Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иртәгә, 10 мартта кояш баю белән Рамазан ае башланачак. ✔️Быел ураза 30 көн тотылачак. ✔️Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә. ✔️Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш белән), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын белән)…
🌙Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате чыкты.

"Күптән көтеп алынган изге Рамазан аеннан безне берничә сәгать кенә аерып тора. Ул инде бүген үк кояш баю белән бөтен дөньяга олы бәхет булып керәчәк. Мин дә Рамазан сәбәпле сезнең эчкерсез һәм тыеп булмаслык шатлыкларыгызны уртаклашам һәм ихластан сезне елның иң бәрәкәтле һәм сәгадәтле көннәре җитүе белән тәбриклим!", диелә анда.

Мөфти сүзләренчә, Татарстанда Рамазан ае бик эчтәлекле узачак.

"Мәчетләрдә ифтарлар һәм тәравихлар оештырылачак, беренче көннән үк күркәм гадәткә әйләнгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителәчәк, урамнарда изге ай мохитен тудыру өчен үткәрелә торган “Нурлы Рамазан” бәйгесе катнашучылары арасында хаҗга юллама уйнатылачак, 12нче Республикакүләм ифтар узачак һәм башкалар. Шушы чараларга рәхим итегез!", диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

@azatliqradiosi
❤4👍3🤡3🥴1
Уфадагы Навальный штабының элекке активистлары Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков эше мәхкәмәдә яңадан каралачак.

Бу атнада Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Чанышева һәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.

Баш прокуратура әлеге хөкем карары "йомшак" дип саный.

Бу хакта тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏2🤬1
Быелгы Оскар премиясеннән карарга тиешле 7 фильм

10 март көнне Лос-Анджелеста 96нчы тапкыр "Оскар" бүләген тапшыру тантанасы уза. Чара Казан вакыты белән 11 март көнне төнге 2дә башланачак. Рәсми трансляция ABC каналында узачак, аны шулай ук Hulu, Live TV, YouTubeTV, AT&T TV һәм FuboTV стримминг-хезмәтләрендә карап булачак. Бу стримминглар түләүле, ләкин күбесе бушлай сынау вакытын тәкъдим итә.

Русиядә "Оскар"ның туры трансляциясен күрсәтмәячәкләр. Соңгы тапкыр аны рәсми рәвештә 2021 елда күрсәттеләр.

Бу вакыйга алдыннан без бу премиягә төрле номинацияләрдә тәкъдим ителгән иң кызыклы 7 фильмны тәкъдим итәргә булдык.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤2✍1
Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның Русиядән чыгып китәргә мәҗбүр булуына бер ай булды.

Ул башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы кайда булуын әйтми, АКШта яки Европаның берәр илендә сәяси сыену алырга тели.

Тулырак монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤2👏1😢1
Чаллы шәһәре Русия Украинадан басып алган Донбасска чираттагы һуманитар йөк җибәргән.

18 тонна һуманитар ярдәмгә сугышчыларга һәм халыкка медицина кирәк-яраклары, азык-төлек, бинокольләр кергән диелә. Бу хакта Татарстан 24 телеграм каналы яза.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугышта Чаллыдан ике меңнән артык сугышчы катнашуын әйтә.

▪️Татарстанга сугыштан мәетләр даими кайтарыла. Безнең хисапларга күрә, Чаллыдан сугышта 144 кеше һәлак булган. Бу әле рәсми саннар гына. Чынлыкта алар тагын да зуррак була ала.

▪️Украина җирләрен басып алган Русия төбәкләр карамагына төрле шәһәрләрне тапшыра. Татарстан карамагына Лисичански һәм Рубежное шәһәрләре бирелгән.

▪️Татарстан – Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.

@azatliqradiosi
🤨1
АКШ Хәрби көчләре Үзәк идарәсе Газзә сызыгында вакытлыча һуманитар порт булдыруга җиһазлар корабы җибәрелүен белдерде.

Порт азык-төлек, дарулар һәм Фәләстин халкына вакытлыча яшәү урыннары төзү өчен кирәк-яраклар булган зур корабларны кабул итәчәк.

▪️Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 31 меңнән артты. Шуларның 12 меңнән артыгы — балалар.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏3😭1
Бүген Татарстанның халык артисты Флера Сөләймановага 85 яшь тулыр иде.

Җырчы узган ел вафат булды.

Флера ханым 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үткән иде.

Филармония мөдире Кадим Нуруллин Флера апаның җор теллелегенә ишарәләп: "Флера апабыз, энем, бу юлы утырган килеш үткәрик туган көнне, чөнки аякларның озак басып торасы килми, 85ен бәлкем зур залларда билгеләп үтәрбез, дип әйтте. Шушындый шаянлыгы, турылыгы өчен яратабыз без аны", диде ул вакытта.

Азатлыкка Флера Сөләйманова хәзерге эстрадага мөнәсәбәтен белдерде, балалары хакында сөйләде.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤8🙏3👍1
Олы террор һәм язмышлар. Шәриф Камалның бәхетсезлек еллары

2022 елның декабрендә Казанның Островский урамындагы Татар китабы йортында Шәриф Камал мемориаль музей-фатирында "Бәхет елы" дигән спектакль күрсәттеләр. Анда 1937 елгы вакыйгалар турында сүз бара.

Бу фатирда яшәгән Шәриф Камалны 1937 елда бәхетле булгандыр дип әйтү авыр — ул вакытта аның якын дусларының күбесе кулга алынган, җәфалаулар аша узган һәм атып үтерелгән була.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💔8😢4❤2🙏1
Бүген 10 мартта, кояш баю белән, Рамазан ае керде.

Мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак.

Мөселманнар уразаны иртәгәдән тота башлый.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та үз телеграм каналында мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады.

@azatliqradiosi
❤25👍5
"Оскар" кинопремиясенең яңалыклары мондый:

“Оппенгеймер” - иң яхшы фильм.

Бу фильм җиде номинациядә җиңде. Иң яхшы режиссер исемен дә Кристофер Нолан алды. Иң яхшы актер дәрәҗәсенә дә бу фильмда төп рольне башкаручы Киллиан Мерфи ия булды.

Иң яхшы актриса "Оскары" Эмма Стоунга тапшырылды.

"Мариупольдә 20 көн" - иң яхшы документаль фильм.

"Оскар" премиясе быел 96нчы тапкыр тапшырылды. Ул ел саен Лос Анжелеста уза.
👍14✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" онлайн-мәктәбе быел янә эшли башларга мөмкин. 2013 елда эшли башлаган әлеге платформа узган ел эшләүдән туктаган иде.

🔹АКШның 45нче президенты Дональд Трамп Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашкан, янә президент булып сайлансам, Украинага акча бүлеп бирмәячәкмен дигән. Ул хакта Маҗарстан хөкүмәте башлыгы белдерде. Аның сүзләренчә, Республиканнар фиркасе Русия-Украина сугышын туктату планын әзерләгән.

🔹Украина президенты Владимир Зеленский Рим папасы Францискны тәнкыйтьләп чыккан: папа Русия белән сөйләшүләр алып барырга кирәк дигән фикер белдергән булган. Зеленский фикеренчә, папа "виртуаль арадашчы" булырга тырыша.

🔹Ислам дөньясында Рамазан ае башланды. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 17:39, Чаллы — 17:26, Уфа — 19:13, Төмән — 18:33, Мәскәү — 18:26.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍9✍1