Түбән Новгород өлкәсендәге хәрби заводка дроннар һөҗүм иткән.
1 мартка каршы төндә пилотсыз очу аппаратлары Дзержински шәһәрендәге сәнәгать зонасына һөҗүм иткән. Анда Свердлов исемендәге завод урнашкан.
Дзержински Татарстан чигеннән 390 км ераклыкта урнашкан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

😱4👏3🤷♂1🤬1
Навальныйның җәсәден зиратка китереп җиткерделәр, күмү бара.
Кабергә аны My Way музыкасы астында төшерделәр. Бу Фрэнк Синатраның танылган җыры. “Алексейның яраткан җырларының берсе, ул аның турында”, диде сәясәтченең көрәштәше Иван Жданов.
Зиратка халыкны кертмиләр, кешеләр “хушлашырга кертегез” дип кычкыра.
Зират янында шулай ук дипломатлар машиналары пәйда булды. Навальный белән хушлашырга АКШ, Франция, Германия вәкилләре килгән.
Русия түрәләре килмәде. Дәүләт матбугат чаралары Навальныйны күмү турында язмый.
"Настоящее время" телеканалы хушлашу мәрәсиме турында җанлы эфир алып бара.

👍1💔1
Навальный көрәштәшләре халык арасында провокаторлар бар, алар "Кремльгә барырга кирәк" дип кычкара диләр. Бу хакта "Медиазона" да яза.
Халыкны зиратка кертә башлаганнар. Рәсми рәвештә ул кичке сәгать биштә ябылырга тиеш.
Навальныйны җирләү турында тулырак Азатлыкта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Алексей Навальный Мәскәүдә җирләнде
Сәясәтче белән хушлашырга меңләгән кеше килде, ләкин чиркәүгә аларны кертмәделәр, зиратка соңрак кертергә вәгъдә итәләр.
🤬1
🇰🇿Казакъстан бердәм вакыт зонасына күчте.
Бүгеннән башлап илнең бөтен территориясендә дә — бер үк вакыт. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак.
Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелде. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматада да вакыт — бер үк.
Татарстанда да Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алга күчү таләпләре еш кына яңгырый, әмма республика җитәкчелеге бу адымга бармый. Югыйсә күрше Удмуртия, Ульян һәм Самар өлкәләре инде күптән МСК+1 вакыты белән яши. Башкортстан исә (Казакъстан кебек үк) МСК+2 зонасында урнашкан.

✍1
Медиа: Татарстан эчке эшләр министры итеп Дамир Сатретдинов билгеләнгән
Полиция генерал-майоры Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып берничә матбугат чарасы хәбәр итте.
Дамир Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. Эчке эшләр системында 1994 елдан эшли. 2020 елның октябреннән эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автоном бүлгесе идарәсе башлыгы булган.
"Бизнес онлайн" ачыклаганча, аның әтисе - Рәстәм Сатретдинов 30 еллап Әстерхан яшь тамашачылар театрында уйнаган. Әстерханда "Дуслык" татар оешмасына нигез салучыларның берсе. 1996 елда вафат булган. Дамир Сатретдинов татар телен белә һәм мәчеткә йөри диелә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍3🤔3❤1🤡1
Навальный каберенә халык агымы туктамый. Чират белән барысын да кертәләр.
ОВД-Инфо мәгълүматынча, бүген кимендә 45 кеше тоткарланган. Аларның күпчелеге – Новосибирскида.
Мәскәүдә “Новая газета” журналисты Васили Полонскийны тотканнар. Ул хушлашу мәрәсименнән стрим алып бара иде.

Telegram
Осторожно, новости
На Борисовском кладбище продолжается прощание с Алексеем Навальным.
Полиция сформировала очередь из желающих проститься с политиком и пускает их на территорию кладбища. Сотрудники по мегафонам говорят собравшимся о закрытии ближайшего к кладбищу торгового…

🤬2😢2
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Анталиядә Дипломатик форум кысаларында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашкан.
Моннан тыш, МиңнехановТөркмәнстан башлыгы Гурбангулы Бирдемөхәммәдов, Серб республикасы (Босния һәм Герцеговиня) президенты Милорад Додик һәм башка рәсми затлар белән фикер алышты дип хәбәр итте Татарстан президентының матбугат хезмәте.
Русия делегациясен тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкләгән.
Миңнехановның әлеге дәүләт башлыклары белән ниләр сөйләшкәне әйтелми. Татарстан президентының чит илләргә сәфәрләре Мәскәү белән килештерелә. Бу юлы аңа нинди махсус "күрсәтмәләр" бирелүе билгеле түгел.
Бүген Орбан фикер алышу панелендә чыгыш ясап, Европа берлеге һәм Киевны тиз арада сугышны туктату турында Мәскәү белән сөйләшүләр башларга чакырды. Вакыт Русиягә файдага диде ул.

🤡7🤮4❤2👍1😁1
Путин төбәкләрнең бурычларын чигерә: Татарстан отамы, тозакка эләгәме?
Владимир Путин үзенең юлламасынңа Русия төбәкләренең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды.
Бер яктан, Татарстан кебек республикалар дәүләт бурычының зур өлешеннән котылырга мөмкин, икенче яктан, аларга кабат Мәскәүдән яңа кредитлар сорап йөрергә туры киләчәк.
Сәясәт белгече Руслан Айсин моннан төбәкләр файда күрмәячәк дип саный.
— Бу, беренче чиратта, сайлау алды кампаниясе, — диде ул. — Зур акчалар бирәбез диюләре дә шул максаттан эшләнә. Кредитлар — ул дәүләт акчасы. Федераль үзәк төбәкләрдән күп кенә акча чыганакларын тартып алды һәм аларны өлешләп кредит аша бирә.
Тагын бер тискәре ягы бар:төбәкләргә әлеге проектларны Мәскәү тәкъдим итә. "Әйтик, чүп яндыру заводы төзеттерергә мөмкин. Бу төбәккә зыян китерсә дә, аны инфраструктура проекты дип атаячак. Мәсәлән, хәрби полигон төзеттерүләре ихтимал. Ул төбәккә бернинди файда китерми, киресенчә, аның абруен төшерә", ди Айсин.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда

Telegraph
Путин төбәкләрнең бурычларын чигерә: Татарстан отамы, тозакка эләгәме?
Владимир Путин Русия төбәкләренең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Бер яктан, Татарстан кебек республикалар дәүләт бурычының зур өлешеннән котылырга мөмкин, икенче яктан, аларга кабат Мәскәүдән…
🌚1
Азатлыкка билгеле булганча, бүген Казанның Япеев урамындагы полиция бүлегенә тоткарланган биш кешене китергәннәр. Алар Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Алексей Навальный истәлегенә чәчәкләр алып килгән булган.
Тоткарланучылар арасында 70 яшьтән өлкәнрәк хатын да бар.

😱4🤬2❤1👍1🙏1
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:
Язучы Людмила Улицкая.
"Мемориал" хокук яклау үзәге.
"Нужна помощь" фонды.
Режиссер Илья Хржановский.
Журналист Сергей Медведев.
Язучы Людмила Улицкая.
"Мемориал" хокук яклау үзәге.
"Нужна помощь" фонды.
Режиссер Илья Хржановский.
Журналист Сергей Медведев.
🤡9💔3🤬2👍1🎉1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 март, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Одессага дрон һөҗүме булган, бер дрон торак йортка төшкән. Ике кеше үлгән, җиде кешедән хәбәр юк. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко хәбәр итте. Җиде кеше, шул исәптән бер бала яраланган диде ул.
🔸Петербурның Пискарев проспектындагы бер йортта шартлау булган. Җирле халык башта дрон очкан тавыш ишетелде ди. Зыян күрүчеләр юк, рәсми затлар йортта ЧП (гадәттән тыш хәл) булды дип кенә белдерде. Shot һәм Mash телеграм каналлары дрон "Ручьи" нефть базасына төбәп җибәрелгән булырга мөмкин дип яза.
🔸Кичә сәясәтче Алексей Навальныйны җирләү белән бәйле Русия шәһәрләрендә кимендә 104 кеше тоткарланган дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Иң күбе - 20 кеше - Новосибирскида. Казанда да 5 кешенең тоткарлануы билгеле.
🔸АКШ преизиденты Джо Байден сүзләренчә, Америка очкычлары Газзә секторына ризык китерәчәк. Беренче йөк бу ялларда җибәреләчәк.

✍1❤1👍1
Русиядә Komi Daily сайты томаланды
Бу хакта Komi Daily телеграм-каналы хәбәр итә
Сайт администрациясе 1 март иртән Роскомнадзордан кисәтү ала. Кисәтү сайттагы ЛГБТ темасына кагылышлы бер мәкаләнең “традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалаучы мәгълүмат” хасил итүенә кагыла. Кичкә таба сайт Русия территориясендә бөтенләй ачылмый башлый.
Канал авторлары укучыларын ЛГБТК темасына кагылышлы мәкаләләре белән бүлешмәскә, комментарлар калдырганда сак булырга чакыра. Шул ук вакытта администрация “Без сайтны томалау белән дә, ЛГБТК шәхесләрнең хокукларын бозучы “пропаганда кануны” белән дә килешмибез”, дип белдерә.
Komi Daily – коми мәдәниятенә һәм милли тәңгәллеккә багышланган бәйсез медиа.

❤2🤬2
Азат Мифтахов янә мәхкәмә каршында. Ни булып бетәр бу эш?
29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип саный Азатның туганнары.
— Мин инде бөтен әйбергә күндем, төрле мәхкәмә утырышларында катнаштым, бу дәүләттән ни көтәсен — беләм, чамалыйм. Яхшысын көтмим, бу мәхкәмә утырышлары — Азатны күрү мөмкинлеге. Соңгы тапкыр мин аны сентябрь азагында күрдем, иреккә чыгарганда, шулай дип атап булса инде, аны янә кулга алдылар. Шул иде соңгы күзгә-күз күрешү. Менә аны янә күрдем. Бер-беребезнең күзләребезгә карый алабыз, ул якын тора. Моңа кадәр видео аша гына күрә идем. Яраткан кешемне күреп күңелем юана, — диде Елена Горбань RusNews-ка.
Мәхкәмә утырышы барышы, шаһитлар сүзләре һәм туганнары фикерләрен барладык. Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграм.

29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип сыный Азатның туганнары. Узган елның сентябрендә математик Азат…
😢6🤬5❤3👍1💔1
Әмирхан Еники иҗаты (1969)
Азатлык архивы
2 мартта татар әдәбияты классигы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел.
Азатлык архивыннан аның иҗаты турында уникаль язма тыңларга тәкъдим итәбез. Тапшыру 1969 елда чыккан.
Азатлыкта чыгып барган "Заманча әдәбиятыбыз" тапшыруын Гариф Солтан алып бара. "Әмирхан Еники әсәрләрендә кешелеклелек идеясе" темасын күтәреп, ул язучының иҗатына анализ ясый.
"Сталинизм заманында ук Әмирхан Еники һуманизм идеясенә таянып хикәяләргә тырышты", ди Солтан.
Гариф Солтан архивыннан башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз.
#азатлыкка70 #архив

👍7❤🔥1
Одессада торак йортка дрон килеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны дүрткә җиткән.
Бу хакта Украина гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте хәбәр итте.
Корбаннар арасында өч айлык бала диелә. Сигез кеше, шул исәптән бер бала яраланган.
3 мартта Одесса өлкәсендә матәм көне игълан ителде.
Одессага һөҗүм бүген төнлә булды.

🤬2😭2
Байден Газзә секторына очкыч ярдәмендә һуманитар йөк җибәрү турында игълан итте
АКШ президенты Джо Байден америка очкычлары Газзә секторына ризык ташыячак дип белдерде. Беренче йөк бу ялларда китәчәк.
Reuters сөйләшкән АКШ һәм БМО түрәләре һавадан йөк җибәрү генә проблемны хәл итми дип белдерә. Аерым алганда, азык-төлек ХӘМӘС кулына көчмәс дигән ышаныч юк. Түрәләр коры җир коридорлары ачу кирәклегенә басым ясый.
🔻БМО мәгълүматынча, Газзәнең 570 меңнән артык кешесе - бөтен халыкның дүрттән бер өлеше - ач. Халыкара агентлыклар Газзә секторы һуманитар фаҗигә чигендә тора, ачлык һәм эпидемияләр куркыныч зур дип кисәтте.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

❤2👍2👏2😁1
Аргентина бердәнбер дәүләт мәгълүмат агентлыгын ябарга тели
Аргентина президенты Хавьер Милей Telam дип аталган илдәге бердәнбер дәүләт мәгълүмат агентлыгын ябарга җыенулары турында белдерде. Бу хакта агентлык үзе хәбәр итте. Элегрәк агентлыкны хосусыйлаштыру планы бар иде.
Милей Telam соңгы дистә елларда Аргентинаның элекке президенты Кристина Киршнер сәясәтен пропагандалау өчен кулланылды диде. Киршнер бу вазифада 2007-2015 елларда эшләде, ул ире Нестор Киршнерга алмашка килде.
2022 елда Кристина Киршнерны коррупциядә гаепләп, алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Шулай ук ул башка беркайчан да дәүләт вазифасында эшли алмаячак.
Telam - Аргентинадагы иң зур агентлык, аңа 1945 елда нигез салынган. Әлеге вакытта оешмада 700ләп хезмәткәр эшли.
Президент Хавьер Милей вазифасына былтыр декабрьдә кереште.

👍5🥰1
yeniki
Ә кичкә сезгә Әмирхан Еникинең 1959 елда язылган "Туган туфрак" хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез.
"Әйдә! Online" такымы текстны татар телен өйрәнүчеләр өчен җайлаган.
Тексты Азатлыкның төп сайтында.
Ул ачылмаса, көзге сайтта.

❤6👍3