеп карыйлар иде. Безне моңа кадәр килүче татарлар каршы алды...

2024 елда да меңнәрчә русияле мөһаҗирлектә яңа проблем белән очраша ала. Ул — паспорт мәсьәләсе. Оппозициядә торучы шәхесләргә бу зур проблем. Элек бу мәсьәлә ничек хәл ителгән? Төркия мисалы.

@azatliqradiosi
👍10🔥1💔1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - озын февральнең соңгы 29нчы көне, атнакич. Азатлык иртән сезне соңгы яңалыклар белән таныштыра. Төнлә, иртән ниләр булды?

🔸Яңа Зеландия Русиягә каршы яңа санкцияләр пакетын кабул итүе турында игълан итте. Шулай ук ил G7 төркеме кабул иткән карарга - нефтькә бәяләргә чик куюга кушылды.

🔸Вашингтон Преднестровьедагы хәлләрне игътибар белән күзәтәбез диде. Кичә Преднестровье депутатлары Мәскәүгә икътисади ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте, Мәскәү бу мәсьәләне карарга вәгъдә итте.

🔸Мәскәү мәхкәмәсе балалар табибы һәм "Заметки детского врача" дип исемләнгән Телеграм канал авторы Сергей Бутрияне кулга алган. Сәбәбе - журналист Екатерияна Гордеевага биргән интервьюсы. Интервьюдан соң аңа нәфрәт тудыруда административ эш ачылган иде.

🔸Питербурда релейлы шкафны яндыруда шикләнгән кеше тоткарланды дип хисап бирде ФСБ. 47news мәгълүматына күрә, тоткарланучыга 21 яшь, ул әле, имеш, "Невский мазут" заводын да күзәткән. Анда гыйнвар азагында дрон килеп төште. Тоткарланган кешенең исеме әйтелми.

🔸АКШның президенты Джо Байденның сәламәтлеге президент вазифаларын алып барырлык. Бу - аны дәвалаган табиб сүзләре. 81 яшьлек сәясәтче ел саен медицина тикшерүе уза, бернинди дә тайпылыш, чир табылмады диелә.

🔸Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы ике компонентлы "Спутник V" вакцинасын теркәгән. Коронавируска каршы вакцина яңартылган диелә. Аларны яшүсмерләрдә сынап карамакчылар.

🔸Казанның Кадыш бистәсендә 32 метрлы күперне тәртипкә китерәчәкләр. Моның өчен 235,3 млн сум акча тотылачак. Бу акча федераль һәм республика казнасыннан бүленәчәк диелә.

🔸Башкортстанның эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы узган елны туристлар өчен инфраструктураны булдырыр учен 1,5 млрд сум акча тотылды дип хисап тотты.

Менә шулар әлегә. Матур һәм имин көннәр сезгә, кадерле укучыларыбыз!
👍5✍1
Бүген Екатеринбурда галим Азат Мифтаховның мәхкәмә утырышы уза.

Узган ел сентябрь аенда Киров өлкәсенең Омутнинск колониясеннән иреккә чыгарылганда Азатны янә кулга алдылар. Яңа җинаять ачылды. Азат Мифтахов терроризмны аклауда гаепләнде.

6 елга хөкем ителеп төрмәгә утыртылган галим иректә бары тик 5 минут кына була алды. Ул вакытта ул әнисе Гөлнур Хөсәинованы, хатыны Елена Горбаньне, аны үстергән үги әтисен генә кочып өлгерде.

Әлегә мәхкәмәгә Азатның әнисе Гөлнур Хөсәинова Түбән Камадан килгән, хатыны да шунда.
😢3❤‍🔥1👌1
🔺Медиа Русия хәрбиләренең өченче тапкыр күпләп үлүе очрагын хәбәр итте

Украина кораллы көчләре HIMARS дәррәү һөҗүм системыннан Донецки өлкәсе Еленовка бистәсендә бүләкләү өчен дип тезеп бастырылган Русия хәрбиләренә һөҗүм иткән.

Бу хакта кичә, 28 февральдә сугыш барышын хәбәр итеп тора торган берьюлы берничә Telegram-канал җиткерде — Украинаныкы да, Русиянеке дә.
Әлегә Русия саклану министрлыгы моңа фикер белдермәде.

▪️Бу соңгы ун көн эчендә булган шундый өченче очрак. 20 февральдә Донецки өлкәсенең баскынлыктагы өлешендәге полигонга һөҗүм итүләре нәтиҗәсендә дә Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган дип хәбәр ителгән иде. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында рәсми хәбәр итмәде. Һөҗүм булган вакытта Русия хәрбиләре генерал-майор Олег Моисеевның килүен көтеп торган булган диелә.

Бу хакта 👉 моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

▪️ Азатлык Татарстан белән Башкортстаннан Украинада һәлак булучыларның санын алып бара. Соңгы саннар мондый: Путин Укрианага башлаган сугышыннан Татарстанга 1145 мәет кайтарылган. Башкортстанга - 1561. Бу саннар тагын да күбрәк булуы фаразлана, чөнки Русия хакимияте үлүчеләр дә, яраланучылар да турында да әйтми.
👍5😢1🫡1
Татарстанда "Азат Русия" легионына керүдә гаепләнеп хөкем ителгән Владимир Овчинниковка яңа җинаять эше ачканнар

Аны дәүләткә хыянәт итүдә шикләнәләр. Бу хакта ASTRA яза.

Тикшерүчеләр фикеренчә 33 яшьлек Овчинников "Русия гаскәренең координаталары һәм сәнәгать объектлары турында белешмәләр" җыйган һәм аны Украина кораллы көчләренә тапшырырга теләгән. Ирне былтыр октябрь аенда Түбән Камада Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре тоткарлаган иде, аны Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем — "Русия азатлыгы" легионының әгъзасы булуда шикләнделәр.

Хәбәр 👉 монда. Ә бусы 👉 VPNыз ачыла торган сылтама.
🤔2🙏1
❗️Иске Кырым шәһәре һәм Журавки саласында яшәүче кырымтатарларында тентүләр булган.

Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Тентү белән җәмәгать эшлеклесе Ленур Якъкубов, "Эски Къырым" бәйсез мөселман җәмгыятенең имамы Изет Сайфуллин, мәхәллә башлыгы Идрис Юрдамов, Шевкет Киямов өйләренә килгәннәр. Тентү сәбәбләре билгесез. Шулай ук Иске Кырымның мәчетендә тикшерү эшләре алып барылган.

Киямов, Юрдамовны җитбәргәннәр, ә Якъкубов белән Сайфуллинны Кировское бистәсендәге "Э" үзәгенә алып киткәннәр.
🤬4🙏1
Башкортстанда менә мондый хәлләр дә булып ята...

Украина сугышында әсирлеккә эләккән, азат ителеп ел башында Башкортстанга кайткан иргә 20 ел төрмә яный. Аңа "Русия мәнфәгатьләренә каршы килүче максатларда чит дәүләттә оешкан кораллы төркемдә катнашу" эше ачылган.

Башкортстан хәрбие Радик Богдановны Украина кораллы көчләре ягында сугышуда шикләнәләр. Янәсе 2023 елның җәендә ул украин хәрбиләренә бирелгән һәм алар ягындагы бер батальонга кергән. Ирне 3 гыйнварда әсирләр белән алмашу програмы нигезендә Русиягә кайтарганнар. Богдановка 20 ел төрмә яный. Ир Башкорстанның Кырмыскалы районыннан.

Шикләнелүче үзенең гаебен инде таныган диелә. Хәзерге вакытта ул сак астында, аны ике тәүлеккә кулга алганнар.

Богданов тарихы турында күбрәк беләсегез киләме?

Хәбәр тулысы белән монда. Ачылмаса, менә бу сылтамага басыгыз.
😢6🤬2
Путин әлеге вакытта федераль җыен алдында чыгыш ясый. Карыйсызмы?
Anonymous Poll
8%
Әйе
76%
Юк
15%
Азатлыкны гына укырмын
2%
Ничек иренми һаман чыгыш ясарга?!
✍1
📍Путинның сәламен бүген кинотеатрларда да күрсәтәләр. Кайбер урыннарга полиция һәм коткаручылар килгән.

Мәсәлән, Уфаның бер залына полиция белән коткаручылар килгән, дип яза UFA1. Фотоларда - буш зал. "Аспектлар" язуынча, Уфаның "Синема5" 8 журналист килгән. Тамашачылар юк.

Сарытауның "Сити Молл"да урнашкан "Синема5" кинотеатрында Путин сөйли башлагач, кисәтү сиренасы кычкыра башлаган. Кемдер бомба куелган дип шалтыраткан, аз санлы кешеләр чыгарылган.

Бүген Владимир Путинның федераль җыенына еллык юлламасын Русиянең 20 кинотеарында күрсәтеләчәк дип алдан әйтелде. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Уфа, Чабаксар, Сарытау, Пенза кинотеатрларында бу эш башкарылды.
🤡6👍2🤮2💩2
Путин сөйләгән арада мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның туганнары иртәгәге җеназага әзерләнә.

Сәясәтче 1 мартта, Мәскәүнең Борисов зиратында җирләнәчәк. Хәзерге вакытта зиратка якын метро станциясенең чыгышында полиция патрульләре саны арткан. Һәрбер баганага видеокамералар урнаштырылган, күп итеп тимер рәшәткәләр әзерләнгән дип хәбәр итә RusNews.

Зиратка килгән кешеләрне паспортларын тикшереп кенә кертәләр. Килгән кешеләрне полиция туктата, кеше ни өчен килгәнен аңлатырга тиеш, аларның шәхси әйберләре тикшерелә.

Навальный белән хушлалашу ул туып-үскән һәм яшәгән Марьино районындагы "Утоли моя печали" чиркәвендә булачак. Аннары аны Борисов зиратында җирләячәкләр.
💔3❤1👍1
❗️Путин әле генә еллык юлламасын тәмамлады. Чыгышының бер өлешен ул гадәттәгечә дошманнарга янау, яңа кораллар турында сөйләүгә багышлады

Русия президенты гаскәргә "Сармат" авыр баллистик ракетлары бирелде дип белдерде. "Без аларны тиздән күрсәтәчәкбез" дип янады ул.

Путин әйтүенчә, "стратегик атом көчләре куллану өчен тулысынча әзер хәлдә тора". Соңрак ул Русиянең Украинадагы сугышта куллана торган коралларын санап үтте. Аерым алганда бу "Кинжал" югары тизлекле һава комплексы, шулай ук диңгез буенда урнаштырылган "Циркон" югары тизлекле һөҗүм комплексы.

"Кыйтгаара ераклыкка каралган "Авангард" югары тизлекле блоклар һәм "Пересвет"лазер комплекслары хәрби сакта тора, чикләнмәгән ераклыкка очучы "Буревестник" канатлы ракетларын һәм "Посейдон" пилотсыз су асты җиһазын сынау төгәлләнеп килә, бу системнар үзләренең югары һәм уникаль үзенчәлекләрен раслады" диде ул.


Аның әйтүенчә, Көнбатыш илләре Русиянең дә "аларның җирләрендәге һәдәфләрне зарарлау өчен коралы булуын" аңларга тиеш. "Алар нәрсә, моны аңламыйлармы әллә?", дип сорады ул залдан.

@azatliqradiosi
🤡5❤1💩1💊1
Көн язмасы: Татар оешмалары Хәбировтан ниләр сорады

27 февральдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы "Нур" дәүләт татар театрында татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Хәбиров республикада милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен бөтен шартлар да тудырыла дип сөйләде.

Ә менә чарада катнашучылар аннан БСТ каналында татар телендә тапшыруны торгызу, татар мәктәпләрендә ремонт ясау, татар телле проектларга күбрәк акча бирүне сорады.

Очрашуда Украинадагы сугыш темасы да күтәрелде. Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
✍2👍2🔥2
Мәскәүдә гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзү өчен "Новая газета" мөхәррире Сергей Соколовны тоткарлаганнар

Мәскәүдә экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре "Новая газета"ның баш мөхәррире Сергей Соколовны тоткарлаган. Бу хакта басма вәкилләре хәбәр итте.

Газетта чыккан бер язма өчен аңа гаскәрне "кимсетү" турында административ беркетмә төземәкчеләр диелә. Эшне Мәскәүнең Перовски мәхкәмәсе карар дип көтелә.

Сергей Соколов "Новая газета"ның мөхәррире булып 2023 елның сентябрендә, элекке мөхәррир Дмитрий Муратов "ят агентлар" исемлегенә кертелгәннән соң эшли башлады.

@azatliqradiosi
🤬5👍2👎2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Путин сөйләгән арада мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның туганнары иртәгәге җеназага әзерләнә. Сәясәтче 1 мартта, Мәскәүнең Борисов зиратында җирләнәчәк. Хәзерге вакытта зиратка якын метро станциясенең чыгышында полиция патрульләре саны арткан. Һәрбер баганага…
Журналистлар Навальный җеназасына әзерлек барышын төшергән

Җеназа иртәгә Мәскәүнең Марьино районындагы "Утоли моя печали" чиркәвендә узачак. Навальный якындагы Борисов зиратында җирләнәчәк.

Чиркәү һәм зират тирәсендә полиция саклык чараларын көчәйткән. Бу хакта SOTA телеграм-каналы хәбәр итә һәм урыннан фото һәм видео тәкъдим итә.

@azatliqradiosi
💔1
❗️Европарламент Навальныйның үлемен үтерү дип атаган һәм моның өчен Путин җаваплы дигән резолюция кабул итте

Европа парламенты Русия сәясәтчесе Алексей Навальный үлеме белән бәйле резолюция кабул итте. Документта әйтелгәнчә, колониядә оппозиционерның үтерелүе өчен Русия президенты Владимир Путин җавап тотарга тиеш.

Бу резолюцияне Европа парламентының 547 депутатыннан 506сы хуплап тавыш биргән.

Европа берлеге депутатлары фикеренчә, Навальныйны үтерү Русиядә репрессияләр көчәюе турында кисәтә. Алар сәясәтченең үлемен бәйсез һәм халыкара тикшерү булырга тиеш дип таләп итә.

Документта әйтелгәнчә, Русия сәяси системын "тыелгысыз коррупцияле авторитар режим" контрольдә тота, ә илнең хәзерге җитәкчелеге сайлауларда хәрәмләшүләр хисабына хакимияттә тора.

▪️Элегрәк Европарламент башлыгы Роберт Метсол Навальный үлеме аркасында Русиядә 2024 елгы сайлауның нәтиҗәсен танымаска вәгъдә иткән иде.

▪️Европарламентта чыгыш ясаганда оппозиционерның тол калган хатыны Путинны сәясәтче түгел, "криминал төркем лидеры" дип атады һәм аңа каршы көрәшне "мафиягә каршы көрәш" диде. Ул Навальный үлеме һәм Украинадагы сугыш өчен Путин җавап бирергә тиеш дип тә белдерде.

@azatliqradiosi
👍5🔥1😢1🤡1🤣1