❗️Европарламент Навальныйның үлемен үтерү дип атаган һәм моның өчен Путин җаваплы дигән резолюция кабул итте
Европа парламенты Русия сәясәтчесе Алексей Навальный үлеме белән бәйле резолюция кабул итте. Документта әйтелгәнчә, колониядә оппозиционерның үтерелүе өчен Русия президенты Владимир Путин җавап тотарга тиеш.
Бу резолюцияне Европа парламентының 547 депутатыннан 506сы хуплап тавыш биргән.
Европа берлеге депутатлары фикеренчә, Навальныйны үтерү Русиядә репрессияләр көчәюе турында кисәтә. Алар сәясәтченең үлемен бәйсез һәм халыкара тикшерү булырга тиеш дип таләп итә.
Документта әйтелгәнчә, Русия сәяси системын "тыелгысыз коррупцияле авторитар режим" контрольдә тота, ә илнең хәзерге җитәкчелеге сайлауларда хәрәмләшүләр хисабына хакимияттә тора.
▪️Элегрәк Европарламент башлыгы Роберт Метсол Навальный үлеме аркасында Русиядә 2024 елгы сайлауның нәтиҗәсен танымаска вәгъдә иткән иде.
▪️Европарламентта чыгыш ясаганда оппозиционерның тол калган хатыны Путинны сәясәтче түгел, "криминал төркем лидеры" дип атады һәм аңа каршы көрәшне "мафиягә каршы көрәш" диде. Ул Навальный үлеме һәм Украинадагы сугыш өчен Путин җавап бирергә тиеш дип тә белдерде.
@azatliqradiosi

👍5🔥1😢1🤡1🤣1
Екатеринбурдагы мәхкәмә Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эшен карый башлады. Киләсе утырыш 13 мартка билгеләнде
Бүген Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә ачылган яңа җинаять эше белән бәйле беренче утырыш үтте.
Тикшерү фаразынча, Мифтахов былтыр колониядә утырганда Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк" дип әйткән.
Бу маддә нигезендә аңа тагын ике елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Мифтахов утырышта гаебен танымаган.
Мифтаховның хатыны Елена Горбань үзенең Азатның яклаучысы итеп билгеләнүе һәм хәзер мәхкәмә утырышларында катнаша алачагын, Азатны ешрак күрә алачагын әйтте.
Утырышта Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова да катнашты.
Фотода Азат Мифтахов һәм Елена Горбань
▪️МДУ аспиранты Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды.
▪️2021 елның 18 гыйнварында мәхкәмә аны алты ел колониягә хөкем итте.

👍4🔥2🤮2🙏2🤬1🤣1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2767 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1183 кеше, Башкортстаннан кимендә 1584 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 29 февраль, сугышның 736нчы көне.
#Татарстанда
#Башкортстан

🤬6👍1
Шушы көннәрдә Азатлыкта актер, драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин язмышына багышланган язма чыкты.
Татар мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган, Татар драма һәм комедия театрына нигез салган, НКВД бүлмәләрендәге җәфалауларда үз абруен, ныклыгын саклап кала алган талантлы, көчле шәхеснең фаҗигале тарихы. НКВД тикшерүчеләре кыйнаса да, ул беркемгә яла якмыйча, үзе башкалар яккан яла нәтиҗәсендә үлә.
Бүген сезгә шул язмадан өзекләр тәкъдми итәбез. Язманың тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан

❤7💔3👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 1нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Япония Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне киңәйтте. Хәзер санкцияләр "Калашников" һәм "Алмаз-Антей" концерннары һәм Тинькофф-банкка карата да кертелде.
🔹Русия Украинага Белгород өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ил-76 очкычында һәлак булган кешеләрнең мәетләрен тапшырырга әзер. Ул хакта РФ кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова белдерде.
🔹АКШ Сенаты кыскавакытлы финанслау турында канун проектын кабул итте. Димәк, хөкүмәткә акча бирү дәвам итәчәк, ә шатдаун булмаячак.
🔹Бүген Мәскәүдә сәясәтче Алексей Навальныйны күмәргә тиешләр. Аның үлеме моннан ике атна элек хәбәр ителде.
🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бүген 67 яшь тулды.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍1❤1👍1🙏1
Навальный җирләнәсе Борисов зиратында сак һәм күзәтү чаралары арттырылган.
Зират һәм "Борисово" метро станциясе янында полиция патрульләре йөри. Баганаларда күзәтү камералары урнаштырылган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬1🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальный җирләнәсе Борисов зиратында сак һәм күзәтү чаралары арттырылган. Зират һәм "Борисово" метро станциясе янында полиция патрульләре йөри. Баганаларда күзәтү камералары урнаштырылган. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәүдәге "Утоли моя печали" чиркәве янында 40лап полиция машинасы тора.
Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме бүген нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш: ул "Марьино" метро станциясе янында урнашкан.
Шулай ук, чиркәү янында ОМОН хезмәткәрләре дә тора.

Видео: "SOTA"
@azatliqradiosi
🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдәге "Утоли моя печали" чиркәве янында 40лап полиция машинасы тора. Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме бүген нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш: ул "Марьино" метро станциясе янында урнашкан. Шулай ук, чиркәү янында ОМОН хезмәткәрләре дә тора.…
Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме узасы чиркәү янында Интернет эшләми башлаган.
Навальный такымы сәясәтчене җирләү процессын турыдан-туры эфирда күрсәтеп барырга җыена. Трансляция Мәскәү вакыты белән сәгать 12дә башланырга тиеш.

❤2🤬2👍1
The Wall Street Journal газеты 2022 елның апрелендә Русия һәм Украина делегацияләре сөйләшкән солых килешүен бастырган.
Әлеге килешү нигезендә Украина НАТОга керә алмый, ә аның кораллы көчләре киметелергә тиеш булган. Мәскәү Украина кораллы көчләрендә 85 мең хәрби, 342 танк һәм 519 һөҗүм коралы булуын таләп иткән. Украина ягы исә 250 мең хәрби, 800 танк һәм 1900 һөҗүм коралы булсын дигән.
Кырым Русия ягында кала, ә "ЛДНР"ның киләчәге РФ һәм Украина президентларының сөйләшүләре нәтиҗәсендә хәл ителергә тиеш булган.
Әмма ике ел элек Мәскәү белән Киев килешә алмаган һәм нәтиҗәдә сугыш дәвам иткән. 2022 елның сентябрендә Путин Русиядә мобилизация игълан итәргә мәҗбүр булган.
Хәзер исә Украина, Русия аның территориясеннән гаскәрләрен чыгармыйча, солых турында сөйләшүләрне алып барудан баш тарта.

👍2🤨1
Япония 12 РФ ватандашы һәм Русиянең 36 оешмасына карата чикләүләр кертте.
Шулай ук, башка илләрдән Русия алмазларын кертүне тыйды (сүз сәнәгый булмаган алмазлар турында бара).
Ул хакта Япониянең тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Шулай ук, башка илләрдән Русия алмазларын кертүне тыйды (сүз сәнәгый булмаган алмазлар турында бара).
Ул хакта Япониянең тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍1🔥1🤡1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме узасы чиркәү янында Интернет эшләми башлаган. Навальный такымы сәясәтчене җирләү процессын турыдан-туры эфирда күрсәтеп барырга җыена. Трансляция Мәскәү вакыты белән сәгать 12дә башланырга тиеш. @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Утоли моя печали" чиркәве янында халык җыела.
Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш.
Чиркәү территориясендә полиция хезмәткәрләре күп.
@azatliqradiosi
Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш.
Чиркәү территориясендә полиция хезмәткәрләре күп.
Видео: SOTAvision
@azatliqradiosi
👍2💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Утоли моя печали" чиркәве янында халык җыела. Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш. Чиркәү территориясендә полиция хезмәткәрләре күп. Видео: SOTAvision @azatliqradiosi
Навальный фикердәшләре аның мәете әле дә моргта, туганнарына аны һаман да бирмәгәннәр дип яза.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальный фикердәшләре аның мәете әле дә моргта, туганнарына аны һаман да бирмәгәннәр дип яза. @azatliqradiosi
Алексей Навальныйның мәете белән катафалк "Утоли моя печали" чиркәвенә таба кузгалып китә.
Ул хакта Навальныйның фикердәше Иван Жданов хәбәр итте. Катафалк чиркәүгә бер сәгать эчендә барып җитәргә тиеш.
@azatliqradiosi
Ул хакта Навальныйның фикердәше Иван Жданов хәбәр итте. Катафалк чиркәүгә бер сәгать эчендә барып җитәргә тиеш.
@azatliqradiosi
👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Алексей Навальныйның мәете белән катафалк "Утоли моя печали" чиркәвенә таба кузгалып китә. Ул хакта Навальныйның фикердәше Иван Жданов хәбәр итте. Катафалк чиркәүгә бер сәгать эчендә барып җитәргә тиеш. @azatliqradiosi
"Утоли моя печали" чиркәве янында җыелган халык чиратта көтеп тора.
Кешеләрне чиркәү территориясенә кертмиләр.
Кайберәүләр Алексей Навальный турындагы фикерләрен дә уртаклаша.
@azatliqradiosi
Кешеләрне чиркәү территориясенә кертмиләр.
Кайберәүләр Алексей Навальный турындагы фикерләрен дә уртаклаша.
Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы
@azatliqradiosi
👍3❤2