Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип сыный Азатның туганнары.

Ничек барды яңа җинаять эше нигезендә мәхкәмә? Кем Азат Мифтахов өстеннән эләк язган һәм Азат хакында ниләр сөйләгән алар? Без аны бу мәкаләдә язган идек. Күрми калган булсагыз, укырга вакытыгыз булмаса, шушы "карточка"ларга мөһим фикерләрне тупладык.

Без сезнең өчен эшлибез, башкалар язмаган темаларны күтәрәбез. Укыгыз!
🙏4❤3
Татарстанда татар теленә читтән торып өйрәтә торган яңа "Ана теле" онлайн мәктәбен ачмакчы булалар. Яңа мәгълүмати белем бирү системы булдыру өчен 123,3 млн сум бүлеп бирелә.

Бу хакта Татарстан финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчаларны республика бюджетыннан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына бирәчәкләр.

Тулырак - Азатлык сайтында, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍12🤡2🙏1
Бүген, 6 мартта Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа җитәкчене - полиция генерал-майоры Дамир Сатретдиновны тәкъдим иттеләр, дип яза Татарстан мәгълүмат чаралары.

Әстерханда туган Сатретдиновны Татарстан эчке эшләр министры итеп 29 февральдә билгеләгәннәр.

Аңа кадәр ул Русиянең Ханты-Манси автоном бүлгесендәге идарәсе белән җитәкчелек иткән.

@azatliqradiosi
🤔3👍2
7 октябрьдән Газзә сызыгында 17 мең бала ата-анасыз калган.

Бу хакта БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлык(UNRWA) хәбәр итә.

Моннан тыш, төбәкнең төньягында, ике яшькә кадәрге алты баланың берсе ачлы-туклы яши. Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 30 меңнән артып китте. Шуның 17 меңнән артыгы – балалар. Бу хакта ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
😢3🤬2👍1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дубайга арзан юлламалар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңлегалиеваны
Дубайга арзан юлламалар сатып 800дән артык кешене алдауда шикләнелгән ирле-хатынлы, татар телле блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңлегалиевлар Гарәп Әмирлекләрендә яшәү рөхсәте алган.

Илүсә Гарәп Әмирлекләрендә бала табу сәбәпле, гаилә ярты елга бер тапкыр 90 көн илдә яши алачак.

Элегрәк 29 яшьлек Илүсә Миңлегалиева федераль эзләүгә игълан ителгән иде.

▪️Акчаларыннан колак кагучылар - башлыча татар һәм башкортлар. Азатлык аларның тарихларын язган иде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🤔1
Сәясәтче Гарри Каспаров Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелән.

2022 елның маенда ул “ят агент” дип танылган иде.

Элегрәк Гарри Каспаров Украинаның сугышта җиңүе Русия җәмгыятендә уңай үзгәрешләр барлыкка килүнең төп шарты булып тора диде.

@azatliqradiosi
👍1🤡1
Уфада “Баймак эше” нигезендә тоткарланучыларга ярдәм итү өчен тәбрикләмәләр ясап сата башлаганнар.

Бу хакта “Аспекты” яза.

Тәбрикләмәләр Уфаның "Арт-квадрат" мәйданында сатыла. Әлеге башлангыч белән “ТамТаман” кибете хуҗабикәсе чыккан.

@azatliqradiosi
👍9❤2🙏2🔥1
Фетнәчел Луһански халык республикасында минада атобус шартлап, ким дигәндә биш кеше һәлак булган, өч кеше яраланган.

Бу хакта Русия тарафыннан билгеләнгән “ЛХР” башлыгы Леонид Пасечник хәбәр итте.

@azatliqradiosi
💔1
Русия Украина президенты Владимир Зеленский кортежына ракет һөҗүме ясаган.

Бу хакта "Прототема" грек газеты хәбәр итә. Әлеге хәл Одессада Греция премьер-министры Кириакос Мицотакисның сәфәре вакытында була. Украина чыганаклары бу хәлгә фикер белдермәде.

Газет Греция хөкүмәтендәге аноним чыганакларга таяна. Һөҗүм Зеленский кортежының грек вәкиллеге белән булган вакытта ясалуы әйтелә. Греция вәкиллегендә беркем дә зыян күрмәгән диелә.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Русия президентын сайлаган көннәрдә Башкортстанда бүләкләр уйнатачаклар

Сайлауга килеп тавыш биргән башкортстанлыларга QR-кодлы билет бирәчәкләр, ә алар ярдәмендә махсус бүләкләр: смартфоннар, ноутбуклар, самокатлар һәм башка әйберләр отып булачак диелә.

Иң зур бүләк - Уфадагы фатирлар белән машинаны 30 апрельгә кадәр уйнатачаклар, дип яза "Коммерсантъ".

▪️Башкортстанда халыкны бүләкләр белән кызыктырып кына түгел, сайлауда мәҗбүри дә катнашырга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән Азатлык күптән түгел Башкорт дәүләт педагогика университеты студентларына Русия президентын сайлауда катнашу өчен югары уку йортына якын булган сайлау бүлегенә теркәлергә кушуларын язган иде.

@azatliqradiosi
💩6❤1👍1
Азат Мифтаховны яклаучы Solidarite FreAzat берләшмәсе, яшь галимне эзәрлекләүдән туктауны сорап, Франциядәге Русия илчелегенә хат язган.

"Бөтен дөньядан килгән хатларда булган үтенечне Русия хакимиятенә тапшырсагыз, мин рәхмәтле булыр идем: математика белән шөгыльләнүен ирекле рәвештә дәвам итә алсын өчен, без Азат Мифтаховка каршы мәхкәмәләрне туктатуны сорыйбыз", ди Solidarite FreéAzat рәисе Мари-Лаэтиция Гаррик.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5❤2🙏2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр узды. "Кырым теләктәшлеге" язуынча, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун йортка килгән. Бакчасарайда "Кырым теләктәшлеге" активистлары Рустем Oсманов…
Кырымда элекке имам Ремзи Куртнезировны йорт сагына утыртканнар

6 мартта Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Җадра авылы мәчетенең элекке имамы Ремзи Куртнезировны 4 майга кадәр йорт сагына озаткан. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" төркеме хәбәр итә.

Куртнезиров каты авырый, шуда күрә аны СИЗОга утыртырга ярамый. Аерым алганда, ул өч инсульт кичергән, шикәр авыруы бар.

🔻5 март иртәсендә Русия куәт оешмалары Бакчасарй һәм Җанкөй районнарында 10 кырымтатар йортында тентүләр уздырды. Шул ук көнне активистлар Мемет Люманов, Азиз Азизов, Рустем Османов һәм Мустафа Абдурахмановны 4 майга кадәр тикшерү изоляторына җибәрделәр.

Тагын биш кешегә чикләү чарасы әле билгеләнмәде.

Тоткарланучылар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә. Аларның күбесе – күп балалы әтиләр.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5🙏2🤓2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Мәскәү мәхкәмәсе режиссер Евгения Беркович һәм драматург Светлана Петрийчукны кулга алу карарын 10 апрельгә кадәр озайтты. Икесе дә террорчылыкны аклауда гаепләнә.

🔹Русия ягы төнлә Тула, Брянски һәм Курски өлкәләрендә алты пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә.

🔹АКШның Вәкилләр пулаты хөкүмәтне өлешчә финанслауны раслады. 2024 елның сентябренә кадәр бу максатларга 460 млн доллар акча каралган.

🔹Хөситләрнең Гадән култыгында True Confidence корабына ясалган һөҗүме нәтиҗәсендә экипажның 3 кешесе үтерелгән, тагын 4 кеше яраланган.

🔹Хәрби чакырылышка яраклы ир-егетләрне эзләп, полиция вәкилләре һәм хәрбиләр Казанның Яңа-Савин һәм Авиатөзелеш районнарында рейдлар үткәрде. Максатлары — яңа гына РФ ватандашлыгын алган, әмма хәрби хисапка басмаган ирләрне ачыклау.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1🙏1
Ни өчен качтыммы? Хакимияттәге ышанычлы кеше шалтыратты: "Алтынай, синең белән бер килешеп карадылар, әмма син барыбер үзеңнекен эшлисең. Халык сине тыңлый, чыга, шуңа күрә сине ябачаклар. Озакка", дип кисәтте. Әлбәттә, каһарманча төрмәгә дә утырып була иде. Башта төрле уйлар булды. Үзем баш иеп барыйммы әллә дип тә уйладым. Тик әлеге дә баягы Навальныйның тарихы күз алдында. Каһарман булып кайтты, ә аны төрмәгә тыктылар. Һәм нәрсә? Халыкка яхшылыклар кыла алмады, үтереп куйдылар.


Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның илдән чыгып китәргә мәҗбүр булуына бер ай булды. Ул башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы кайда булуын әйтми, АКШта яки Европаның берәр илендә сәяси сыену алырга тели.

Ул ни өчен Русиядән качып киткәнен сөйләде.

Мәкаләне 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤8👍1🔥1🙏1🖕1
Уфада үсмерләр кар атып "мәңгелек ут"ны сүндергән.

Шуннан соң җинаять эше ачылган.

4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылган. Биредә 1918 елда инкыйлаб хәрәкәтендә һәм гражданнар сугышында катнашып, Совет хакимияте җиңүе өчен көрәшкәннәр күмелгән диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍1🤬1