Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Казандагы танк училищесының бер бинасы яна.

Әлеге видеоны "Еду в Татарстан" телеграм-каналыннан алдык. Inkazan сайты хәбәр итүенчә, янгын административ корпусның икенче катында чыккан.

Зыян күргән кешеләр турында мәгълүмат әлегә юк.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤4🔥4🤔1🎉1
The Wall Street Journal: Украинаның саклану ныгытмалары Русия һөҗүменә каршы торырлык дәрәҗәдә түгел.

Украина илнең көнчыгышында төзегән ныгытмалар Русия һөҗүменнән әллә ни саклый алмады, ә сугышырга тиешле украин гаскәрләре окоплар казып ятарга мәҗбүр, дип яза бүген АКШның The Wall Street Journal газеты.

Әлеге басманың журналистлары украин белгечләре белән сөйләшкән. Аларның сүзләренчә, Киевның яңа мобилизация турында канун кабул итә алмавы да Украина өчен зур куркыныч тудыра.

Соңгы көннәрдә Русия күптән түгел яулап алынган Авдеевкадан көнбатышта урнашкан берничә авылны да басып алган, украин гаскәрләрен ул авыллардан куып чыгарган, дип яза газет.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 743нче көне. Башкортстаннан әлеге сугышта — кимендә 1600, ә Татарстаннан кимендә 1238 ир-ат һәлак булган.

@azatliqradiosi
🤔1🙏1
❗️Татарстанда М7 юлында туктатылган машинада 22 цилиндр шартлаткыч табылган.

65 яшьлек пенсионер Владимир Фетисов үзенең Ford машинасында Мәскәүдән Хәбәровскига юл тоткан булган. Пенсионер үзе бу әйберләрнең каян килүен аңлата алмаган.

Шартлаткыч матдәләрне канунсыз алу, саклау һәм ташу турында җинаять эше ачылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯4👍1
Газзәдәге яңалыклар.

Ачлыктан һәм сусызлыктан үлгән фәләстиннәр саны 20гә җиткән. Ул хакта "әл Җәзирә" телеканалы хәбәр итә: Израил хакимиятләре Газзә сызыгына һуманитар ярдәмне кертми диярлек.

"Тагын дистәләгән кеше өйләрендә үлеп ятадыр, алар хастаханәгә барып җитәрлек хәлдә түгел" ди Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Әшрәф әл-Кодрә.

Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 31 меңгә якынлаша. Шуларның 12 300е — балалар. Тагын 7 меңләп кеше хәбәрсез югалган булып санала.


Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 30,8 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.


@azatliqradiosi
😢6👍2💔1
Казандагы полиция мигрантлар арасында хәрби исәпкә куердай кешеләрне эзләп шәһәрнең зур төзелешләрендә рейдлар үткәргән

Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә Русия паспортлары алган 39 мигрантны исәпкә куйганнар.

▪️Русия ватандашлыгы булган эшче мигрантларны былтыр көз мәчетләрдән дә эзләгәннәр иде. Әйтик, 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстанда
@azatliqradiosi
🤬5❤1😢1
8 март алдыннан Татарстанга кайтырга тиешле чәчәкләр Европа таможнясында тоткарлана

Татарстанга чәчәк алып кайта торган фураларга Европа таможнясында "икешәр тәүлек" торырга туры килә, шуңа күрә өч-дүрт көн урынына аларны алты көндә генә кайтарып җиткерәләр. Йөк машиналары Латвия белән чиктә тора диелә. "Узган ел вакытында кайтканнар иде, быел нык тоткарланабыз", ди чәчәк сатучылар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬1
Мөфти Әлбир Крганов Украинага каршы сугышучы мөселманнарга ураза тотмаска рөхсәт итте

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов Украинага каршы сугыш барганда Русия хәрбиләре ураза тотмаса да, бу шәригатьне бозу булмаячак дип белдерде.

▪️Былтыр Казанда Татар дин әһелләре җыенында Крганов Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан аклап, "иблис"кә каршы сугышырга чакырган иде.

▪️Узган ел Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да сугышта хәрбиләр ураза тотмаса да була, алар аны башка вакытка күчерә ала дигән иде.

▪️Украина ягында сугышучы дин әһеле Сәид Исмәгыйлев исә Азатлыкка сугыш шартларында ураза тотуын, гаетне каршы алуын сөйләде.

▪️Быел Рамазан ае 10 мартта кояш баю белән башлана.

@azatliqradiosi
🤮24❤1🙏1🤡1
Гыйнвар аенда Татарстанда сәнәгать җитештерүе 13 процентка кимегән

Моннан тыш, республиканың башка җитештерү тармакларында да төшү күзәтелгән.

Иң зур кимүләр эшкәртү сәнәгатендә — 19,2%. Файдалы казылмалар табу — 4,3%, тукыма җитештерү — 32,7%, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләре — 23,1%, резин һәм пластмасс эшләнмәләре ясау — 19,2% төшкән.

Бары дарулар җитештерү (46,2%), нефть коксы һәм нефть продуктлары ясау (2,8%), тимер эшләнмәләр (4,4%) үсештә булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстанда
@azatliqradiosi
😢1
Гагаузия башканы Сочида Путин белән аралашканда "кысрыклауга" зарланган

Гагаузия башканы Евгения Гуцул Русия президенты Владимир Путинга Кишиневның "канунсыз гамәлләре" турында җиткердем дип ышандыра, ул шулай ук Молдова республикасында янәсе русияләрнең хокуклары бозылуын да әйткән, дип яза "Свободная Молдова" радиосы.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Гуцулның очрашуын раслады, әмма моны "кыска аралашу" булды дип әйтте, нечкәлекләрен сөйләмәде, дип яза ТАСС.

Путин белән очрашуы турында язганда Гагаузия губернаторы Кремль лидерына Кишиневның басым ясавы турында сөйләвен искәртә.

"Мин Владимир Владимир улына Молдова республикасы хакимиятләренең җинаятьләрен хәбәр иттем, алар сивил карашларыбыз һәм дәүләт мәнфәгатьләренә тугры булуыбыз өчен бездән үч ала. Кишинев адым-адым безне вәкаләтләребездән мәхрүм итә, бюджетыбызны чикли, канунлы хокукларыбызны боза, Гагаузиядә һәм бөтен илдә тотрыксызлык тудыра", дип язган Гуцул социаль челтәрләрдә.


Шулай ук аның әйтүенчә, Русия президенты гагауз халкына хокукларын, вәкаләтләрен яклауда "ярдәм һәм хуплау" вәгъдә иткән.

▪️2023 елда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде. Молдова президенты Майя Санду бу тавыш бирүләр вакытында хокук бозулар булды дип белдерде, ә полиция Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясендә тентүләр үткәрде һәм документларны тартып алды. Санду Гуцулны Молдова хөкүмәте әгъзасы итеп билгеләү турындагы документны имзаламады.

▪️2023 язында Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

▪️Гагаузия – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр.

@azatliqradiosi
🤮8😁2❤1🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Алтынай Вәлитов Русиядән ни өчен качып киткән?

Башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап видеолар яздырган җырчы Алтынай Вәлитов өендә тентү узуга бер сәгать кала качып киткән. 15 сәгатьтә инде Русия чиген дә чыккан идем ди ул.

Яңа яздырган видеода ул ни өчен бу адымга барырга булганын аңлатты.

Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
✍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2872 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1240 кеше, Башкортстаннан кимендә 1632 кеше үлгән.

‼️Әле өч көн элек кенә ике республикадан кимендә 2815 кешенең үлүен хәбәр иткән идек. Соңгы 3 көндә генә дә исемлеккә тагын 60лап кеше өстәлде. Сугышның һәр көне дистәләрчә үлем китерә.

Бүген 7 март, сугышның 743нчы көне.

#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬5
Татарстанга терлек һәм кошлар канунсыз юл белән күпләп кертелә

Рәсмиләр хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу ихтималына борчыла. Бу хакта Татарстан ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белдерде.

"Кызганыч, терлек һәм кош-корт сатучылар аларны рәсми булмаган юл белән китерә. Заманча дигитал технологияләр ярдәмгә килә. Игълан аша аларны теләсә кайсы вакытта табарга була. Күпчелек алыпсатарларның эшчәнлеге канун һәм контроль нигезендә алып барылмый", диде ул.


▪️2023 елда Татарстанга читтән 54,1 мең баш эре мөгезле терлек кертелгән, шул исәптән 5 мең баш — чит илдән.

▪️Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыкканнан соң 213 баш тавык һәм 225 йомырка юк ителде. Фабрикага 50 миллион сум зарар килде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстанда
@azatliqradiosi
👍1🤡1
Казан һәм Уфада яшәүчеләргә үзләрен бәхетле хис итү өчен аена 220 мең сумнан артык акча кирәк

SuperJob хезмәте 500дән артык торак пунктта яшәүче русияләр арасында "Үзегезне бәхетле итеп хис итү өчен сезгә аена ничә сум кирәк" дигән сораштыру үткәргән.

Иң күп акча Мәскәүдә яшәүчеләргә кирәк икән — алар аена 267 мең сум алырга тели. Икенче урында — Владивосток (250 мең сум), өченчедә — Петербур (237 мең сум).

Иң тыйнак кешеләр Кировта яши, алар аена 178 мең сумга да канәгать.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1
Сәлам, дуслар! 8 март, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔸Төнлә Украинада Русиядән җибәрелгән 37 дронның 33е бәреп төшерелгән - Украина хәрби көчләре. Калган 4 дронның кая эләккәне хәбәр ителми.

🔸АКШның Русиядәге илчелеге якын 2 көндә Мәскәүдә теракт куркынычы булуы турында кисәтте. Алар АКШ ватандашларына күп кеше җыела торган урыннарга бармауны киңәш итә.

🔸Джо Байден Путинны туктатырга кирәк дип белдерде. Моны ул АКШ Конгрессына еллык чыгышында әйтте. Путинга мөрәҗәгать итеп, ул "Без беректәшләребезне ташламаячакбыз" диде.

🔸Спортчы Камилә Вәлиеваны Русиянең җыелма такымыннан чыгардылар. Моңарчы ул допинг кагыйдәләрен үтәмәүдә гаепләнде. Вәлиева үзе гаепләүләрне танымады.

🔸Бүген Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Русиядә ял көне.

Көн дәвамында сезне хәбәрләр белән таныштыруны дәвам итәчәкбез, Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4✍1🔥1🤣1
Кырым хатын-кызлары 10 ел элек аннексиягә ничек каршы торды

"Бүгенге күзлектән караганда, бигрәк беркатлы булганбыз, шарлар, тынычлык турында плакатлар, чәчәкләр, йөрәкләр тотып чыктык. Шарларны койма янына килгән хәрбиләргә бирдек. Ул вакытта без бу вакыйгаларга йогынты ясый алырбыз, бу хакта бөтен дөньяга сөйлибез дип уйлый идек."


10 ел элек Кырымда Русия оккупациясенә каршы торган хатын-кызлар без кулдан килгәнне эшләдек, ләкин кораллы хәрбиләргә каршы тыныч митинглар белән көрәшүнең нәтиҗәсе булмаячагы ачык иде диләр.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
👉 Көзге-сылтама.
👉 Телеграмда уку.
❤2👍1😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сара Шакулова, Хәния Фәрхи, Фәүзия Бәйрәмова, Әлмира Әдиятуллина...

"Татар хатыны" дигәч тә кайсы шәхес күз алдына килеп баса? Татарда "милләт анасы" дигән исемгә лаек шәхес бармы, сезнеңчә?

@azatliqradiosi
🔥12❤‍🔥1🤣1
Русия президенты Владимир Путин хөкем ителгән 52 хатын-кызны ярлыкады

Беренче чиратта балалы һәм Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләрнең туганнары булган хатын-кызларга ярлыкау бирелгән.

Ярлыкау алган тоткыннарның исемлеген чыгармаганнар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤1
8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Үзәк Азия белән Казакъстанга сөрә

Балкар активистлары сөргенлек корбаннары истәлегенә митинг уздыру өчен рөхсәт сораган, әмма хакимиятләр аларга Хәтер көненең рәсми чараларына кушылырга һәм шуларда катнашырга тәкъдим иткән.

Бүген Кабардин-Балкар республикасында яшәүчеләр сөргенлектә булган туганнарының каберләренә бара, ә өлкәннәр яшь буынга сөргенлектә башларыннан кичкәннәрне сөйли.

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢10🔥2❤1👍1