Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Утоли моя печали" чиркәве янында җыелган халык чиратта көтеп тора. Кешеләрне чиркәү территориясенә кертмиләр. Кайберәүләр Алексей Навальный турындагы фикерләрен дә уртаклаша. Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы @azatliqradiosi
Алексей Навальный Татарстандагы кланнар, татар теле, башкорт милләтчеләре турында нинди фикердә торган?

Безнең видеоны карарга тәкъдим итәбез.

Исегезгә төшерәбез: сез безне һаман да укый, тыңлый, карап бара аласыз. Төрле соцчелтәрләрдәге безнең акаунтларга язылу ТЫЕЛМАГАН.

Ә менә безнең материалларга фикер калдыру, аларны соцчелтәрләрдә урнаштыру, башкалар белән уртаклашу, хәтта аларга лайк кую да РФ кануннарына күрә җәзаланырга мөмкин, шуңа күрә игътибарлырак булыгыз.

Без сезнең өчен эшләүне дәвам итәбез, кадерле укучыларыбыз.

@azatliqradiosi
💔5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Утоли моя печали" чиркәве янында җыелган халык чиратта көтеп тора. Кешеләрне чиркәү территориясенә кертмиләр. Кайберәүләр Алексей Навальный турындагы фикерләрен дә уртаклаша. Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Алексей Навальный белән хушлашырга меңләгән кеше килгән дип хәбәр итә "Коммерсант" корреспонденты Александр Черных.

Аның сүзләренчә, чират минут саен арта, ул инде берничә кварталга сузылган.

Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы


@azatliqradiosi
❤4👍1
Навальный белән хушлашырга храмга туганнарын кертә башлаганнар дип хәбәр ителә.

Навальный такымы храм тирәсенә җыелган халыкны күрсәтә. Төрле матбугат чаралары бәяләвенчә, храмга 1,5 километрга кадәр чират барлыкка килгән.

Матәм чарасы булган урында интернет һәм элемтә начар эшли диләр.
❤1
Алексей Навальныйның чиркәүдә җеназасы узды

Навальный такымы чыгарган фотода табут янында сәясәтченең әти-әнисе күренә.

Иван Жданов язуынча, табутны Борисов зиратына алып китәләр. Күмү якынча бер сәгатьтән башланырга тиеш.

Фото: Команда Навального Телеграм каналы
❤6💔1😭1
Түбән Новгород өлкәсендәге хәрби заводка дроннар һөҗүм иткән.

1 мартка каршы төндә пилотсыз очу аппаратлары Дзержински шәһәрендәге сәнәгать зонасына һөҗүм иткән. Анда Свердлов исемендәге завод урнашкан.

Дзержински Татарстан чигеннән 390 км ераклыкта урнашкан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱4👏3🤷‍♂1🤬1
Навальныйның җәсәден зиратка китереп җиткерделәр, күмү бара.

Кабергә аны My Way музыкасы астында төшерделәр. Бу Фрэнк Синатраның танылган җыры. “Алексейның яраткан җырларының берсе, ул аның турында”, диде сәясәтченең көрәштәше Иван Жданов.

Зиратка халыкны кертмиләр, кешеләр “хушлашырга кертегез” дип кычкыра.

Зират янында шулай ук дипломатлар машиналары пәйда булды. Навальный белән хушлашырга АКШ, Франция, Германия вәкилләре килгән.

Русия түрәләре килмәде. Дәүләт матбугат чаралары Навальныйны күмү турында язмый.

"Настоящее время" телеканалы хушлашу мәрәсиме турында җанлы эфир алып бара.
👍1💔1
Навальный көрәштәшләре халык арасында провокаторлар бар, алар "Кремльгә барырга кирәк" дип кычкара диләр. Бу хакта "Медиазона" да яза.

Халыкны зиратка кертә башлаганнар. Рәсми рәвештә ул кичке сәгать биштә ябылырга тиеш.

Навальныйны җирләү турында тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬1
🇰🇿Казакъстан бердәм вакыт зонасына күчте.

Бүгеннән башлап илнең бөтен территориясендә дә — бер үк вакыт. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак.

Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелде. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматада да вакыт — бер үк.

Татарстанда да Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алга күчү таләпләре еш кына яңгырый, әмма республика җитәкчелеге бу адымга бармый. Югыйсә күрше Удмуртия, Ульян һәм Самар өлкәләре инде күптән МСК+1 вакыты белән яши. Башкортстан исә (Казакъстан кебек үк) МСК+2 зонасында урнашкан.

@azatliqradiosi
✍1
Медиа: Татарстан эчке эшләр министры итеп Дамир Сатретдинов билгеләнгән

Полиция генерал-майоры Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып берничә матбугат чарасы хәбәр итте.

Дамир Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. Эчке эшләр системында 1994 елдан эшли. 2020 елның октябреннән эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автоном бүлгесе идарәсе башлыгы булган.

"Бизнес онлайн" ачыклаганча, аның әтисе - Рәстәм Сатретдинов 30 еллап Әстерхан яшь тамашачылар театрында уйнаган. Әстерханда "Дуслык" татар оешмасына нигез салучыларның берсе. 1996 елда вафат булган. Дамир Сатретдинов татар телен белә һәм мәчеткә йөри диелә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3🤔3❤1🤡1
Навальный каберенә халык агымы туктамый. Чират белән барысын да кертәләр.

ОВД-Инфо мәгълүматынча, бүген кимендә 45 кеше тоткарланган. Аларның күпчелеге – Новосибирскида.

Мәскәүдә “Новая газета” журналисты Васили Полонскийны тотканнар. Ул хушлашу мәрәсименнән стрим алып бара иде.
🤬2😢2
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Анталиядә Дипломатик форум кысаларында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашкан.

Моннан тыш, МиңнехановТөркмәнстан башлыгы Гурбангулы Бирдемөхәммәдов, Серб республикасы (Босния һәм Герцеговиня) президенты Милорад Додик һәм башка рәсми затлар белән фикер алышты дип хәбәр итте Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Русия делегациясен тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкләгән.

Миңнехановның әлеге дәүләт башлыклары белән ниләр сөйләшкәне әйтелми. Татарстан президентының чит илләргә сәфәрләре Мәскәү белән килештерелә. Бу юлы аңа нинди махсус "күрсәтмәләр" бирелүе билгеле түгел.

Бүген Орбан фикер алышу панелендә чыгыш ясап, Европа берлеге һәм Киевны тиз арада сугышны туктату турында Мәскәү белән сөйләшүләр башларга чакырды. Вакыт Русиягә файдага диде ул.
🤡7🤮4❤2👍1😁1
Путин төбәкләрнең бурычларын чигерә: Татарстан отамы, тозакка эләгәме?

Владимир Путин үзенең юлламасынңа Русия төбәкләренең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды.

Бер яктан, Татарстан кебек республикалар дәүләт бурычының зур өлешеннән котылырга мөмкин, икенче яктан, аларга кабат Мәскәүдән яңа кредитлар сорап йөрергә туры киләчәк.

Сәясәт белгече Руслан Айсин моннан төбәкләр файда күрмәячәк дип саный.

— Бу, беренче чиратта, сайлау алды кампаниясе, — диде ул. — Зур акчалар бирәбез диюләре дә шул максаттан эшләнә. Кредитлар — ул дәүләт акчасы. Федераль үзәк төбәкләрдән күп кенә акча чыганакларын тартып алды һәм аларны өлешләп кредит аша бирә.

Тагын бер тискәре ягы бар:төбәкләргә әлеге проектларны Мәскәү тәкъдим итә. "Әйтик, чүп яндыру заводы төзеттерергә мөмкин. Бу төбәккә зыян китерсә дә, аны инфраструктура проекты дип атаячак. Мәсәлән, хәрби полигон төзеттерүләре ихтимал. Ул төбәккә бернинди файда китерми, киресенчә, аның абруен төшерә", ди Айсин.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда
🌚1
Азатлыкка билгеле булганча, бүген Казанның Япеев урамындагы полиция бүлегенә тоткарланган биш кешене китергәннәр. Алар Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Алексей Навальный истәлегенә чәчәкләр алып килгән булган.

Тоткарланучылар арасында  70 яшьтән өлкәнрәк хатын да бар.
😱4🤬2❤1👍1🙏1